Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок татарского языка на тему " Җөмлә кисәкләрен кабатлау"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Урок татарского языка на тему " Җөмлә кисәкләрен кабатлау"

библиотека
материалов





22.04.16

7а сыйныфында (татар мәктәбе) татар теле дәресе


Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.

2. Җөмлә кисәкләрен таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле җөмлә кисәкләрен сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Г.Тукай иҗатына нигезләнеп, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: : Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.- Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел; перфокарта, карточкалар, тема буенча презентация.

Материал: 1. Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 нче ел.

2. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле: теория һәм күнегүләр. – К: Мәгариф, 2002..

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, төркемнәрдә эшләү һ.б.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш, дәреслек белән эш, модельләр белән эшләү, иҗади эш алымнары































Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

Кадерле, укучылар. Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик.

Хәерле көн алсу таңнарга,

Хәерле көн, сайрар кошларга,

Хәерле көн зәңгәр суларга,

Хәерле көн, якын дусларга,

Хәерле көн матур кызларга,

Хәерле көн, батыр улларга.

ызның да теләкләре кабул булсын !

Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр-омтылышлар белән башланган бүгенге дәрестә, балалар, алган белемнәрне, күзәтүчәнлекне барлап, төрле күнегүләр аша белемнәрне камилләштерербез.

II. Актуальләштерү.

Укучылар, сез чәчәкләр яратасызмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Бүген сез һәрберегез үзегезнең чәчәгегезне төзеячәксез. Менә болар - сезнең чәчәкләрнең үзәге (күрсәтә). Сез бүгенге дәрестә үзегезнең дөрес җавапларыгыз белән аларга таҗлар өстәячәксез. Әлбәттә, чәчәкнең таҗы күбрәк булган саен, чәчәк тә матуррак була. Дәрес ахырында кемнең чәчәге күп таҗлы һәм матуррак булуын тикшерербез.

Укучылар, без алдагы дәресләрдә һәрбер җөмлә кисәген аерым-аерым өйрәнеп чыктык. Бүген исә, аларның бөтенесен гомумиләштереп кабатларбыз һәм сезнең җөмлә кисәкләрен ни дәрәҗәдә белүегезне дә тикшерербез.


  1. Җөмлә кисәкләренең моделен төзү

Төзелгән модель буенча сөйләү

Модельнең дөреслеген экраннарда тикшерү


III. Белемнәрне ныгыту.


  1. Бәхетле очрак” уены.

Уенны башлыйбыз. Һәр төркем 4-әр сорауга җавап бирергә тиеш була. 1 минут эчендә төркемнең һәр укучысы җавап биреп бетергән булырга тиеш. Һәр дөрес җавап өчен таҗ яфраклары.


1 төркем сораулары

  1. Җөмләнең баш кисәкләрен атагыз (Ия, хәбәр).

  2. Ю.к., ч.к., ур.-в. к.кушымчалары алган тәмамлык нинди тәмамлык дип атала?( Кыек тәмамлык)

  3. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар ничек атала? (Тиңдәш булмаган аергычлар).

  4. Ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган һәм ачыклап килгән сүзеннән ераклашкан хәлләр ничек дип ататала? (аерымланган хәлләр)






  1. төркем өчен сораулар

  1. Нинди сүз төркеме белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төргә бүленә? (Фигыль һәм исем хәбәр).

  2. Хәбәр б.к. исем, сан, алмашлык, исем фигыль белән белдерелгәндә. ия белән хәбәр арасына нинди тыныш билгесе куела?(Сызык)

  3. Баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмыйча, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган җөмлә кисәгенең исеме. (Ия)

  4. Төшем килешен алган тәмамлык ничек атала? (Туры).



  1. төркем өчен сораулар

1) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүзләр нинди җөмлә кисәге дип атала? (Аергыч).

2) Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, үзара аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнсәләр, алар арасына нинди тыныш билгесе куела? (сызык).

  1. Җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәге ничек дип атала?( Хәбәр)

4) Мәгънәләре һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне ничә төргә бүләләр? (8)


  1. төркем өчен сораулар

1) Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычлар ничек атала? (Тиңдәш аергычлар).

2) Төзелеше ягыннан иянең нинди төрләре бар? (гади, тезмә)

3) Үзен ияртүче сүздән соң килгән, аңа тагын да аныклык, төгәллек биргән кисәк ничек дип атала? (аныклагыч)

4)Эш-хәрәкәтнең сәбәбен белдергән һәм фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк ничек дип атала (сәбәп хәле)


2. Перфокарталарда эш.

Укытучы: Әйдәгез, дәресне дәвам итик. Укучылар, хәзер мин сезгә битләр таратам. Анда менә шундый таблица ясалган (күрсәтә).

Ә таблица астында җөмләләр язылган. Сез, шушы җөмләләргә таянып, таблицаны тутырырга тиеш буласыз. Һәр җөмләдә бер яки берничә сүз янынайолдызчык( * ) тамгасы куелган. Башта сез шул сүзләрнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез. Аннары шуны таблицада күрсәтегез. Мәсәлән, беренче җөмләдә билгеләнгән сүз ия ди, сез беренче номердагы ия дигән сүз турына нокта куярга тиешсез. Шулай ук, шул ук җөмләдә тагын бер сүз билгеләнгән ди, ә анысы тәмамлык булсын. Сез тәмамлык турысына да нокта куясыз. Һәр җөмләне шулай карап чыгасыз. Ахырдан барлык нокталарны тоташтырасыз. Әгәр дә сез җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләсәгез, сезнең таблицада бер геометрик фигура килеп чыгарга тиеш. Биремне аңладыгызмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, эшли башлыйк.

Укучы: (эшлиләр)











Җөмлә

кисәк-

ләре


Ия


Хәбәр

Аерым-ланган хәл


Тәмам-лык


Аергыч


Урын хәле


Рәвеш хәле


Анык-лагыч

1

hello_html_m20bf2cee.gif



hello_html_7b678906.gif .





2



.


.




3


.




.



4

hello_html_m20bdf5dc.gif .








5


.





.


6



.



hello_html_471272da.gif


.

7







.


8





.




9






.






  1. Миңа* яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.

  2. Иртә белән торгач*, үземне бер кара* өй эчендә күрдем.

  3. Мин исә уракка* бармый идем*.

  4. Беркөнне бабай*, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.

  5. Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк*, күлмәкчән көенчә тышка чыгам* икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән.

  6. Алар, әбәттән (көндезге аштан*) соң ишекне бикләсәләр дә*, минем ашарга кайтасымны белеп, ян тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.

  7. Әни мине тапшырып үзе киткәч, мин кызлар белән бергә “әлеп, би, ти, си, җом, хи”ны бер дә тартынмыйча* кычкырып укый башладым.

  8. Бу яңа* ата-анамның хәлен дә бераз язып китим әле.

  9. Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә* дә кайтып кердем.





Укытучы: Укучылар, нинди геометрик фигура килеп чыкты?

Укучы: Турыпочмаклык.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Сез биремне дөрес эшләсәгез, сезнең менә шундый турыпочмаклык килеп чыгарга тиеш иде (күрсәтә). Әйдәгез, эшләгән битләрегезне күтәрегез әле. Сезнең турыпочмагыгыз шушындый ук килеп чыктымы икән?

Укучы: (күрсәтәләр)

Укытучы: Укучылар, молодцы! Биремне дөрес һәм төгәл эшләгәнсез, турыпочмагыгыз да минеке кебек үк килеп чыккан. Димәк, сез җөмлә кисәкләрен дөрес билгелисез. Чәчәгегезнең таҗы да арта бара (таҗлар куела). Укучылар, таблица астындагы җөмләләрнең авторларына игътибар итегез әле. Нинди әсәрдән алынган җөмләләр бу?

Укучы: Г.Тукайның «Исемдә калганнар” әсәре

Укытучы: Дөрес. Кем соң ул Г.Тукай? Ниләр беләбез без аның турында?

Габдулла Тукай халкыбызның бөек шагыйре. Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм - республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Г.Тукай 8 ел иҗат гомерендә гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Тукай мирасы - беркайчан да кыйммәте югалмаячак, киресенчә, кадере арта гына барачак мирас. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы.


Укытучы: Укучылар, хәзер бераз ял итеп алыйк


Физкультминутка.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

3.Дәреслек белән эш.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз

Егерме икенче апрель

226 нчы күнегүнең 2 нче вариантын эшлибез.

Бирем: җөмләләргә синтаксик анализ ясарга. 1,3 нче төркем 1-3 нче җөмләләрне, 2,4 нче төркем 4-6 нчы җөмләләрне язып тикшерә.

Нәтиҗә: җөмләләрне телдән тикшерү


4. Экранда сезгә җөмләләр бирелгән.Сез ул җөмләләрдән хәлләрнең 8 төрен табарга тиеш буласыз.(Эш төркемнәрдә эшләнә.)

1.Суда аккошлар йөзә.

2.Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

3.Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

4. Аны күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.

5. Ул бик тәэсирләнеп, дулкынланып тыңлый.

6.Бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк.

7.Әгәр мине бик сагынсаң,аккан суларга кара.

8.Ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак.

Беренче җөмләдә нинди хәл бар?

К.җ.: Урын хәле.Ул кайда ?дигән сорауга җавап бирә.Эш яки хәлнең урынын белдерә.

К.җ.: Икенче җөмләдәге хәлебезнең атамасы -вакыт хәле.Эш- яки хәлнең вакытын белдерә.Кайчан? кайчанга чаклы ?сорауларына җавап бирә

К.җ.: Өченче җөмләнең хәле - сәбәп хәле.Эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ни өчен? Ни сәбәпле? Сорауларына җавап бирә

К.җ.: Дүртенче җөмләдә максат хәле һәм урын хәле бар.Максат хәле эш яки хәлнең максатын белдерә. Ни өчен? Нинди максат белән? соравына җавап була.

К.җ.: Бишенче җөмләдә рәвеш хәле бирелгән. Ничек? дигән сорауга җавап була. Эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә.

К.җ.: Алтынчы җөмләдә күләм хәле һәм урын хәле бирелгән. Күләм хәле күпме? соравына җавап була.Эш яки хәлнең күләмен белдерә.

К.җ.: Җиденче җөмләдә шарт хәле бар. Нишләсәң?соравына җавап була.

Эш - яки хәлнең шартын белдерә.


К.җ.: Сигезенче җөмләдә кире хәл бирелгән. Нишләсә дә? Нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап була.Көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә.

1.Суда аккошлар йөзә.

2.Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

3.Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

4.Күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.

5. Ул бик тәэсирләнеп, дулкынланып тыңлый.

6.Бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк.

7.Әгәр мине бик сагынсаң,аккан суларга кара.

8.Ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак.

-Үзбәя

V. Өй эше бирү.

1) 227 нче күнегү(1 вариант)- мәҗбүри.

2) Табигать күренешләрен тасвирлап, иҗади эш башкарып, бер җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

IV. Дәрескә йомгак.

Укучылар, безнең дәрес ахырына да якынлашып килә. Дәрес башында мин кемнең чәчәге матуррак килеп чыгар икән, дигән идем. Әйдәгез карыйк әле.

Укучы: (әйтәләр)

Укытучы: Укучылар, шулай итеп, без җөмлә кисәкләрен тагын бер кат кабатлап чыктык. Димәк, нинди җөмлә кисәкләре була инде?

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Җөмлә кисәкләре безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга кирәк. Сез җөмлә кисәкләренең барысын да бик әйбәт беләсез. Киләчәктә дә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Бүгенге дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы (билгеләр куела).

V. Рефлексия.

– Укучылар, сез алдыгызда өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел кәгазьне күтәрегез. Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр соравыгыз калса, сары кәгазьне күтәрегез. Әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән, кызыл кәгазьне күтәрегез.

– Дәрес шуның белән тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз!






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-050226

Похожие материалы