Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок .Ворота в город Казань

Урок .Ворота в город Казань



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәрес темасы: Казан шәһәренең капкасы


Максат:Яңа текст белән танышу,тәрҗемә итү.Темага бәйле яңа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамали үзләштерү.Укучыларның диалогик-монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.Укылган текстның эчтәлеге буенча сораулар куярга өйрәнү.Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү.



Җиһазлау: дәреслек, ”Казан шәһәренең вокзаллары” темасына презентация, аудиоязма.



Дәрес барышы.


I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар.Хәерле көн.Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кемнәр юк?

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның кайсы көне?

-Елның кайсы вакыты?

-Урамда нинди һава торышы?

-Кыш көне урамда нинди һава торышы булырга мөмкин?

-Кыш көне көннәр нинди?


II.Актуальләштерү.

1.

-Без нинди тема өйрәндек?

-Нинди юл йөрү кагыйдәләрен беләсез?

-Сез мәктәпкә килгәндә нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтисез(Син кайда ,нинди урамда яшисең.Сиңа нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк)

-Димәк,сезгә дә,башка кешеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәкме?

-Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсәң нәрсә була?


2.Юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәвегезне өй эшен тикшергәч белербез.(56 бит, күнегү№12.Тест сорауларына җавап алу)


III.Төп өлеш.


1.Дәреслекнең 57 битендә бирелгән рәсемне карыйбыз.

-Рәсемдә нәрсә күрәсез?

-Бү нәрсә бинасы?

-Кечкенә рәсемнәрдә нәрсәләр төшерелгән?(камера хранения,кассы,зал ожидания)


-Бу без өйрәнәчәк темага кагылышлы сүзләрнең бер төркеме.(Экраннан сүзләр уку,тәрҗемәсен әйтү)


2.Сүзлек эше.

Камера хранения

Билетные кассы

Зал ожидания

Комната матери и ребенка


-Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр,җөмләләр төзү.


3.Аудирование.

-Тыңлагыз,бу белдерүләрне кайда әйтәләр?


-Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?


4.Сүзлек эше.


Капка-ворота

Бина-здание

Уңайлык-удобство

Заманча-современный

Шәһәр яны-пригород

Белешмә-справка


5.Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр,җөмләләр төзү.


IV Текст өстендә эш.


1.Текстны уку.-Мин укыйм,сез игътибар белән тыңлагыз.(Укытучы укый)

-Без өйрәнгән яңа сүзләр кайсы җөмләләрдә очрый,әйтегез (Укыйлар)

-Әйтегез,текстта сүз нәрсә турында бара?


2.Текстны чылбырлы уку.


3.Чылбырлы тәрҗемә итү.


4.Сорауларга җавап бирү.

-Нәрсәнең капкасы?

-Казан шәһәренең капкасы –нәрсә?

-Ничә бина?

-Вокзалның ничә бинасы бар?

-Нинди бина?

-Төп бина нинди кирпечтән төзелгән?

-Нәрсә һәйкәле?

-Нәрсә шәһәрнең архитектура һәйкәле?

-Ничәнче елда төзелгән?

-Нәрсә төзелгән?

-Кайчан төзекләндерелгән?

-Уң ягында нәрсә урнашкан?

-Ул кайчан үзгәргән?

-Нинди уңайлыклар?

-Нинди уңайлыклар булдырылган?

Анда нәрсәләр бар?


5.Физкультминут.

Басабыз.

Башны уңга борабыз,башны сулга борабыз.

Башны аска иябез,өскә күтәрәбез.

Кулларны алга сузабыз,кайчы ясыйбыз.




6.Парлап эшләү.(Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр,җавап алалар)


7.Дәреслектән 8нче күнегүне үтәү.

Тексттан 57 биттәге рәсемгә туры килгән җәмләләрне уку.


8.Әңгәмә кору

-Казан шәһәренең капкасы нәрсә ул?

-Вокзалның ничә бинасы бар?

-Төп бина нинди кирпечтән төзелгән?

-Шәһәрнең архитектура һәйкәле булып нәрсә тора?

-Бина ничәнче елда төзелгән?

-Кайчан төзекләндерелгән?

-Анда заманча уңайлыклар бармы?

-Төп бинаның уң ягында нинди бина урнашкан?

-Кайчан бина нык үзгәргән?

-Вокзалда нинди уңайлыклар бар?


9.Димәк текстта сүз нәрсә турында бара?(кыскача эчтәлек чылбыр буенча сөйләнә.)


V.Йомгаклау.


1-Без нәрсә турында сөйләштек?

-Нинди яңа сүзләр өйрәндек?

-Нәрсәне капка дип атаганнар?

-Ни өчен Казан вокзалын шәһәрнең капкасы дип атаганнар?

-Вокзал нинди булырга тиеш?

-Вокзал чиста,матур булсын өчен нишләргә кирәк?


-Тагын нинди вокзаллар беләсең?

Казан шәһәренең башка вокзалларын карау.(Презентация карау)


2.Дәрес өчен билгеләр кую.


VI.Өй эше.


Текстның кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.







































Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6” Елабужского муниципального района Республики Татарстан











Казан шәһәренең капкасы

Региональ семинарда үткәрелгән дәрес планы(8сыйныф,рус төркеме)













2нче категорияле

татар теле һәм әдәбият

укытучысы Закиева

Рамилә Касыйм кызы











Алабуга-2010



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 05.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров16
Номер материала ДБ-239619
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх