Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Урок внеклассного чтения на тему "Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы" (10 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Урок внеклассного чтения на тему "Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы" (10 класс)

библиотека
материалов

6


.

Тема: Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы.

Максат: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һәм Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләре буенча мәхәббәт дигән бөек хиснең кеше тормышындагы, гаилә төзүдәге урынын билгеләү; укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, шәхси фикерләу сәләтен үстерү, әхлак тәрбиясе аша узаңны камилләштеру.

Җиһазлау: дәреслек, әсәр узе, сораулар, плакатлар, презентация, “Сөембикә” журналлары (2008 нче ел №6,7.8,9,10), “Гаилә учагы”, “Идел” журналлары.

Класстан тыш уку дәресе, 10 нчы сыйныф. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.

Шәхес тәрбияләугә юнәлдерелгән алым

Плакатлар: 1. Гаиләдә яшәсен МАТУРЛЫК!

Сүрелмәсен ШАТЛЫК!

Ташламасын САУЛЫК!

Булсын гел ТАТУЛЫК!

Яшәсен ЯХШЫЛЫК !

2.”Дөньялыкта тату һәм матур яшәүнең сере кызларның тыйнаклыгында һәм аларга булган хөрмәттә, холкы гүзәл булган кыз бала бөтен гаиләсе өчен олуг байлык һәм мондый кызлар бөтен милләт, вә бөтен дөнья халкы өчен мактаныч булыр”. Р.Фәхреддин.

“Байлыкка яки нинди дә булса максатка корылган гаилә тотрыксыз вә бәхетсез була”. Р.Фәхреддин.


Сораулар: 1.”Тапшырылмаган хатлар” һәм “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләренең укучыда кызыксыну уятуның сере нәрсәдә?

2.Әсәрләрнең эчтэлеген, идеясен билгеләудә аларның исеме ничек ярдәм итә?.

3.Әсәрләрнең көче һәм кыйммәте нәрсәдә?

4.Искәндәр һәм Мәхмүткә чагыштырма характеристика бирергә.

5.Галия, Зөбәйдә образларында уңай һәм тискәре сыйфатлар.

6. Әсәрдә мәхәббәт проблемасы ничек сурәтләнгән? Мәхәббәт төшенчәсенә аңлатма биреп китик әле. Нәрсә ул саф мәхәббәт? Төп образларның мәхәббәткә мөнәсәбәтләре.

7.Әсәргә карата синең фикерең. Заман һәм бүгенге көндәге мәхәббәт.

8. Матур гаилә корып, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?



ДӘРЕС БАРЫШЫ:

-Хәерле көн, укучыларым!

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

Гаилә... 5 хәрефтән торган бу сүз үз эченә күп мәгънә сыйдырган. Гаилә ул – дәүләтнең кечкенә бер тармагы. Дәүләт кебек аның да башлыгы, урынбасарлары, министрлыклары була. Гаиләсе – һәркемнең горурлыгы

Татар әдәбиятында да гаилә темасын сурәтләгән әсәрләр бар. Китап күргәзмәсе белән таныштыру.

-Укучылар, шундый әсәрләрдән Сез кайсыларын беләсез? (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”, Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”, Ф.Садриевның “Таң җиле”, Г.Камалның “Банкрот” һ.б.).

Бу әсәрләр белән танышкач, гаилә дигән сүзнең мәгънәсен күбрәк тә аңлый төшәсең. Гаиләнең нигезендә кешеләргә хас булган мәхәббәт дигән бөек хиснең булырга тиешлеген дә аңлыйсың. Бүгенге дәрестә сезнең белән Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һәм Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләре буенча мәхәббәт дигән бөек хиснең кеше тормышындагы, гаилә төзүдәге урынын билгеләргә тырышып карарбыз. Эшне төркемнәрдә алып барырбыз. 1 нче төркем – Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча эшләр, бу төркемгә өмет дип исем кушарбыз; 2 нче төркем Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча эшләр, аларга ышаныч дип исем кушарбыз.

- Укучылар эш башлаганчы, ике әсәрнең дә эчтәлеген искә төшерик.

Хәзер әсәрләр буенча фикер алышырбыз.

1 нче сорау. 1.”Тапшырылмаган хатлар” һәм “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләренең укучыда кызыксыну уятуның сере нәрсәдә?

(Кешене фани дөньяда нәрсә яшәтә? Әлбәттә, МӘХӘББӘТ.

Кеше өчен иң затлы, бөек хис— ярату. Ике җенес арасында гына булган ярату турында түгел, гомумән, яшәешне ярату турында бара сүз. Мәхәббәт - уңай хис. Ярата белгәннәр генә чын мәгънәсендә яши дияр идем мин. Бөек татар әдәбиятында мәхәббәтнең асылын аңлаткан бөек әсәрләр бар. Һ.Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы кешенең бик яратып, аңлап укый горган әсәре.

Тапшырылмаган хатлар” повестендә Галиянең психологик кичерешләре сурәтләнә, бу хис-тойгылар бүген күп кенә гаиләләрдә күзәтелә. Әсәрдә һәрнәрсәне хискә генә корырга түгел, ә бәлки акыл өстенлек итәргә тиеш. Әсәрне яратып укуның сере шунда).

2 нче сорау.

.Әсәрләрнең эчтэлеген, идеясен билгеләудә аларның исеме ничек ярдәм итә?

(1 нче төркем. Тәүбә акылга килү дигән сүз. Кылган гамәлләрең өчен гафу үтенү. Мәхәббәт хыянәтне, ялганны гафу итә алмый. Мәхмүт үз ялгышын аңлый, Зәбәйдәдән гафу үтенә.

2 нче төркем. Галия үзенең эч серләре, сагышлары белән сөйләшә.Психологик кичерешләрен беркемгә сөйләми, хатлар итеп яза. Ләкин ул аларны җибәрми. Искәндәр барыбер ул хатларны аңламас иде.)

3 нче сорау.

Әсәрләрнең көче һәм кыйммәте нәрсәдә?

Нәтиҗә шул: җәмгыятебез тазарак, иминрәк, тәртиплерәк һәм ямьлерәк булсын өчен, аның төп терәге һәм тоткасы гаиләгә игътибарны арттырырга; алмаш буыннарны дөньяга китереп, яңартып торучысы булган хатын - кызларның язмышына игьтибарны көчәйтергә, абруен, сәламәтлеген, чибәрлеген кадерләп сакларга кирәк. Яшәү шартларын өзлексез яхшырту чараларын күрергә кирәк. Гаилә - дәүләтнең бер тармагы. Дәүләт бөтен, бәхетле булсын өчен, гаиләләр дә бөтен һәм бәхетле булырга тиеш).

4 нче сорау.

Искәндәр һәм Мәхмүткә чагыштырма характеристика бирергә.

Шагыйрь мәхәббәтнең сафлыгын, гаиләнең нык булырга тиешлеген яклый. Мәхмүтнең кыланышын ул беренче карашта, игътибарсыз калдыра, шулай да егет үзенең хатасын төзәтә. Аны җәмгыять нормалары тәртипкә чакыра. Ул үзенең хатасын үзе аңлый. Чөнки кешелек тойгылары аны җәзалый. Ул Зөбәйдәгә барып гафу үтенә һәм алар матур гаилә корып җибәрәләр.

«Мәхмүтнең хатын-кызларга карашын, мораль җаваплылыгын аңламавын тасвирлау аркылы шагыйрь кайбер яшьләр арасында күренгән эгоистлыкның начарлыгын, яңа тормыш өчен чит нәрсә икәнен аңлата.» (Х.Хәйри «Һ.Такташ (1901—1931.) 1984, Б.82»)

- Ә син кайда ата булыр кеше?

Шулмы булды сөюең?

Шулмы инде синең

Ирекле сөю

Яңа тормыш, диеп йөрүең?

«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галия беренче баласына узгач, Искәндәр (Галиянең ире) «Без әле яшь. Синең укыйсың бар. Мин — артист, мин — иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак, мине яратсаң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә!» — дип куркыта. Искәндәр бу сүзләрне әйткәндә бер дә уйлап тормагандыр дип саныйм. Чөнки ничек инде ул бала ике кеше өчен «тере богау» була ала, аңарда бит (туачак балада) аларның каны ага. Миңа калса, бала Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән иң зур бүләк. Галия моны бик яхшы аңлый һәм бернигә дә карамастан баласын таба. Искәндәрнең аңа карата карашы тәмам үзгәрә. Шулай да Галия бирешми, баласын карый.

5 нче сорау.

Галия, Зөбәйдә образларында уңай һәм тискәре сыйфатлар.

(Һ. Такташнын «Мәхәббәт тәүбәсе» әсәренең төп герое — Зөбәйдә. «Зөбәйдә» — гарәпчәдән «сайлап алынган, иң асыл, иң затлы бүләк» дигән сүз. (Г.Саттар - Мулилле «Татар исемнәре ни сөйли?» ) Ул — яшь, чибәр, өзелеп сөя белә. Ихлас яратуы өчен генә дә аны асыл, затлы дип әйтеп булыр иде. Әмма аның күркәмлеге мөның белән генә чикләнми. Ул — сабыр. «Сабыр төбе сары алтын», — ди халык. Сөйгәне килми башлагач, татар хатын - кызларына хас булганча, сабырлык, тыйнаклык белән эш итә. Сөйгәненә хат яза, аны көтүен әйтә. Соңыннан да әле, Мәхмүт үзен гафу итүен сорап килгәч, Зөбәйдә үзендә аны кичерерлек көч таба. Нинди олы йөрәкле, шәфкатьле ул!

Зөбәйдәнең матурлыгы безнең күз алдыбызда арта бара. Ул, баласы буласын белгәч, үзенең мәхәббәт җимешен көтеп ала. Зөбәйдә — баласы турында кайгыртучы гүзәл, асыл хатын - кыз, чын ана.

«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галия икенче баласын да таба. Галия сабыр, акыллы, Ана дигән бөек исемгә бик лаек. Укуын да дәвам итә. Искәндәрнең ташлап китүенә карамастан, ул балаларын тәрбияли. Университетны тәмамлагач, балалары белән Әдрәс авылына китә. Галия тормыш сынауларына түзә, үзендә аларны кичеп чыгарлык көч таба. Шуңа күрә дә автор аны әсәр азагында Вәли Сафиуллин белән кавьпптыра. Галиянең тормышы алга таба, һичшиксез, матур булачагына ышанам.)

6 нчы сорау.

Әсәрдә мәхәббәт проблемасы ничек сурәтләнгән? Мәхәббәт төшенчәсенә аңлатма биреп китик әле. Нәрсә ул саф мәхәббәт? Төп образларның мәхәббәткә мөнәсәбәтләре.

Мәхәббәт өлкәсендә дә әхлак дигән нәрсә бар. Кияүгә чыкмыйча гына, бала алып кайткан яшь «аналар», тәннәрен сатып йөрүче егет - кызлар татар яшьләренә хас булган сабырлык, тыйнаклык, әдәплелек сыйфатларын кая куйганнар? Замана чирләре СПИД, наркомания, сифилис кебек чирләрдән курыкмыйлармы? Чәчәктәй гомереңне шундый чирләр һәм иртә килгән үлем белән чагыштырасыңмы? Кеше гомере болай да кыска. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән гомереңне үзеңнән соң үрнәк эз итеп калдыру бик мәслихәт, ләбаса.

Әйе, уйланырга вакыт җитте. Бу афәтләр бик күп яшь егет – кызларның вакытсыз гомерләрен өзә.

Әйдәгез, әхлак – әдәп дигән сүзләрне онытмыйк. Үзебезне төрле афәтләрдән саклыйк. Безнең бәхетебез үз кулыбызда бит!..

7.Әсәргә карата синең фикерең. Заман һәм бүгенге көндәге мәхәббәт. (Мәхәббәт алдауны, хыянәт итүне кабул итә алмый. Аның юлдашы— сафлык, тугрылык, намуслылык. «Ирекле мәхәббәт» — кешенең татлы кичерешләреннән, аның мөкатдәс омтылышларыннан көлү. Бу әсәрдә дә Мәхмүт Зөбәйдәнең, бер катлылыгыннан файдаланып, хисләреннән көлә. Кызга ул ике төрле яра ясый: беренчедән, ул аны, балага узгач, ташлап китә; икенчедән, кыз мәхәббәтен югалтуы аркасында өзгәләнә.

Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендәге Искәндәр эгоист, үзен генә яратучы кеше. Галия Искәндәргә ышанып ялгыша. Мәхәббәтнең күзе сукыр була диләр бит. «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галия беренче баласына узгач, Искәндәр (Галиянең ире) «Без әле яшь. Синең укыйсың бар. Мин — артист, мин — иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак, мине яратсаң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә!» — дип куркыта. Искәндәр бу сүзләрне әйткәндә бер дә уйлап тормагандыр дип саныйм. Чөнки ничек инде ул бала ике кеше өчен «тере богау» була ала, аңарда бит (туачак балада) аларның каны ага. Миңа калса, бала Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән иң зур бүләк. Галия моны бик яхшы аңлый һәм бернигә дә карамастан баласын таба. Искәндәрнең аңа карата карашы тәмам үзгәрә.).


8. Матур гаилә корып, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк? (Бер-береңә ихтирам, тугрылык, ярату, эш белү, әти-әниеңнең хәер-фатихасын алу кебек матур сыйфатлар кирәк).

Өйгә эш. 1.“Гаилә бәхете нәрсәдә?” темасына мәкаләләр язып килегез. 2. Шушы ук темага шигырьләр иҗат итүчеләр булса, рәхим итегез.

Дәресне йомгаклау өлеше. Кадерле укучылар! Тормыш кануннары беркайда да язылмаган. Һәркем аны үзенчә яза. Кешене ӨМЕТ, ЫШАНЫЧ, МӘХӘББӘТ яшәтә. Бүгенге сөйләшүнең нәтиҗәсен чыгарып, шушы 3 төшенчәне кулланып бер тормыш кагыйдәсен чыгарыйк.

Өмет һәм ышаныч төркемнәре уртак фикергә килә.

  • Яшәешне яратып кабул итәргә, ышанычны аклап, өмет утын сүндерми МӘХӘББӘТ аланында лаеклы урыныңны табарга. Мәхәббәтнең нигезендә хөрмәт, бер-береңне аңлау, юл кую кебек изге , кешелекле сыйфатлар ята.

  • Рәхмәт,укучылар. Киләчәктә үз тырышлыгыгыз, намусыгыз белән тормыш итәрлек кешеләр булыгыз. Егетләр, Сезгә мөрәҗәгать итәм. Гаиләгезне канат астына алып, барлыкта яшәтердәй ир-егетләр булыгыз! Ә Сез, кызлар, хәлегездән килгәнчә, яраткан эшегездә тырышып эшләгез, гаилә учагын сүндермичә, аның кадерен белеп яшәгез! Гаилә әхлагының иманга корылган булуын онытмагыз! Уңышлар Сезгә юлдаш булсын!



















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров150
Номер материала ДВ-354208
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх