Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок татарского языка 4 класс "Татарстан - моя республика"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок татарского языка 4 класс "Татарстан - моя республика"

библиотека
материалов

Татарстан - минем Ватаным.

Максат: “Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, аңа карата горурлык хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет-“Татарстан-минем Ватаным” темасын кабатлау; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

шәхескә кагылышлы- укучыларның үз эшлчәнлеген оештыра белүе.

Универсальуку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгын үстерү; әңгәмәдә катнашу.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Эш формалары. Фронталь,индивидуаль, парлап эшләү.


Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, гербы, флагы, китаплар күргәзмәсе, рәсемнәр, папкалар.

Материал: Р.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик.


II.Өй эшен тикшерү.

Татарстан флагы, гербы, гимны, татарларның милли киемнәре, калфак, түбәтәй турында язып килергә иде.

-Укучылар, әйдәгез өй эшен тыңлап китик әле.(Укучылар, папкалары белән такта янына чыгып, өй эшен укыйлар, рәсемнәрен күрсәтәләр. Берничә укучы укый, калган укучылар эшләрен тикшерергә тапшыра.)


III.Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую.

1.Өйрәнгән сүзләрне кабатлау аркылы дәрескә максат кую.

(Компьтерда слайдлар күрсәтү. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр, аннан соң экрандагы җаваплар белән чагыштыралар.)

Нация - милләт

Родина - Ватан

Родной язык - туган тел

Республика- дәүләт

Пшеница - бодай

Рожь – арыш

Үзбәя.

-Укучылар, без кабатлап киткән сүзләр нинди темага карый?

-“Татарстан-минем Ватаным” темасына.

-Әйе. Димәк, без бүген дәрестә нинди теманы ныгыту өстендә эшләрбез?

-“Татарстан-минем Ватаным” темасын

- Укучылар, без бүген дәрестә “Татарстан - минем Ватаным “ дигән теманы кабатлап, ныгытып китәрбез, диалоглар төзербез, туган ягыбыз турында сөйләрбез. Сезнең һәрберегездә билге кую табеле бар. Сез үзегезгә билгеләр куярсыз.

2.Матур язу.

Иле барның теле бар.(Мәкальне каллиграфик таләпләр буенча язу.)


II.Белемнәрне актуальләштерү.

1 Дәреслек белән эш.

8 нче күнегү. Таблицаны тутырырга.

а) –Укучылар, әйдәгез Татарстан шәһәрләрен искә төшерик әле. Дәфтәрегезгә Татарстан шәһәрләрен языгыз. Кем күбрәк язар икән?

- Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Буа, Чистай, Минзәлә, Арча, Яшел Үзән. (4-5 укучыдан сорау.)

- Ә хәзер Татарстанның башкаласы Казан шәһәре турында сөйлибез. (Компьютерда слайдлар күрсәтү.)

Нәтиҗә ясау. Үз-үзләренә билгеләр кую.

б) Татарстан елгаларын искә төшерү.

- Идел, Кама, Агыйдел, Казансу , Ык, Зәй, Чулман.

(4-5 укучыдан сорау.)

Татарстанның иң зур елгасы - Идел турында сөйләү.(Компьтерда слайдлар күрсәтү.)

в) Физкультминут. (күзләргә)

г) Шагыйрьләр, язучылар исемнәрен искә төшерү.

- Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин. Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, И.Туктар, Р.Батулла, Р.Вәлиев...

Шигырьләр сөйләү: Б.Рәхмәт “Алтын безнең җир”, М.Шабаев “Идел суы”, З Туфайлова “Туган ил”, Р. Вәлиева “Иң матур җир.”

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

д) Җырчылар исемнәрен искә төшерү.

- С.Фәтхетдинов, И. Шакиров, З.Билалов, З.Фәрхетдинова, Ә.Авзалова, Х.Фәрхи, А. Вәлиев...

е) Композиторларны искә төшерү.

- С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, А. Ключарев, М. Мозаффаров, Р.Яхин, Җ.Фәйзи.

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

2. Җыр тыңлау “Татарстаным.”

3.Татарстан Республикасы турында сөйләү. (3-4 укучы)

(Компьютерда слайдлар күрсәтү.)



IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.


1. - Укучылар, бик яхшы. Сез Татарстан шәһәрләрен, елгаларын, язучыларын, җырчыларын, композиторларын беләсез икән. 2013елда Казан шәһәрендә Универсиада булды. Безгә төрле илләрдән кунаклар килде. Без аларны яхшы каршы алдык. Безнең шәһәребезгә кунаклар еш килеп тора. Әйдәгез хәзер диалог төзеп карыйк әле. Диалогның темасы “Танышу.”

а) –Исәнме.

- Исәнме.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем Слава. Ә синең?

- Минем исемем Артем.

- Син кайда яшисең?

- Мин Татарстанда яшим. Ә син?

- Мин Америкада яшим. Татарстанда кемнәр яши?

- Татарстанда татарлар, руслар Һәм башка милләтләр яши.

- Алар ничек яшиләр?

- Алар дус һәм тату яшиләр.

б) –Исәнме.

- Исәнме.

- Син кайда яшисең?

- Мин Татарстанда яшим. Ә син?

- Мин дә Татарстанда яшим.

- Нинди шәһәрдә яшисең?

- Казан шәһәрендә яшим. Ә син?

- Мин Алабугада яшим. Казан шәһәре матурмы?

- Әйе, матур, зур. Ул Татарстанның башкаласы.

- ...

Үзбәя.


2.Туган ил турында мәкальләр уйлап әйтү.

Туган илең - туган анаң.

Халыкның бер йорты бар, ул да булса - Туган ил.

Һәркемгә үз иле кадерле, газиз.

Иле барның теле бар.

Иленнән аерылганның канаты каерылган.


3. Тест сорауларына җавап бирү.

А1.Дөрес тәрҗемәне тап.

Ватан - 1) Родина, 2) город, 3) дом

Туган җир - 1) родная земля, 2 )родная страна, 3) красивые леса

Табигать - 1) природа, 2)река, 3)поле)

А2. Кайсы җөмлә белән килешәсең?

1)Татарстан - минем туган ягым.

2) Украина - минем туган ягым.

3) Грузия - минем туган ягым.

А3. Кайсы сүз артык?

1) дәүләт, милләт, Ватан, яши

2) Идел, Агыйдел, Кама, ага

3) бай, зур, файдалы, нефть

(Җаваплар компьютерда ачыла.Үзбәя.)


4. Уен “Бүләкне ал.”

Кар бөртекләрендәге сорауларга җавап бирү. Һәр кар бөртегенә бүләк куелган. Сорауга җавап бирүче укучылар бүләк алалар.


V. Өй эше.

Татарстан - минем Ватаным” дигән темага хикәя язып килергә.


VI. Рефлексия.

Дәресне йомгаклау

Сорауларга җавап бирү.

- Дәрестә нишләдек?

-Кайсы эшләр ошады? Ни өчен?

-Үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Билгеләр кую.


- Укучылар,без бүген дәрестә туган ягыбыз - Татарстан турында белгәннәребезне кабатладык. Туган илебез турында шигырьләр сөйләдек, мәкальләр уйлап әйттек. Татар язучыларын, шагыйрьләрен искә төшердек. Туган ягыбыз турында сөйләдек. Сез дәрестә үз-үзегезгә билгеләр куйдыгыз. Сез дәрестә бик актив булдыгыз. Хәзер барыгыз да басыгыз, Татарстан гимнын тыңлап, дәресне тәмамлыйбыз.


















Автор
Дата добавления 20.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров227
Номер материала ДБ-092498
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх