Инфоурок Классному руководителю КонспектыУрок по произведению Т.Миннуллина

Урок по произведению Т.Миннуллина

Скачать материал

Сыйныфтан тыш уку дәресе (6 нчы сыйныф ) 

Тема: Т.Миңнуллин “ Авыл эте Акбай “

Максат :чорыбызның күренекле драматургы иҗаты белән танышу ; образларның эш-хәрәкәтен 

               күзәтеп , аларга бәя бирү, пьесаның төп идеясен ачыклау ;

               сөйләм теле үстерү , сәнгатьле сөйләү һәм сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү ;

               дуслык хисләре тәрбияләү , язучы иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Белем чыганагы : китаплар , өстәмә материаллар , компьютер , слайдлар .

Дәрес формасы : дәрес –телетапшыру

Дәрес тибы : класстан тыш уку

Яңа технологияләр : информацион- коммуникатив технологияләр , иҗади үсеш технологиясе 

                                                           Дәрес барышы 

I.  Башлам.

Укытучы. Хәерле көн , хөрмәтле тамашачылар ! “Әдәбият дөньясында “ тапшыруын башлыйбыз . Чираттагы тапшыруыбыз хәзерге татар драматургиясенең күренекле әдибе Туфан Миңнуллин һәм аның “ Авыл эте Акбай “ әсәренә  багышлана . Башта студиябез кунаклары белән таныштырып үтим .

    Бүген бездә кунакта :

биограф  - Шәехова Айгөл Фирдәвес кызы

 әдәбият белгече – Баһаветдинова Алинә Вәсил кызы

тәнкыйтьче  - Галиев Рифат Миндар улы    

“Мәйдан” журналы мөхәррире - Әхмәтҗанова Алия Фидаил кызы

тел белгече – Дистанов Мансур Мансур улы

җырчы – Ильясова Зөлфирә Зәйнулла кызы

хәбәрчебез – Фәттахов Илсур Азат улы

һәм  Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең “Тургай” драма түгәрәге артистлары .

 

 II. Төп өлеш.

1.Әдипнең тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге белән таныштыру 

Укытучы ( алып баручы ). Үзенең исеме һәм иҗаты белән милли тарихтан , үзен тудырган халыкның барлык мәдәни мирасларыннан аерып карап булмый торган язучылар бар . Халкыбызның гасырлар аша килгән иҗади талантын үзенең үлемсез әсәрләрендә чагылдырган әдип Т. Миңнуллин - әнә шундыйларның бересе . Менә дүрт дистә елдан артык инде ул милли сәхнәне тота , аны өр-яңа образлар белән баета . Әдәбиятыбызда Г.Исхакый  һәм Г.Камал , К.Тинчурин һәм Н.Исәнбәтләр традицияләрен дәвам иттерүче  күренекле драматург  Т. Миңнуллин  нинди тормыш юлы үткән соң ? Айгөл Фирдәвесовна  , бу сорау белән сезгә мөрәҗәгать итәбез . 

                                                     (  Экранда слайд чыга. Тормыш баскычлары .  ) 

Биограф . Туфан Миңнулла улы Миңнуллин  - күренекле драматург һәм прозаик , җәмәгать эшлеклесе . Ул 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы  районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә . Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ,төрле урыннарда хисапчы , бухгалтер хезмәтен башкара . 1956-1961 елларда Мәскәүдәге М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесынңда укый . Аны тәмамлаганнан соң Минзәлә драма театрында , Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшләп ала . Соңыннан Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир , “Чаян “ журналында бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.1968 елдан – профессиональ язучы . 1975 – 1977 елларда Мәскәүдәге Югары курсларда  укый . 1984-1989 елларда ул Татарстан Язучылар берлеген җитәкли. 1995 елдан бирле ул - Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Хәзерге көндә Казанда яши. 

Укытучы. Хәзер “Мәйдан” журналы редакторына сүз бирәсем килә. “Мәйдан” журналының һәр саны татар дөньясында танылган шәхесләргә багышлана. Алия Фидаилевна ,Т.Миңнуллинга багышланган саны турында ни әйтә аласыз? 

                                                    ( Экранда слайд.”Мәйдан” журналы материаллары. 2005ел, №8 )                                                         

Мөхәррир:Чаллы шәһәрендә чыгучы “Мәйдан” журналының 2005 елның 8 нче саны күренекле драматург, актив җәмәгать эшлеклесе Т.Миңнуллин иҗатына багышлана. Әлеге санда аның тормыш юлы, иҗаты, шәхси тормышы турында шактый мәгълүмат бирелә.  Аның гаиләсе турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә . Улында әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисе Габдулла абыйның  тәэсире зур була . Ул Казанда туа , Гафур Коләхмәтовтан белем ала . Габдулла агай үзе дә шигырьләр язган . Әнисе Халисә апа гаиләдә 7 ир бала уртасында бер кыз бала булып үсә . Шуңамы , ирләр холкына  , ирләр тәвәкәллегенә ия кеше була . Туфан Миңнуллинның тормыш иптәше – Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының танылган артисты – Нәҗибә Ихсанова . Кызлары - Әлфия , оныклары – Диләрә , Динар .

  (Слайдларда сөйләнгәннәргә карата рәсемнәр күрсәтелә ) 

Укытучы . 60 нчы елларда әдәбиятка килгән әдип татар драматургиясендә әйдәп баручы драматург буларак танылды . Һәр әдип  үзенчәлекле иҗат юлына ия . Алинә  Вәсиловна , Туфан абыйның иҗат юлы белән таныштырсагыз иде .Ул ничек күренекле драматург  булып танылган ?

                                                                           (Слайд.Иҗат юлы.  ) 

Әдәбият белгече. Әдәби иҗат белән ул Мәскәүдә укыганда шөгыльләнә башлый . Баштарак ул юмористик хикәяләр , кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре язса , бераздан зурлар өчен чорның иң мөһим мәсьәләләрен күтәргән драмалар иҗат итә башлый .Аның оста  каләме белән кырыктан артык драма һәм комедияләр ,балалар өчен дистәләрчә пьсалар иҗат ителгән. Әсәрләре бүген дә Татар дәүләт академия театры , К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия , Әлмәт, Минзәлә , Чаллы театрлары сәхнәләрендә гөрләп бара . “ Әлдермештән Әлмәндәр “ , “Ай булмаса , йолдыз бар” , “Диләфрүзгә дүрт кияү”  кебек әсәрләре  татар сәхнәләрендә генә түгел , рус театры сәхнәләрендә  дә зур уңыш казанды . 

Укытучы . Т.Миңнуллин зурлар өчен генә иҗат итми бит әле . 

Әдәбият белгече .Әйе , ул -  балалар драматургиясе үсешенә дә үзеннән зур өлеш керткән язучы .Аның “Азат” , “Гафият турында әкият” , “Айга сәяхәт” ,  “ Кәрлә - мәктәп баласы “ , авыл эте акбай турында пьесалар циклы: “Авыл эте Акбай”, “Акбай һәм сарык малае” , “Акбай , Тәмлетамак һәм этбүреләр” , “Акбай һәм Кыш бабай” һ.б. әсәрләре республиканың курчак һәм драма театрлары репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән саналалар . 

Укытучы. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен нинди мактаулы исемнәргә лаек була ? 

Әдәбият белгече . Т.Миңнуллин – Татарстан Республикасының  Һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе , Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге , Татарстанның Г.Тукай , М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре  лауреаты . 

2.Әсәргә анализ. 

Укытучы . Хәзер исә  әдипнең “Авыл эте Акбай” әсәре турында сөйләшүгә күчик . Жанры ягыннан ул – комедия . Комедия ул – иҗтимагый тормыштагы яки көнкүрештәге күренешләрдән көлеп , кеше характерының көлкеле якларын күрсәтүче сәхнә әсәре . Драма әсәрләренең төп үзенчәлекләренең берсе  - аларның көчле конфликтка нигезләнүе . Әсәрдә каршылык нинди соң ? 

 Әдәбият белгече . Әдәбият теориясенә нигезләнеп , бу пьесаны “тормыш-көнкүреш” драмасына кертеп булыр иде . Конфликтка килгәндә , биредә ул катлаулы  : беренчесе – йорт эчендә, ягъни Акбай һәм Тәмлетамак каршылыгы , икенчесе – йорттан тыш – шәһәр этләре , урман хайваннары арасында . Һәр ике конфликтта да мәгънәле фикер ята . 

Укытучы. Рифат Миндарович , сез ничек уйлыйсыз, әсәрнең идеясе нинди ? 

Тәнкыйтьче . Шуны да әйтеп үтәргә кирәк : әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр күптөрле . Алар балаларга гына түгел , турыдан-туры өлкәннәр тормышына карый . Димәк , язучы балалар әдәбиятында зурларны тәрбияләргә алына . Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән соң ? Тормыш гел каршылыклардан , бәхәс-көрәшләрдән тора. Анда үз урыныңны табып , дөрес яшәү өчен , салкын акыл , ихтыяр көче , тугры дуслар  кирәк . Аның нигезе бала чакта туган җиреңдә салына . 

Укытучы . 2000 елның февралендә Казанда белемне күтәрү курсларында укыган вакытта без  Т.Миңнуллин белән очрашу уздырдык . Көр тавышлы , ачык чырайлы , шаян һәм тапкыр , урынына карап җитди һәм кырыс була алган әдип белән очрашу бүген дә күңелемдә саклана . Яхшы хәтерлим , арабыздан берәү мондый сорау биргән иде : “Туфан абый , “Авыл эте Акбай “ әсәре этләр турындамы ,әллә кешеләр турындамы ? “ Бу сорауга ул :”Әлбәттә , кешеләр турында, “ – дип җавап бирде . Рифат Миндарович , сез ничек уйлыйсыз, ни өчен автор йорт хайваннарына һәм шәһәрдәге йортсыз-җирсез эт һәм мәчеләргә мөрәҗәгать итте икән ? 

Тәнкыйтьче . Әсәрдә төрле проблемалар хайваннар тормышына күчерелеп бирелә . Алар балаларга яшьтән үк таныш геройлар .  Алар барысы да җанландырылып бирелә .

зләренә хас сыйфатлар белән сурәтләнгән  хайваннар аша авто фикере , ягъни идея , җиңелрәк кабул ителә . Шуңа күрә авторның төп геройлары  - этләр һәм мәчеләр . 

Укытучы.Әсәрдә без этбүреләрне дә очратабыз. Автор алар аша нәрсә әйтергә теләгән ? 

Тәнкыйтьче . Алар турында Бүре менә нәрсә ди : “Урманнарга шәһәрдәге этләр ияләште . Ана этләр ата бүреләрнең башларын әйләндерәләр .Шуннан туган көчекләр ни эт түгел , ни бүре түгел . Бүренең нәселе корып бара.” Бүре үзенең борчуын Акбайга әйтә . Ә бит табигатьтә һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш , ягъни бүре үз урынында , эт үз урынында кирәк . Әлеге тигезлек бозыла икән , табигатькә зур зыян килә .Бүре шул турыда кисәтә . 

Укытучы . Шулай да әсәрнең төп геройлары – этләр .Безнең хәбәрчебез Фәттахов Илсур алар  турында сюжет әзерләде .Әйдәгез , аны карап үтик .

(Этләр турында тавышы яздырылган сюжет )

Эт - борынгы кеше кулга ияләштергән җан ияләренең тәүгесе . Дөньяда аларның 350 дән төре бар . Сез аларның лайка ,  пудель , такса , колли  һәм дог кебек токымнарын рәсемнәрдә күрәсез . Рекордлар китабында безнең ил этләре бер генә тапкыр искә  алына . Бу иң зур биеклеккә күтәрелгән эт – ясалма иярчен пассажиры Лайка . 1957 елның 3 ноябрендә ул 1609 км биеклеккә күтәрелгән .

      Этләр – безнең якын дусларыбыз .Без аларны тәрбияләргә , яратырга  тиешбез . 

Укытучы . Әсәр турында сөйләшүне дәвам итеп , эт һәм мәчеләрнең кушаматларына да тукталыйк . Аларның кайберләрен Акбай һәм Сарбай  уйлап таба . Кушаматлар , гомумән , нинди мәгънәгә ия соң ? Бу хакта , Мансур Мансурович  , сез ни  әйтерсез ? 

Тел белгече . Гадәттә ,  авторлар геройларына исемне яки кушаматны юктан гына уйлап тапмый. Алар билгеле бер мәгънәгә ия булалар.Әсәр геройларының кушаматлары ни сөйли соң ? Акбай – ак һәм бай сүзләре кушылмасыннан тора . Бу аның күңел дөньясының аклыкка , сафлыкка бай булуы турында сөйли . Телевизордан күреп , шәһәр тормышына кызыккан , берничә тапкыр Акбайны алдаган , шәһәрдә калып бер айдан янә авылга әйләнеп кайткан Тәмлетамакның да кушаматы бик тә мәгънәле .  Актырнак , Муйнак , Дүрткүз кебек кушаматлар этләрнең тышкы билгеләре турында сөйли .Әсәрдәге геройлар турында мәгълүматны таблица рәвешендә китерергә мөмкин . ( Слайд күрсәтелә ) 

 

 

Укытучы. Әйе , чынлап та монда һәр этнең яшәү урыны , токымы , кушаматының мәгънәсе турында шактый мәгълүмат бирелә . Таблицаны гадиләштерсәк , этләр чыгышы ягыннан икегә - авыл һәм шәһәр этләренә бүленә . Авторга   мондый бүленеш нигә кирәк булды икән ? 

Тел белгече .Автор шәһәр белән авыл мохитен чагыштыра .Авыл тормышының әхлаклырак , чистарак булуына басым ясый . 

Укытучы. Таблица белщн танышканнан соң, тагын бер сорау туды. Ни өчен Дүрткүзнең токымы шартлы рәвештә сорау билгесе белән бирелгән? 

Тел белгече.Әсәрдә аның токымы турында хәтта ни акыллы  Сарбай да белми . “ Ә монысы кем? Кем моның әтисе дә ,кем моның әнисе ?”- ди ул Дүрткүз турында . Сарбай үткәне булмаганның киләчәге юк дигән фикердә тора. 

Укытучы .Без тапшыруыбызга Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең “Тургай” драма түгәрәгенә йөрүче укучыларны да чакырдык . Сез узган уку елында “Авыл эте Акбай” әсәреннән өзек белән концертларда чыгыш ясагансыз. Шул рәвешле күпмедер дәрәҗәдә артист тормышы белән таныштыгыз . Ә театр артистлары , теге яки бу рольне башкарыр алдыннан , үзләре уйнаячак рольне өйрәнәләр . Хәзер сүзне сезгә бирәбез . Үзегез башкарган роль , аңа хас сыйфатлар турында нәрсә әйтә аласыз ? Сүзне әсәрнең төп герое Акбайдан башлыйк . 

                                                                    ( Слайд. Без – артистлар ) 

Акбай. Акбай ролен мин башкардым . Бу герой миңа бик ошый . Беренчедән , ул – минем шикелле – чыгышы белән авылдан . Шул ук вакытта көчле рухлы, ышанычлы , сүзендә нык торучы , акыллы , кыю да ул .Бу сыйфатлар,Тәмлетамакка ышанып шәһәргә баргач ,аеруча нык ачыла .Сарбайның авыр тормышы белән танышканнан соң , ул урам этләрен кызгана һәм авылга чакыра . Аның тарафыннан түбәндәге фикер яңгырый:”Без барыбыз да кешеләр кулында .Мәрхәмәтлерәк булсыннар иде .” 

Бульдог. Бульдог ролен мин   башкардым .Авыл эте Акбайдан аермалы буларак , ул – шәһәр эте . Җылы өйдә тәмле ашап , туйганчы йоклап, Акбай әйтмешли , симереп беткән эт. Тәкәббер , мактанчык , дорфа этне Акбай бик тиз акылга утырта .

Сарбай . Сарбай ролен  мин уйнадым  . Ул да кайчандыр авыл эте булган . Шуңамы , Акбай шикелле , әсәрдә “аксакал “ ролендә . Ул электән урнашкан гореф-гадәтләрне саклый , дус-тату , сәламәт яшәү рәвешенә чакыра .Мине аеруча аның: “Кешеләрне акыллы , диләр , акыллы булгач , нигә алай эшлиләр ?” дигән сүзләре тетрәндерде . 

Актырнак . Актырнак ролен мин   башкардым . Ул үзенең овчарка нәселеннән булуы белән горурлана. Гадәттә Муйнак белән икесе арасында фикерләр каршылыгы туа . Дүрткүз турында кайгыртучанлыгы ошады . 

Актүш .Мин  Актүш ролен   башкардым . Актүш , урам эте булса да , тыныч , сүз тыңлаучан , бераз куркак . 

Муйнак . Мин   Муйнак ролен башкардым . Ул – колли нәселеннән.Тиз кабынучан , эш-гамәлләре күбрәк хискә буйсына . Иң яратмаган эте – Бульдог . Кирәк чагында үзен яклый да ала . 

Дүрткүз. Дүрткүз  ролен мин башкардым .  Ул әле көчек кенә . Күп нәрсәне сабыйларча аңлый . Кешеләр турында начар уйламый . 

Укытучы. Үз ролегезне бик яратып , аңлап башкаруыгыз күренеп тора. Шулай да арагызда героегызның теге яки бу сыйфатын ошатып бетермәүчеләр бармы ? Булса , ни өчен икәнен аңлатып та бирегез. Кем җавап бирә ? 

Бульдог.Миңа Бульдогның сөйләшүе бер дә ошамый. Ул башкаларны кимсетә торган сүзләр әйтә.Сәхнәдә иптәшләремә “Селәгәй”,”өтек” кебек сүзләрне әйтәсем  килмәде. Әмма ролең шундый булгач , әйтергә туры килә. 

Укытучы.Әсәрдә тагын бер тискәре герой бар.Ул кем һәм нинди сыйфатларга ия ? 

Укучы. 

Укытучы. Артистлар , гадәттә , үз геройларын гына өйрәнеп калмыйча . әсәрнең эчтәлеген дә яхшы беләләр . Сораулар биреп , сезне дә сынап карыйк әле . Кем сорауларга дөрес җавап бирә , шул иң зирәк укучы булып танылыр .

1.       Шәһәргә килгәч , исемен үзгәртеп шәһәрләшмәкче була . Ул кем ? ( Кэтти )

2.       “Шәһәр көчеге рәтле эт булыр дисеңсе ? Бөтенегезне бозып бетерер, “ _ дип кайсы герой әйтә? (Бүре )

3.       Рәхәтлектә яшәүче назлы , иркә эт. Үз ирке белән яши алмый . (Чарли )

4.       Йолкынган , бер аяксыз , бер күзсез , койрыксыз эт. ( Сарбай )

5.       Акбай шәһәрдән авылга алып кайткан эт  (Дүрткүз)

6.       “Юкны мырылдама . Кешеләрнең бөтенесе дә андый түгел .Безнең хуҗа да , хатыны , малайлары – кызлары да менә дигән . “ Бу сүзләрне әйтүче . (Акбай )

 

Укытучы. Сез барыгыз да эчтәлекне яхшы беләсез икән . Иң зирәк укучыны да билгеләп булмый хәтта . Бу очракта “дуслык җиңде” дияргә генә кала . Концерт кую , репетицияләргә йөрү дуслык мөнәсәбәтләрен тагы да ныгыттымы әллә ? 

Динара . Әйе , безнең арадагы дуслык тагы да ныгыды . Иң мөһиме шул: бер-беребез өчен кайгыра да ,шатлана да белергә өйрәндек . Гомумән , әсәрнең үзендә дә “Дуслык , бергәлек кирәк !”дигән фикер уздырыла . Драматург әсәре белән болай эндәшә кебек : “Тәмлетамак кебек җиңел фикерле булмагыз.Акбай кебек ярдәмчел булыгыз . Тормышта таянырдай дусларың булсын, шул вакытта гына теләгегезгә ирешерсең”. 

Укытучы .Тапшыруыбызда җырчы Зөлфирә Ильясова да катнаша .Сезнең репертуарыгыз дуслык турындагы җырларның булуы белән аерылып тора . Чын дуслар нинди була ? Балаларга нинди киңәш бирер идегез ? 

Җырчы.  Чын дус нинди була соң ? Беренчедән , ул акыллы , гүзәл әхлаклы булырга тиеш . Шул очракта гына ул сине яхшылыкка өнди. Шулай ук динле-ышанычлы , сүзендә торучан булсын. Чөнки ышанычсыз кешедән һәртөрле усаллыкны көтәргә була . Сер саклый белү  дә -  дусны бизи торган сыйфат , минемчә. 

Укытучы . Дусларны сайлаганда,  балалар сез әйткәннәрне истә тотарлар дип уйлыйм . Киңәшләрегез өчен рәхмәт . Ә хәзер сезнең башкаруыгызда дуслык турында җыр тыңлыйк . 

                                                                                      (ҖЫР) 

Укытучы . Рәхмәт.  Хәзер яшь артистларыбызга сүз бирик . Алар безгә “Авыл эте Акбай “ әсәреннән өзек уйнап күрсәтерләр .

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по произведению Т.Миннуллина"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Урок изучения произведения Туфана Миннуллина "Авыл эте Акбай". Урок сопровождается презентацией. В каждом этапе урока приготовлены интересные задания. Большое внимание направлено на развитие творческих способностей учеников. Тип урока: урок изучения нового материала Метод обучения: частично — поисковый; объяснительно – иллюстративный, репродуктивный. Учащиеся, получив перспективное домашнее задание, организовали исследовательскую работу в микрогруппах.Особое место уделяется развитию творческих способностей самих учащихся в процессе подготовки к уроку.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 651 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.01.2015 2347
    • DOCX 29.1 кбайт
    • 24 скачивания
    • Рейтинг: 2 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайхутдинова Альфия Билаловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шайхутдинова Альфия Билаловна
    Шайхутдинова Альфия Билаловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 3676
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 367 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 283 человека

Мини-курс

Основы духовно-нравственной культуры народов России: особенности преподавания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Созависимые отношения и способы их преодоления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек