Дәрес: татар теле
Сыйныф: 6 нчы,
татар төркеме
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
Максат: сыйфат турында гомуми төшенчә формалаштыру;
сыйфат дәрәҗәләре, аларның мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм
итү; сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру; туган телнең байлыгын,
матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
Җиһазлау: компьютер, яңа тема презентациясе,
биремле перфокарточкалар.
Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы, интерактив
укыту, кооператив укыту элементлары (Сингапур укыту системасы буенча).
Дәрес барышы
Ι. Оештыру өлеше. Сәламләү.
- Бер – беребезне
сәламлибез. Янәшәңдә утырган иптәшең белән сәламләш (җилкәләрне бер – берсенә
тидереп алалар). Алдыңда утырган иптәшең белән сәламләш (кулларны сугып
алалар).Ә хәзер бер – беребезгә карап елмаешып алабыз.
ΙΙ. Өй эшен
тикшерү.
Өйдә сез сыйфатларның
ясалышы буенча һәр төркемгә мисаллар язып килдегез. Өй эшен ничек үтәвегезне
ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН структурасы ярдәмендә ачыклап китик. Кем өч мисал язды, шулар
торып баса. Кем дүрт мисал язды? Кем аннан да күбрәк мисал язды? Рәхмәт
укучылар, хәзер 2 нче өстәлнең 1 нче укучысы безгә мисалларны укып күрсәтер.
ΙΙΙ.
Актуальләштерү.
-
Укучылар, искә төшерик
әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)
-
Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)
-
Сыйфат нинди сорауларга җавап
бирә?
-
Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның
билгесен)
-
Сыйфат предметның нинди
билгеләрен белдерә?
-
Сыйфат нинди ике төргә
бүленә?
Дөрес. Бүген без
сезнең белән сыйфатка хас грамматик категорияләр белән танышырбыз.
ΙV. Яңа тема
өстендә эш.
Ι слайд – теманың
исеме “Сыйфат дәрәҗәләре”. Бүген дәрестә сыйфат дәрәҗәләрен үтәрбез. Дәрәҗә -
степень, сыйфатларга хас категория. Бер предметның билгесе башка предмет
билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.
ΙΙ, ΙΙΙ, ΙV, V, VΙ–
слайдларда сыйфат дәрәҗәләре, ясалыш ысуллары, мисаллар бирелгән. Һәрбер дәрәҗә
белән танышып чыгу.
V. Ныгыту.
VΙΙ слайд.
1. Хәзер
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасын кулланып бүгенге теманы аңлавыгызны тикшереп
карыйк. Матур сүзен сыйфатның мөмкин булган дәрәҗәләре буенча
төрләндерергә һәм шул сүзләр белән җөмләләр төзергә. Башта уйлыйбыз, аннары
язабыз, ә аннан соң төркемегездә бергәләп укып тикшерәсез. Эшкә керештек (вакыт
билгеләнә, төркемдә эшләү өчен аерым вакыт бирелә). Вакыт үткәннән соң 2 нче
төркемнең 3 нче укучысы укып чыга.
2. Хәзер дәреслекнең
62 нче битендәге 101 нче күнегүне эшләрбез. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны
язабыз. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп, күчереп язабыз. Дәрәҗәләрен
билгелибез. (эшләп бетергәннән соң 1 укучы укып чыга)
3. “Артык сүзне тап”
уены
Кыяр, яфрак, яшел,
агач.
Алма, карбыз, җиләк,
тәмле.
Эшчән, кыз, укучы,
малай.
Җил, кояш, кар,
кечкенә.
Дәфтәр, каләм, китап,
чибәр.
Сыер, кәҗә, кызыл,
сарык.
Кишер, зур, чөгендер,
кәбестә.
VΙ. Ял итү.
- Хәзер МИКС ФРИЗ
ГРУП структурасы буенча эшлибез. Барыбыз да бастык һәм музыкага биибез. Музыка
туктагач катып каласыз. Мин сорау биргәч шул сорау санындагыча төркемләп
басасыз.
- Мин әйткән җөмләдә
ничә сыйфат бар? (Безнең сыйныф зур һәм якты.)
- Сыйфатның ничә
дәрәҗәсе бар?
- Сыйфатлар
ясалышлары буенча ничә төркемгә бүленәләр?
- Билгеләре буенча
сыйфатлар ничә төркемгә бүленә?
Хәзер сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту максатыннан
перфокарточкалар белән эшләп алырбыз. (Перфокарточкалар өләшенә, эшләү тәртибе
аңлатыла).
|
1
|
2
|
3
|
4
|
5
|
6
|
7
|
8
|
9
|
10
|
Гади дәрәҗә
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Чагыштыру дәр.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Артыклык дәр.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Кимлек дәр.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
1 –
саргылт 6 - әчкелтем (лимон)
2 - җете
кызыл 7 – баллырак (чәй)
3 -
матур 8 – дөм караңгы (төн)
4 – яшьрәк
9 – тәүге (адым)
5 – үтә өлгер
(кыз) 10 – сусыл (алма)
ΙX. Дәресне
йомгаклау. Тест сорауларына җавап бирү.
1. Сыйфат нәрсәне
белдерә?
а) предметның
билгесен
ә) предметны
б) предметның
хәрәкәтен
2. Сыйфат нинди
сорауларга җавап бирә?
а) нишли?
нишләгән?
ә) нинди?
кайсы?
б) кем?
нәрсә?
3. Сыйфатның ничә
дәрәҗәсе бар?
а) 5 ә) 6 б) 4
4. Яшькелт – дигән
сыйфат нинди дәрәҗәдә?
а) чагыштыру
ә) гади
б) кимлек
5. Артыклык
дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.
а) гүзәл
ә) кып-кызыл
б) зуррак
- Шулай итеп без
дәрестә сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләштек. Мәсәлән: Апамның кулы
җылы, ә әниемнеке? Әниемнеке җылырак. Чыннан да укучылар, әниләрнең кулы җылы
була. Күптән түгел нинди бәйрәм үтте? (“Әниләр бәйрәме”)
VΙΙ. Өй эше
- Әйдәгез әле яраткан
әниләребез турында хикәя язып килик (сыйфатның барлык дәрәҗәсен дә кулланырга)
- Бүген дәрестә
катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.
VΙΙІ. Билгеләр
кую.
- Дәрес тәмам, сау
булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.