Скачивание материала началось

Предлагаем Вам установить расширение «Инфоурок» для удобного поиска материалов:

ПЕРЕЙТИ К УСТАНОВКЕ
1018482
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок татарского языка. Гаилә әгъзаларының нишләвен әйтү

Урок татарского языка. Гаилә әгъзаларының нишләвен әйтү

библиотека
материалов

Открытый урок татарского языка в 1 классе (для русскоязычных детей)


Тема: Безнең гаилә. Гаилә әгъзаларының нишләвен әйтү

 Максат:

  • 1.Укучыларны гаилә турында сөйләргә өйрәтү.

  • 2. Балаларның тыңлау, аңлап  уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Тыңлаганда укучыларның игътибарларын тупларга, ихтыяри көчәнеш ясарга өйрәтү. Авазларны дөрес әйтеп, аңлап укуларына ирешү

  • 3. Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен ачыклау, оста аралашуга омтылыш уяту. Рус һәм татар гаиләләрендә уртак кыйммәтлекләрнең барлыгын күрсәтү.

Җиһазлау: презентация,интерактив такта, аудиоязма, компьютер.

Методлар:  репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: сорау - җавап, аудирование,  сәнгатьле уку, тәрҗемә итү,слайдлар белән эшләү, әңгәмә, парлап эшләү, иҗади эш.

Дәреснең төре: катнаш

   Дәрес барышы:

 1. Оештыру моменты.

Учитель: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Бер-берсе белән исәнләшәләр.

Учитель: Хәлләрегез ничек?

Дети: Исәнмесез, укытучы апа! Хәерле көн! Рәхмәт, яхшы.

Дежур укучы белән әңгәмә.


2. Белемнәрне актуальләштерү.

1) -Балалар, без дәресләрдә кемнәр турында сөйләштек? (1 слайд)

-Бүген дә сүзебез гаилә турында булыр.

2) -Әйдәгез әле лексиканы кабатлыйк. (2 слайд)


2. -Язабыз. Әти, әни, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел.

-Тикшерәбез, проверяем. (3 Слайд)


3. Бармаклар өчен физкульминутка.(4 слайд)


Бу бармагым - бабай

Бу бармагым - әби

Бу бармагым - әти

Бу бармагым - әни

Бу бармагым - кыз

Аның исеме ничек?


Аның исеме Алия.

4. Текст өстендә эш

-уку (5 сл)

-сорауларга җавап бирәбез (6 сл)


5. Китап буенча эш

-Кем нишли? (с.63)


6. Рәсем буенча эш (7 сл)


1.сорауларга җавап бирү


-Балалар, бу нәрсә?

-Бу - гаилә.

-Гаилә нинди?

- Гаилә зур, дус.

- Гаиләдә ничә кеше?

- Бабай нишли?

- Бабай телевизор карый.

-Әби нишли?

- Әби шарф бәйли.

-Әти нишли?

-Әти хат яза.

-Сеңлем нишли?

-Сеңлем дәрес әзерли.

-Энем нишли?

- Энем уйный.


(Несколько учеников составляют связный рассказ по рисунку)

2. Тест эшләү (8 слайд)


7. Фонетик зарядка (хором).


Ни-ни-ни

Бу минем әни

ти-ти-ти

Бу минем әти

бай-бай-бай

Бу минем бабай

ңел-ңел-ңел

Бу минем сеңел

нем-нем-нем

Бу минем энем

ам- ам-ам

Бу минем апам

бый-бый-бый

Бу минем абый.


8. Физминутка. (9 слайд)

Тыпыр-тыпыр биергә аякларым бар минем,

Чәбәк-чәбәк итәргә кулларым да бар минем.


Тыпыр-тыпыр биергә аякларың бар синең,

Чәбәк-чәбәк итәргә кулларың да бар синең.


Тыпыр-тыпыр биергә аяклары бар аның,

Чәбәк-чәбәк итәргә куллары да бар аның.



9. Монологик сөйләм

-Үзләренең гаилә әгъзалары турында сөйлиләр


10. Йомгаклау

Учитель: Ребята, а вы любите своих мам, пап? Как вы об этом скажете по-татарски? (Повторяют).

- Мин әниемне яратам.

- Мин әтиемне яратам.

- Син әниеңне яратасыңмы?

- Әтиеңне яратасыңмы?

Учитель: Балалар, әти-әниләрегезне яратыгыз, булышыгыз, хөрмәт итегез!

Ребята, любите свою семью, своих мам, пап, уважайте их и помогайте им. И со своими друзьями живите одной семьёй.


11. Шигырь уку. Ш.Маннур. “Яратам”

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Яратам мәктәбемне,

Укытучы апамны

Дустымны, иптәшемне,

Уйнап йөргән бакчамны.

(Шигырь буенча әңгәмә)


12. Мультфильм карау «Кышкы кич»

(Мультфильм буенча әңгәмә)

Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз!







Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Открытый урок татарского языка в 1 классе (для русскоязычных детей)

 

Тема:  Безнең гаилә. Гаилә әгъзаларының нишләвен әйтү

 Максат:

·                   1.Укучыларны гаилә турында сөйләргә өйрәтү.

·                   2. Балаларның тыңлау, аңлап  уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Тыңлаганда укучыларның игътибарларын тупларга, ихтыяри көчәнеш ясарга өйрәтү. Авазларны дөрес әйтеп, аңлап укуларына ирешү

·                   3. Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен ачыклау, оста аралашуга омтылыш уяту. Рус һәм татар гаиләләрендә уртак кыйммәтлекләрнең барлыгын күрсәтү.

Җиһазлау: презентация,интерактив такта, аудиоязма, компьютер.

Методлар:  репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: сорау - җавап, аудирование,  сәнгатьле уку, тәрҗемә итү,слайдлар белән эшләү, әңгәмә, парлап эшләү, иҗади эш.

Дәреснең төре: катнаш

Общая информация

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.