Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок татарского языка "Предложение" (2 класс)

Урок татарского языка "Предложение" (2 класс)

Скачать материал

 

 

Тема: Җөмлә

Максат:

1. Җөмлә турындагы белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

Укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, җөмлә төрләрен сөйләм һәм язма телдә урынлы куллану күнекмәләрен ныгыту.

3. Туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, туган як табигатен ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек. Дәреслек; болыт, кояш рәсемнәре; терәк схемалар; җөмләләр язылган карточкалар, сюжетлы рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар

Кулланылган структуралар:

РЕЛЛИ РОБИН,  МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, МЭНЭДЖ МЭТ.

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.Сәламләү.

1)    - Исәнмесез, укучылар!

2)    - Исәнмесез,саумысез!

3)    - Хәерле иртә, балалар!

4)    - Имин үтсен көнегез!

5)    - Кәефләрегез ничек соң?

-       Кояшлы иртә кебек,

        Тукай телен,анам телен

        Өйрәнергә дип килдек.

2.Дәрес максаты белән таныштыру.

II. Актуальләштерү.

Без бүген сезнең белән алдагы дәресләрдә өйрәнгән “Җөмлә” темасын гомумиләштереп кабатларбыз. Димәк, җөмлә турында нәрсәләр беләбез, барысын да искә төшерербез, белемнәребезне тирәнәйтербез, ныгытырбыз.

Без дәрестә  “Татар теле иленә сәяхәткә” чыгарбыз. Хәзер бездә  яз, гөрләвекләр аккан чак, шуңа күрә без кәгазь көймә белән сәяхәткә чыгарбыз. Беренче тукталыш “Сүзләр утравы”

Укучылар, күз алдыгызга китерегез әле. Сез уйнарга дип урамга чыктыгыз, ди. Ә анда – күк йөзен болытлар каплап алган. Болытларның берсе гадәти болыт түгел, аннан яңгыр тамчылары урынына сүзләр ява. Әйдәгез, бу сүзләрне укып карыйк әле. (Сүзләрне уку.)

    Кояш, тамчы, җир, гөрләвек, җылы, яз, кошлар, ямьле,уяна.                   

       

 

-        Укучылар, бу сүзләргә игътибар итегез әле. Алар турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

Алар бөтенесе дә бер темага карый. Яз темасына.

-        Бу сүзләр турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

-        Бу сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп була:

-        Бу сүзләр турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

-        Бу сүзләрдән җөмләләр төзеп була.

Хәзер алардан ТИК-ТЭК ТОУструктурасын кулланып, алардан җөмләләр төзик, сезгә 2 минут вакыт бирелә.

-        Димәк, укучылар, без сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзи алабыз. Шуны гына көткәндәй көн ачылды, болытлар таралды, кояш чыкты. (Таблица ачыла).

сүз

¯

сүзтезмә

¯

җөмлә

 

-       Укучылар, бүгенге числоны, теманы дәфтәрегезгә языгыз һәм иң матур  җөмләне дәфтәрләргә матур итеп язып куегыз.

-       (Җилкәгә җилкә, йөзгә йөз партнерлар белән дәфтәрләрен алмаштырып бәялиләр. Матур язылмаган хәреф яки сүзне тагын дәфтәрләргә язып куялар).

 

III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Икенче тукталыш “Музей йорты”

1) Картина буенча әңгәмә.
- Балалар, бу картинага карагыз әле. Картинада нәрсә сурәтләнгән?
- Авыл рәсеме.
- Авыл читендә нәрсә күренеп тора?
- Басу күренә.
- Басуда нәрсәләр үсә?
- Басуда ашлыклар үсә. 
- Нинди ашлыклар үсә? 
РЕЛЛИ РОБИН структурасы белән җилкәгә- җилкә партнерлар белән эшлибез.

- Арыш, бодай, арпа, солы, кукуруз, борчак, көнбагыш.(3слайд)
- Сезнең бакчаларда нәрсәләр үсә?
- Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
- Сез нинди яшелчәләрне беләсез?

РЕЛЛИ РОБИН структурасы белән йөзгә-йөз партнерлар белән эшлибез.
- Кыяр, помидор, суган...
- Ә нинди җиләк-җимешләр була?

РЕЛЛИ РОБИН структурасы белән җилкәгә- җилкә партнерлар белән эшлибез.
- Алма, чия, карлыган, слива...
- Укучылар, бөрлегән дә җиләк-җимешләргә керә.Чөнки ул урманда үсә торган җиләк.
- Авылдан ерак түгел нәрсә күренеп тора? 
- Урман.
- Безнең авылыбыз янында да урман бар. Анда нәрсәләр яши соң? 

РЕЛЛИ РОБИН структурасы белән йөзгә-йөз партнерлар белән эшлибез.
- Урманда аю, бүре, куян, тиен, керпе, пошилар яши.
- Боларны бер сүз белән ничек әйтеп булыр? 
- Кыргый хайваннар.
- Сезнең өйләрегездә тагын нинди хайваннар яши? Аларны нинди хайваннар дип йөртәбез?

РЕЛЛИ РОБИН структурасы белән җилкәгә- җилкә партнерлар белән эшлибез.
- Ат, сыер, кәҗә, сарык. Болар – йорт хайваннары.
- Күрәсезме, укучылар, туган ягыбызның табигате нинди матур һәм бай. 
Табигатебезнең шушы гүзәллеген сакларга кирәк. Әмма бу гына аз. Һәр кешедән аны ишәйтүдә үз хезмәте белән матурлыкны тудыруда катнашу да сорала. Һәркайсыбыз табигатькә сак карарга тиеш. Хайваннарны, кошларны куркытмагыз, үсемлекләрне саклагыз.

 2) Тагын бер тукталыш “Табышмаклар” тукталышы
- Урманда тагын нәрсәләр яши икән? Минем табышмакларыма җавап бирсәгез генә сез аларны белерсез. Ягез әле, тыңлагыз.
Күзләре мәченекеләр,
Колаклары – локатор.
Бик тә күрергә теләсәң,
Йокламыйча саклап тор.
( Ябалак)
Кигән киеме чуар, 
Корыган агачка кунар.
Кызыл бүрек башында, 
Шакый агач башында.
(Тукран )
Канаты бар, оясы юк,
Ят ояда баласы тук.
(Күке)
- Әфәрин, балалар! Сез бик тапкырлар икән. Боларны бер сүз белән ничек әйтеп булыр? 
- Кошлар .

IV.Белем- күнекмәләрне искә төшерү һәм ныгыту.

Хәзер, балалар, иң зур утрауга“Җәмлә”утравына туктарбыз.

-        Укучылар, ә хәзер әйдәгез, җөмләнең кагыйдәсен искә төшереп үтик.

-        Җөмлә- тәмамланган уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе. Ул баш хәрефтән башлана.Җөмлә ахырында “.”, “!”, “?” билгеләренең берсе куела.

-        Ә хәзер тактадагы җөмләләргә игътибар итик.

Бу җөмләләр турында сез нәрсәләр әйтә алыр идегез. (Җөмләләр укытыла, анализлана, дәфтәргә язып барыла).

1.      Җәйге алан.

–       Бу җөмлә, чөнки фикер төгәлләнгән. Хикәя җөмлә.(кагыйдәсе искә төшерелә).

2.      Кыңгырау чәчәге уянды.

-        Бу җөмлә, чөнки фикер төгәлләнгән. Хикәя җөмлә.

3. ... матур сайрадылар.

–       Монда фикер әйтелеп бетмәгән, төгәллисе бар. (Укучылар җөмләне төгәлләп язалар. Кошлар матур сайрадылар).

4.      Төрле-төрле күбәләкләр ..., ... .

–        Бу җөмләдә дә фикер төгәлләнеп бетмәгән. (Күп нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп язалар. Төрле-төрле күбәләкләр очалар, уйныйлар).

-        Ә хәзер, укучылар, җөмләнең төзелешенә игътибар итик. Без һәр җөмләнең нигезе була дип өйрәндек. Болар безнең җөмләнең нинди кисәкләре? Алар турында нәрсәләр беләсез?

(Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр турында искә төшерелә).

-        Ә хәзер дәфтәрләрдәге беренче җөмләнең баш кисәкләрен табыйк.

(Башка җөмләләрнең дә иясе, хәбәре табыла).

V.Динамик пауза.

-Укучылар, урыннардан тордык.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы

-       Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Музыкага йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

1.Җөмлә ахырында ничә төрле тыныш билгесе куела?

2.Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

3.Сыерчыклар сүзендә ничә иҗек?

4. Сыйныфта ничә парта бар?

 

VI. Белем- күнекмәләрне  ныгыту

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы.

-       “Хаталарны төзәт!” уены

-       Мин һәрберегезгә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам.Сез хаталарны төзәтәсез һәм җилкә буенча партнерларга  биреп, дөреслекне тикшерәсез.

Эшләрне тикшерү, бәяләү.

VII.Йомгаклау.Рефлексия

-         Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?  Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Безнең бүген өйрәнгәннәр алдагы көнегездә кирәк булыр микән? (җаваплар)
- Үзеңне бүген ни өчен мактый аласың?
 
Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

·          Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5

·          Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 4

·          Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3

Билгеләр кую.

Өй эше бирү. (карточка буенча эш)

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарского языка "Предложение" (2 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 610 358 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.10.2015 1262
    • DOCX 31.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Назмеева Резида Фатхулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Назмеева Резида Фатхулловна
    Назмеева Резида Фатхулловна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 25726
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2618 человек из 84 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 28 регионов

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 18 регионов

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: нормативно-правовые основы, компетенции и педагогические аспекты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе