Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок в 4 классе по татарской литературе на тему " Г.Тукай "Сабыйга"шигыре"

Урок в 4 классе по татарской литературе на тему " Г.Тукай "Сабыйга"шигыре"



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Г. Тукай “Сабыга” шигыре.

Планлаштырылган нәтиҗәләр :

Метапредмет - балаларга Г. Тукайның тормышы турында тулырак мәгълүмат бирү;

Г. Тукайның әсәре белән таныштыру, шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укырга өйрәтү;

Предмет - Әдәби әсәр төрләрен төзелешләренә карап аера белү күнекмәләрен һәм укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Шәхескә кагылышлы - Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

Көтелгән нәтиҗә: Укыганны аңлый, мәгънәсен ачыклый, әсәргә карата сорауларга җавап бирә. Әдәби әсәрләр – шигырь һәм хикәяне аера, алар белән эшли белә.

Материал - дәреслек (1кисәк, 30-33битләр, эш дәфтәре 15бит)

Җиһазлау - мультимедиа проекторы, экран, презентация,мультфильм.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Дәресне оештыру.

Магнитофон язмасында “Туган тел” җырының 1 куплеты яңгырый.

Исәнмесез укучылар. Әйдәгез әле бер- беребезгә хәерле иртәләр телик!

Исәнмесез укучылар!

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә балалар!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

А)Укучылар шигырьләрне экраннан укыйлар:

1. Гали аны чирәм белән кунак итә...

2. Өч-дүрт бүре берсе соңра кача берсе,

Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.

3. Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

4. Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы: “Сиңа миннән ни кирәк?”

б)кроссворд чишү:

1. Башы- тарак,

Койрыгы –урак.(әтәч)

2. Кем аны чишендерә,

Шул кеше яшен түгә.(Суган)

3. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян)


4.Ак кием кигән,

Яшел чугын элгән.(каен)

5.Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.(йолдыз)

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Бүгенге дәрестә без кайсы автор әсәре белән танышачакбыз? (Дәреслекнең 31-32 битләрендәге әсәр белән танышып, дәрескә уку мәсьәләсен кую). Без бүген дәрестә Габдулла Тукайның “Сабыйга” дигән шигырен укыячакбыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем.

Габдулла Тукайның “Сабыйга”шигыре.

Шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән тулырак таныштыру. (2-9нчыслайдлар)

Шагыйрьнең туган ягы Кушлавыч авылы 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя.

15 (2) апрельдә Тукайның гомере өзелә.

1нче күнегү (30бит)укучылар укый.

2 нче бирем. (10 нчы слайд)

1)Укытучы сүзләрне укый ,укучылар аның артыннан кабатлый.Авыр сүзләрне аерым укучыларны кабатлаттыра.

Сүзлек эше:

күңелең ач - веселись

сабыр ит - потерпи

дәресем кала – урок остается

шул заман -в это время

куйды тәмамлап дәресен – закончил готовить уроки

тәмам иттем- закончил

куйды бер читкә җыеп –собрал в одно место

баш иделәр- преклонились

сөекле – любимый

сайрый – поет

2)Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.


3 Габдулла Тукайның “Сабыйга ” шигырен уку.

Мин шигырьне укыйм, ә сез карап барыгыз. Дәреслекне ачып, Г.Тукайның “Сабыйга”дигән шигырен табыгыз (31-32бит)

- Шигырьдә нинди бала турында сүз бара икән ?

- Шигырьдә һәр эшне үз вакытында эшли торган бала турында сүз бара.

- Андый балаларны тагы ничек әйтә алабыз?

- Тырыш, җитди, сабыр һ.б.

4. Физминутка (Музыка астында төрле күнегүләр башкарыла).

Укучылар музыка уйный сыйныф буенча йөриләр ,музыка туктагач үзләренә пар эзлиләр бер бересенә шигырь сөйлиләр.

5. Шигырьне эчтән уку.

- Ә хәзер шигырьне эчтән укып чыгыгыз һәм игътибар итегез, баланы нәрсәләр уйнарга чакыра?( Балалар шигырьне эчтән укып чыгалар)

- Баланы тышка нәрсәләр чакыра инде? (кояш, сандугач, алмагач)

6 .Укучылар шигырьне чылбыр буенча укыйлар.

Мультфильм карау «Сабыйга»

7.Кояш баланы ничек чакыра?

- Ә бала ничек җавап бирә?

- Сандугач баланы ничек чакыра?

- Бала ничек җавап бирә?

- Алмагач баланы ничек чакыра?

- Бала ничек җавап бирә?

- Бала кайчан уйнарга чыга?

- Дөрес балалар. Әйдәгез шул урыннарны табып бергәләп укыйк әле.(Табып укып күрсәтү)

III. Ныгыту.

  • Бу шигырьдә нинди бала турында сүз бара?

- Кояш, Сандугач, Алмагачның чакыруына каршы Бала ничек җавап бирә?

(Сорауга җавапны табып уку)

Шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

IV. Рефлексив-бәяләү этабы.

  • Нәрсә белергә тиеш идек? (Шигырь һәм хикәя арасындагы аермалыкларны).

  • Шигырьнең эчтәлеген сөйләп буламы? (эчтәлеген сөйләп була).

  • Тырышлык ни өчен кирәк?

- Татар халкының “Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма” дигән мәкале без укыган шигырьгә туры киләме?

- Кайсы артык? (11нче слайд)

а) Шүрәле, Былтыр, ат, Убырлы.

б) Малай, этләр, Аю, Су анасы.

в) Сарык, бүреләр, Зөһрә, Кәҗә.

г) Алмагач, Кояш, Гали, Сандугач.

V.Бәяләү.

VI. Өй эше.

  1. Сабыйга” дигән шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә. (Барлык укучыга да мәҗбүри – репродуктив эшчәнлек).

  2. Иҗади эш. (“Сабыйга”дигән шигыренә рәсем ясарга. Укучылар теләкләре буенча башкаралар).






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров22
Номер материала ДБ-243066
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх