- Учебник: «Биология», Драгомилов А.Г., Маш Р.Д.
- Тема: § 52. Орган зрения и зрительный анализатор
- 07.06.2023
- 2474
- 24

Урок-проект по биологии на тему "Эволюция человека"
Класс:11
Учитель первой квалификационной категории Сафина Л.Р.
Оглавление
1.Организационный момент................................................3
1.2.Вступительное слово учителя.........................................3
1.3.Проблемный вопрос.........................................................3
2.Формирование овых знаний................................................4
2.1.Выступление учащихся в группах....................................4
2.2.Защита мини-проектов......................................................4
2.3.Заполнение таблицы..........................................................4
3.Закрепление.........................................................................5
3.1. Выполнение теста.............................................................5
4.Мотивация............................................................................6
4.1Рефлексия..............................................................................6
5.Домашнее задание..................................................................6
Дэрескэ әзерлек ике атана элек башлана.Укучыларга проект эшләре төркемнәргә бүленеп бирелә.Һәрбер төркем үзенә бирелгән тема өстендә эшли. Бирелгән теманы укытучы бер дәрес кала тикшереп, төзәтмәләр кертергә мөмкин.
Тема: Кеше эволюциясе.
Максат: 1) дәрестә кеше эволюциясенең төп этапларын үзләштерү;
2)укучыларда эволюция факторларын билгели белү күнекмәләрен формалаштыру; үзләштерә торган материалны презентаияләү күнекмәләрен булдыру.
3) укучыларда группаларда эшләүнең психологик мохитен булдыру; кеше затына ихтирам хисләре һәм доминанта тәрбияләү.
Дәреснең дидактик эшчәнлеге: презентация материаллары.
Дәрес тибы: проектлаштыру дәрес.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, таблица "Кешеләрнең эволюция агачы"
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Исәнмесез укучылар! Бүгенге дәресне Б.Шоу сүзләре белән башлап җибәрәм:
"Үкәнәргә карап башың ий
Киләчәккә карап җинеңне сызган"
Әгәр кешелек тормышын 1 метрлы җепкә сузсак, аның 99 сантиметры борынгы җәмгыятьне формалаштыруга, ә 1 см гына хәзерге цивилизацияне төзүгә китә.
Безнең дәрес темасы: Кеше эволюцисе, ә максаты: кеше эволюциясенең төп этапларын үзләштерү һәм төп факторларын билгеләү.
Без сезнең белән кеше дигән бөек исемне йөртәбез Homo Sapiеns дип әйтү үзе ни тора!
Ләкин кеше эволюциясенең нинди этапларын күз алдына китерсәк тә, без аның һәрберенә мәдхия җырларга тиешбез.
Укучылар, дәрестә кешесыман маймыллардан кроманьоннарга кадәр булган кеше эволюциясе этаплары күренешләренең төп факторларын тезислар формасында түбәндәге таблицага язып барыйк.
Кеше эволюциясе этаплары
Баш мие күләме
Гәүдә формасы
Эш кораллары
Яшәү формасы, мәдәнияте.
II. Яңа белемнәр формалаштыру.
Укчылар проектларын яклыйлар. Сүзне I-төркемгэ бирәбез.
Кеше һәм кешесыман маймыллар бер ырудаш кәүсәнең- ике төрле ботагы.
Тыңлаганнардан чыгып, анализлап үз фикерегезне әйтегез:
-кеше һәм кешесыман маймылларның уртак бабалары бер булган дигән фикер белән килешәсезме?
Әйтелгән фикерегездән чыгып, маймылсыман бабаларыбыздан кешесыман маймыл формалашуга нинди факторлар тәэсир иткәнен белдегез дип уйлыйм.
Яфраклар аралап юл ара
Табышы белән ул туена
Сөяктән итне аралап
Киптерә, ашарга соңыннан,
Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирегез.
Сүзне II төркемгә бирәбез, рәхим итегез.
Кеше һәм кешесыман маймылларның уртак бабалары Австролопитек.
Дәфтәргә таблицаны тутыруны дәвам итәбез.
Укучы чыгышыннан сон сыйныфка сорау: Яшәү өчен көрәштә австролопитекның нинди үзенчәлекләре өстенлек итә?
Табигать! Син кешене яраткан
Табигатькә дан һәм хөрмәт
Ике аякка бастырган
Маймылларны кеше иткән хезмәт.
III-төркемгә сүзне бирәбез:
Иң борынгы кешеләргә кемнәрне кертәбез: архонтроплар, синантроплар...
Дәфтәгә таблицаны тутырабыз.
Сорау: Иң борынгы кешеләргә кемнәрне кертәбез. Аларда нинди билгеләр күренә? Нинди хезмәт эшчәнлеге башкарыла?
IV- төркемгә сүзне бирәбез
Борынгы кешеләр неандертальләр
Дәфтәгә таблицаны тутырабыз.
Неандерталь кешеләрнең яшәү рәвеше нинди булган, нинди шартларда яшәгәннәр?Бу кешеләрнең эволюция стадиясендә нинди социаль закончалыклар күренә?
V- төркемгә сүзне биргәнче түбәндәге эпиграфны тыңлыйк:
Авазлардан сүзләр ясасын дип
Тел биргәнсең син тора-бара
Фикерләрен эйтеп уртаклашасын
Аңлашсын дип алар үзара.
Кешеләргә тел нәрсә биргән?
V-төркемгә сүзне бирәбез. Беренче хәзерге кешеләр-кроманьоннар,
дәфтәрдә таблицаны дәвам итәбез.
Сорау: Кроманьоннарның югары интеллект дәрәҗәсе үсүе ничек чагыла? Нинди билгеләргә карап аны хәзерге кеше белән чагыштырыга мөмкин? (Җаваплар тыңланыла).
Молодцы укучылар, бик эчтэлекле проектлар эзерәгәнсез.
Ныгыту
Бүгенге дәрестә алган белемнәрне тест ярдәмендә тикшереп карыйк. (укучыларга тестлар бирелә һәм җавапларын бер-берсе белән алышынып, экрандагы дөрес җаваплар буенча тикшерәләр).
Мотивацияләү
Кешелек дөньясы зур йөк белән 21 гасырга аяк басты. Ул йөккә экономика, икътисад, социаль һәм экологик проблемалар керә. Ә иң төп проблемаларның берсе кабатланмас Homo Sapiеns төре буларак кешенең сакланып калуы.
Кеше бер урында таптанмый, үзгәрә, ягъни кеше эволюциясе безгә кадәр дә булган, хәзер дә бара, бездән соң да эволюция дәвам итәчәк...... Әгәрдә әйләнә-тирә мохитебез "Матур, чиста, күркәм" булса. Чөнки кешелек җәмгыятенең киләчәге- әйләнә- тирә проблемаларын хәл иткәндә генә булачак.
Бары тик бер мизгел "атом-төш сугышы" барсын да юкка чыгарачак. Безнең язмышыбыз үз кулыбызда, шуңа күрә алган белемнәребезне һәм ресурсларыбызны матур киләчәк төзү өчен юнәлдерергә кирәк. Без үз төребезгә планетабызга бәйләнгән. Җир анабыз өчен җавап бирәбез.Сез яшьләр һәм матурлар, сезнең яшәвегез- физик үсеш кенә түгел, ә шәхес буларак формалашуның җаваплы этабы. Шушы яшьтә үзаң, әйләнә-тирә күренешләргә анализ ясый алу формалаша. Хәрберегезнең чибәр, сәламәт, акыллы, тәрбияле кеше буласы килә. Бу билге кешене хайваннардан аера.
Кеше булу ул тарихыңны белү, бүгенге көндә яхшы гамәлләр кылып яшәү һәм киләчәк турында кайгырту.
Бернард Шоу сүзләре эчтәлекле. Өй эше итеп сезгә бу фразаны дәвам итүне тәкъдим итәм:
Үткәннәргә карап башың ий...........
Киләчәккә карап җинеңне сызган................
Укучылар бүгенге дәрестән алган тәэсирләрегезне дәфтәр битләренә язып миңа тапшырасыз.
Дәрескә һәм укучыларга билгеләр куела.
Дәрес тәмам. Исән булыгыз
Настоящий материал опубликован пользователем Сафина Лилия Рифкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалФайл будет скачан в форматах:
Настоящая методическая разработка опубликована пользователем Вовненко Нелли Иосифовна. Инфоурок является информационным посредником
Презентация к уроку по теме "Эволюция современного человека" соответствует Федеральной рабочей программе СОО по учебному предмету "Биология" 11 класс (углубленный уровень), по конструктору рабочих программ.
В презентации имеются вопросы к уроку и для закрепления материала, рассмотрены вопросы влияния движущих сил антропогенеза на развитие современного человека.
Курс профессиональной переподготовки
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
7 008 375 материалов в базе
«Биология. Общая биология. Профильный уровень», Захаров В.Б. и др.
4.4. Современный этап эволюции человека
Больше материалов по этой темеВам будут доступны для скачивания все 173 150 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.