Инфоурок Русский язык КонспектыУрок татарского языка "Мөстәкыль сүз төркемнәре" (9 класс)

Урок татарского языка "Мөстәкыль сүз төркемнәре" (9 класс)

Скачать материал

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе

                                                                      

 

 

 

 

 

Төбәкара татар теле укытучылары семинарында

9 класста ачык дәрес

 

 

 

 

Дәреснең темасы: Мөстәкыль сүз төркемнәре

 

 

 

 

 

                     

 

                                                          

 

 

 

 

 

 

 

                                                          Үткәрде: татар теле укытучысы                                                                                         Шафикова Земфира Димөхәмәт кызы

 

Тема: Сүз төркемнәрен гомумиләштереп  кабатлау. (9нчы сыйныф, БРТга әзерлек дәресе)

Максат: 1) укучыларның сүз төркемнәре буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшереп, БРТга әзерлек күнекмәләре формалаштыру;

2) өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү, фикерләү сәләтен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләге тудыру;

3)  китап укуга  кысыксыну  тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, пректор, тестлар, бланклар,

Кулланылган материал: 9 нчы сыйныф татар теле дәреслеге, БРТенә әзерләнү өчен кулланма,  Ф.М. Хисамова “Татар теле морфологиясе”.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Методлар : әңгәмә, өлешчә эзләнү

Дәрес планы

I Оештыру моменты

  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
  2. Уңай психологик халәт урнаштыру.
  3. Дәреснең темасын максатын билгеләү.

II  Гомумиләштереп кабатлау

1.    Сүз төркемнәрен кабатлау.

2.    Сүзләргә морфологик анализ.

3.    Текст өстендә эш.

Ø  Роберт Миңнуллин турында, аның хезмәтләре турында фикер алышу;

Ø  китап турында әңгәмә кору;

Ø  бланкларга А1-А5 биремнәрен эшләү һәм җавапларны дәлилләп бару;

Ø  ял минуты;

Ø  бланкларга А6-А7 биремнәрен эшләү һәм җавапларны дәлилләп бару.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)мөстәкыйль эш ( В1-В4 биремнәрен дә текстка нигезләнеп үтәү.)

2)үзара тикшерү бәяләү;

IV Йомгаклау

1)дәресккә нәтиҗә ясау;

2)өй эше бирү;

 

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

1.      Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2.      Уңай психологик халәт урнаштыру. 

 Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек соң? Бүгенге дәрестә мин сезгә бары уңышлар гына телим. 

II  Гомумиләштереп кабатлау слайд № 1

Әйдәгез хәзер өй эшен тикшереп үтик. Үткән дәрестә без “Җәй көне” дигән аудио изложение тыңладык. Сез изложение язып килергә тиеш идегез.

-Дәресебезнең темасын белү өчен түбәндә язылган җөмләнең укыгач белә аласыз.

- Әйдәгез, кагыйдәне искә төшерик һәм  дәвам итик.

Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланышы буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр......сүз төркемнәредип атала.

-Әйе,  укучылар без бүген сезнең белән сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Алдагы сыйныфларда  сүз төркемнәре турында булган белемнәрегезне гомумиләштереп кабатларбыз.

-Хәзер дәфтәрләрегезгә дәресебезнең темасын язып куегыз. слайд №3

“Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

-Укучылар,  хәзерге татар әдәби телендә сүзләрне ничә һәм нинди төркемнәргә  бүләләр? Алар һәрберсе нәрсәне белдерәләр? Мисаллар китереп китик әле.

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (исем, фигыль, алмашлык, сан, сыйфат, рәвеш,  аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр)
  2. Бәйләгеч сүз төркемнәре (бәйлекләр, бәйлек сүзләр)
  3. Модаль сүз төркемнәре (кисәкчәләр, ымлыклыр, модаль сүзләр) слайд №4

-Укучылар  экранда карыйбыз.

Күңелгә дәрт һәм шатлык өстәп, очып-очып татар кызы бии. Слайд №5

 -Ә хәзер җөмләдәге кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ эшлисез. (Укучыларны вариантларга  бүлеп эшләү. I вариант - күңелгә сүзе, II вариант – очып-очып сүзе.

 (үзара тикшерү, чагыштыру,бәяләү) слайд №6

-Яхшы укучылар, ә хәзер киләсе биремне без текст өстендә эшлибез.  Биремнәрне дәфтәрләрдә  түгел, ә бланкларына үтәрсез, ә аның белән эшләү тәртибе белән сез таныш. Экранда да, сезнең алларыгызда да текст бирелгән. Бу өзек  Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам ...” дигән әсәреннән өзек алынган. слайд №7,8

-Укучылар, Р. Миңнуллин кем соң? Аның турында сез нәрсәләр беләсез.

Роберт Миңнуллин–язучы, шагыйрь, тәҗрибәле журналистта, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. слайд №9

Мин кулыма китап алам...     

(1)        Без - китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.(3)Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.(4)Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.  (6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8)Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия чүлләренә, далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш. (11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы..
(13) Техника, электроника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка
тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда,
дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары
да...(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да,  тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез?
(17)Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. (18) Аның җаны һәм хисе юк..  (19)Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк. (21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле. (24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26)Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә...

(Р.Миңнуллиннан)

-Укучылар, текст эчтәлеге буенча ни әйтерсез?

-         Өзектә  китапның һәрвакыт кирәк булуы турында әйтелгән. Р.Миңнуллин бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш ди.

-         Ә, сез аның фикере белән килешәсезме? Сез китап укырга яратасызмы?

-         Компьютер, телевизор безгә үз сурәтен , үз хыялын, үз ихтыярын тага. Ә китап укыганда син аны үзеңчә күз алдына китерәсең, үзеңчә матурлыйсың, үзеңчә үстерәсең. слайд №11

Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә… Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең  мәгънәсен аңлатып, фикерегезне сочинение итеп өйдә язып килерсез. Белгәнегезчә, бу республика тестированиясендә С өлеше биременә керә. Без андый биремнәрне һәрдаим үтибез. Әле А һәм В өлеше биремнәре дә бар. Хәзер А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен генә сайлап алыгыз.

А1 . Бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1)      шул хакта сөйләшү

2)      изгелекле хезмәт

3)      дөньядан аерылу

4)      тарихны да сеңдерү

(җавапны табу) слайд №12

А2. Рәвешне билгеләгез.

1)      гореф-гадәт

2)      гарәпчә

3)      кадәр

4)      гыйлемле

(җавапны табу) слайд №13

А3. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаулар була.

1)      шарт фигыль

2)      исем фигыль

3)      хәл фигыль

4)      инфинитив

(җавапны табу) слайд №14

А4. Башланган фигыленең юнәлешен билгеләгез.

1)      төп юнәлеш

2)      кайтым юнәлеше

3)      йөкләтү юнәлеше

4)      төшем юнәлеше

(җавапны табу) слайд №15

А5  17 нче җөмләдәге алмашлыкның   төркемчәсен билгеләгез.

1)      күрсәтү алмашлыгы

2)      билгеләү алмашлыгы

3)      зат алмашлыгы

4)      тартым алмашлыгы

(җавапны табу) слайд №16

Ял минуты (салмак музыка астында күзләргә күнегүләр ясау)

А6 18-21 нче җөмләләр арасында теркәгечне табыгыз.

1)      20

2)      19

3)      21

4)      18

(җавапны табу) слайд №17

А7  Калын хәреф белән бирелгән сүзнең нинди сүз төркеме булуын   билгеләгез.

Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш!

1)      бәйлек

2)      ымлык

3)      аваз ияртеме

4)      хәбәрлек сүз

(җавапны табу) слайд №18

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)      мөстәкыйль эш:

В1-В4 биремнәрен дә текстка нигезләнеп үтәгез. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз, кирәк урында өтерләр белән аерыгыз.

2)      үзара тикшерү, җавапларны чагыштыру.

В1. 1нче җөмләдән сыйфатны табыгыз.

Китаплы

В2. 8 нче  җөмләдән кисәкчәләрне табыгыз.

Генә, да

В3. 12-14 нче җөмләләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

13

В4. 15 нче җөмләдә ничә исем  булганын цифр белән языгыз.

7                 слайд №19

(Үзара тикшерү, бәяләү)

V Йомгаклау

-Укучылар  дәресебез ахырыны якынлашты. Барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәдегез. Сез дәрестә нәрсәләр белдегез? Нәрсәләргә өйрәндегез? Сезнең өчен бу дәрес файлалы булдымы?

VI Өй эше, билгеләр куюслайд №20

1)      В5-В9 биремнәрен текстка нигезләнеп үтәгез;

2)      Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә…  Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең  мәгънәсен аңлатып, фикерегезне сочинение итеп  язып килегез.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарского языка "Мөстәкыль сүз төркемнәре" (9 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 961 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.01.2016 3377
    • DOCX 39 кбайт
    • 66 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шафикова Земфира Демухаметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9391
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Проектирование и проведение современного урока русского языка с учетом реализации ФГОС основного и среднего общего образования нового поколения

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 322 человека из 64 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по русскому языку в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 330 человек из 61 региона
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 84 человека из 28 регионов

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные стратегии успешного взаимодействия: от понимания до саморазвития

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе