Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Конспекты / Урок родного языка "Алмашлыкларны кабатлау".

Урок родного языка "Алмашлыкларны кабатлау".


  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m3658b20.gif





hello_html_531c95c.jpg













hello_html_m213b57d0.gif























6 класста татар теле дәресе.

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.


Дәреснең максаты:

1) алмашлыкларны кабатлау, алган белемнәрне системага салу;

2) алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

3) Г.Тукай иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Татар теле, 6 сыйныф, 2010; Г.Тукай. “ Әсәрләр”, 1985; индивидуаль карточкалар; презентация.

Җиһазлау: такта, компьютер.

Дәреснең формасы: А.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төркемнәрдә эш.

Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль биремнәр үтәү, дидактик уеннар.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Дәрес планы

I. Оештыру, актуальләштерү.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.

2. Г.Тукайга багышланган кроссворд чишү.

3. Дәреснең темасын һәм куелган максатларны ачыклау.

III. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү.

1. Алмашлык нинди сүз төркеме?

2. Сөйләмдәге әһәмиятен ачыклау.

3. “Яңгыр илә кояш” шигыре.

Физкульминутка

4. Тукай шигырьләреннән өзекләр.

5. 300 нче күнегү.

6. Алмашлыкларга морфологик анализ.

IV. Рефлексия.

V. Өй эше, билгеләр кую.


Дәрес барышы.


I. Оештыру, актуальләштерү.

- Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез һәм дәресебезне әдәбият белән үреп алып барырбыз. (Татар халык көе яңгырый.)

  1. - Бу нинди көй?

(Җаваптан соң, электрон тактада Г. Тукай фотосүрәте бирелә. (Слайд 1)

II. Уку мәсьәләсен кую.

- “Туган тел” әсәрен яттан белмәгән кеше юктыр арабызда? Әйе, Г.Тукайның “Туган тел” шигыре безгә бишектән үк таныш. Белгәнебезчә, бу әсәргә халык бик матур көй дә чыгара. “Туган тел” шигыре туган телебезгә гимн буларак яңгырый. Менә шул көйне тыңлап үттек тә инде.

1)- Тукай турында булган белемнәрегезне кулланып, кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз. (Слайд 2)

1. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)

2. “Шүрәле” поэмасында нинди авыл турында сүз бара? (Кырлай)

3. Әнисенең исеме. (Мәмдүдә)

4. Г.Тукай иҗатына скульптура ясаган атаклы сынчы. (Урманче)

5. Габдулланы тәрбиягә алган карчыкның исеме. (Шәрифә)

6. Тукайның туган авылы. (Кушлавыч)

7. Тукай Җаекта укыган мәдрәсә. (Мотыйгия)

8. Казанда шагыйрьнең музее нинди урамда урнашкан? (Тукай)

Төркемнәргә кәгазьләрдә бирелә. Эшләп бетергәч, экранга карап тикшерелә.

(Слайд 3)

А

п

у

ш


К

ы

р

л

а

й



М

ә

м

д

ү

д

ә

У

р

м

а

н

ч

е



ш

ә

р

и

ф

ә

К

у

ш

л

а

в

ы

ч

М

о

т

ы

й

г

и

я

Т

у

к

а

й



  1. - Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Тема – “Алмашлыкларны кабатлау”,

-Бу тема буенча дәрестә нәрсәләр эшләрбез? (Алмашлыкларның төркемчәләрен, аларның ясалышын, җөмләдә кулланылышын, тикшерү тәртибен кабатларбыз).

-Дәрестә нинди язучы иҗатына мөрәҗәгать итәрбез? (Үзбәя)

III. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү.

1) - Алмашлык нинди сүз төркеме? (төркемнәрдә кагыйдәсен чыгару)

(Слайд 4) (Үзбәя)

2) – Укучылар, безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле. “Балалар, зинһар, хуҗам турында язган хикәямне төзәтеп бирегез”,-дигән. Булышабызмы Шүрәлегә? (Слайд 5)

Текст.

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай ижат мирасы калдырган. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, Г.Тукайны хөрмәт итәбез.

- Текст матур яңгырыймы? Төзәтеп языгыз.

Текст (үзгәртелгәч) (Слайд 6) Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Ул исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, аны хөрмәт итәбез.

- Шулай итеп, алмашлык нинди әһәмияткә ия?

(Сөйләмдә кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да). (Үзбәя)

3) “Милли моңнар” шигырен тыңларбыз (1 укучы яттан сөйли, текст укучыларга бирелә). Бу шигырьдә алмашлыклар бармы?

-Укучылар, күргәнегезчә, алмашлыклар бик күп төрле. Аларның төркемчәләрен искә төшерик һәм схема ясыйк. (Схема)

(Слайд 7)

Зат Күрсәтү


Сорау Алмашлык Билгеләү


Билгесезлек Юклык Тартым

(Үзбәя)

Физкульминутка

Ишкәкче”

Ишкәк ишә ишкәкче, (Ишкәк ишү хәрәкәтләре ясау)

Иделләргә җитмәкче. (Ике кулны да алга сузу, сузылу)

Агымсуга каршы барып, (Аякларны аерып басып, як-якка чайкалу хәрәкәтләре ясау)

Дулкыннарны җиңмәкче. (Аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау)

Кояш елмая күктә, (Кулларны югары күтәрү)

Су өсте җем-җем итә. (Кулларны алга сузылган хәлдә, кул чукларын дүрт тапкыр әле аска, әле өскә әйләндерү)

Ишкәк ишү, суда йөзү. (Ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау)

Үзеңне сәламәтләндерү.

4) Бу юллардан алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгелик (Тукай шигырьләреннән өзекләр бирелә). (Слайд 8)

1. Балтасы кулда, Егет эштән

бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы

әллә нәрсә кычкыра.

2. Айрылып китсәм дә синнән

гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым

сөеп тагын да мин.

3. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?

Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез,

әллә нинди нәрсә бу!

4. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (Үзбәя)

5) Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыклыйбыз.

300 нче күнегүне эшләү. (Үзбәя)

6) Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

1) Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

2) Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр. (Үзбәя)

IV. Рефлексия.

-Укучылар, тема буенча дәрескә нинди мәсьәлә һәм нинди максатлар куйган идек?

- Куелган максатларга ирештекме?

- Дәрес уңышлы, файдалы уздымы? Кайсы яктан?

- Үзбәягә куелган билгеләрне карап, үзегезгә дәрес өчен билге куегыз.

(Үзбәя)

V. Өй эше, билгеләр кую.

1) модель буенча алмашлык турында сөйләргә өйрәнергә;

2) Г. Туайның башка әсәрләреннән алмашлыклар кергән өзекләрне күчереп язарга;

3) алмашлыклар кергән 5 мәкаль яки әйтем язып килергә;

Бирем


Билге

1


2


3


4


5


6


7


8

Дәрескә

гомуми

билге

5”










4”










3”

















Автор
Дата добавления 02.03.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Конспекты
Просмотров272
Номер материала ДВ-499172
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх