Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок конспект по татарскому языку на тему "Падежи" (4 класс)

Урок конспект по татарскому языку на тему "Падежи" (4 класс)

Скачать материал

   Афлятунова Альфинур Рафиковна

МБОУ “Новоузеевская ООШ” Аксубаевский муниципальный район Республики Татарстан

Урок по татарскому языку “Падежи”   4 класс.

Дәреснең максаты: укучыларның килеш турындагы белемнәрен ныгыту.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү:   исемнәрнең килеш белән төрләнешен һәм җөмлә эчендә дөрес кушымчалар ялгап язуны үстерү һәм ныгыту;

Күнекмәләрне үстерү:  исем турындагы белемнәрне системага салу, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү:  балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, бер-берсенә дуслык, татулык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: тест, карточкалар,
ноутбук, мультимедийный проектор, экран, тема буенча слайдлар,  

 УУГ:

 -шәхескә юнәлтелгән гамәлләр: үзеңнең тирәңдә дустанә мөнәсәбәт булдыру, дәрестә актив булу, иптәшең белән үзеңне дус, тату, тәрбияле тоту;

- регулятив гамәлләр: үзеңнең эшеңне планлы башкару, бурычлар куя һәм нәтиҗә чыгара белү, үзеңнең эш-хәрәкәтләреңне контрольгә алу, игътибарлы булу;

 - танып-белү гамәлләре: килешләрне текстан таба, аларны сораулар буенча төрләндерә белү һәм үзеңнең сөйләмеңдә куллана белү;

 - коммуникатив гамәлләр:  группада башкалар белән тигез эшләү, иптәшләреңне тыңлый һәм аларга ярдәм итә белү, җөмләдәге исемнәрне дөрес килешләр куеп сөйләмеңдә куллана белү.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, бер-беребезне сәламлик. Урыннарга утырыйк, алдыбызга.  МЭНЭДЖМЭТ. Слайд 2.

 (класс белән идарә итү инструменты. Бу табличка  уку процесын җиңелрәк идарә итәргә мөмкинлек бирә, өстәлнең уртасына куела һәм аның ярдәмендә бер командадагы укучылар партнерларга бүленәләр (җилкәләр буенча партнер, кампа-каршы картнер, А һәм Б партнерлары) ны куйыйк, 2 һәм 3 саннары миңа карап торсын. Эшне башладык.

 - Үткән дәресләрдә без нинди темаларны өйрәндек?

(Укучыларның җаваплары).

 - Афәрин! Без бүген сезнең белән килешләр темасын кабатларбыз.

II. Актуальләштерү.

 1.Структура Симлтиниус Релли Тэйбл. (бу структурада ике укучы бер үк вакытта аерым битләрдә язма эш эшлиләр, эшне тәмамлагач бер-берсенә тикшерергә бирәләр)

 - Ә хәзер без сезнең белән исем турында искә төшерербез. Җилкәләр ягыннан партнерлар белән эшлибез. Сезгә бу биткә исем буенча модуль төзергә: билгеләмәсе, соравы, нәрсәләр белән төрләнүе. (5 минут).

- Кем әзер, күрсәтегез.

Слайд 3.

                                          Исем

                                   сүз төркеме

                                        предмет                            

                                    кем?    нәрсә?

                        ялгызлык     уртаклык

                                         саны

                               берлек       күплек

                         килеш белән төрләнеше

  Б.К.      И.К.       Ю.К.        Т.К.        Ч.К.         У.в. К

                                   җөмләдәге роле

                           ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

2. Структура Rally Robin. (ике укучы чиратлашып кыска җаваплар ярдәмендә киңәшләшеп эшлиләр)

     Без сезнең белән исемгә караган бөтен белгәннәребезне искә төшердек. Хәзер без моны практикада кулланырбыз. Хәзер кара-каршы партнерлар белән эшлибез. Битләрдәге сүзләрдән дүртенчесе артык булган сүзне табабыз. Артык сүзне дәфтәрләргә язабыз. Партнерыгыз белән битләрне алыштырабыз һәм яңадан дүртенче артык сүзне табабыз. Сезнең 2 сүз килеп чыгарга тиеш.

 Артык сүзне тап:

1. мәктәпнең, укый, укучылар, китапка;

2. балада, чәчәкне, матур, кыздан;

Слайд 4. Артык сүзне тап:

1. мәктәпнең, укый, укучылар, китапка;

2. балада, чәчәкне, матур, кыздан;

 - Киңәшегез һәм әйтегез, нинди сүзләр артык булды? Бик яхшы, рәхмәт!

3. Структура Микс Пэа Шэа (Mix Pair Share) –(музыка яңгырый, укучылар сыйныф буенча сөйләшмичә генә  хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач пар табалар. Бирелгән сорауга Релли Робин (кыска җаваплар) структурасы һәм Таймд Пэа Шэа (төгәл, тулы җаваплар) кулланып фикер алышалар).

 - Басыгыз, урындыкларны кырыйга куябыз. Кулыбызга дәфтәр һәм ручка алабыз. Музыка туктагач, сез янәшәгездәге укучы белән пар ясарга һәм “биш бирергә” тиеш. Мин сезгә сорау бирәм, ә уйларга 3-5 секунд вакыт бирелә.

1 – сорау. Ни өчен укый һәм матур сүзләре артык булды? (кемнең буе озын, шул  иптәшенә аңлата).

(Укучылар үзләренең партнерлары белән 30 секунд аралашалар, Таймд Пэа Шэа (TimedPairShare.)

-          Партнерыгызга рәхмәт әйтегез.

-          Ә хәзер бу сорауга кемнең чәче озын шул җавап бирә.

(Музыка туктый, укучылар яңа пар эзлиләр.)

2 - сорау. Татар телендә ничә килеш? Аның сораулары һәм  нинди кушымчалар ялгана. Шуларны әйтегез. (Кемнең чәче сары, шул иптәшенә аңлата.)

 -Уйларга 3 секунд.

(Укучылар үзләренең партнерлары белән 30 секунд аралашалар, Таймд Пэа Шэа (Timed Pair Share.)

- Партнерыгызга рәхмәт әйтегез.

- Ә хәзер бу сорауга кемнең аягы  озын шул җавап бирә.

(Музыка туктый, укучылар яңа пар эзлиләр.)

3 – сорау. Җөмләдә исемнәрне килеш белән төрләндерү нәрсә өчен кирәк?

 (Кемнең буе кыска, шул җавап бирә.)

  -Уйларга 3 секунд.

(Укучылар үзләренең партнерлары белән 30 секунд аралашалар, Таймд Пэа Шэа (Timed Pair Share.)

- Партнерыгызга рәхмәт әйтегез.

- Кемнең аягында ак туфли, шул җавап бирә

- Рәхмәт, укучылар, афәрин!  Урыннарыгызга утырыгыз.

 III. Төп төшенчәләр.

1. Структура Раунд Робин (RoundRobin). (бу структурада командадагы һәр укучы сәгать теле уңаена бирелгән сорауга җавапны иптәшләренә әйтә).

Карточкалар белән эш..

 - Карточкада  килеш  белән төрләнгән сүзләрне килешләр һәм килеш сораулары белән  уклар белән тоташтырыгыз.  2 номерлы укучы җавап бирә.

Б.к.                    җимне                     нәрсәнең?   

Ч. к.                   җимдә                     нәрсә?   

Ю. к.                 җимнең                   нәрсәдә?   

И. к.                  җимнән                   нәрсәне?   

У-в. к.               җим                         нәрсәгә?   

Т. к.                  җимгә                      нәрсәдән?     

Рәхмәт, укучылар, афәрин! 

Слайд 5.

Б.к.                         җимне                         нәрсәнең?   

Ч. к.                        җимдә                         нәрсә?   

Ю. к.                      җимнең                       нәрсәдә?   

И. к.                       җимнән                       нәрсәне?   

У-в. к.                   җим                              нәрсәгә?    

Т. к.                      җимгә                          нәрсәдән?    

 

2. Структура Модель Фрейер (Frayer Model). (бу структура укучыларның   теманы аңлап эшләүләрен тикшерергә ярдәм итә. Укучылар бер теманы төрле яктан карыйлар, бу темага хас булган һәм хас булмаган билгеләрне табалар, мисаллар һәм капма-каршы мисаллар язалар).   Укучылар исемгә хас билгеләр һәм исемгә хас булмаган билгеләр,  исемгә мисаллар,  капма-каршы мисаллар язалар.

 

 

 

 

Исемгә хас билгеләр

 

 

 

 

 

 

Блок-схема: узел: исем 

 

 


Исемгә хас булмаган билгеләр

 

Мисаллар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

            Капма-каршы мисаллар

 

 

Слайд 6.

Исемгә хас билгеләр

Сүз төркеме

Предметны белдерә

Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә

Ялгызлык, уртаклык

Сан белән төрләнә

Килеш белән төрләнә

6 килеше бар: б.к., и.к., ю.к., т.к.. ч.к., у-в.к.

Блок-схема: узел: исемҖөмләдә ия, хәбәр, аергыч,     тәмамлык, хәл була

 

 

Исемгә хас булмаган билгеләр

Дәрәҗәсе юк

Заман белән төрләнми

Зат белән төрләнми

Нинди? Кайсы? нишли? сорауларына җавап бирми

Мисаллар

Бала

Мәктәп

Әти

китап

             Капма-каршы мисаллар

              Якты

              Сагынам

              Биш

              мин

              

3. Иҗади эш. Үзең төзегән җөмлә өстендә эшләү.

Структура Сималтиниус Релли Тэйбл. (бу структурада ике укучы бер үк вакытта аерым битләрдә язма эш эшлиләр, эшне тәмамлагач бер-берсенә тикшерергә бирәләр).

- Уйлаган исемнәрегез белән җөмләләр төзисез. Килешләрне билгелисез. Дәфтәрләрне алыштырабыз һәм иптәшебезнең эшен тикшерәбез.

4. Дәфтәрләрдә эш.

Структура Сималтиниус Релли Тэйбл. (бу структурада ике укучы бер үк вакытта аерым битләрдә язма эш эшлиләр, эшне тәмамлагач бер-берсенә тикшерергә бирәләр).

        Сезнең алда текст (карточкаларда). Исемнәргә   килеш кушымчаларын өстәп язарга, килешләрен билгеләргә.  

                                              Урманнарны саклагыз.

      Урман кешеләр.. бик зур файда китерә. Кешеләр бүрәнәләр...  үзләренә торак йортлар салалар. Агач... хуҗалык өчен кирәк булган бик күп әйберләр ясыйлар. Утын ягып, өйләр җылыталар. Ләкин урман... файдасы моның белән генә бетми әле. Урман сәламәтлек өчен кирәк булган чиста, саф һава..  саклый. Урман – җир... иң матур бизәге. Урманнар күп урыннар.. корылык булмый, иген яхшы уңа. Урманнар.. саклагыз! Урман – безнең дустыбыз.

Слайд 7.

                                               Урманнарны саклагыз.

      Урман кешеләргә (ю.к.) бик зур файда китерә. Кешеләр бүрәнәләрдән (ч.к.)  үзләренә торак йортлар салалар. Агачтан (ч.к.) хуҗалык өчен кирәк булган бик күп әйберләр ясыйлар. Утын ягып, өйләр җылыталар. Ләкин урманның (и.к.) файдасы моның белән генә бетми әле. Урман сәламәтлек өчен кирәк булган чиста, саф һаваны (т.к.)  саклый. Урман – җирнең (и.к.) иң матур бизәге. Урманнар күп урыннарда (у-в.к.) корылык булмый, иген яхшы уңа. Урманнарны (т.к.) саклагыз! Урман – безнең дустыбыз.

5. Слайд 8.    Структура Тэйк Оф – Тач Даун. (Утыр – бас).

Кем укытучы әйткән фикер белән килешә, шул урыннан торып баса.

1.      Исемнәр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. (+)

2.      Баш килештә кушымча булмый.  (+)

3.      Килешләр белән төрләнгәндә  -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгана. -

4.      Татар телендә алты килеш бар.  (+)

5.      Чыгыш килешендә –да, -дә кушымчалары ялгана. (-)

6.      [к] тартыгына тәмамланган исемнәр юнәлеш килешендә  ике к хәрефе белән язылалар.  (+)

7.      Исемнәрне килеш белән төрләндерү сүзләрне бер-берсенә бәйләп җөмлә төзү өчен кирәк.  (+)

8.      Исемнәр ахырындагы ь хәрефе берлектә дә, күплектә дә барлык килешләрдә сакланмый.   (-)

9.       [т] тартыгына беткән тәмамланган исемнәр чыгыш һәм урын-вакыт килешләрендә ике т хәрефе белән язылалар.  (+)

10.  [н] тартыгынатәмамланган  исемнәриялек, төшем, чыгыш килешләрендә ике н хәрефе белән язылалар.  (+)

IV. Йомгаклау. Парковка.

Слайд 9.

Структура  “Чыгу билеты(укучылар аерым биткә язма эшне эшлиләр һәм тәнәфескә чыкканда укытучыга тапшыра) һәм структура 3-2-1 (укучыларның дәрес турындагы фикерләре һәм сораулары).

Үзегезнең исемнәрегезне килешләр белән төрләндерегез.

Билетларыгызны, дәрес турындагы фикерләрегезне һәм сорауларыгызны язасыз һәм миңа тапшырасыз.

Слайд 10.  Өй эше.

1. 160 нчы күнегү. 85 нче күнегү.

 2. “Ял көнендә” хикәя язарга, килешләрне билгеләргә.

- Дәрес өчен рәхмәт.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок конспект по татарскому языку на тему "Падежи" (4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по финансам

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Дәреснең максаты: укучыларның килеш турындагы белемнәрен ныгыту.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү:   исемнәрнең килеш белән төрләнешен һәм җөмлә эчендә дөрес кушымчалар ялгап язуны үстерү һәм ныгыту;

Күнекмәләрне үстерү:  исем турындагы белемнәрне системага салу, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү:  балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, бер-берсенә дуслык, татулык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: тест, карточкалар,
ноутбук, мультимедийный проектор, экран, тема буенча слайдлар,  

 УУГ:

 -шәхескә юнәлтелгән гамәлләр: үзеңнең тирәңдә дустанә мөнәсәбәт булдыру, дәрестә актив булу, иптәшең белән үзеңне дус, тату, тәрбияле тоту;

- регулятив гамәлләр: үзеңнең эшеңне планлы башкару, бурычлар куя һәм нәтиҗә чыгара белү, үзеңнең эш-хәрәкәтләреңне контрольгә алу, игътибарлы булу;

 - танып-белү гамәлләре: килешләрне текстан таба, аларны сораулар буенча төрләндерә белү һәм үзеңнең сөйләмеңдә куллана белү;

 

 - коммуникатив гамәлләр:  группада башкалар белән тигез эшләү, иптәшләреңне тыңлый һәм аларга ярдәм итә белү, җөмләдәге исемнәрне дөрес килешләр куеп сөйләмеңдә куллана белү. 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 225 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.01.2015 766
    • DOCX 33.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Афлятунова Альфинур Рафиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Афлятунова Альфинур Рафиковна
    Афлятунова Альфинур Рафиковна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9048
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 334 человека

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: нормативно-правовые основы, компетенции и педагогические аспекты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в искусственный интеллект

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе