Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок татарской литературы в 9 классе на тему " Шәриф Камалның " Буранда" хикәясе"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Урок татарской литературы в 9 классе на тему " Шәриф Камалның " Буранда" хикәясе"

библиотека
материалов

Тема: Шәриф Камалның “ Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.


Максат:

1.Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән танышуны дәвам итү;

2.Әсәрдә бирелгән төп мәсьәләләрне билгеләү;

3. Образларга характеристика бирү;

4. Укучыларда әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

Дәреслек, Ш. Камал әсәрләре, Шәриф Камал иҗаты буенча презентация, Шәриф Камал портреты, проектор


Дәрес планы.

  1. Исәнләшү.

  2. Актуальләштерү. Шәриф Камалның тормыш һәм иҗатын искә төшерү.

Тест үткәрү.

  1. Буранда” хикәясе искә төшерелә.

  2. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

А) Сүзлек өстендә эш.

Б) Хикәядәге образлар өстендә эш. Таблица тутыру

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укучылар белән әңгәмә.

6. Дәресне йомгаклау.

7. Билгеләр кую

8. Өйгә эш. Әниләр турында кечкенә сочинение язып килергә.


Дәреснең барышы.


  • Яхшы чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн телим мин барыгызга да.

Үткән дәрестә без Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Ә хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп үтәбез.

Экранда Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы турында тест бирелгән, шуны үтәп алыйк.

Тест:
1.
Шәриф Kамал ничәнче елда туган?

А)1886

Б)1884

В) 1900

2.Шәриф Камал кайда туган?

А)Мордва Республикасы Пешлә авылында;

Б) Иске Кармәт авылында;

В) Мордва республикасы Сыркыды авылында.

3. “Буранда” әсәре ничәнче елда язылган?

А)1912

Б) 1913

В) 1910
4. Шәриф Kамалның кайсы әсәре балык промыселлары темасына язылган?
а) “ Чит илдә”

Б) “ Акчарлаклар”

В) “Бәхет эзләгәндә”

5. Шәриф камалның беренче хикәясе:

А) “Сулган гөл”;

Б) “ Уяну”;

В) “ Буранда”.

6. Кайсы әсәр Шәриф Камалныкы түгел:

А) “ Мокамай”

Б) “ Матур туганда”

В) “Акчарлаклар”

Укытучы.

- Афәрин, укучылар. Күренекле татар әдибе Шәриф Камалның иҗат һәм тормыш юлын яхшы үзләштергәнсез.

  • Сез язучының “ Буранда” хикәясен укып килдегез. Бу хикәядә нинди вакыйгалар турында сүз бара?

Укучы кыскача “Буранда” хикәясенең эчтәлеген сөйли:

- Мостафа исемле солдат әнисе янына кайтырга ашкына. Ул бергә хезмәттә булган Хөсәен исемле дустына кунарга керә.Мостафаның күңеле боек, ул тизрәк өенә кайтырга ашыга. Көн буранлы булуга карамастан, ашыгып,юлга чыга. Юлда барганда бала чагын, әнисен искә төшерә. Мостафа әнисе белән егерме ел күрешмәгән, ә хәзер тизрәк әнисен күрергә, аңардан гафү үтенергә ашыга.

Укытучы.

- Әйе, укучылар, Мостафа әнисен күрергә ашыга. Ул аны егерме ел күрмәгән. Ә егерме ел элек нинди вакыйгалар булган соң? Шуны искә төшереп алыйк әле.

Укучы:

- Мостафага алты яшьләр булганда, әнисен әтисе өйдән куып чыгара. Үзе яшь хатын ала. Мостафага ул:

Анаң безне сөймәде, иргә китте. Ул сине кыйнарга әйтә икән.. Яшь анаң безне сөя.- дип әйтә. Менә шушы сүзләр Мостафаның күңелендә анасына карата салкынлык һәм нәфрәт хисләре уята. Ул бөтенләй анасыннан бизә.

Ул яшьрәк вакытында:

  • Син минем анам түгел!- ди. Ә хәтта бервакыт ул анасының битенә көл сипкән иде.

Укытучы.

- Ә менә бүген Мостафа әнисе янына ашыга, гафү үтенергә җыена.

Мостафаны авылына илтүче карт аңа, озакламый кайтып җитәбез,анаң бик сөенеп көтә булыр... Сагынган булыр... Дүрт ел бит, ди.

Мостафаның сүзләренә ул:

- Аналар белә.. алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар..- диде.


Ә, хәзер, укучылар, яңа сүзләр белә танышыйк ( Экранда яңа сүзләр язылган):

Җазибәле бер нәфис- үзенә тарта торган көч- сила, притягивающая к себе;

Тәфсыйлатына- нечкәлекләренә- тонкости;

Бизгән- яратмый башлаган- перестал любить

Илтифатсыз- игътибарсыз- невнимательный

Мөгәләмә- мөнәсәбәт-отношение

Дикъкать- игътибар- внимание

Төмсә- томанлы-туманный

Хыял- мечта;

Балавыз- воск;

Сөяль- сорау- вопрос

Дәкыйка- минут- минута.

Дәреслек белән эш: 5 нче бүлекне кычкырып уку.

Эчтәлеге буенча эш:

  1. Үлем өстендә яткан ананың кичерешләре турында сөйләгез. Ул сезгә ничек тәэсир итте?

  2. Ни өчен әсәр “ Тышта буран һаман дулый иде” дип тәмамлана. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

1 нче укучы:

Ана үлем хәлендә ята. Шул хәлендә дә ул үз улын көтә. Һәр минут саен улын сорый, менә - менә Мостафа килеп керер шикелле.

Икенде һәм ахшам арасында тартышып - тартышып елады: гүя аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буена күрешә алмыйлар, кемнәрдер күрештермиләр”. Ана соңгы секундына кадәр улын көтә.

2 нче укучы.

Әсәр “ Тышта буран һаман дулый иде” дип тәмамлана. Мин уйлыйм,

язучы табигать күренеше белән кешенең эчке кичерешләрен оста сурәтли. Мостафа да гомер буе әнисенең бәхиллеген ала алмавына газапланачак, сыкраячак. Аның күңелендә дә гомеренең ахыргы көннәренә кадәр буран уйнаячак бит.


Укытучы. Әйе, укучылар.Бу хикәяне укып чыккач, бик күпләребездә шундый сораулар туа:

  • Рәнҗетмимме икән мин әниемне?

  • Аңа авыр сүзләр әйтмимме?

Шушы хикәяне укып чыккач, без аналарның иң изге, үз баласы өчен өзелеп торучы зат икәнлегенә тагын да инанабыз.

Ә хәзер таблица тутырып алыйк. ( Таблицага Мостафа, ана образына характерлы сыйфатлар язу)


Мостафа

Ана

Солдатта хезмәт иткән.

Ул элек барнәрсәгә дә мыскыл күзе белән караган, әнисен санламаган, аңа ул көл сипкән.

Хәзер ул уйчан, нигәдер сөйләшми. Ул егерме ел күрешмәгән әнисе янына ашыга, аңардан күрсәткән начарлыклары өчен гафү үтенергә җыена.Ләкин ул әнисен исән килеш күрә алмый, аның күңелендә гомерлек үкенеч, җәрәхәт кала.

Хәзерге көндә ана бик каты авырый. Аның хәле бик авыр. Ләкин шуңа карамастан, ул егерме ел күрмәгән улын көтә. Соңгы тапкыр Мостафасын күрәсе, аның белән бәхилләшәсе килә. Кайчандыр аны улы бик нык рәнҗеткән. Ана кеше бик шәфкатьле, ул һәрвакыт баласы өчен өзгәләнә, ул аны ярата.

Балалар, менә без таблицаны тутырдык. Таблицага Мостафа, ана образына хас булган сыйфатларны яздык. Аналарның бөек исемгә лаек зат икәнлегенә тагын да ышандык. Ә хәзер “ Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңлыйк.

-“ Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңлау. Җыр буенча әңгәмә үткәрү.

Укытучы.

Дәресебезне тәмамлап шуны әйтәсе килә:

Ана- Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы.

Бөтен күрке ана булуда... - дип язган Һади Такташ.

Гаиләдә ана - иң изге, иң олы шәхес. “Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кире кайтара алмассың”, “Ана - шәфкать диңгезе” дигән безнең халкыбыз, чөнки аналар - кешелек тоткасы. Ана мәхәббәте - бердәнбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез мәхәббәт.

Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты.

Үзалдыбызга сорау куйыйк: канәгатьме әниләребез бездән, булдыра алганның барын да эшлибезме алар өчен?! Мәдхия җырлыйк аларга без бүген. Һәр кешенең әнисе - “бердәнбер”. Аналарның кадерен белик. Табигать-анабыз һәрберебезне бердәнбер итеп, кабатланмас, уникаль шәхес итеп яраткан, бер-беребезнең кадерен белик. Һәрберебез әниләребез өчен “Бердәнбер” икәнлекне беркайчан да онытмыйк.

Билгеләр кую.

Өй эше: Әниләр турында кечкенә сочинение язып килергә.









Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Средняя общеобразовательная школа №1 города Бирска муниципального района Бирский район Республики Башкортостан





Районный конкурс на лучшую методическую разработку урока, посвященный

130 - летию со дня рождения татарского писателя Шарифа Камала.











Выполнила: Латипова Рамзиля

Рухулбаяновна,

учитель татарского языка и литературы

МБОУ СОШ №1 г. Бирска



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Тема: Шәриф Камалның “ Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.

 

Максат:

1.Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән танышуны дәвам итү;

2.Әсәрдә бирелгән төп мәсьәләләрне билгеләү;

3. Образларга характеристика бирү;

4. Укучыларда әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

 Дәреслек, Ш. Камал әсәрләре, Шәриф Камал иҗаты буенча презентация, Шәриф Камал портреты, проектор

 

Дәрес планы.

1.     Исәнләшү.

2.     Актуальләштерү. Шәриф Камалның тормыш  һәм иҗатын искә төшерү.

Тест үткәрү.

3.     “ Буранда” хикәясе искә төшерелә.

4.     Яңа дәрес материалы өстендә эш.

А) Сүзлек өстендә эш.

Б) Хикәядәге образлар өстендә эш. Таблица тутыру

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укучылар белән әңгәмә.

6. Дәресне йомгаклау.

7. Билгеләр кую

8. Өйгә эш. Әниләр турында кечкенә сочинение язып килергә.

 

Дәреснең барышы.

 

-         Яхшы чырай, яхшы кәеф

   Күрәм мин йөзегездә.

   Исәнмесез, хәерле көн телим мин барыгызга да.

 

Үткән дәрестә без Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Ә хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп  үтәбез.

Экранда Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы турында тест бирелгән, шуны үтәп алыйк.

                                   Тест:
     1.
Шәриф Kамал ничәнче елда туган?

          А)1886

        Б)1884

       В) 1900

2.Шәриф Камал кайда туган?

А)Мордва Республикасы Пешлә авылында;

Б)  Иске Кармәт авылында;

В) Мордва республикасы Сыркыды авылында.

   3.  “Буранда” әсәре ничәнче елда язылган?

     А)1912

     Б) 1913

    В) 1910
4. Шәриф Kамалның кайсы әсәре балык промыселлары темасына язылган?
а) “ Чит илдә”

Б) “ Акчарлаклар”

В) “Бәхет эзләгәндә”

5. Шәриф камалның беренче хикәясе:

А) “Сулган гөл”;

Б) “ Уяну”;

В) “ Буранда”.

6. Кайсы әсәр Шәриф Камалныкы түгел:

А) “ Мокамай”

Б) “ Матур туганда”

    В)  “Акчарлаклар”

Укытучы.

- Афәрин, укучылар. Күренекле татар әдибе Шәриф Камалның иҗат һәм тормыш юлын яхшы үзләштергәнсез.

-         Сез язучының “ Буранда” хикәясен укып килдегез. Бу хикәядә нинди вакыйгалар  турында сүз бара?

Укучы кыскача “Буранда” хикәясенең эчтәлеген сөйли:

- Мостафа исемле солдат әнисе янына кайтырга ашкына.  Ул бергә хезмәттә булган Хөсәен исемле дустына кунарга керә.Мостафаның күңеле боек, ул тизрәк өенә кайтырга ашыга.  Көн буранлы булуга карамастан, ашыгып,юлга чыга. Юлда барганда бала чагын, әнисен искә төшерә. Мостафа әнисе белән егерме ел күрешмәгән, ә хәзер тизрәк әнисен күрергә, аңардан гафү үтенергә ашыга.

Укытучы.

- Әйе, укучылар, Мостафа әнисен күрергә ашыга. Ул аны егерме ел күрмәгән. Ә егерме ел элек нинди вакыйгалар булган соң? Шуны искә төшереп алыйк әле.

Укучы:

- Мостафага алты яшьләр булганда, әнисен әтисе өйдән куып чыгара. Үзе яшь хатын ала. Мостафага ул:

“ Анаң безне сөймәде, иргә китте. Ул сине кыйнарга әйтә икән.. Яшь анаң безне сөя.- дип әйтә. Менә шушы сүзләр Мостафаның күңелендә анасына  карата салкынлык һәм нәфрәт хисләре уята. Ул бөтенләй анасыннан бизә.

Ул яшьрәк вакытында:

-         Син минем анам түгел!- ди. Ә хәтта бервакыт ул анасының битенә көл сипкән иде.

Укытучы.

- Ә менә бүген Мостафа әнисе янына ашыга, гафү үтенергә җыена.

Мостафаны авылына илтүче карт аңа, озакламый кайтып җитәбез,анаң бик сөенеп көтә булыр... Сагынган булыр... Дүрт ел бит, ди.

Мостафаның сүзләренә ул:

- Аналар белә.. алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар..- диде.

 

Ә, хәзер, укучылар, яңа сүзләр белә танышыйк ( Экранда яңа сүзләр язылган):

Җазибәле бер нәфис- үзенә тарта торган көч- сила, притягивающая к себе;

Тәфсыйлатына- нечкәлекләренә- тонкости;

Бизгән- яратмый башлаган- перестал любить

Илтифатсыз- игътибарсыз- невнимательный

Мөгәләмә- мөнәсәбәт-отношение

Дикъкать- игътибар- внимание

 Төмсә- томанлы-туманный

Хыял- мечта;

Балавыз- воск;

Сөяль- сорау- вопрос

Дәкыйка- минут- минута.

Дәреслек белән эш: 5 нче бүлекне кычкырып уку.

Эчтәлеге буенча эш:

1.     Үлем өстендә яткан ананың кичерешләре турында сөйләгез. Ул сезгә ничек тәэсир итте?

2.     Ни өчен әсәр “ Тышта буран һаман дулый иде” дип тәмамлана. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

1 нче укучы:

Ана үлем хәлендә ята. Шул хәлендә дә ул үз улын көтә. Һәр минут саен улын сорый, менә - менә Мостафа килеп керер шикелле.

“ Икенде һәм ахшам арасында тартышып - тартышып елады: гүя аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буена күрешә алмыйлар, кемнәрдер күрештермиләр”. Ана соңгы секундына кадәр улын көтә.

2 нче укучы.

Әсәр “ Тышта буран һаман дулый иде” дип тәмамлана. Мин уйлыйм,

язучы табигать күренеше белән кешенең эчке кичерешләрен оста сурәтли. Мостафа да гомер буе әнисенең бәхиллеген ала алмавына газапланачак, сыкраячак. Аның күңелендә дә гомеренең ахыргы көннәренә кадәр буран уйнаячак бит.

 

Укытучы. Әйе, укучылар.Бу хикәяне укып чыккач, бик күпләребездә шундый сораулар туа:

-         Рәнҗетмимме икән мин әниемне?

-         Аңа авыр сүзләр әйтмимме?

Шушы хикәяне укып чыккач, без  аналарның иң изге, үз баласы өчен өзелеп торучы зат икәнлегенә тагын да инанабыз.

Ә хәзер таблица тутырып алыйк. ( Таблицага Мостафа, ана образына характерлы сыйфатлар язу)

 

                 Мостафа

                          Ана

Солдатта хезмәт иткән.

Ул элек барнәрсәгә дә мыскыл күзе белән караган, әнисен санламаган, аңа ул көл сипкән.

Хәзер ул уйчан, нигәдер сөйләшми. Ул егерме ел күрешмәгән әнисе янына ашыга, аңардан күрсәткән начарлыклары өчен гафү үтенергә җыена.Ләкин ул әнисен исән килеш күрә алмый, аның күңелендә гомерлек үкенеч, җәрәхәт кала.

Хәзерге көндә ана бик каты авырый. Аның хәле бик авыр. Ләкин шуңа карамастан, ул егерме ел күрмәгән улын көтә. Соңгы тапкыр Мостафасын күрәсе, аның белән бәхилләшәсе килә. Кайчандыр аны улы бик нык рәнҗеткән. Ана кеше бик шәфкатьле, ул һәрвакыт баласы өчен өзгәләнә, ул аны ярата.

Балалар, менә без таблицаны тутырдык.  Таблицага Мостафа, ана образына хас булган сыйфатларны яздык. Аналарның бөек  исемгә лаек зат икәнлегенә тагын да ышандык. Ә хәзер “ Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңлыйк.

-“ Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңлау. Җыр буенча әңгәмә үткәрү.

Укытучы.

Дәресебезне тәмамлап шуны әйтәсе килә:

Ана- Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы.

 Бөтен күрке ана булуда... - дип язган Һади Такташ.

 Гаиләдә ана - иң изге, иң олы шәхес. “Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кире кайтара алмассың”, “Ана - шәфкать диңгезе” дигән безнең халкыбыз, чөнки аналар - кешелек тоткасы. Ана мәхәббәте - бердәнбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез мәхәббәт.

Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты.

 Үзалдыбызга сорау куйыйк: канәгатьме әниләребез  бездән, булдыра алганның барын да эшлибезме алар өчен?! Мәдхия җырлыйк аларга без бүген. Һәр кешенең әнисе - “бердәнбер”. Аналарның кадерен белик. Табигать-анабыз һәрберебезне бердәнбер итеп, кабатланмас, уникаль шәхес итеп яраткан, бер-беребезнең кадерен белик. Һәрберебез әниләребез өчен “Бердәнбер” икәнлекне беркайчан да онытмыйк.

Билгеләр кую.

Өй  эше:  Әниләр турында кечкенә сочинение язып килергә.

 

 

 

 

 

Общая информация

Номер материала: 493673

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"