Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Урок татарской литературы, посвященный творчеству Ш. Галиева "Шифалы шигырьләр остасы"

Урок татарской литературы, посвященный творчеству Ш. Галиева "Шифалы шигырьләр остасы"



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

7 сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресе.

Авторы: Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы.

Тема: “ Шифалы шигырьләр остасы”

Дәреснең тибы: эшлекле уен.

Максат: укучыларны Ш. Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Microsoft Office Power Point программасында шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш. Галиев китаплары, “Бииләр итек, читекләр” җырына музыка, аудиоязма, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (РАФТ структурасы һәм МИКС-ФРИЗ - ГРУП структурасы өчен музыка, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ структурасы өчен шигъри биремнәр, таймер- секундомер)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү. Уңай психологик халәт тудыру. Слайд № 1.Балалар музыка астында класска керәләр. (Музыка туктала)

Укытучы. Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле иртә, иптәш кадетлар!

Слайд № 2.

Укытучы: Бүгенге әдәбият дәресен балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз. 2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән Актанышта үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштык. Анда, Ш. Галиев иҗаты буенча эзләнү эшен яклап, җиңүче дипломына лаек булдык. Бүгенге дәрестә ул үзе дә катнаша.

Эльвина. Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

II. Төп өлеш.

1. Биографиясен искә төшерү.

Укытучы. Бу юллар өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Әтисе сугышта һәлак булгач, аның укырга мөмкинлеге булмый. Ул колхозда эшли башлый.

Слайд № 3. Ш. Галиев. (Кадрда кечкенә Шәүкәт әнисе белән сөйләшә)

Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!

Мәртәбәгә ирешерсең, улым!

Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!

Бөтен күмәчме?

Әйе, түп-түгәрәк бөтен ак күмәч иде.

Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!

Ш. Галиевның “Икмәк” шигыре сөйләнә.

2. Шагыйрьнең иҗаты. Слайд № 4.

Эльвина: Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый. Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып, ачлыгын, ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый. Алар “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

Слайд № 5. Укытучы: Табышмак-шигырь, җавабын кем белә?

Шаян малай, ди үзе,

Әлә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

Укытучы. Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. Тэйк оф-тач даун структурасы белән тикшерү. (Бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер? Бер укучыдан сорау. Ул: “Шәвәли”, –ди.)

Укытучы. Кемнең җавабы шундый ук – басыгыз. Кемнең башкача?

Балалар бергә: “Шәвәли”

Слайд № 6. Табышмакның җавабы чыга.

Слайд № 7. Шәвәли керә, шигырь һәм табышмак сөйли

Укытучы. Исәнме, Шәвәли, дәрескә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең, бүген синең турында да шигырьләр сөйләрбез.

Шәвәли: Мин дә буш кул белән килмәдем, китап алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, аны укыганыгыз бармы?

Балалар: Бар.

Укытучы. Балалар да Ш. Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.

Ничә мәче?” табышмак- шигыре сөйләнә. Балалар җавап бирәләр. Өчәү. (балалар ясаган иллюстрацияләрне күрсәтү) “Шәвәли хәйләсе” шигыре сөйләнә.

3. Шәвәли турында нәтиҗә чыгару.

Укытучы. Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа? (Кызыксынучан, эзләнүчән, шаян, шук, хәйләкәр...)

Слайд № 8. Эльвина. Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган. Шул абыйны күздә тотып, ул шук Шәвәлине иҗат иткән.

4. Командалап эш. А) Мәктәп тормышына кагылышлы әсәрләрен сөйләү һәм сәхнәләштерү.

Укытучы. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”темасына чыгыш ясау. (1 нче команда.)

Б)«Онытылган» шигыренә инсценировка. «Кадак», «Иншаның файдасы”шигырьләрен яттан сөйләү.

В) Йомгак ясау. Укытучы. Сезгә Мәсгуть, …ошадымы? Бу шигырьләре белән Шәүкәт абыегыз нинди булырга өйрәтә?

Балалар. Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган:тырышлык, сабырлык, пөхтәлек, гаделлек һәм өлкәннәргә хөрмәт.

Укытучы. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар музыка язган. Шуларның берсе “Бииләр итек-читекләр” җыры. И. Якупов музыкасы. Җыр башкарыла. Слайд № 9

Слайд № 10. Укытучы. Бүгенге кичәбездә тагын бер сәләтле 10 сыйныф укучысы – Яценко Александр катнаша. Ул шигырьләр язарга ярата. Аның бу өлкәдә зур уңышлары бар. Минем иң соңгысы турында әйтеп узасым килә. 2013 елда Г. Тукайның туган көнен без Саша белән Казанда үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгы, татарстан язучылар берлеге, һәм республиканың “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды үткәргән шигырь иҗат итүчеләр конкурсының җиңүчеләре катнашты. Безне Татарстан мәгариф министрлыгының 3 дәрәҗәле диплом, “Сәләт” лагерена ял итү өчен бушлай юллама белән бүләкләделәр. Хәзер ул шул конкурска язган шигырен сезгә сөйләр. “Татар теле – Тукай теле”.

Яценко. Ш. Галиев турында да 4 юллык шигырь яздым:

Шәүкәт Гали – бөек шагыйрь

Аны белә бөтен ил.

Анардан үрнәк алыйк

Матур шигырьләр языйк.

III. Ныгыту.

1. “Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.

Укытучы. Балалар, хәзер шигъри биремнәр таратам. Анда төшеп калган сүзләр яисә кушымчалар өстәп язарга кирәк. Вакыт башлангач, биремне укып чыгасыз һәм уйлыйсыз. Бу вакытта таймер 1 минутка куела. Икенче тапкыр 1 минутта шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. (1 мин). Хәзер инде язган биремнәрегезне бер- берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер- 4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегезнең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Бу эшне 3 тапкыр кабатлыйбыз. Моның өчен яртышар минут бирелә.

Укытучы. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый. Дөреслеге тикшерелә.

2. Ял итү минутлары.Слайд № 11. Микс- фриз –груп структурасы кулланып үткәрелә.

Укытучы:Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка уйный. Балалар бииләр, ял итәләр. Музыка туктый.

Укытучы. 1 нче сорау. “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?

Укытучы. 2 нче сорау. “Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты? (1)

Укытучы. 3 нче сорау. “Курыкма, тимим” шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан? (2)

3. Командалап эш. Слайд № 12. Эльвина. Ш. Г. балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик. 2 нче команда шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйли: “Фән кушканча”, “Ай, тешем сызлавы”, “Тавыклар көлә” ”Кычыткан”. Слайд №13 “Түбәтәйле кыярлар”,”Көлегез” шигырьләре сәнгатьле итеп яттан сөйләнә. Тактадагы рәсемнәргә игътибар итү. Слайд № 14

4. Йомгак ясау. Балалар җавабы. Аның шигырьләре юморга бай. Аларда Ш. Галиев җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза. Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә, ә куяны физзарядка ясый.

Укытучы. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп, дус-тату яшик дуслар!

Слайд № 15.

Эльвина. 2013 ел – Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, ә Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелде. Ш. Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп. 3 команда укучылары чыгышы. Слайд № 16

Физзарядка ясый куян”, “Җылы тигән”, “Курыкма, тимим!”, “Авылча, бабайча ял”, “Узып киттем автобусларны”шигырьләрен яттан сөйләү.

Слайд № 17. “ Камырша”, “Кеше урман исә” шигырьләрен яттан сөйләү.

Укытучы. Йомгак ясау. Сораулар бирү. -Кәккүк нигә моңаеп кычкыра?

-Кеше анардан нәрсә дип сорый? -Кәккүк ничек җавап бирә?

-Кеше ни өчен тирән уйга чума?

Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди? (Шәфкатьле, миһербанлы...)

Рафт структурасы. Слайд № 21.

Укытучы. Хәзер без сезнең белән Ш. Галиев иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз. Эшләп бетергәч, бер укучы команданың эше турында сөйли.

III. Йомгаклау. Слайд № 18.

Укытучы. Күргәнебезчә, Ш. Галиев олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш. Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.

Слайд № 19.

Укытучы. Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда аңа Татар халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А. Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.

Балалар. Күргәнебезчә, дәресебезнең башында нәни Шәүкәтнең әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты. Ул татар халкының танылган балалар шагыйре.

Укытучы. Киләчәктә дә Ш. Галиевның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыре сөйләнә.





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 24.08.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров83
Номер материала ДБ-164464
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх