Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок " Татар шагыйрьләре"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок " Татар шагыйрьләре"

библиотека
материалов

hello_html_648175e3.gifГалимҗан Ибраһимовның "Татар шагыйрьләре" китабы һәм әдәби–тәнкыйди фикер




Татар әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйте тарихында Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» кебек зур кызыксыну уяткан, олы әдәби бәхәсләр, фикер көрәшләре тудырып, киң резонанс-яңгыраш алган хезмәт, мөгаен, табылмас. Аның тирәсендә 1910 елларда башланган гыйльми-нәзари эзләнүләрнең, уйлануларның бүген дә тынып торганы юк. Шуны әйтергә мөмкин: XX гасыр әдәбият белеме фәнендә ул үз сукмагын, өйрәнелү тарихын булдырган. Алай гына да түгел, Г.Ибраһимовның бу хезмәтендәге әдәби-эстетик принциплар, фәнни концепцияләр әдәбият гыйлеменең принципиаль һәм теоретик мәсьәләләрен аңлауга, хәл итүгә ачыклык кертә, таяну ноктасы булып тора. «Татар шагыйрьләре» китабының жанрын билгеләүдә күзәтелгән караш төрлелеге дә безнең фикеребезне раслый кебек: тәнкыйди мәкалә, әдәбият тарихына караган хезмәт, әдәби-эстетик трактат, очерк һ.б.
Билгеле булганча, бу хезмәт Ибраһимовның әдәбият белеме фәнендә талантлы язучы һәм теоретик әзерлекле галим, киң эрудицияле тәнкыйтьче буларак урынын, кыйбласын билгеләгән чорда дөнья күрә. Ул, галимнең үз сүзләре белән әйткәндә, «үзенең әдәби кашында гомуми агымга иярмәве сәбәпле, бик күп «шау-шу» тудыра» (6), төрле эчтәлектәге язмалар, каршылыклы фикерләр барлыкка килүгә этәргеч ясый. Анда әдәби закончалыклар, гыйльми күзаллаулар, лириканы өйрәнү, бәяләү үлчәүләре, С.Рәмиев, Дәрдемәнд шигъриятләрен анализлауның матур үрнәкләре чагылуга карамастан, тәнкыйди фикернең күзе, игътибары Г.Тукайга багышланган бүлеккә — галимнең шагыйрьгә мөнәсәбәтенә юнәлтелә һәм ул китапның иң зур өлешен алып тора. Бу уңайдан дөнья күргән язмаларны галимнең әдәби-эстетик карашларын бәяләү ноктасыннан ике төркемгә бүләргә мөмкин. Аларда чор әдәби-эстетик фикерендә калыплашкан ике юнәлеш, ике мәктәпнең закончалыклары, сыйфатлары ачыклана. Аның беренчесе Г.Тукай шигъриятен халыкның тормышы, моң-зарлары, уй-теләкләре, иҗтимагый мохит белән бәйләнештә, халыкчанлык ноктасыннан бәяли. XIX гасырның икенче яртысында рус-Аурупа дөньясына, мәдәниятенә йөз белән борылган әдәби хәрәкәттә тарихи-мәдәни мәктәп эзләнүләре XX гасыр башында көчәеп китә. Д.Заһидуллина милли әдәбият назариятенең барлыкка килүен һәм үсеш баскычларын яктырткан «Әдәбият кануннары һәм заман» (2000) дигән хезмәтендә бу юнәлешне «җәмгыятьчеләр» әдәби-нәзари мәктәбе дип атый. Аның кануннарын уртаклашкан Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Кәрам, Г.Рәхим һ.б.лар, Г.Ибраһимов фикеренә каршы килеп, Тукайның шагыйрьлеген, иҗатының халыкчанлыгын, халыкчылык, миллилек идеяләре белән сугарылуын яклыйлар. Г.Тукай белән Г.Ибраһимов арасындагы шәхси мөнәсәбәтләргә генә басым ясап хөкем йөртелгән язмаларны да шушы мәкаләләр җөмләсенә кертеп карарга кирәк. Татар әдәби-эстетик фикере 1910 елларда XIX гасырның соңгы чирегендә рус-Аурупа әдәбият белемендә мәйданга чыккан психологик юнәлеш закончалыкларына мөрәҗәгать итә һәм бу өлкәдә кызыклы тәҗрибәләр ясала. Лириканы, аның асылын аңлауда икенче сызык барлыкка килеп, яңа мәктәп кагыйдәләре эшләнә башлый. М.Мәрҗани, Г.Рәфикый һ.б.ларның тәнкыйть практикасында психологизм мәсьәләсенә, аның төп сыйфатларына игътибар ителсә дә, «төп законны, мәктәп хасил итәрлек үзәк кагыйдәне Г.Ибраһимов тәкъдим итә һәм аны «Татар шагыйрьләре» китабында нәзари яктан нигезли» (4. 208 б.). Бу юнәлешне Д.Заһидуллина «рухиятчеләр» мәктәбе дип атый. XX гасыр башы әдәби тәнкыйте, гыйльми фикере тарихында Г.Ибраһимовны яклап тавыш бирүчеләр буламы соң?
«Вакыт» газетасының 24, 25, 26 июль саннарында Җ.Вәлиди «Татар шагыйрьләре» дигән күләмле рецензиясе белән чыгыш ясый. Язманың башлам өлеше нәзари характерда. Автор әдәбиятчы галимнәрне, фикер әһелләрен шигырь һәм шагыйрьләрне аңлау ягыннан өч төркемгә бүлә. Ул, Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» китабыннан өзек китереп, галимнең өченче табәкага (катлауга) каравын раслый. Шигырьне Аурупадагыча аңлау бу төркемнең төп сыйфаты буларак карала. Җ.Вәлиди Г.Ибраһимовның әдәби-эстетик карашларын, гыйльми эзләнүләрен чишүгә ачкыч тәкъдим итә: галимнең рус-Аурупа әдәбият белеменә мөрәҗәгать итүен күрсәтә. Дөрес, Вәлидинең хезмәтендә бу яңа фикер нәзари планда тирәнәйтелми һәм чор әдәби-гыйльми фикере дә аңа игътибар итми. Галим татар дөньясында өченче төркемнең өстенлек алуын, әмма шул ук вакытта шигырьнең бер мәсләккә хезмәт итүен яза һәм бу ноктада лириканың асылын, вазифасын аңлауда аның Г.Ибраһимовтан аермасы да күренә: «Шигырьне безнең әһле фикер теләсә ничек аңласын; бездә шигырь наменә мәйданга килгән асар эчендә иң күп урынны соңгы табәканың таный торган шигыре аладыр, ягъни бездә шигырь атлы нәрсәгә нинди булса да фикергә, әйтергә яраса, бер мәсләккә хезмәт итәдер» (2. 24 июль). Күренә ки, биредә психологик юнәлешнең милли әдәбият җирлегендә яңа сыйфат, яңа принциплар белән баетылуы күзәтелә. Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»нә нәзари яктан теләктәшлек белдерсә дә, безнең карашыбызча, тулаем психологик мәктәп кагыйдәләре белән генә эш итми. Аның әдәби-гыйльми карашларында «җәмгыятьчеләр» һәм «рухиятчеләр» мәктәбенең синтезы да күзәтелә.
1913 елның 4, 11 август саннарында «Йолдыз» газетасында «Уйгур» тәхәллүсе белән «Татар шагыйрьләре» исемле рецензия дөнья күрә. Язма авторы Г.Ибраһимовның, С.Рәмиев, Дәрдемәнд һәм Тукай иҗатларын бәяләгәндә, төрле үлчәүләр, принциплар белән эш итүен һәм шуның аркасында объективлыкка, принципиальлеккә хилафлык китерүен билгели: «Галимҗан әфәнде, Сәгыйт белән «Дәрдемәнд»не бөтенләй диярлек уңай яктан тикшереп, аларның тискәре якларына бармак аша гына карап уза. Әмма Г.Тукаевка килгәч, эш башара (башкача)» (13). Алга таба Уйгур сабырлык, аек акыл белән эш итә, хис-эмоцияләргә бирелми. Дөрес, биредә Г.Ибраһимовның шигъриятне бәяләү критерийлары, әдәби кагыйдәләре, таяну нокталары яңгыраш тапмый. «Галимҗан әфәнденең бу әсәре — чын тәнкыйть. Әдәбиятыбыз мондый тәнкыйтьләргә күптән мохтаҗ иде. Без, мондый әсәрләрне күргәч, әдәбиятыбыз җитди юлга кереп бара дип шатланабыз һәм Галимҗан әфәнденең тәнкыйть гыйлемендә алга таба бик зур адым атлаганлыгын күрәбез» (13) рәвешендә китапка гомумән уңай мөнәсәбәт белдереп, автор сүзен йомгаклый.
Матбугат битләрендә төрле эчтәлектәге, төрле максатны күздә тотып язылган язмаларга, рецензияләргә җавап буларак һәм татар җәмәгатьчелеге белән аңлашу ниятеннән дөнья күргән «Актык сәлам» (1915) язмасында Г.Ибраһимов Җ.Вәлиди һәм Уйгурның мәкаләләренә уңай мөнәсәбәт белдерүен, аларның тәнкыйтен кабул итүен әйтә.
1920 елларның кискен иҗтимагый-сәяси һәм идеологик үзгәрешләре әдәбият фәненә сизелерлек йогынты ясый. Чор тәнкыйтендә һәм әдәбият белемендә әдәби мирас мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Мәгълүм булганча, бу җитди һәм катлаулы проблеманы хәл итү Тукай иҗатына нисбәтле алып барыла. 1923 елда шагыйрьнең үлеменә 10 ел тула. Бу уңайдан Тукай поэзиясе, аның татар шигъриятендә тоткан урыны, иҗатының төп хасиятләре турында яңа чынбарлык, яңа принциплар ноктасыннан бәя бирергә кирәк була. Монда Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»н читләтеп узып булмый. Шулай да бу хезмәтне һәм галимнең теоретик карашларын өйрәнү максатыннан махсус мәкаләләр язылмый. Әдәби-гыйльми фикерләүләрендә иркенлек, объективлык сизелгән Ф.Әмирхан, Г.Рәфикый, Җ.Вәлиди мәкаләләрендә, Г.Ибраһимов исеме аталмаса да, сүз сөрешләреннән аның белән әдәби бәхәс сизелә. Җ.Вәлидинең: «...Тукайны үлчәгәндә, Лондон белән, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә, юкса күккә менеп, йолдызлардан караганда Тукай бөтенләй күренмәс тә» (12. 269 б.) дип язуы шагыйрьне берьяклы, урынсыз тәнкыйтьләрдән яклап тавыш бирү була.
Тукай иҗатын яңа иҗтимагый шартларда өйрәнүне башлап җибәргән, аны фәнни нигезгә куярга омтылган Ф.Бурнаш, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди һ.б.ларның хезмәтләрендә шагыйрь мирасына нисбәтле «Татар шагыйрьләре» китабына, аның авторына мөнәсәбәт төрле формада белдерелә. Мәсәлән, Г.Сәгъди «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» мәкаләсендә: «Ләкин мәшһүр бер каләм Тукай турысында кире юлга кереп, аның хакында (1913 елда) халык зәвыгын хатага чыгара язды. Татар халык гаммәсенең бу турыдагы үлчәвен бигүк төзек, дөрес булмаган бер үлчәү итеп күрсәтте» (11. 2 б.), — дип яза. Мәкалә авторы совет чорында да әдәбият белеме өлкәсендә җиң сызганып эшләгән замандашы Г.Ибраһимовның исем-фамилиясен әйтүне кирәк дип тапмый. Ул, Тукай шигъриятендә Ибраһимов инкарь иткән сыйфатларны барлап, шагыйрь иҗатына авторның тискәре мөнәсәбәте белән килешмәвен белдерә. Шундый ук сүз сөреше белән Ф.Бурнашның рецензия шәкелендә язылган «Тукай хакында тәнкыйтьчеләр» исемле күләмле мәкаләсендә очрашабыз: «Ләкин әлегә кадәр аның хакында фикер йөрткән тәнкыйтьчеләрнең берсе дә, ичмасам, халык тарафыннан, үз-үзеннән бирелгән менә шушы кыйммәтне дә (халык шагыйре) бер калыпка салып бирә алмады. Тик берсе генә ачык иде: бу тәнкыйтьчеләрнең кайсысы «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» сөаленә җавап эзләп, кайсысы аңа ярты шагыйрь, ярты халык бәетчесе мәкабен (кушаматын) тагып, аның хакыйкый йөзен гаммәдән яшерергә һәм аны буржуазиянең үз малы итәргә тырыштылар» (1. 8 б.). Мәкалә авторы: «Тәнкыйть, мөляхазәләрнең түрендә бөтен татар әдәбияты пәрдәсенә кара тап булып ятучы берсе һәм иң дикъкатькә лаегы — Г.Ибраһимовның 13 елны басылган «Татар шагыйрьләре» исемле әсәредер» (1. 7 б.), — дип, хезмәткә үзенең мөнәсәбәтен дә билгеләп үтә. Аннары Ибраһимовның С.Рәмиев, Дәрдемәнд лирикасына бәйле әдәби-гыйльми карашларына туктала. Алга таба хезмәтнең зур-зур алты бүлекчәсе Тукай иҗатын анализлауга юнәлтелә. Ф.Бурнаш, шагыйрь иҗатына халыкчанлык, «гаммәчелек» ноктасыннан якын килеп, Г.Ибраһимовның бәяләү принципларын, карашларын кире кага. Тукай шәхесен һәм поэзиясен заман, иҗтимагый барыш, тарих хәрәкәте, тирәлек белән бәйләнештә карый. Бу язмада 1910 елларда милли әдәбият назариясендә калыплашкан «җәмгыятьче»ләр мәктәбенең фәнни-эстетик концепциясе күзаллана.
1960 елларда «Татар шагыйрьләре» хезмәте тирәсендәге әдәби-нәзари өйрәнүләр үз тарихында өченче дәвергә килеп керә. Баштагы ике чордан аермалы буларак, әдәби-эстетик фикер игътибарын турыдан-туры Г.Ибраһимовның хезмәтенә юнәлтә. Бу, бер яктан, шәхес культының зилзиләле елларыннан соң әдип мирасына яңадан уңай мөнәсәбәт тугач, язучының тормыш сукмакларын, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген, әдәби иҗатын монографик өйрәнүләргә күчү белән шәрехләнсә, икенче яктан, Тукай иҗатын өйрәнүдә социологик принциплардан арынып, аның тормышы белән эшчәнлеген тулырак һәм төрле яклап яктыртуга омтылышның көчәюе белән характерлана. Менә шушы шартларда әдәби-гыйльми фикер «Татар шагыйрьләре»нә мөрәҗәгать итә, галимнең шагыйрьләр турындагы уйлануларын, күзәтүләрен бер фәнни концепциягә утыртырга омтыла. Милли әдәбият белемендә романтизмга карашның шактый катлаулы, каршылыклы булуына карамастан, Х.Госман 1910 еллар әдәби-эстетик фикере, модернистик иҗат юнәлешләре, сүз сәнгатенең үсеш юнәлеше тирәсендәге эзләнүләр турында хөкем йөрткәндә, Г.Ибраһимовның бу чор эшчәнлегенә бәя биреп, аның мирасында романтик әсәрләргә, хезмәтләргә урын калдыра: «Дөрес, беркадәр элегрәк аның иҗатында («Яшь йөрәкләр» романы, хикәяләре) һәм әдәбиятка карашында («Татар шагыйрьләре», кайбер мәкаләләре) романтизм шактый зур куәт һәм каршылыклар белән төсмерләнеп үтте...» (3. 58 б.). Соңрак бу фикер Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Ганиева кебек галимнәр тарафыннан кабул ителә һәм раслана. Мәсәлән, Г.Халит галимнең эстетик концепциясен романтизм белән бәйләп карый: «Нәкъ шушы фикерләр «Татар шагыйрьләре»нең үзәк бер концепциясе булып әверелә дә инде. Ә бу концепция, әйткәнебезчә, үзенең асылы белән романтизмнан килә» (15. 272 б.). Алга таба да шагыйрьлек таҗының С.Рәмиев, Дәрдемәндкә кигерелеп, Тукайның шагыйрьлегенә шөбһә белдерелүен шушы яссылыктан чыгып аңлата. Г.Ибраһимов адресына төбәлгән берьяклы чыгышларда «Г.Ибраһимовның сәнгатьчә, эстетик карашлары белән исәпләшмәүне күрү дә кыен түгел», — дип, Г.Халит аларга үз мөнәсәбәтен белдереп куя.
М.Хәсәнов Г.Ибраһимовның әдәби иҗатын, идея-эстетик карашлар эволюциясен яктырткан монографиясендә «Татар шагыйрьләре» китабына махсус туктала. Анда галимнең Рәмиев, Дәрдемәнд, Тукай иҗатларын бәяләү принциплары билгеле бер системага салынып карала, шигъриятләренең төп үзенчәлекләре аерып чыгарыла. Шагыйрьләр иҗатының «шул чордагы социаль-политик тормыш шартларына, иҗтимагый мәсьәләләргә, җәмгыятьнең сыйнфый көрәш законнарына бәйләп каралмавы» (16. 53 б.), аларга «гомуми шигърият көче, абстракт матурлык күзлегеннән якын киленүе» (16. 50-51 б.) галимнең җитди ялгышы буларак тәкъдим ителә. Ә бит шушы «кимчелекләр»дә Ибраһимовның әдипләр иҗатын бәяләү принциплары, лирик әсәрләрне өйрәнү кануннары чагыла. Нәкъ шулар Рәмиев, Дәрдемәнд, Тукай шигъриятләрен төрлечә бәяләүгә юл ача. Беренче тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай шигъриятенә уңай мөнәсәбәт белдерелеп тә, соңрак фикеренең үзгәрүендә М.Хәсәнов ике сәбәпне күрсәтә: «Ибраһимовның Тукай һәм Рәмиев турындагы фикерләренең болай кискен үзгәрүе, бердән, аның әдәби-эстетик карашларындагы җитди каршылыклар, хаталар белән аңлатылса, икенчедән, тәнкыйтьченең Тукай иҗатына тенденциоз мөнәсәбәттә булуыннан килеп чыкты» (16. 56 б.). Ул, Тукай иҗатына нисбәтле, Ибраһимовның әдәби-эстетик карашларына җентекле күзәтү ясый. «Татар шагыйрьләре»ндә Г.Тукай поэзиясенең әһәмиятле сыйфатлары дөрес тотып алынуны, аның күп кенә шигырьләренә тирән идея-эстетик анализ, матур әдәби күзәтүләр ясалуын күрмәү хата булыр» (16. 59 б.) дигән фикере белән М.Хәсәнов, һичшиксез, хаклы. Әлеге карашы белән галим Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»н өйрәнүгә яңа сызык өсти, аны яңа сыйфат белән баета. Чыннан да, тәнкыйтьче «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән тенденциоз сорау куюы белән генә дә шагыйрь иҗатына күпьяклы анализ ясавын күрсәтә. Г.Ибраһимов Тукай поэзиясенең тел-өслүбе, фикри-мәгънәви үзгәреше, үсеш баскычлары, әдәби йогынты-бәйләнешләр, мотивлар төрлелеге, юмор-сатирасы, иҗади алымнары, миллилеге, каршылыклы фикерләрнең кисешү ноктасы булган халыкчанлыгы кебек мәсьәләләргә әтрафлы бәя бирә һәм карашларын һәрдаим мисаллар белән раслый.
«Татар шагыйрьләре» хезмәтен аңлауда җитди адымны әдәбият галиме, тәнкыйтьче Р.Мөхәммәдиев ясый. Ул, М.Хәсәнов, Г.Халит, И.Нуруллин һ.б.ларның гыйльми эзләнүләрен күз уңында тотып: «Бу сүзләрем һич кенә дә яңадан велосипед уйлап чыгарырга маташу түгел» (9. 25 б.), — дип язса да, гыйльми эшчәнлегендә фәнни остазларының әдәби-эстетик карашларын тагын да тирәнәйтә. Дөрес, Р.Мөхәммәдиев тә Ибраһимовның Тукайга мөнәсәбәтен «принципиаль хаталардан» саный. Тәнкыйтьче, үзе билгеләгәнчә, «әдәби-эстетик трактат»ка киңрәк карашта тора. Ибраһимовның шагыйрьләр иҗатын бәяләү кагыйдәләрен шул чор әдәби хәрәкәте, анда күзәтелгән нәзари эзләнүләр, тенденцияләр белән тыгыз бәйләнештә тикшерә. Җ.Вәлиди фикерләренә таянып, «Г.Тукай шигърияте белән Г.Ибраһимов тәнкыйте арасындагы килешмәүчәнлек һәм каршылыклар шигырьнең функцияләрен аңлауда Көнбатыш Европа һәм рус эстетикасында күптән мәгълүм булган әлеге аермалыклар белән аңлатыла» (9. 30 б.) дигән нәтиҗәгә килә галим. Чор әдәби хәрәкәтенең Шәрыктән Гаребкә борылу үзенчәлегенә нигезләнеп, анализга нәкъ менә Рәмиев, Дәрдемәнд, Тукай иҗатлары алынуын, аларның куелу тәртибен дөрес дип билгели: «С.Рәмиев, Дәрдемәнд һәм Г.Тукай әсәрләреннән дә кулайрак нинди мисал табу мөмкин иде соң бу уңайдан?! Әлеге өч шагыйрь иҗатында һәм нәкъ менә Г.Ибраһимов тәкъдим иткән тәртиптә, Шәрыктән Гаребкә таба үсеш юлында булган иҗтимагый аң, әдәби-эстетик фикер хәрәкәте ачык чагылыш тапты» (9. 29 б.). Автор «Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»ндә тәкъдим ителгән анализны кат-кат күңелдән кичерергә, өйрәнергә кирәк»лекне ассызыклый.
Галимә Д.Заһидуллина, Р.Мөхәммәдиев фикерен игътибарга алып, Г.Ибраһимовны милли әдәбият нәзариятендә формалашкан ике мәктәпнең берсенә — «рухиятчеләр» әдәби мәктәбенә нигез салучы итеп күрсәтә. Бу әдәби юнәлешкә хас төп сыйфатларның галим тарафыннан «Татар шагыйрьләре»ндә урын алган «Альбом мөнәсәбәте илә бер-ике сүз» (1915) мәкаләсендә тәкъдим ителүен әйтә. Ул гына да түгел, Г.Ибраһимовның әдәби-эстетик карашлары формалашуга йогынты ясаган факторларга — рус-Аурупа психологик мәктәп вәкилләренең хезмәтләренә, фәлсәфи фикер, милли әдәби хәят һ.б.ларга җентекле анализ ясый. Күренә ки, XX гасырның соңгы унъеллыгында әдәбият белемендә кабат күзәтелгән Яңарыш хәрәкәте, мираска мөнәсәбәт үзгәрү, әдәби кануннар белән эш итү Д.Заһидуллинага «Татар шагыйрьләре»нә яңача карарга, 1960 елларда башланган уңай борылышны фәнни концепциягә утыртырга мөмкинлек биргән.
Шулай итеп, Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» китабы татар әдәби тәнкыйте һәм әдәбият белеме тарихында әлегә кадәр уникаль хезмәт булып кала бирә. Көн тәртибенә милли әдәбият, мәдәниятнең үсеш юлын билгеләү һәм гыйльми-нәзари фикернең нигезләрен ачыклау мәсьәләләре куелган вакытта дөнья күргән бу хезмәт, XX гасыр тәнкыйть тарихы, әдәби хәрәкәте белән тыгыз бәйләнгән, хәтта аларның үсеш баскычларын ачыкларга да ярдәм итә. «Татар шагыйрьләре» уңаеннан укучы хөкеменә тәкъдим ителгән мәкаләләрдә, язмаларда Яңарыш чорында калыплашкан әдәби-нәзари мәктәпләрнең кагыйдәләре, закончалыклары эшләнә. Шушы хезмәткә нисбәтле, реакция елларында беренче адымнарын ясый башлаган Тукай фәне, яңа аспектларын, бурыч-максатларын, тармакларын ачыклап, үзенең офыкларын киңәйтә. 1910-1920 елларда «Татар шагыйрьләре» китабы уңаеннан язылган мәкаләләрне, язмаларны «Г.Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән үзәк тирәсенә җыярга мөмкин булыр иде. 1960 елларда илдәге «җепшеклек» шартларында хакимлек итүче идеология кысаларында әдәби-эстетик фикер үзгәреше Тукай иҗатын өйрәнүне, Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»н гыйльми-нәзари яктыртуны яңа фәнни концепциягә куярга мөмкинлек тудыра. Шунысы кызык: Тукайның шагыйрьлеген шик астына алып, зур бәхәсләр, каршылыклы фикерләр тууга сәбәпче һәм вакыты белән әдәбият мәйданында ат уйнаткан ике шәхесне — Г.Тукай белән Г.Ибраһимовны — бер-берсенә каршы куйган хезмәт XX гасыр буена аларны бергә атлата, бер-берсенә бәйләп куя. Шушы әдипләр иҗатын өйрәнүне яңа үрләргә күтәрүдә, яңа сыйфатлар белән баетуда мөһим роль уйный.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров383
Номер материала ДВ-421063
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх