Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок "Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр"

Урок "Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр"

Скачать материал

ТР Аксубай муниципаль районы «Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Белем иле”нә сәяхәт.
Тема: Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3 нче сыйныф өчен төзелгән план-конспектның темасы – ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Әлеге дәрес формасы буенча - традицион булмаган дәрес (дәрес-сәяхәт), тибы буенча - ныгыту,

 дәресе.  Дәрес, заман таләпләренә туры китереп, интерактив чаралар ярдәмендә төзелде.

 

 

Бу план-конспект түбәндәге максатлардан чыгып эшкәртелде:

 

1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү, ныгыту.

 2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели алу күнекмәләре булдыру, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру.

3.Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 

Дәрес план-конспектын төзү өчен түбәндәге хезмәтләр файдаланылды:

 

1.                      И.Х. Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова « Татар теле дәресләре» 3 класс , Казан, «Мәгариф» нәшрияте, 2009.

2.                      С.Г.Вагыйзов « Кызыклы грамматика», Мәгариф.

3.                      Татар теле дәресләре: Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәкт. 3 нче сыйныфындаэшләүче укытучылар өчен методик кулланма/ И.Х.Мияссарова – Казан: Мәгариф, 2015.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы

 

I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру.(15 минут)

1.Исәнләшү.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Матур язу.

4.Уку мәсьәләсен кую.

а) Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп язу. Теманы, максатны балалардан “ачтыру”:

II. Уку мәсьәләсен чишү. (25 минут)

1.                      Бирелгән исемнәрне ике баганага аерып язу.

2.                      Кыш турында хикәя төзеп язу.

3.                      Тиешле хәрефләрне куеп, шул сүзләрне тутырып язу. Нәтиҗә ясау.

4.                      Дәреслек белән эш. 120 нче күнегү.

5.                      Сорауларга җавап язу. Дәреслектәге нәтиҗәне уку.

6.                      Ял итү. Ш.Маннурның туган тел турындагы шигырен уку.

7.                      Әдәби әсәрдән  ялгызлык исемнәр кергән җөмләләр табып язу.

8.                      Тест эшләү.

III. Рефлексив бәяләү.(5 минут)

1.Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә эшләдек?

- Ничек эшләдек?

- Ялгызлык исемнәрнең кайсылары куш тырнаклар эченә языла?

          - Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

2.Өй эше: 123 нче күнегү. Хикәяне дәвам итеп яз.

            Иҗади эш  (гаиләгездәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә)

                                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы:

 

I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

1.Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Бүген сыйныфта кайсыгыз дежур? (...) Яхшы, утыр. Укучылар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

2.Өй эшен тикшерү.

- Дәфтәрләребезне ачтык.Бүгенге числоны язабыз.

3.Матур язу минуты.

- Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. Монда шигырь бирелгән. Шуны бергәләп укыйбыз.

Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.(Г.Тукай)

4. Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк, белемле булыр өчен китапны яратырга, хөрмәт итәргә  һәм күп укырга кирәк.

-Укучылар, без бүген сезнең белән “Белем иле”нә сәяхәткә чыгарбыз. Ә “Белем иле”нә бару өчен, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең дөрес язылышын искә төшерергә кирәк. Экранга карагыз әле (укытучы компьютерда слайд күрсәтә.) Анда кечкенә генә хикәя язылган. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп языгыз. Бу биремне дөрес эшләсәгез генә, “сәяхәт” кә чыга алабыз.

Минем исемем  - йолдыз. Минем лилия, роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без миләүшә апа белән чәчәк бакчасына бардык. Без анда миләүшә, роза, лилия чәчәкләре күрдек.

Биремнең үтәлеше тикшерелә.

-Укучылар, сез 1 нче биремне уңышлы үтәп чыктыгыз.

-Без нәрсә эшләдек?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп яздык.

-Димәк, безнең биремнәребез нинди темага булачак?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр темасына.

-Безнең төп максатыбыз нинди булачак?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес аеру һәм язу.

-Әйе.

II. Уку мәсьәләсен чишү.

- Ә хәзер кабат экранга карагыз. Сезнең өчен тагын бер бирем бар (слайд күрсәтелә).

Слайдта сүзләр язылган.

-Сүзләрне укыгыз,язылышына игътибар итегез.

-Ничек итеп ике баганага аерып язарсыз?

Гөлнур,  ирен,  Сарбай, гөл, балык, “Сабантуй”, Җиңү бәйрәме, казан.

- Укучылар,  сез биремнәрне дөрес  эшләдегез, - ди укытучы.

- Менә без “Белем иле”нә килеп җиттек. Беренче тукталыш – “Кыш көне урманда”. Сезгә кыш турында хикәя төзергә кирәк булачак.

Бу биремне үтәү өчен балаларга билгеле бер вакыт бирелә. Аннары икешәр укучы үзе төзегән хикәяне сөйли.

-  Ниһаять, укучылар, без “Билгесез сүзләр урамы” на килеп җиттек (слайд күрсәтелә). Ике баганага кайбер хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр язылган. Тиешле хәрефләрне куеп, шул сүзләрне тутырып языгыз.

Укытучы һәр команда өчен бирем язылган слайдны ача:

..ке

..чык

..ке

...чык

..ке

...чык

..ке

....чык

 

(1 нче баганада – бәке, пәке, сәке, күке, ә 2 нче баганада – янчык, чыпчык, алачык, сыерчык сүзләре языла.)

-Нинди исемнәр яздыгыз? Алар ничек язылалар? Нәрсә ул уртаклык исем?

- Балалар, без юлыбызны дәвам иттерәбез. Безнең алда “Елга”. Елганы үтми торып, без башкалага керә алмыйбыз. Елганы үтәр өчен сезгә дәреслектәге 120 нче күнегүне эшләргә кирәк.

-Җөмлә төзегәндә нинди исемнәр кулландыгыз? Алар ничек языла?

- Әйе. Укучылар, без бик озак бардык. Әйдәгез, “Ромашка кафесы”на кереп, бераз ял итеп алыйк. Ләкин анда керү өчен, безгә менә бу ромашка таҗларына язылган биремнәрне үтәргә кирәк, - ди укытучы. Җавапларын дәфтәрләрегезгә язып барыгыз. Алар нинди исемнәр?

1. Районыбызның исеме?

2.Сез яратып укый торган газета исеме?

3. Без нинди республикада яшибез?

4. Синең яраткан китабың?

5. Синең яраткан бәйрәмең?

-Алар нинди исемнәр? (Ялгызлык исемнәр)

-Димәк, ялгызлык исемнәре ничек языла?

- Нинди ялгызлык исемнәр куш тырнаклар эченә языла?

(Газета-журнал, әдәби әсәр, кинофильм һәм спектакль исемнәре)

“Ромашка кафесы”нда ял итеп утырганда, укытучы балаларга Ш.Маннурның туган тел турындагы шигырен укый:

Яхшы бел.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарчасы - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң - анаң, әби - бабаң

Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың.

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Тел кешене дус итә,

Бер - берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Укытучы тагын балаларга мөрәҗәгать итә:

- Балалар, без ял итеп, көч тупладык һәм юлыбызны дәвам иттерәбез. Инде “Белем иле”нең башкаласына килеп җиттек. Ләкин без анда керә алмыйбыз. Капкаларны ачар өчен безгә тагын бер бирем эшләргә кирәк. Әгәр дә сез дөрес эшләсәгез ул ачылачак.

-Ә хәзер әдәби әсәрдән  ялгызлык исемнәр кергән җөмләләр табып язасыз.

-Ә хәзер җөмләләрне  укыйбыз. Нинди исемнәр баш хәрефтән язылган?

-Димәк, әкият геройлары да ялгызлык исемнәр һәм алар баш хәрефтән язылалар.

-“Белем иле”ның башкаласына керү өчен ишекләр ачык. Авыр һәм катлаулы юлны барыгыз да яхшы үтте.

-Ә хәзер белгәннәрегезне тагын бер тапкыр ныгыту  һәм тикшерү өчен тест эшләп алырбыз.

1. Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр?

а) кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә

б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәрг

2. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?

а) юл хәрефеннән

б)  баш хәрефтән

3.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, күл

б) әни, дәфтәр

в) Мәскәү, Идел

г) казан, савыт

4. Түбәндә бирелгән сүзләр уртаклык исемнәргә керәләр:

а) Хәкимов, Зөя елгасы, Корбан бәйрәме, “Сабантуй” газетасы

б) фамилия, елга, бәйрәмнәр, күл, агач

5. Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла?

а) баш хәрефтән

б) юл хәрефеннән

-Җавапларын тикшерү.

III. Рефлексив бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

1.Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә эшләдек?

- Ничек эшләдек?

- Ялгызлык исемнәрнең кайсылары куш тырнаклар эченә языла?

- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

2.Өй эше: 123 нче күнегү. Хикәяне дәвам итеп яз.

Иҗади эш  (гаиләгездәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә)

 

                              

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок "Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 120 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.02.2017 1376
    • DOCX 344.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хаметвалиева Танзиля Минахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19766
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 250 человек

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 566 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 476 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Мини-курс

Стратегии антикризисных коммуникаций и управление репутацией в современном бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы налогообложения и формирования налогооблагаемых показателей

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек