Инфоурок Другое Другие методич. материалыУрок татарского языка на тему

урок татарского языка на тему

Скачать материал

 

Дәрес темасы: Бари Рәхмәтнең “ Әби белән бабушка” шигыре.

Максат: укучыларны күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәт иҗаты белән кыскача таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту;

Шигырьне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, олыларга хөрмәт, бер - береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазландыру: дәреслек 166 нчы бит, компьютер презентациясе, мәкальләр, карточкалар.

Дәрес планы һәм барышы:

1.   Оештыру. Психологик уңай халәт уяту.

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин барыгызга.

Исәнмесез, кадерле укучылар. Минем исемем Латипова Рәмзилә Рухулбаян кызы. Мин Бөре шәһәренең 1 нче санлы урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшлим. Мин сезне күрүемә, сезнең белән танышуыма бик шатмын.

Әйдәгез әле, бер - беребезгә карап елмаеп алыйк та , дәресебезне башлыйк.

-        Балалар,экранга карагыз әле, анда бик матур шигырь юллары бирелгән. Хәзер мин аны сезгә укып ишеттерәм, ә аннан бергәләп укырбыз.

-        Хәзер бездә татар теле.

Яратам сине, телем.                                      1 слайд.

Рәхмәт сиңа! Синең аша

Алабыз яхшы белем.

Рәхмәт, балалар. Әйе, безнең телебез - татар теле.

Без аны хөрмәт итәбез һәм бик кызыксынып өйрәнәбез.

2. Яңа материал өстендә эш.

Ә бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәтнең “Әби белән бабушка” шигыре белән танышырбыз.

( Дәфтәрләрдә число һәм теманы язу:

Өченче апрель.                                                2 слайд.

Сыйныф эше.

Бари Рәхмәт “ Әби белән бабушка” шигыре)

3 слайд

 Бари Рәхмәт- ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, аның шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар. Менә мин сезгә берничәсен генә әйтеп китәм:” Үчтеки”( Үчтеки, үчтеки!

Минем кызым кечтеки,

Үсәр әле, зур булыр,

Менә дигән кыз булыр..”),

“ Сара суга бара”( Сара суга бара, Суга бара Сара, Су алырга бара, Кара, карасана!)

“Су” (- Менә сиңа су, бит кулыңны ю. Ю-ю,ю-ю,ю!- Туңдыра ич бу, Салкын су ич бу)

“Алтын безнең җир”, “ Безнең ял”, “Май ае”, “Мәктәпкә!” һ.б.

3.Дәреслек белән эш.

-        Дәреслекләребезнең 166 нчы битен ачыгыз. Мин сезгә шигырьне укып ишеттерәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Аңлашылмаган сүзләрне  билгеләп, истә калдырып барыгыз.

1)Укытучы укый.

2)Сүзлек эше:               4 слайд

Гөрләшәләр – сөйләшәләр -  воркуют

Тышта - на свежем воздухе

Оста- мастер, умелец

Дәшә-  чакыра- зовет

Сукалый- сөйли- говорит

Күк- кебек -  как,  как будто

Башын селки- кивает головой

Күзен кыскалый- моргает

Белмәсә дә- хотя и не знает

Күгәрчен- голубь

Уздыралар- проводят.

3)бу сүзләрне бергәләп хор белән кабатлау.

4) Шигырьне укучылардан укыту.

4. Шигырьнең эчтәлеге буенча эш.

Хәзер эчтәлеге буенча биремнәр үтәп алыйк.

1. Әби белән бабушка нәрсә бәйлиләр? ( Оек, чулок)

2. Алар нәрсә пешерә? ( пирог, бәлеш)

3. Әби нинди телләр белә? ( ул татар телен белә,  русча бик аз белә)

4. Бабушка аны нигә аңламый?( Чөнки ул татарча белми)

5. Балалар, әйтегез әле, әгәр дә бабушка татарча белсә, әбине аңлар идеме? ( Әйе, алар татарча сөйләшер иделәр)

6. Бари Рәхмәт ике карчыкны нинди кошлар белән чагыштыра? Ни өчен дип уйлыйсыз? ( Б.Рәхмәт карчыкларны пар күгәрченнәр белән чагыштыра, Күгәрчен – ул дуслык,  тынычлык, татулык кошы, символы. Бу ике карчык та бик татулар, дуслар)

-        Балалар, бу шигырь ни өчен кызыклы икән? ( автор бер үк сүзләрне татар һәм рус телләрендә кулланган. Оек- чулок, пирог- бәлеш, әби- бабушка).

- Укучылар, сез дуслык турында мәкальләр беләсезме?

Әйдәгез әле, берничәне әйтеп карыйк, рус телендә әйтсәгез дә була.

(Кош канаты белән, кеше- дуслык белән көчле.

Бердәмлектә - көч.

Дусың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма!

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.)

Балалар, бик күп мәкальләр беләсез икән, мин бик шатмын.

5. Ял минуты.

Ә хәзер ял итеп алыйк.

“ Чәп- чәп- чәпәкәй,

Минем энем бәләкәй,

Кулларын күтәргән була,

Чәпәкәй иткән була.”

6. Парларда эш.

Тагын бер бирем үтәп алыйк.

Парларыбыз белән эшлибез.

Бирем: Һәр парга икешәр карточка таратам. Бу карточкаларда мәкальләр бирелгән, бу мәкальләрнең русчасын табарга.

1 нче парга.

1.   100 сум акчаң булганчы, 100 дусың булсын.

2.   Дус – акчадан кыйммәт.

 

2 нче парга.

1. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

2. Кош - канаты белән,

 Кеше дуслык белән көчле.

 

3 нче парга.

1. Дусың булмаса- эзлә,

Тапсаң- югалтма!

2.   Иске дус ике яңа дустан яхшырак.

 

Русча мәкальләр.

1.   Старый друг лучше двух новых.

2.   Нет друга- ищи, найдешь – береги.

3.   Птица- крыльями, человек силен дружбой.

4.   Не имей 100 рублей, а имей сто друзей.

5.   Друг дороже денег.

6.   Пусть друг будет лучше, чем ты.

 Афәрин,балалар, бу биремне дә үтәдек.

7. Дәреслек белән эш.

Дәреслектә шулай ук биремнәр бирелгән. 2 бирем. Телдән үтәргә.

Укыгыз, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән алмаштырырга.

Искә төшереп китик әле, нинди сүзләрне синонимнар дип атыйбыз? ( Бер үк мәгънәле сүзләрне)

1.   Ике карчык гөрләшәләр тышта. ( сөйләшәләр).

2.   Әбине дә  дәшә бабушка. ( чакыра).

3.   Әби үз телендә сукалый. ( сөйли).( күчерелмә мәгънәдә бирелгән, сукалый- пахать, вспахивать)

8. Дәресне йомгаклау.

Балалар, бүген дәрестә без  нәрсәләр турында сөйләштек?

-        Дуслык турында.

-        Бари Рәхмәтнең  нинди шигыре белән таныштык?

-        “Әби белән бабушка”шигыре безне нәрсәгә өйрәтә? Нинди булырга өйрәтә?

Дәресне йомгаклап шуны әйтәсем килә: балалар, без бер- беребез белән һәрвакыт дус булырга, нинди генә милләттән булсак та, дустанә мөнәсәбәттә булыйк. Кешеләр белән дус һәм толерантлы булыйк. Шәйхи Маннурның “ Яхшы бел” шигырен сезгә укып ишеттерсем килә: Татарчада яхшы бел,

Русчада яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле яхшы тел.

9. Өйгә эш: “Әби белән бабушка” шигырен сәнгатьле итеп укып килергә.

Шигырьнең эчтәлеге буенча рәсем төшерергә.

Укучылар, бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз, зур итеп рәхмәт сезгә. Шулай татар телен өйрәнүегез, аны яратуыгыз минем күңелемә зур куаныч китерә. Мин сезгә “Яхшы кәеф”емне бүләк итәм. ( Смайликлар таратырга)

 Киләсе очрашканга кадәр.

 

 

 

 

1 нче пар.

1.100 сум акчаң булганчы, 100 дусың булсын.

2. Дус – акчадан кыйммәт.

 

 

__________________________________________

2 нче пар.

1. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

2. Кош - канаты белән,

 Кеше дуслык белән көчле.

 

____________________________________________

3 нче пар.

1. Дусың булмаса- эзлә,

Тапсаң- югалтма!

2.Иске дус ике яңа дустан яхшырак.

 

____________________________________________

 

 

Русча мәкальләр.

1.Старый друг лучше двух новых.

2.Нет друга- ищи, найдешь – береги.

3.  Птица- крыльями, человек силен дружбой.

4.  Не имей 100 рублей, а имей сто друзей.

5.  Друг дороже денег.

6.  Пусть друг будет лучше, чем ты.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарского языка на тему"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Оператор очистных сооружений

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Дәрес темасы: Бари Рәхмәтнең “ Әби белән бабушка” шигыре.

Максат: укучыларны күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәт иҗаты белән кыскача таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту;

Шигырьне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, олыларга хөрмәт, бер - береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазландыру: дәреслек 166 нчы бит, компьютер презентациясе, мәкальләр, карточкалар.

Дәрес планы һәм барышы:

1.   Оештыру. Психологик уңай халәт уяту.

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин барыгызга.

Исәнмесез, кадерле укучылар. Минем исемем Латипова Рәмзилә Рухулбаян кызы. Мин Бөре шәһәренең 1 нче санлы урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшлим. Мин сезне күрүемә, сезнең белән танышуыма бик шатмын.

Әйдәгез әле, бер - беребезгә карап елмаеп алыйк та , дәресебезне башлыйк.

-        Балалар,экранга карагыз әле, анда бик матур шигырь юллары бирелгән. Хәзер мин аны сезгә укып ишеттерәм, ә аннан бергәләп укырбыз.

-        Хәзер бездә татар теле.

Яратам сине, телем.                                      1 слайд.

Рәхмәт сиңа! Синең аша

Алабыз яхшы белем.

Рәхмәт, балалар. Әйе, безнең телебез - татар теле.

Без аны хөрмәт итәбез һәм бик кызыксынып өйрәнәбез.

2. Яңа материал өстендә эш.

Ә бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәтнең “Әби белән бабушка” шигыре белән танышырбыз.

( Дәфтәрләрдә число һәм теманы язу:

Өченче апрель.                                                2 слайд.

Сыйныф эше.

Бари Рәхмәт “ Әби белән бабушка” шигыре)

3 слайд

 Бари Рәхмәт- ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, аның шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар. Менә мин сезгә берничәсен генә әйтеп китәм:” Үчтеки”( Үчтеки, үчтеки!

Минем кызым кечтеки,

Үсәр әле, зур булыр,

Менә дигән кыз булыр..”),

“ Сара суга бара”( Сара суга бара, Суга бара Сара, Су алырга бара, Кара, карасана!)

“Су” (- Менә сиңа су, бит кулыңны ю. Ю-ю,ю-ю,ю!- Туңдыра ич бу, Салкын су ич бу)

“Алтын безнең җир”, “ Безнең ял”, “Май ае”, “Мәктәпкә!” һ.б.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 299 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.04.2015 2948
    • DOCX 48.5 кбайт
    • 68 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Латипова Рамзиля Рухулбаяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 30676
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 848 человек

Мини-курс

Финансовое моделирование и управление инвестиционными проектами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 375 человек из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 270 человек

Мини-курс

Психология развития и воспитания детей: особенности и подходы

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов