Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / География / Конспекты / Урок на тему "Тын океан"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • География

Урок на тему "Тын океан"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе







Тын океан












Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы

География укытучысы


2013 ел, февраль.


Тема: Тын океан.


Максат:

1.Укучыларны Тын океанның географик урыны , океан табигатенең үзенчәлекләре белән таныштыру;

2.Алган белемнәр нигезендә логик фикер йөртүләрен , карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Җиһазлар: Ярымшарлар картасы, океаннарның физик картасы, океаннарның интерактив картасы , “Тын океан” презентациясе , “Тын океан” тесты , дәреслек- “География” 7 кл..


Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Дәреснең темасын җиткерү.


Слайд № 1, 2, 3.

2. Максатны җиткерү.


II. Актуальләштерү.


Слайд № 4.

hello_html_m1a248b0b.gif


- Укучылар “Нәрсә ул океан, диңгез, култык, бугаз, утрау, архипелаг?” сорауларына җавап бирәләр.

- Җаваплар экранда чыгып бара.


III. Яңа материалны өйрәнү.

План:

  • Географик урыны

  • Океанны өйрәнү тарихы

  • Рельефы

  • Климаты

  • Органик дөньясы,табигый ресурслар

  • Хуҗалык эшчәнлеге

  • Табигатьне саклау проблемалары


  1. Географик урыны”-видео.

  2. Слайд №5,6 -1 укучы сөйли.


Тын океан – мәйданы ягыннан дөньяда иң зуры , мәйданы - 179,7 млн. км2. Планета өслегенең 1/3 ен, Бөтендөнья океаны мәйданының ½ ен алып тора.

Ул Т.Америка һәм К.Американың көнбатыш ярларыннан Азия һәм Австралиянең көнчыгыш яр буйларына кадәр сузылган.

Төньяктан аны Төньяк Боз океаныннан тар Беринг бугазы аерып тора. Көньякта ул Антарктида яр буена кадәр, ә көнчыгышта Атлантик океан белән чиге кб.оз ның 67 градусы Горн борыны аша үтә; ә көнбатышта Һинд океаны белән чиге кч.оз ның 147 градусы Тасманиянең Көньяк-Көнчыгыш борыны аша үтә .


- Тын океанның мәйданын Төньяк Боз океаны мәйданы белән чагыштырырга?

- Слайдтагы биремне чишәләр.


  1. Океанны өйрәнү тарихы”.- 2 укучы сөйли.

Слайд № 7,8.

Тын океанны европалылардан беренче булып күргән кеше, XVI гасырда Яңа Дөнья кисәгендә басып алучыларның берсе -Васко Нуньес де Бальбоа була. (1513 ел).

Тын океанны Фернан Магелланның дөнья тирәли беренче сәяхәте вакытында 1 ай эчендә көнчыгыштан көнбатышка үтәләр (1519—1522 гг.)

Бөтен сәяхәт буена океан гаҗәеп тыныч була. Бу хәл Магелланга аны Тын океан дип атарга нигез бирә.

Европалыларның Тын океанга үтеп керүе Бөек географик ачышлар чорына туры килә. Дж. Кук сәяхәте вакытында табигате турында бик күп мәгълүмат алына.

Океанны өйрәнүгә И. Ф. Крузенштерн,М. П. Лазарева, В.М. Г о л о в н и н ,

Ю. .Лисянский җитәкчелегендәге Россия экспедицияләре зур өлеш кертә. XIX г. да С. О. М а к а р о в җитәкчелегендә «Витязь» судносында комплекслы тикшерүләр үткәрелә.

Тын океанны өйрәнү белән махсус халыкара оешма шөгыльләнә.

4.”Рельефы”.- 3 укучы сөйли.

Слайд № 9, 10, 11


Океан төбенең рельефы бик катлаулы.

Көнчыгышта — Көнчыгыш Тын океан калкымы, үзәк өлешендә казанлыклар һәм тирән иңкүлекләр күп: төньякта- Алеут,Курил-Камчатка; көнбатышта — Мариана ( иң тирәне — 11022 м),Филиппин һ.б.; көнчыгышта- Үзәк- Америка, Перуан һ.б.иңкүлеге.


-Башка океаннардагы иң тирән урыннарны табыйк. Һинд океаныннан

күпмегә тирәнрәк?

- Слайдтагы биремне чишәләр.

5.”Климаты”- 4 укучы сөйли.

1.Слайд №12.

Океанның климаты төрле-төрле. Тын океан, төньяк поляр поястан тыш , барлык климат поясларында да ята. Аның гаять зур киңлекләрендә һава дымга туенган. Экватор өлкәсендә 2000 мм га кадәр явым- төшем була.Тын океан салкын Төньяк Боз океаныннан коры җир һәм су асты сыртлары белән саклана. Шуңа күрә аның төньяк өлеше көньяк өлешенә караганда җылырак.


- Океан ни өчен иң җылысы? (Слайд буенча нәтиҗә ясыйлар, авырыксынсалар , дәреслектән карыйлар).

2.Слайд №13,14 (Агымнар).-укытучы аңлата.

Агымнар Тын океанда төньяк һәм көньяк ярымшарда ике зур боҗра ясыйлар. Төньяк боҗра сәгать теле уңаена әйләнә. Ул үзенә Төньяк

Пассат, Куросио, Төньяк Тын океан һәм Калифорния агымнарын үз эченә ала. Көньяк боҗра сәгать теленә каршы әйләнә һәм Көньяк Пассат, Көнчыгыш-Австралия, Көнбатыш җилләр, Перуан агымын үз эченә ала. Агымнар континентларның һәм утрауларның климатына зур йогынты ясыйлар.


Океанның көнчыгыш яр буенда суның суынуы су күтәрелүләрен китереп чыгара. Шушы вакытта Эль-Ниньо агымы барлыкка килә һәм күп кенә бәла-казалар китереп чыгаручы булып тора. Агым Перу ярларыннан Америка континентының көньяк-көнчыгышына кадәр сузыла. Эль-Ниньо кайнар су телен хәтерләтә. Тын океанның Америка яр буйларына озакка сузылган яңгырлар , көчле ураганнар алып килә. (Кызыл төс белән күрсәтелгән).


3.Слайд №15,16,17 ( Иң тынычсыз океан).(укытучы белән бергә).

- Укучылар тайфун, цунами, көчле дулкыннарның фотоларын карыйлар һәм җир төзелеше картасы буенча сәбәпләрен ачыклыйлар.

4.Слайд №18,19,20, 21, 22 (Диңгезләре һәм утраулары).

Диңгезләре: Беринг, Охота, Япон, Көнчыгыш-Кытай, Сары, Көньяк-Кытай, Ява, Сулавеси, Сулу, Филиппин, Коралл, Фиджи, Тасман һ.б. Утраулар саны ( 10 меңгә якын.) һәм мәйданы буенча Тын океан 1 нче урында.

Төньякта — Алеут; көнбатышта — Курил, Сахалин, Япон, Филиппин, Зур һәм Кечкенә Зонд, Яңа Гвинея, Яңа Зеландия, Тасмания; үзәк һәм көньяк өлешендә күпләгән вак утраулар.


- Укучылар атластан табалар.


6.” Тын океанның органик дөньясы”- 5 укучы сөйли.

Слайд №23,24,25,26.


Тын океанның органик дөньясы бик бай. Тропик һәм субтропик зоналарда Азия һәм Австралия яр буйлары коралл рифлары һәм суүсемнәргә бай.

Эндемиклардан моллюск наутилусларны атарга була. Иң зур һәм авырлыгы 250 кг булган моллюск – тридакна яши.

Тын океанның төньяк диңгезләрендә 4 мең төр хайван ( шулардан 800 төр балык), көнбатышның тропик диңгезләрендә 40-50 мең төр (2000 төр балык). Тын океан фаунасында барысы 100 меңгә якын хайван төре исәпләнә. 100 мең төрнең 3 меңе балыклар, аларның 75 % эндемиклар.


Тын океан дөньяда тотыла торган балыкның яртысын бирә:

сельдь, анчоуслар, скумбрия, сардина, диңгез алабугасы, тунец, камбала, треска, лосось һәм сайра. Тотымның бер өлешен төрле моллюсклар , кальмарлар, камчатка кысласы, омарлар , креветкалар, диңгез мәчеләре һәм суүсемнәр – ламинария алып тора.


Ламинария- видео.



7. Хуҗалык эшчәнлеге”- 6 укучы сөйли.

Слайд №27,28,29


Тын океан яр буйларында 50 дән артык дәүләт урнашкан. Океанның табигый байлыкларын файдалану борынгы заманнардан ук башланган.Бөтен дөньяда тотыла торган балыкның яртысы шушы океаннга туры килә.Япониядә диңгез төбендә моллюсклар үрчетәләр, суүсемнәр үстерәләр.

Тын океан төбендә төрле минерал чыганаклар күп. Монда титан, цирконий, сирәк металлар скандий, лантаноидлар табыла. Корыч кою өчен әзер тимер-марканец рудалары табылды.

Шельфта нефть , газ, алтын, кургаш,фосфоритлар һәм полиметалл чыгарыла. Диңгез суыннан тоз һәм башка химик матдәләр алалар.

Океан аша әһәмиятле диңгез юллары уза, трассалар гаять озын.




8.”Табигатьне саклау проблемалары”- укытучы сөйли.

Слайд №30

Тын океанга ел саен 9 млн. т промышленность калдыгы түгелә.Океан нефть,авыр металлар, пестицидлар,

радиоизотоплар белән нык пычрана. Хәзерге вакытта океанның табигатен саклау буенча эш алып барыла.


IV. Практикум.

Слайд №31


  • Дәфтәрдә эш

  1. План буенча Тын океанның географик урынына характеристика бирергә (313 бит).

1……………….

2……………….

3……………….

2. Контур карталарда эш.

а) Номенклатураны төшерергә.


V. Яңа материалны ныгыту.


Тест .

1 вариант.


1.Кайсы океанның мәйданы иң кечкенәсе?

А) Тын Б) Һинд В) Т. Боз

2. Кайсы океан 4 материк ярын юа?

А) Атлантик Б) Тын В) Т. Боз

3. Тын океандагы агым:

А) Перуан Б) Гольфстрим В) Лабрадор

4. Кайсы океанның Т.Боз океаны белән бәйләнеше юк?

А) Тын Б) Һинд В) Атлантик

5. Барлык климат поясларында да ятучы океан?

А) Тын Б) Һинд В) Атлантик


Тест .

2 вариант.


1.Иң нык пычранган океан?

А) Тын Б) Һинд В) Т. Боз

2. Бермуд өчпочмагы кайсы океанда?

А) Атлантик Б) Тын В) Т. Боз

3. Кайсы агым –җылы?

А) Перуан Б) Гольфстрим В) Лабрадор

4. Мадагаскар утравы кайсы океанда?

А) Тын Б) Һинд В) Атлантик

5. Магеллан исем биргән океан?

А) Тын Б) Һинд В) Атлантик


Җаваплар : 1в. ВААБВ

2в. ААББА


VI. Йомгаклау.

Слайд № 33.

  • Тын океан турында нәрсәләр истә калды?


VII. Өй эше.

Слайд №34

    • § 17 -укырга; сорауларга-җавап;

    • Номенклатура (диңгез, утрау,рельеф )- контур картага төшереп бетерергә, картадан күрсәтә белергә .


Краткое описание документа:

Тема: Тын океан.

 

 

 

Максат:

 

                     1.Укучыларны  Тын океанның географик  урыны , океан    табигатенең  үзенчәлекләре белән таныштыру;

 

2.Алган белемнәр нигезендә логик фикер йөртүләрен , карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

 

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 

  

 

 

 

Җиһазлар: Ярымшарлар картасы, океаннарның физик картасы,   океаннарның интерактив  картасы ,   “Тын океан” презентациясе ,  “Тын океан” тесты , дәреслек- “География” 7 кл..

 

 

 

Дәрес барышы.

 

I. Оештыру өлеше.

 

1. Дәреснең темасын җиткерү.

 

 

 

Слайд  № 1, 2, 3.

 

 2. Максатны җиткерү.

 

 

 

II. Актуальләштерү.

 

 

 

Слайд  4.

 

 

 

 

- Укучылар “Нәрсә ул океан, диңгез, култык, бугаз, утрау, архипелаг?”  сорауларына җавап бирәләр.

 

- Җаваплар экранда чыгып бара.

 

 

 

 III. Яңа материалны өйрәнү.

 

    План:

 

l  Географик урыны

 

l  Океанны өйрәнү тарихы

 

l  Рельефы

 

l  Климаты

 

l  Органик дөньясы,табигый ресурслар

 

l  Хуҗалык эшчәнлеге

 

l  Табигатьне саклау проблемалары

 

 

 

1.     Географик урыны”-видео.

 

2.     Слайд №5,6 -1 укучы сөйли.

 

 

 

Тын океан – мәйданы ягыннан дөньяда иң зуры , мәйданы - 179,7 млн. км2. Планета өслегенең 1/3 ен, Бөтендөнья океаны мәйданының ½ ен алып тора.

 

Ул  Т.Америка һәм К.Американың көнбатыш ярларыннан Азия һәм Австралиянең көнчыгыш яр буйларына кадәр сузылган.

 

Төньяктан аны Төньяк Боз океаныннан  тар  Беринг бугазы аерып тора. Көньякта ул Антарктида яр буена кадәр, ә көнчыгышта Атлантик океан белән чиге  кб.оз ның 67  градусы  Горн борыны аша үтә; ә көнбатышта Һинд океаны белән чиге  кч.оз ның 147  градусы  Тасманиянең  Көньяк-Көнчыгыш  борыны аша үтә .

 

 

 

-Тын  океанның мәйданын  Төньяк Боз океаны мәйданы белән чагыштырырга?

 

- Слайдтагы биремне чишәләр.

 

 

 

3.     Океанны өйрәнү тарихы”.- 2 укучы сөйли.

 

Слайд № 7,8.

 

Тын океанны  европалылардан беренче булып күргән кеше,  XVI гасырда Яңа Дөнья кисәгендә басып алучыларның берсе -Васко Нуньес де Бальбоа  була. (1513 ел).

 

Тын океанны Фернан  Магелланның   дөнья тирәли беренче сәяхәте  вакытында 1 ай эчендә көнчыгыштан  көнбатышка үтәләр (1519—1522 гг.)

 

Бөтен сәяхәт буена океан гаҗәеп тыныч була. Бу хәл Магелланга  аны Тын океан дип атарга нигез бирә.

 

Европалыларның Тын океанга   үтеп керүе Бөек географик ачышлар чорына туры килә. Дж. Кук сәяхәте вакытында  табигате турында бик күп мәгълүмат алына.

 

Океанны өйрәнүгә  И. Ф. Крузенштерн,М. П. Лазарева, В.М. Г о л о в н и н ,

 

Ю. .Лисянский           җитәкчелегендәге Россия экспедицияләре зур өлеш кертә.  XIX г. да   С. О. М а к а р о в  җитәкчелегендә   «Витязь» судносында комплекслы тикшерүләр үткәрелә.

 

 Тын океанны өйрәнү  белән махсус халыкара  оешма  шөгыльләнә.

 

4.”Рельефы”.- 3 укучы сөйли.

 

Слайд № 9, 10, 11

 

 

 

Океан төбенең рельефы бик катлаулы.

 

Көнчыгышта — Көнчыгыш Тын океан калкымы, үзәк өлешендә казанлыклар һәм тирән иңкүлекләр күп:  төньякта- Алеут,Курил-Камчатка; көнбатышта — Мариана ( иң тирәне — 11022 м),Филиппин һ.б.; көнчыгышта- Үзәк- Америка, Перуан  һ.б.иңкүлеге.

 

 

 

-Башка океаннардагы  иң тирән  урыннарны табыйк. Һинд океаныннан

 

күпмегә тирәнрәк?

 

- Слайдтагы биремне чишәләр.

 

5.”Климаты”- 4 укучы сөйли.

 

1.Слайд №12.

 

Океанның климаты төрле-төрле. Тын океан, төньяк поляр поястан тыш , барлык климат поясларында да ята. Аның гаять зур киңлекләрендә һава дымга туенган. Экватор өлкәсендә 2000 мм га кадәр явым- төшем була.Тын океан салкын Төньяк Боз океаныннан коры җир һәм су асты сыртлары белән саклана. Шуңа күрә аның төньяк өлеше  көньяк өлешенә караганда җылырак.

 

 

 

-Океан ни өчен иң җылысы? (Слайд буенча нәтиҗә ясыйлар, авырыксынсалар , дәреслектән карыйлар).

 

            

 

   2.Слайд №13,14 (Агымнар).-укытучы аңлата.

 

Агымнар Тын океанда төньяк һәм көньяк ярымшарда ике зур боҗра ясыйлар. Төньяк боҗра сәгать теле уңаена әйләнә. Ул үзенә Төньяк

 

 Пассат, Куросио, Төньяк Тын океан һәм Калифорния агымнарын үз эченә ала. Көньяк боҗра сәгать теленә каршы әйләнә һәм Көньяк Пассат, Көнчыгыш-Австралия, Көнбатыш җилләр,  Перуан агымын үз эченә ала. Агымнар континентларның һәм утрауларның климатына зур йогынты ясыйлар.

 

 

 

Океанның көнчыгыш яр буенда  суның суынуы  су күтәрелүләрен китереп чыгара.   Шушы вакытта  Эль-Ниньо агымы барлыкка килә һәм күп кенә бәла-казалар китереп чыгаручы булып тора. Агым Перу ярларыннан Америка континентының көньяк-көнчыгышына  кадәр сузыла. Эль-Ниньо  кайнар су телен хәтерләтә. Тын океанның Америка яр буйларына  озакка сузылган яңгырлар , көчле ураганнар алып килә. (Кызыл төс белән күрсәтелгән).

 

 

 

3.Слайд №15,16,17 ( Иң тынычсыз океан).(укытучы белән бергә).

 

 

 

- Укучылар тайфун, цунами, көчле дулкыннарның фотоларын карыйлар һәм җир төзелеше картасы буенча сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

4.Слайд №18,19,20, 21, 22  (Диңгезләре һәм утраулары).

 

Диңгезләре: Беринг, Охота, Япон, Көнчыгыш-Кытай, Сары, Көньяк-Кытай, Ява, Сулавеси, Сулу, Филиппин, Коралл, Фиджи, Тасман  һ.б.   Утраулар саны ( 10 меңгә якын.) һәм мәйданы буенча Тын  океан  1 нче урында.

 

Төньякта — Алеут; көнбатышта — Курил, Сахалин, Япон, Филиппин, Зур һәм  Кечкенә Зонд, Яңа  Гвинея, Яңа Зеландия, Тасмания; үзәк һәм көньяк өлешендә күпләгән вак утраулар.

 

 

 

- Укучылар  атластан табалар.

 

 

 

6.”Тын  океанның органик дөньясы”- 5 укучы сөйли.

 

Слайд №23,24,25,26.

 

 

 

 Тын  океанның органик дөньясы бик бай. Тропик һәм субтропик зоналарда  Азия һәм Австралия яр буйлары коралл рифлары һәм  суүсемнәргә   бай.

 

 Эндемиклардан  моллюск наутилусларны   атарга була. Иң зурһәм авырлыгы 250 кг булган  моллюск – тридакна яши.

 

Тын океанның төньяк  диңгезләрендә  4 мең төр хайван  ( шулардан 800 төр балык),  көнбатышның тропик диңгезләрендә  40-50 мең төр  (2000 төр балык).  Тын океан фаунасында барысы   100 меңгә якын хайван төре исәпләнә. 100 мең төрнең  3 меңе балыклар, аларның 75 % эндемиклар.

 

 

 

Тын  океан дөньяда тотыла торган балыкның яртысын бирә:

 

сельдь, анчоуслар, скумбрия,  сардина, диңгез алабугасы,  тунец, камбала, треска, лосось  һәм сайра.  Тотымның бер өлешен төрле  моллюсклар , кальмарлар, камчатка  кысласы, омарлар , креветкалар,  диңгез мәчеләре һәм суүсемнәр – ламинария алып тора.

 

 

 

Ламинария- видео.

 

 

 

 

 

7. Хуҗалык эшчәнлеге”- 6 укучы сөйли.

 

Слайд №27,28,29

 

 

 

Тын океан яр буйларында 50 дән  артык дәүләт урнашкан. Океанның  табигый байлыкларын файдалану борынгы заманнардан ук башланган.Бөтен дөньяда тотыла торган балыкның яртысы шушы океаннга туры килә.Япониядә диңгез төбендә моллюсклар үрчетәләр, суүсемнәр үстерәләр.

 

  Тын океан төбендә  төрле  минерал чыганаклар күп. Монда  титан, цирконий, сирәк металлар скандий, лантаноидлар  табыла. Корыч кою өчен әзер тимер-марканец рудалары табылды.

 

 Шельфта   нефть , газ, алтын, кургаш,фосфоритлар  һәм полиметалл чыгарыла.  Диңгез суыннан  тоз һәм башка химик матдәләр алалар.

 

Океан аша әһәмиятле диңгез юллары уза, трассалар гаять озын.

 

 

 

 

 

 

 

8.”Табигатьне саклау проблемалары”-  укытучы сөйли.

 

Слайд №30

 

Тын океанга ел саен  9 млн. т промышленность калдыгы түгелә.Океан  нефть,авыр металлар, пестицидлар,

 

радиоизотоплар белән  нык пычрана.  Хәзерге вакытта океанның табигатен саклау буенча эш алып барыла.

 

 

 

IV. Практикум.

 

Слайд №31

 

 

 

l  Дәфтәрдә эш

 

1.      План буенча Тын океанның географик урынына характеристика бирергә (313 бит).

 

         1……………….

 

         2……………….

 

         3……………….

 

2. Контур карталарда эш.

 

а)  Номенклатураны төшерергә.

 

 

 

 V. Яңа материалны ныгыту.

 

 

 

Тест .

 

1 вариант.

 

 

 

 1.Кайсы океанның мәйданы иң кечкенәсе?

 

А)  Тын   Б) Һинд   В) Т. Боз

 

2. Кайсы океан 4 материк ярын юа?

 

А)  Атлантик  Б) Тын    В) Т. Боз

 

3. Тын океандагы агым:

 

А)  Перуан  Б) Гольфстрим   В) Лабрадор

 

4. Кайсы океанның Т.Боз океаны белән бәйләнеше юк?

 

А)  Тын   Б) Һинд   В) Атлантик

 

5. Барлык  климат поясларында да ятучы океан?

 

 А)  Тын   Б) Һинд   В) Атлантик

 

 

 

Тест .

 

2 вариант.

 

 

 

 1.Иң нык пычранган океан?

 

А)  Тын   Б) Һинд   В) Т. Боз

 

2. Бермуд өчпочмагы кайсы океанда?

 

А)  Атлантик  Б) Тын    В) Т. Боз

 

3. Кайсы  агым –җылы?

 

А)  Перуан  Б) Гольфстрим   В) Лабрадор

 

4. Мадагаскар утравы кайсы океанда?

 

А)  Тын   Б) Һинд   В) Атлантик

 

5. Магеллан исем биргән океан?

 

 А)  Тын   Б) Һинд   В) Атлантик

 

 

 

Җаваплар :     1в.  ВААБВ

 

                        2в.   ААББА

 

 

 

VI. Йомгаклау.

 

 Слайд  № 33.

 

l  Тын океан турында нәрсәләр истә калды?

 

 

 

VII. Өй эше.

 

Слайд №34

 

       § 17 -укырга;  сорауларга-җавап;

 

       Номенклатура (диңгез, утрау,рельеф )- контур картага төшереп бетерергә, картадан күрсәтә белергә  .

 

 

 

Автор
Дата добавления 21.11.2014
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров427
Номер материала 141934
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх