114530
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыУрок по татарской литературе "Фатих Хөсни иҗаты"

Урок по татарской литературе "Фатих Хөсни иҗаты"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.







Тема: Фатих Хөсни иҗаты. “ Йөзек кашы” повесте.






Максатлар:

  1. Укучыларны Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

  2. Йөзек кашы” повестенең I һәм II бүлекләрен уку, сорауларга җавап бирү.

  3. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.



Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату.


Меторд һәм алымнар: Укытучы сүзе, текст белән эшләү, әсәргә анализ ясау.


Җиһазлау:

  1. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7нче с-фы өчен дәреслек-хрестоматия/ Ф.М. Хатипов, Ф.Г. Галимуллин. – Үзгәртелгән 4нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 28б. рәс. б-н, 138-148нче битләр.

  2. Слайдлар.

  3. Интерактив такта, компьютер.


Дәрес планы.


  1. Оештыру өлеше.

  1. Укучылар белән исәнләшү.

  2. Сыйныфта дежур укучыны билгеләү.

  3. Уңай психологик халәт тудыру.


  1. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. Укучыларны яңа тема белән таныштыру.


  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Дәреслеккә нигезләнеп Ф. Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

  2. Дәфтәрләрдә хронологик таблица төзү.

  3. Йөзек кашы” повесте (I һәм II бүлекләр) өстендә эш.


  • Хикәяне уку.

  • Әсәрдә нинди геройлар катнаша?

  • Айдар белән Госман холкындагы аермалыкларны күрсәтегез?

  • Айдар бары тик уңай сыйфатларга гына ияме?

  • Вәсилә Айдарны бер күрүдә үк ошатамы? Җавабыгызны дәлилләгез.

  • Әсәрлә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

  • Сабан туй нинди бәйрәм ул? Кайчан үткәрелгән?

  • Сезнең ат чабышында катнашканыгыз бармы?



  1. Йомгаклау.

  1. Бүген дәрестә нинди язучы белән таныштык?

  2. Әлеге язучы турында ниләр әйтә аласыз?

  3. Авторның нинди әсәре белән таныштык?

  4. Билгеләр кую.


  1. Өй эше.

  1. Йөзек кашы” повестенең III һәм IV бүлекләрен укырга, эчтәлеген белергә. 148-154 битләр.



Дәрес конспекты.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучылар: Исәнмесез.

У: Хәлләрегез ничек?

у: Яхшы.

У: Бүген дәрестә кем дежур?

у: Бүген дәрестә мин дежур. Дәрестә барыбыз да бар.

У: Рәхмәт, Лилия. Утырыгыз.


  1. Актуальләштерү.

У: Укучылар, үткән дәрестә “Ана – бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга?” дигән темага иҗади эш эшләгән идегез. Аның билгеләрен экраннарда күрәсез.






  1. Яңа тема аңлату.

У: Укучылар, бүген без сезнең белән әдәбиятыбызның күренекле язучысы Фатих Хөсни иҗаты белән танышырбыз. Аны икенче төрле әдәбиятыбызның Йөзек кашы дип тә атап йөртәләр.

Фатих Хөснитдин улы Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Сибгать Хәким кебек Фатих Хөснинең дә балачагы авырлык белән үтә. 1921 елгы ачлыкта әнисе үлә.

1924 елда укырга керү нияте белән Казанга килә. Яланаяк, ашарына булмый. Кешедән кешегә йөреп ике ай көн күрә. Базарда бер авылдашын очратып аңа кунарга кайта. Киткәндә авылдашы аңа үкчәле сара ботинкалар биреп озата. Ниһаять 16 яшендә Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпнең 5 сыйныфына укырга керә. Ул бу мәктәптә бик ояла, чөнки башка балалар аның биленнән генә булалар. Ул 1929 елда гына, ягъни 21 яшендә, урта мәктәпне тамамлый.

1933 елда Ф. Хөсни Казан финанс-икътисад институнын тәмамлап, югары белемле икътисадчы була. 1933 елда армиягә алына.

Мәктәптә, институтта уыганда һәм армия хезмәтендә шигырьләр, хикәяләр яза. Сугышка кадәр үк инде аның берничә хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

Фатих Хөснинең язучы булып танылуы “ Йөзек кашы” повестен (1942) иҗат иткәч була. Әлеге әсәрен ул үзе дә ярата, китап укучылар белән очрашулар вакытында озын-озын өзекләрен яттан сөйләгән. Повесть үзбәк, рус, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителде. Илгиз Зәйниев тарафыннан “ Йөзек кашы” пьессага үзгәртелеп режиссер Лилия Әхмәтова куелышында Галиәскәр Камал сәхнәсендә күрсәтелде.

Бөек Ватан сугышында Фатих Хөсни фронтта газета чыгару хезмәтендә була, бу чорда күп кенә хикәяләр дә иҗат итә. Ф. Хөснинең аеруча нәтиҗәле иҗат иткән вакыты илленче- алтмышынчы елларга туры килә. Аның “ Җәй башы” ( 1950), “ Авыл өстендә йолдызлар” (1952-1953), “ Җәяүле кеше сукмагы” (1957), “ Утызынчы ел” (1958-1962) һәм башка әсәрләрен укучылар бик яратып укый.

Фатих Хөснигә 1972 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Ул әдәбиятны үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен илебезнең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев Указы белән аңа “ Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелде.

Ул озакка сузылган авыруыннан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнә.

Укучылар, әйдәгез хәзер дәфтәрләрегезне ачып бугенге числоны, сыйныф эше һәм теманы язып куегыз.

Тема: Фатих Хөсни иҗаты. “ Йөзек кашы” повестен анализлау.

Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча хронологик таблица төзеп языйк. ( Слайд).

Язып бетердегезме?

у: әйе.

У: Бик әйбәт. Укучылар, Ф. Хөснинең биографиясен өегездә тагын бер кат укырсыз. Ул дәреслегебездә 138-139 нчы битләрдә бирелгән.


Укучылар, бүген без Фатих Хөснинең “ Йөзек кашы” повесте белән танышуны башларбыз, ә икенче дәрестә дәвам итәрбез.

Дәреслекләребенең 139 нчы битен ачыгыз әле. Әйдәгез, әсәрне укый башлыйк. Игътибар белән тыңлап утырыгыз, дәрес ахырында сораулар бирәчәкмен. ( I һәм II бүлекләрне уку)

У: Яхшы, укучылар, әсәрдә нинди геройлар катнаша?

у: Әсәрдә Айдар, Госман, Исмәгыйль абзый һәм аның кызы Вәсилә катнаша.

У: Әйе, дөрес. Рәхмәт, утыр.

Айдар белән Госман холкындагы аермалыкларны күрсәтеге?

у: Айдар – төп герой. Ул – гади авыл малае, матурлыкны күрә, аңлый белә.

Госман – Айдарның дусты булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп көнләшә, аңа ниндидә булса начарлык эшләми калмый. Айдарга “ кыз алманы сиңа атмады” дип бәхәсләшә. Аннан Сабантуйда атына сугып аны артта калдырмакчы була. Ул – ямьсез күңелле егет, булдыксыз, бәхетсез.

У: Молодец!

Айдар бары уңай сыйфатларга гына ияме?

у: Юк, ул бик кызып китүчән. Ул Госман Сабантуйда аның атына камчы белән суккач, ачудан Госманның битенә суга. Бу исә аның гомерлеккә эз булып кала.

У: Әйе, дөрес. Утыр.

Вәсилә Айдарны бер күрүдә үк ошатамы? Җавабыгызны дәлилләгез.

у: Вәсилә әтисе белән алма сатарга килгәч Айдарны күреп ала һәм аңа иң зур, матур алманы сайлап ыргыта. Икенче тапкыр Сабантуйдан соң күрешкәч ул Айдарның үзләрендә калуын сорый.

У: Дөрес, молодец.

Әсәрдә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

у: Әсәрдә Сабан туе сурәтләнә.

У: Дөрес. Сабан туй нинди бәйрәм ул һәм кайчан үткәрелә?

у: Сабан туй борынгы, меңеллык тарихка ия бәйрәм . Элек Сабан туйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итсәләр, хәзер инде – июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрәләр. Сабан туйга гадәтте алдан бүләк җыйганнар. Гармуннар белән, яшь кызлар һәм егетләр җырлый-җырлый авылның бер очыннан икенче очына төшеп сөлгеләр, яулыклар, чиккән әйберләр җыйганнар.Бу йола кайбер авылларда бүгендә бар. Монда махсус такмаклар да әйтелгән. Мәсәлән:

Атлар иярләдеңме?

Тайлар йөгәнләдеңме?

Сабан туе җитә диеп,

Бүләк әзерләдеңме?

У: Молодец!

Укучылар, ә хәзер экранга карагыз әле.( Слайд) Мин сезгә әйтеп киттем “ Йөзек кашы” сәхнәләштерелеп Камал театрында күрсәтелә. Менә монда сез Айдарны, Вәсиләне күрә аласыз.


  1. Йомгаклау.

У: Укучылар, бүген без дәрестә нинди язучы белән таныштык?

у: Бүген без әдәбиятыбызның күренекле язучысы Фатих Хөсни белән таныштык.

У: Әлеге язучы турында ниләр әйтә аласыз?

у: Ф. Хөсни Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Аннары Казанда М. Вахитов исемендәге 5 сыйныфына керә.

У: Молодцы, укучылар! Күп кенә мәгълүматларны исегездә калдыргансыз.

Авторның нинди әсәре белән таныштык?

у: Бүген без Фатих Хөснинең “ Йөзек кашы” әсәре белән таныштык.

У: Яхшы, укучылар. Бүгенгә билгеләр.

  1. Өй эше.

У: Укучылар, өйегездә III-IV бүлекләрне укыйсыз, икенче дәрестә эчтәлеген сорыйм. (148-154 б) Өйгә эш аңлашылдымы?

у: әйе.

У: Сорауларыгыз булмаса, дәрес бетте. Сау булыгыз.



Краткое описание документа:

I.                   Яңа тема аңлату.

У:  Укучылар, бүген без сезнең белән әдәбиятыбызның күренекле язучысы Фатих Хөсни иҗаты белән танышырбыз. Аны икенче төрле әдәбиятыбызның Йөзек кашы дип тә атап йөртәләр.

 

   Фатих Хөснитдин улы Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Сибгать Хәким кебек Фатих Хөснинең дә балачагы авырлык белән үтә. 1921 елгы ачлыкта әнисе үлә.

Общая информация

Номер материала: 181673

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование мотивации учебной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания в начальных классах компенсирующего и коррекционно-развивающего вида»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.