Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок татарского языка: - “Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны, Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр”.

Урок татарского языка: - “Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны, Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр”.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәрес планы һәм барышы

1.Дәресне оештыру. Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

- ........

- “Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны,

Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр”, дип аталган татар теле дәресенә чакырам.Белем-шоуны башлыйк. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына,гореф-гадәтләренә,әдәбиятына,диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли.Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә,татар икәнен күңеле белән сизеп яши.Татар телен ни дәрәҗәдә беләсез икән? Белемнәрне тикшерүне республика телевидениесе тапшырулары аша сынарбыз.

1.Эфирда “Музыкаль каймак”тапшыруы: Җыр яңгырый. Җырның исеме ничек,аны кем башкара?

  • Җырны Зөлфәт Зиннуров (Зиннур) башкарды.Исеме – “Халкым минем”(Ләбиб Лерон сүзләре,Айдар Тимербаев көе).

2.Эфирда “Халкым минем...” тапшыруы.

  • ТР Дәүләт флагы. Авторын атагыз.

  • Тавил Хаҗиәхмәтов

  • ТР Дәүләт гербы.Авторы...

  • Риф Фәхретдинов

  • ТР Дәүләт гимны.Авторы...

  • Рөстәм Яхин

  • Бу дата нәрсә турында сөйли? 2010 нчы ел, 25 нче март

  • Якташыбыз Миннеханов Рөстәм Нургали улы Президент итеп сайланды.

  • 3.Алда – “Канун. Парламент.Җәмгыять”тапшыруы.

  • Татарстан үз җирләренә 4 миллионга якын кешене сыендырган.115 милләт вәкиле яши.Ислам динен – татарлар,башка халыклар православие динен тота. Татарстандагы дәүләт телләрен атагыз.

  • -Дәүләт телләре – татар теле һәм рус теле.

  • Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”дигән Татарстан Республикасы Законы кайчан кабул ителде?

  • 1992 нче елның 8 нче июле.Анда 7 бүлек,28 маддә бар.

2004 нче елда Дәүләт Советы тарафыннан бераз үзгәртелеп яңадан кабул ителде.Аның исеме хәзер башкачарак яңгырый:”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”Татарстан Республикасы Законы.

  • 2004 – 2013 нче елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”2004 нче елның 11 нче октябрендә кабул ителде.

4.“Татарлар”тапшыруы.

Шәхесләр сәхифәсен башлыйбыз.(Ике төркемдәге укучылар якташ тел галимнәре турында кече фәнни тикшеренү эшләрен(презентациясе белән) чыгыш ясыйлар.

  • 1 нче төркем:



Мирзаһитов Рамил Хәмит улы



1972 нче елда Казанчы Бигәнәй авылында туган.

КДПУ ның тарих-филология факультетын тәмамлаган.

Педагогика фәннәре кандидаты,

татар теле гыйлеме кафедрасы доценты

1995-1997 –татар теле гыйлеме кафедрасында ассистент

1998-2004 – өлкән укытучы,татар филологиясе факультетында уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары

2004-2011 – татар филологиясе факультеты деканы

2012- КФУның Филология һәм сәнгать институтында уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

Укыткан фәне- хәзерге татар әдәби теле синтаксисы.

Төрле җыентыкларда XIX гасыр һәм XX гасыр башында татар мәгарифе үсешенә караган 30 дән артык фәнни-методик мәкаләсе,

Мәгариф”нәшриятында рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

9 нчы сыйныф татар теле дәреслеге автордашы.



  • 2 нче төркем:

Шәкүрова Мөслимә Мәгъсүм кызы



  1. елда Мамалай авылында туган.

Тел белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУның доценты

  1. елдан артык стажы бар: 3 ел-Түбән Шытсу мәктәбендә рус теле укытучысы.

2 ел - Венгриянең фәнни университеты тюркология кафедрасында укытучы, ә аннан соң - КФУда.

Методик эшчәнлеге: татар телен укыту методикасы; стилистика һәм сөйләм культурасы; текстка лингвистик анализ ясау; пунктуация.

  1. ән артык фәнни хезмәт язган, шуларның 5се -дәреслек.

  • Әйе,укучылар! Ә.Кәримуллин,Шәүкәт Биктимеров,А.Әхмәдуллин,

  • Хөснулла Вәлиуллин,А.Вәлиуллин, Дөрия Рамазанова кебек күренекле шәхесләр янында безнең төбәктән чыккан менә шундый күренекле фән эшлеклеләрен сөйләү урынлы булыр.



  • 5.“Тамчы-шоу”тапшыруын башлыйбыз.

Тел гыйлеме – тел турындагы фән. Тел гыйлемен гомуми тел белемендә лингвистика дип йөртәләр.Тел гыйлеме телнең төзелешен һәм кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерә.

Бу нинди җөмлә?

Бу - гади ,хикәя,тулы,раслау,җәенке җөмлә. Җөмләнең иясе дә,хәбәре дә исем белән белдерелгәндә,ия белән хәбәр арасына сызык куела.

ЛИНГВИСТИКА сүзеннән ничә сүз ясый аласыз?

Җавап: ак,ат,ас,сан,ик,ис,сат,так,кат,лак,Нил,кал.

Ә бездә реклама:

  • Гасырлар буе халык иҗат иткән сүз байлыгын җыеп калдыру һәм аны яшь буынга дөрес җиткерү,көндәлек тормышта дөрес куллану өчен,телдәге сүзләрне төрле сүзлекләргә туплап,һәр сүзгә аңлатма бирәләр.

  • Реклама: Рифкать Әхмәтьянов.”Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге” бар.Бу хезмәт татар теленең төп сүзлек фондын этимологик яктан яктыртуның беренче тәҗрибәсе булып тора.Материалның бирелеш тәртибе ягыннан ул татар әдәби теленең сүз нигезләре сүзлеге.Һәрбер нигезгә кыскача этимологик характеристика бирелә.

  • Тел ачкычы” дигән әлеге китапка сүз һәм туган тел турында шигырьләр тупланган.Төзүче-мөхәррире-Эльвира Кәлимуллина.Шулай ук биредә шагыйрьләр хакында кыскача биографик мәгълүмат та бирелгән.Әлеге шигырьләр телебезне яратучы,хөрмәт итүче укучыларны битараф калдырмас.



  • 6.“Башваткыч”тапшыруын башлыйбыз.



  • Өстән аска таба 11хәрефле сүз. Сорау: Һәр 2 ел саен,17-28 яшькә кадәрге яшьләр арасында узучы 27 төрле сынауны эченә алган 27нче халыкара ярыш исеме.

  • Җавап: УНИВЕРСИАДА

7.Эфирда – “Батырлар”тапшыруы.

Тапшыруның геройлары– батырлары -сез.

Тел турындагы мәкальләрне дәвам итегез:

Теле чибәрнең - .............

...үзе чибәр.

Тел - ............

...күңелнең көзгесе.

Телләр белгән - .....................

...илләр гизгән.

Тел ташны ......................

...эретә.

Уенда ни .......................

...телендә шул.

Тел Төмәнгә .....................

...илтә.



8.“Яшьләр тукталышы” тапшыруы Әдәбият дәресендә сез К.Насыйриның”Әбүгалисина”әсәрен укыдыгыз.Нинди символик образ бар?

  • Мәгарә.

  • Әйе,ике туган мәгарәгә кереп белем алалар.Әсәрдә мәгарә ничә сәгатькә генә ачыла?

  • Өч сәгатькә генә.

  • Мәгарә –белем йорты.Кешенең белем алу вакыты бик кыска.Әсәрдә дә мәгарә өч сәгатькә генә ачыла.Кеше гомере дә шулай тиз үтә.Вакытында белем алып калырга кирәк.Аннан соң булуы бар.

  • Әйе,укучылар! Сез-яшьләр.Кызыксынучан,күп белергә теләүче булыгыз.Ә өйрәнгән бушка китмәс.Менә минем кызым –Рамилә дә авыл мәктәбен бетерде,чит телләр өйрәнде,Марроккода укыды.Ә хәзер Мәскәүдә Швеция илчелегендә эшли.Туган телне белүе аңа комачауламаган.Киресенчә,фикер йөрткәндә,тәрҗемә иткәндә,

җөмләләрне дөрес итеп төзер өчен ,туган телем кирәк ,ди.

  • Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен,14 телне белү җитә дип саный.Болар бенгал(Бангладеш),гарәп,

  • инглиз,испан,итальян,кытай,немец,португал,татар,урду(Пакистан),рус,француз,һинд, япон телләре.

  • Чыганаклар күрсәткәнчә,Ломоносов 31 тел белгән,алар арасында татар теле дә бар.



  • 9.Эфирда “Кара каршы”тапшыруы.

Безнең телебез – матур , күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми...Ә сезнең фикер ничек?

  • ...Телен бетерсәң,халыкның әдәбияты да,мәдәнияте дә,гореф-гадәтләре дә бетә.Безнең төп бурычыбыз – телебезне саклау.Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.





  • 10.“Мәдәният дөньясында”тапшыруы. Дәресебез ахырына якынлашты. Белемегезне баетуда аның роле булдымы?

  • (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

  • Бүгенге дәрестә актив катнашугыз,төпле фикерләрегез, активлылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

  • Нәтиҗә: Барлык фәннәрне үзләштерү һәм үткән буыннарның тормыш тәҗрибәсен кабул итү өчен,һәр буын үз ана телен өйрәнергә,бик яхшы белергә тиеш.

Дәресебезнең темасы итеп данлыклы Сатыш мәдрәсәсендә белем алган

Миргазиз Укмасиның “ Милли тел” шигыреннән өзек алган идек.Аңа шагыйрь Зөлфәтнең “Туган тел хакында”шигыре кушылып китә:

Тел ачылгач,үз телеңдә әйтә алсаң:”Әни!”-дип,

Тел ачылгач,үз телеңдә әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле ул булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:”Әни!”-дип,

Соң минутта ,үз телеңдә әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр!

Төрле кичәләр,конгреслар һәрвакыт “Туган тел “җыры белән тәмамлана.Әйдәгез,без дә дәресебезне әлеге җыр белән тәмамлыйк.(Г.Тукай сүзләре,татар халык көе).Илһам Шакиров язмасы.

(Җыр яңгырый)

Дәрес тәмам.

Автор
Дата добавления 10.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров171
Номер материала ДВ-049269
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх