Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок "Табигать ничек уяна"

Урок "Табигать ничек уяна"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Табигать ничек уяна?

Максат: Язгы табигать күренешләре, терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллау булдыру. Язын табигатьнең ни өчен уянуын күзәтүләр аша дәлилләү.

Әйләнә-тирә табигать турында белемнәрне тирәнәйтү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: 1. Табигать бизәкләре

2. А. Плешаков “Әйләнә-тирәбездәге дөнья”

Җиһазлау: телевизор, магнитфон, компьютер. Китап күргәзмәсе

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше

  2. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Видеофильм карау. Фикер алышу

  2. Тикшеренү эшләре: Табигать ни өчен уяна? (күзәтүләрдән чыгып, группаларда эшләү)

  1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

  1. Табигать ничек уяна?

  2. Табышмаклар

  3. Тере һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр ( группалар чыгышы)

  4. Җыр “Яз килә”

  5. Викторина “Бу кайчак була?”(группаларда эшләү)

  6. Язучыларыбыз яз турында. Китаплар күргәзмәсе. Укучылар чыгышы

  7. Язның картиналарда чагылышы

  8. Рәсем ясау “Без язны ничек ясыйбыз”

  9. Дәреслек буенча эш

10)Җыр “Яз җитә”

  1. Өй эше: язгы табигатькә кагылышлы сынамышлар табып, язып алырга; яз турында шигырь иҗат итәргә

  2. Йомгаклау.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

  2. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Яз”-видеофильм карау. Сорауларга җавап

  • Фильмны караганнан соң кемдә нинди фикерләр туды?

  • Нинди ел фасылы сурәтләнгән?

  • Язын табигать нишли?

  • Язгы айларны санап күрсәтегез. (тактага язу) –март, апрель, май

- Ни өчен язын табигатьтә мондый үзгәрешләр күзәтелә дип уйлыйсыз?

  1. Тикшеренү эшләре (исследовательская работа)

1 группа: Агач ботагы салкын урында банкада суда тора. Агачның бөреләре уянырмы?

Нәтиҗә: агач бөреләре салкын булу сәбәпле уянмады.

2 группа: Агач ботагы сусыз гына тәрәзә төбендә банкада тора. Агачның бөреләре уянырмы?

Нәтиҗә: Су булмагач, агач бөреләре уянмады.

3 группа: Агач ботагы тәрәзә төбендә суда тора. Агачның бөреләре уянырмы?

Нәтиҗә: Су һәм җылы булу сәбәпле агач бөреләре уяныр.

Димәк табигать уянсын өчен, нәрсә булырга тиеш?



Гомуми нәтиҗә: кояш җирне җылытса, якты булса, җир су белән тукланса, табигать уяна.



  1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  1. Теманы әйтү: “Табигать ничек уяна?”

  2. Табышмаклар. Җавапларны ике баганага язу: терек табигатьне, терек булмаган табигатьне белдерүче предметлар

* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш)

* Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава)

* Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай. (Боз)

* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар. (Яңгыр)

* Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый. (Тамчы)

* Төбе бер, башы мең. (Агач)

* Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә. (Яфрак)

* Колга башында бер өй,
Кунагым тәрәзәсеннән йөри. (Сыерчык оясы һәм сыерчык)

* Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю)

3)-Терек табигатьтәге язгы үзгәрешләр: агачларда яшел бөреләр барлыкка килә, җылы яклардан кошлар кайта, җәнлекләр, хайваннар йоннарын алыштыралар, бала тудыралар

-Терек булмаган табигатьтәге язгы үзгәрешләр: кояш югары күтәрелә, ныграк җылыта, түбәләрдән тамчы тама, карлар эри, гөрләвекләр ага, бозлар ярыла, ташу китә

Укучылар чыгышы:

Март –язны башлаучы ай. Җиргә яз килә. Ләкин кыш әле чигенергә теләми, яз белән тартыша. Кайчакта төнге салкыннар февральдәгедән дә уздырып җибәрә. Өй түбәләреннән тамчылар тама башлый. Төннәр һаман кыскара, кәннәр озая. Яз сулышын агачлар һәм куаклар да тоя. Өрәңге, каен, зирек агачларына җан керә-кәүсәләрендә су йөри башлый. Сок хәрәкәте башлана. Шау-гөр килеп, җылы яклардан кара каргалар кайта. Аларның кайтуы язга ямь өсти. Таллар чәчәк ата- “песи” чыгара башлый. Бөҗәкләр, җәнлекләр йокыдан уяна башлый. йокыдан уяна башлый. Көздән әзерләп куйган туфракны тартмаларга салып, аларга орлыкларны утырталар.

Апрель җитсә, яз җитәр, эреп –агып кар китәр, ди халык. Апрель – язның икенче ае. Кояш җиребезгә җылысын да, яктысын да бик юмарт бирә. Кар күзгә күренеп кими. Яңгыравык тавышлы гөрләвекләр елгаларга таба юл ала. Инеш-елгалар боз капламыннан арынырга талпыналар. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигәннәр. Бренче карашка калын тоелса да, боз өстенә керергә ярамый. Йомшарган боз ярылырга гына тора. Ярылган, ватылган бозлар елга буйлап түбәнгә ага башлыйлар. Боз китүләр, су ташулар-табигатьнең матур күренеше. Боз киткәнн карарга төшсәгез, су белән ашалган ярның кинәт ишелеп төшүе мөмкин икәнен онытмагыз. Апрельдә бар җирдә дә кар эреп бетә.

Апрель- кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта: кара каргалар, сыерчыклар. Апрельдә язның беренче чәчәкләре күренә. Яр буйларында үги ана яфрагы чәчәк ата. (Үги ана чәчәкләр күренгән көнне истә калдырыгыз: гадәттә 32 көн үткәч, алмагач чәчәк ата башлый.) Урманда язның матур гөлләре умырзаялар баш калкыта. Игенчеләр язгы чәчүгә чыга. Яңа агач һәм куак үсентеләрен утырталар.

Май- язның соңгы ае. Көннәр кояшлы, җылы, якты. Яшен яшьнәп, күк күкрәп, җылы яңгырлар явып үтә. Агачлар һәм куаклар яфрак яра. Шомырт һәм сиреньнәр чәчәк ата. Җиләк-җимеш бакчаларындагы агачлар ак, ал чәчәкләргә күмелә. Җылыга куанып, кешеләр җәйге җинел киемгә күчәләр. Уҗым һәм сабан ашлыклары күтәрелә. Тәүлек буе бертуктамый кошлар сайрый. Җир өстендәге яшел келәмгә төрле чәчәкләр сибелә.

4) “Яз килә” җыры (күмәк башкару)

Җил җылы һәм иркә

Кояш та елмая.

Бар дөнья уяна,

бар дөнья уяна.

Куш. Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна.

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана.

5) Викторина сораулары (группаларда эшләү) -компьютерда

6) Укучылар яз турында шигырьләр укыйлар. Китап күргәзмәсе

- Язучы язның нинди билгеләрен тасвирлый?

7)Язның картиналарда чагылышы.

- Алексей Кондратьевич Саврасов “Весенний день”, “Грачи прилетели”

-Константин Фёдорович Юон “Мартовское солнце”

- Исаак Ильич Левитан “Март”, “Весна. Большая вода”, “Весна. Яблони цветут”

8) “Без рәссамнар”-конкурс, рәсемнәр буяу, исем бирү

9) Дәреслек буенча эш: биремнәр

10) “Яз җитә” җыры

1.Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла

Елгалардан бозлар ага

Диңгез артына

Куш. Яз, яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып,тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

2. Агачка кунып чыпчыкла

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй, җырлашалар.

3.Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен

Ак чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

  1. Өй эше. Яз турында сынамышлар язарга, шигырь иҗат итәргә

  2. Йомгаклау

  • Табигать кайчан уяна?

  • Яз билгеләрен санап күрсәтегез.

  • Рәссамнар яз турында нинди картиналар язганнар

Өстәмә материал Язгы авазлар.

Каеннар ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле. Шәрә ботаклар җил белән тирбәлә. Ботакларда бөреләр әле бик кечкенә, ләкин аларның үсәселәре килә инде.

Үсәргә ярый микән? — дип сорады бер бөре икенчесеннән.

Ярамый әле,— диде икенче бөре.— Әле җирдән кар китмәгән, Һавалар да салкын.

Кайчан үсәргә ярый соң?

Бөре ботагы белән бергә селкенде дә:

Җил әйтер,— диде.

Кар астында — җирдә ике орлык янәшә ята. Аларга да суык, ләкин аларның да үсәселәре килә.

Үсәргә ярыймы? — дип сорады бер орлык икенчесеннән.

Ярамый әле,— диде икенче орлык.— Җир туң, өсте дә караңгы.

Кайчан үсәргә ярар соң?

Орлык тыңлап торды да җавап бирде:

Су әйтер,— диде.

Җир әле туң, елга өстен зәңгәрсу калын боз каплаган. Балыклар су төбендә ләмгә чумып йоклый. Ләкин аларның да су өстенә чыгып йөриселәре, уйныйсылары, вак бөҗәкләрне аулыйсылары килә иде инде.

Су өстенә чыгарга ярыймы? — дип сорады бер балык икенчесеннән.

Ярамый,— диде икенчесе.— Су бик салкын әле, өстә дә тавыш-тын юк.

Кайчан ярар соң?

Балык тыңлап торды да җавап бирде:

Боз әйтер.

Бөре, орлык Һәм балык — барысы да кайчан үсәргә ярар икән дип көттеләр.

Менә ул көн килде: җылы, якты кояш бөтен дөньяга елмайды. Сыерчыклар ерак илләрдән туган якларына кайттылар Һәм ояларында шатланышып яши башладылар.

Сизәсеңме? — диде каен бөресе.— Нинди җылы җил исә! Хәзер үсәргә ярый.

Ишетәсеңме? — диде орлык.— Елгалар шаулаша башлады. Хәзер шытып чыгарга ярый инде.

Елга буйлап зур-зур зәңгәр бозлар ага. Алар бер-берсенә төртешәләр Һәм:

Ярый-и-и! Ярый-и-и! —дип шаулашалар. К. Маховский


Автор
Дата добавления 06.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров334
Номер материала ДВ-036083
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх