Инфоурок / Другое / Конспекты / Уроки Здоровья для классных часов (на татарском языке)
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"

Уроки Здоровья для классных часов (на татарском языке)

Выбранный для просмотра документ Здоровье в ваших руках.doc

библиотека
материалов

СӘЛАМӘТЛЕГЕБЕЗ ҮЗ КУЛЫБЫЗДА


Максат. Укучыларда көндәлек режимны төгәл үтәү, дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылыш тәрбияләү.


Укытучы. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне. Шулай ук быелгы ел безнең республикада спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген без сыйныф сәгатендә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез.

«Сәламәтлек—җәүһәр, ләкин тиз югала», диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Сәламәтлек – кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк, бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк) Әйе, укучылар, бик дөрес.

«Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет—саулык», дип юкка гына әйтмиләр бит. «Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: «Сәламәтлек—саулык, тазалык», дип әйтелә. Хәзер шушы төшенчәне үзегез тулыландырыгыз әле. Нәрсә соң ул сәламәтлек?

Сәламәтлек — ул... (физик һәм рухи иминлек, куңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр белән яшәү һ.б.).

Сәламәт булуның асылы тормыш-көнкүрештә безнең нинди гадәтләргә ия булуыбыз белән дә бәйле. «Гадәт — кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. Еш, системалы рәвештә кабатланудан ихтыяҗга әверелгән үз-үзеңне тотыш, сыйфат», дип әйтелә «Татар теленең анлатмалы сүзлегендә. Нинди эш-гамәлләрне сез гадәт дип атар идегез? (Көндәлек режимны үтәү, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, телевизор карарга ярату, ашаганда китап уку, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, шәхси гигиена, ял итү, чыныгу, компьютер артында озак утыру һ..б.).

- Хәзер шушы санап киткән гадәтләрне ике төркемгә бүлик әле, аларның кайсылары сәламәтлекне ныгыта, ә кайсылары, киресенчә, аны какшата, бетерә? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы: Кеше сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен дөрес тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала.

Яшәү рәвеше – кешенең сәламәтлеген тәэмин итүчешартларның берсе ул. Белгечләр раславынча, сәламәтлек түбәндәге шартларга бәйле:

50 % - яшәү рәвешенә;

20 % - нәселдәнлеккә;

20 % - экологик хәлгә;

10 % - медицина хезмәте күрсәтүгә.


Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбәрәт соң? Аның төп өлешләренә нәрсәләр керә?Алар:

  1. Көндәлек режим.

  2. Шәхси гигиена.

  3. Дөрес туклану.

  4. Хәрәкәт активлыгы.

  5. Ял итү.

  6. Чыныгу.

  7. Начар гадәтләргә бирешмәү.

1 укучы: Көндәлек режим турында сөйли.

Көндәлек эш, йокы, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру кешенең тәүлек дәвамында эшкә сәләтлелегенең җайга салынган булуына бәйле. Әйтик, эштә иң югары нәтиҗәлелеккә иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр, кичке дүрттән кичке җидегә кадәр ирешергә мөмкин. Менә ни өчен мәктәптә I сменада уку II сменада укудан күпкә нәтиҗәлерәк. Игътибар итсәк, көндезге бердән кичке дүрткә кадәр көндезге аш, аштан соң ял итү өчен иң кулай вакыт. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә көн тәртибе нәкъ шулай төзелә. Көнне файдалы уздыру һәм үз-үзеңә ыгы-зыгы тудырмас өчен, йокыдан вакытында торырга кирәк: иртәнге күнегүләр ясарга, ашап-эчәргә, мәктәпкә ашыкмыйча барырга вакыт ж.итәрлек булсын. Көндезге ашны һәркөнне бер үк вакытта ашарга күнексәң яхшы. Ашаганнан соң, бераз ял итеп алырга, аннан соң гына дәрес әзерләргә, физик эш белән шөгыльләнергә керешергә мөмкин. Көн тәртибендә йокыга 7—8 сәгать вакыт бүлеп бирелә. Моны, һичшиксез, үтәргә кирәк.


2 укучы: Шәхси гигиена турында сөйли.

Кеше организмы үзенә бертөрле фабрика кебек. Тән тиресе аша аксымнар эшкәртелүдән хасил булган калдыклар бүленеп чыга. Көн дәвамында тире тузан, микроблар белән пычрана, димәк, ул начар сулый башлый, тир бүленеп чыгу кыенлаша, ж,ылылык алмашы кими, тире һәм киемнәр керләнә. Пычрак тиредә микроорганизмнар тиз үрчи. Шапшак кешенең һәр квадрат сантиметр тире өслегендә 40 меңгә якын микроб була, шулар арасында авыру кузгатучылар да булырга мөмкин. Бары тик сабынлап кайнар су белән юганда гына, тире бүлеп чыгару продуктларыннан һәм микроблардан тулысынча арына.

Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу, үз чиратында, теш авырулары китереп чыгара. Ашаганнан соң тешләрне һәм теш араларын чистартырга, авызны чайкарга киңәш ителә. Теш щеткасын даими алыштырып торырга, елга ике тапкыр теш врачына күренергә кирәк.



Укытучы: Укучылар, сәламәт булу өчен иң мөһиме— дөрес туклану.

Безнең организмыбыз без кабул иткән ризык хисабына яши. Без нинди ризык ашыйбыз соң? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Ә хәзер игътибарыгызга ике уен тәкъдим итәм.

1. «Файдалы һәм зарарлы ашамлыклар» уены.

Өстәл өстенә төрле ризыкларның рәсеме яки муляжы (икмәк, сөт, эремчек, баллы сагыз, кыздырган бәрәңге, киптерелгән икмәк, газлы су һ.б.) куела. Укучыларга шуларны ике төркемгә — зарарлы һәм файдалы ашамлыклар төркеменә бүләргә тәкъдим ителә.

2. «Витаминнар» уены.

Укучылар тартмадан чиратлап төрле җиләк-җимешләрнең муляжларын ала һәм аның нинди файдасы барлыгын һәм нинди витаминнарга бай булуын әйтә.


Укытучы, Организм өчен безнең нинди ризык ашавыбыз гына түгел, ә аның кабул итү вакыты да гаять мөһим. Ризыкны көнгә 4 — 5 мәртәбә аз-азлап ашарга киңәш ителә, ләкин йоклар алдыннан ашарга ярамый. Аның нинди зыяны бар соң? Әйдәгез, ачыклап үтик.

3 нчеукучы. Ашказаны, уникеилле эчәк, бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе — болар барысы да ашкайнату органнары. Алар ничек эшли соң? Азык башта ашказанына эләгә, анда эшкәртелә һәм аннан уникеилле эчәккә китә, шунда ул эчәклек һәм кан тамырлары стеналары аша канга таралырлык дәрәҗәдә тулысынча эшкәртелә. Азык яхшы эшкәртелсен өчен үт суы һәм ашкайнату бизе сыекчасы кирәк. Бавыр үт суын эшләп чыгара һәм ул үт куыгында саклана. Азык уникеилле эчәккә эләгүгә, үт куыгы кысыла һәм үт суы уникеилле эчәккә үтә. Шул ук вакытта ашкайнату бизе дә сыекча бүлеп чыгара. Шулар ярдәмендә азык тулысынча эшкәр-телеп бетә. Эш шунда ки, без йокларга яткач, уникеилле эчәк тә «йоклый», эшкәртми башлый. Димәк, ашказаны ризыкны уникеилле эчәккә җибәрә, ә ул бу вакыт­та инде «йоклый». Эчәклек сузыла, үт суы һәм аш­кайнату бизе сыекчасы бүленеп чыга, ләкин уни­кеилле эчәкнең «йоклавы» нәтиҗәсендә алар кире әйләнеп кайта. Үт суы үт куыгында куера һәм тора-бара ташка әйләнергә мөмкин. Ә ашкайнату бизе сыекчасы ашказаны асты бизе тукымаларын «эшкәртә» башлый. Нәтиҗәдә ашказаны асты бизе ялкынсына, ә иң куркынычы—эшләүдән туктарга мөмкин. Шуңа күрә, ризык тулы­сынча эшкәртелеп бетсен өчен, кичке ашны йок­ларга ким дигәндә 2 сәгать кала ашарга кирәк.


4 нче укучы: Х. Халиковның “Хәрәкәттә - бәрәкәт” шигырен укый.


5 нче укучы: Хәрәкәт активлыгы турында сөйли

Хәрәкәтләнү йөз даруны алыштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый, диләр. Аз хәрәкәтләнү (гиподинамия) күп авыруның сәбәпчесе булырга мөмкин, шунлыктан, көн саен 10 — 20 ми­нут дәвамында җәяү йөрергә (мәктәпкә җәяү барыр­га, йоклар алдыннан саф һавада йөрергә), үзеңне һәр көн иртәнге күнегүләр ясарга гадәтләндерергә кирәк. Йөзү һәрьяктан аеруча файдалы дип исәпләнелә. Умыртка кәкрәюне булдырмый калу, мускулларны ныгыту, көчне арттыру, үзеңдә чыдамлылык тарбияләү өчен йөзү — бер дигән алым.

Физкульминутка ясап алу


6 нчы укучы: Ял итү турында сөйли.

Ял итү ул 7—8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш, спорт уеннарында катнашырга, мунчага яки саунага йөрергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни ак­тив ял итәргә дә кирәк. Узеңә генә мондый ялны оештыру кыенрак. Көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп торып, гаилә, дуслар белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә.


7 нче укучы: Чыныгу турында сөйли.

Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше авыру­ларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча, тормышны сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге, ризыктан тәм таба белүе белән дә аерылып тора.

Чыныгу чараларына һава, су, кояш керә. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү дә кирәк.

1. Организмны аз-азлап чыныктыра башлыйлар. Юеш сөлге белән сөртенү, салкын су белән коену, ачык һавада ялан тән йөрүдән чыныгуның катлаулырак төрләренә күчергә мөмкин.

2. Кояшлы җылы көннәрдә, сәламәтлек рөхсәт иткәндә, һава ванналарын мөмкин кадәр ешрак алу бик файдалы.

3. Артык йомшак, җылы урында йокларга күнекмәү хәерле. Төнгә форточканы ачып калдырсаң, бигрәк тә яхшы.

4. Иртә-кич аяк-кулларны салкынча су белән чай­карга гадәтләнергә кирәк. Атнага 2 — 3 тапкыр сал­кынча су белән коену да чыныгуның бер төре.

5. Һәр нәрсәнең чамасы бар: күгәргәнче коену да, тән пешкәнче кызыну да зыянга гына.


Укытучы. Ә авырганда без ничек дәваланабыз соң? (Дару эчәбез.)

Сез нинди дарулар беләсез? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Ә нинди дару үләннәрен беләсез? (Мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, гөлбадран, алоэ гөле һ.б.)

(Дару үләннәре турында укучыларның чыгышы тыңлана. «Мәгариф» журналының 2003 нче елгы 1,2,5, бнчы саннарында бирелгән мәгълүматларны кулланырга мәмкин.)


Укытучы. «Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит», диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта.) Әйе, кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгәмәләдә, изге күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле мөнәсәбәттә булу безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү сәламәтлеккә дә зыян китерә. Һәрвакыт уңай хис-тойгылар гына кичерү дә безнең сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итә. Димәк, физик һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз соң? (Миһербанлы-шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңэ матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.)


Хәзер мин сезгә «Матур сүзләр» уены тәкъдим итәм.

Укучылар түгәрәк ясап баса. Һәрберсе, үз янәшәсендәге кешегә матур сүзләр әйтеп, туп ыргыта. Уен шул рәвешле түгәрәк буйлап дәвам итә. Матур сүз әйтә алмаган укучы уеннан чыга.

(Тактага агач рәсеме эленә.)

Укытучы. Укучылар, тактага эленгән «Сәламәт­лек агачы»н яшелләндерергә кирәк. Сәламәт булу өчен без нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш? Һәрберегез өстәлләрегездәге «яфрак»ларга шушы кагыйдәләрне язып, алар белән агачны бизик. («Яфрак»лар укучы өстәленә алдан әзерләп куе­ла. Укучылар, тиешле сүзләрне язып, аларны агачка беркетә.)

Укытучы. «Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул», дигән Р. Фәхреддин. Кеше үзен сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да тиз бирешми. Сәламәт булыгыз!











Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре:


1.Көндәлек режим.

2.Шәхси гигиена.

3.Дөрес туклану.

4.Хәрәкәт активлыгы.

5.Ял итү.

6.Чыныгу.

7.Начар гадәтләргә бирешмәү.



Выбранный для просмотра документ Путешествие в страну Здоровья.doc

библиотека
материалов

ТЕМА: Сәламәтлек иленә сәяхәт.


ТИБЫ: Телдән журнал.


МАКСАТ: 1. Сәламәт яшәү рәвешен балаларга аңлату; Валеология, гиподинамия төшенчәләрен бирү, балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру; көндәлек режимны яктырту; гимнастика белән шөгыльләнүләренә этәргеч бирү; наркотик, тәмәке, аракының зыянын ачу;

  1. Татар халкының мәкаләләре, бөек кешеләр аша укучыларга халыкның зурлыгын бирү, аның аша тәрбияләү.

  2. Укучыларга экологик тәрбия бирү.


ҖИҺАЗЛАУ: 1. Журнал өчен битләр.

2. Картина “Грачи прилетели”, авыл табигате сүрәтләнгән фотографияләр.

3.Магнитофон.

4.Кассете (Чишмә агышы)

5.Мәкальләр язылган битләр.

6.Спид, наркоманиягә багышланган газеталар.


МАТЕРИАЛЛАР: - Шигырьләр җыентыгы;

- Журнал өчен битләр;














Исәнмесез!

Танышлар булсак та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек.

Исәнмесез!

Без һәркөнне әнә шулай бер–беребезгә саулык, исәнлек теләп көнне башлыйбыз.

Кешелек дөньясы өчен иң мөһим , глобаль мәсьәләләрнең берсе – кешеләр сәламәтлеге. Минем дә бүген менә шушы теманы алуым очраклы түгел. Минем кулымда да 8 бала язмышы, алар сәламәтлеге. Бүгенге дәресебезнең максаты сәламәт яшәү рәвешен аңлау, яңа терминнар белән танышу, табигатькә карата сакчыл караш булдыру, гимнастика белән шөгыльләнүләренә этәргеч бирү, зарарлы гадәтләрнең зыянын күрсәтү, татар халкының мәкальләре, бөек кешеләре аша халыкның зурлыгын аңлау булыр. Сәламәтлек турында сөйләшүне без телдән журнал формасында алып барырбыз.

Исәнмесез, якын дусларым

Сезне күргәч миңа бик рәхәт

Ясыйк әле бүген бергәләшеп

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Республика, районнан алынган мәгълүматлар бүгенге көндә укучыларыбызның сәламәтлеге, кешеләр сәламәтлеге көннән – көн начарая баруын күрсәтә. Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучыларының 10 %ы гына сәламәт санала. Медосмотр узганнан соң балаларда түбәндәге төр авырулар барлыгы билгеле булды: кан әйләнеше авыруы – 835, сулыш органнары авыруы – 595, ашкайнату органы авыруы – 1033, тире авыруы – 66, сөяк авыруы – 629, бөерләр – 366, шикәр авыруы – 4, психик авырулар 124, нерв системасы авыруы – 707, артык тазару – 47.

Журналның беренче битен ачабыз. Ул “Сәламәтлек төшенчәсе” дип атала.

Нәрсә соң ул сәламәтлек? Сез аны ничек аңлыйсыз?

Балалар җавабы.

Укытучы. Кеше өчен иң кадерле әйбер – ул сәламәтлек. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк омтылышларына ирешә ала, тирә-юнь мохитне танып белә ала, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәт шатлыгын, уеннар, физик күнегүләр шатлыгын тоя ала. Сәламәтлекне саклау безнең барыбызның да көченнән килә. Хәтта үз сәламәтлегеңне саклау турында фән дә барлыкка килде. Ул Валеология фәне.

Сәламәтлеккә иң оригиналь билгеләмәне Голдсмит биргән: “Сәламәтлек – организмның шундый халәте, ул сәламәтлекне сакларга мөмкинлек тудыра”.

Менә ни өчен һәр халыкта сәламәтлек турында канатлы сүзләр яши, аларда бик күп буын кешеләренең акыллы фикере тупланган.

Журналның икенче битен ачабыз. Ул “Канатлы сүзләр” дип атала.

Көнчыгышта “Сәламәтлек кул астындагы хәзинә ул” диләр.

Укучылар! Тактада сәламәтлеккә кагылышлы мәкальләр, әйтемнәр язылган битләр тора. Сул як баганага аларның башы язылган, ә уң як баганага дәвамнары аралаштырып куелган. Тактага 3 укучы чыгып аларны дөрес итеп урыннарына урнаштыра һәм килеп чыккан җөмләне дөресләп укый. Укучылар:

  • Саулык – иң зур байлык.

  • Сәламәтлек булмаса, бәхет тә юк.

  • Гомер бирсә - саулык бирсен.

  • Сәламәтлек җәүһәр, ләкин тиз югала.

Укытучы: Әйдәгез, шушы җәүһәрне гомер буе югалтмыйча сакларга өйрәник.


Журналның өченче бите “Кеше һәм табигать” дип атала.

Укытучы:

Мин кояшка бурычлымын

Нурларына күмгән өчен.

Җир - анага бурычлымын

Туфрагында йөргән өчен.

Әйе, табигать һәм кеше – аерылгысыз. Табигатьтән башка кеше кем соң? Саф һава, кошлар сайравы, болыннар хуш исе, яфраклар кыштырдавы, саф чишмәнең челтерәп агуы. Боларның барысын да безгә табигать бирә.

1 нче укучы: Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча 1 млрд кеше каты матдәләрнең атмосферадагы югары консентрациясе шартларында яши. Ә 625 млн кеше күкерт дүрт оксидының нормадан артык булган һаваны сулап яши.

2 нче укучы: Бер ел эчендә эре шәһәрләрдә 1,9 млн т. агулы матдәләр атмосферага чыгарыла. Бу шәһәрдә яшәүче бер кешегә 180 кг туры килә. Боларның 150 кг ы машиналардан чыга. Районда 14309 автомобиль транспорты исәпләнә. Шуларның 12719ы шәхси машиналар. Димәк, тирә-юньгә күпме зыян.

3 нче укучы: Баш авыртулары, күздән яшь агулар, тиз ару, йокы килү-болар бары да радиацион нурланышның тәэсире. Бүгенге көндә күп эшләр компьютер аша башкарыла. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә радионурланышларны йоту өчен компьютер алдына куктуслар кую кирәк.

4 нче укучы: Судан башка яшәү мөмкин түгел. Эчәргә яраклы суларыбыз бик аз. Районда суда йод бик аз. Ел саен сулыкларга 10 мең товар поездын тутырырлык агулы матдәләр, пычрак атыла. Хәтта мәңгелек боз катлавы булган Антарктида да кер юа торган порошоклар табылган.

5 нче укучы: Кукмарада пычрак суларны кудыручы өч төп насос эшли. Беренче насос – Майский урамында, икенче насос – милиция янында, өченче насос ПМК-90 янында. Пычрак су насослар аша кудырылып Кәчимер янындагы чистарткычка килә, анда фильтрланып, чиста су Нурминкәгә агып чыга. Чистарткыч 1981 нче елда итек фабрикасы тарафыннан төзелә. Насосларга су 60 предприятиедән килә. Шуларның 18е - промышлыенность предприятиеләре. Шулар арасыннан иң пычрак су май заводыннан килә.

Укытучы: Кеше генә табигатьнең чисталыгын төзәтә, үзенә чиста торак бүләк итә ала.

Кеше! Табигатьнең зарын ишетсәң,

Син яшисең, димәк, син исән.

Журналның дүртенче битен ачабыз. Ул “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дип атала.

Кеше хәрәкәтләнеп, үзенең тормыш сәгатен үзе озынайта” – И.Аршавский.

Тормыш көннән – көн матурлана бара, юлларыбызда нинди генә төр машиналар очрамый, йортыбызда телевизор, компьютер. Болар бар да яхшы, ләкин тормышыбызга гиподинамия термины килеп керде. Бу аз хәрәкәтләнү дигән сүз.

Галимнәр тикшерүенчә хәрәкәт булмаса, мускуллар йомшаруы начарая, кан тамырлары, йөрәк, нерв системасы начарая.

Борынгы мәшһүр врач Гиппократ болай дигән: ”Гимнастика – физик күнегүләр, җәяү йөрү эшкә сәләтлелеген, тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш”.

Безнең районда спортның төрле төрләре буенча мөмкинлекләр бик зур. Районыбыз үзенең көрәшчеләре, самбо, дзюдо батырлары белән дан тота. Бөек кешеләребездә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгәннәр.

6 нчы укучы: Бөек кешеләр М.Ломоносов беренче Олимпия уеннарын кертергә уйлаган, Суворов сугышчан гимнастика керткән, Пушкин бик сыгылмалы, нык мускуллы булган, Толстой 70 яшендә конькида йөгерүдә катнашкан, М.Горький йөзгән, чаңгы шуган, конькида йөргән.

7 нче укучы: Ирина Роднина дүрт яшендә рахит белән нык авырган һәм үзендә кече яшьтән зур ихтыяр көче табып спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм танылып фигуралы шуу буенча күп мәртәбә чемпион исемен яулый. Бу өлкәдә тренер булып эшли.

Укытучы: Димәк, яшәргә өметләре беткән очракта да кешеләр үзләрендә ихтыяр көче табып, сәламәтләнә алалар. Сәламәтләнеп дөньядан ямь табып яшиләр.

Ә хәзер бераз хәрәкәтләнеп алыйк. (музыка астында )

Башны иябез алга

Ә аннары – артка

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер – артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Озак яшәүнең сере – тагын хезмәт. Хезмәт кешене тудырган. Хезмәт кешене яшәтә. Хезмәтне яратыйк.

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Тәнгә керә - көч һәм дәрт.

Тәнгә сихәт, җанга рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!


Журналның бишенче битен ачабыз. “Саулык – рухи байлык” дип атала.

Кешенең бар нәрсәсе дә матур булырга тиеш” – ди А.П.Чехов.

Рухи байлык – ул кешеләргә карата мәхәббәт хисе, кешенең хәленә керә белү, яшәүнең мәгънәсен тою – дигән сүз.

Уңай кичерешләр, уңай эмоцияләр генә кеше күңелен ял иттерә. Авыруларның 80% начар уйлары булган кешеләрдә барлыкка килә.

Бразилия футболисты Пеледан безнең илгә килгәч: “Сездә безнең илдә иң тәэсир калдырган әйбер нәрсә?”- дип сорагач, ул болай дип җавап бирә: “Каен, мондагы искиткеч каеннар” ди. Димәк, ул безнең юк кына каен агачындагы матурлыкны да күрә белгән. Шул ук вакытта бер гыйбрәтле хәл искә төшә. Инвалид коляскасына утырган, ике аяксыз кеше урамнан бара. Һәм юл читендә сау-сәламәт кешенең машина астына ташланырга торганын күреп, бу кеше янына килә. “Бүгенге көн нинди матур, кояш чыккан, кошлар сайрый. Мин нинди бәхетле кеше” ди. Ә машина астына ташланырга торган кеше борылып караса, ике аяксыз кешенең үзен шушы матурлыкны тоеп бәхетле санавын күрә. Мин сау-сәламәт булып та бу дөньяның матурлыгын күрә белмим икән дип, начар уеннан кире кайтып, юлын дәвам итеп китеп бара.

Матур һәм бай күңел – сәнгать яраткан кешедә. әгәр дә син сәнгать төрен яратырга, аны аңларга тырышсаң, ул үзенең серләрен сиңа ачар. Иң бай эмоциягә безнең художникларыбыз, язучылар ия.

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең, андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме, башка кешегә?


Журналның алтынчы битен ачабыз. Ул “Куркыныч сукмак” дип атала.

Тормышта шулай була бит, кемнәндер үрнәк алып, үз организмнарына кайберәүләр үзләре зыян китерә. Эшсезлек аларны тәмәке, алкоголь, наркотик матдәләр куллануга этәрә. бер папирус тарткан кеше 25 мг С витаминын югалта. Бер тәмәкедә 15 мг наркотик агулы матдә бар. Ул нерв системасына, сулыш, йөрәк-кан тамырларына зыян ясый. Гомер 8 елга кыскара. Спиртлы эчемлекләр бөтен кешене шәхес буларак юкка чыгаралар. Ә инде наркотик матдәләр шәхесе генә юкка чыгармый, ә бөтен җәмгыять өчен куркыныч. Чөнки бүгенге көндә күп кенә вәхшилекләр алар тарафыннан башкарыла.

Бүген наркомания һәм спид чын-чынлап бәлага әйләнде. Районда 13 накоман теркәлгән. Ә теркәлмәгәннәре ... күпме.

...Хәлсезләнгән, веналары кат-кат кадалган эзле тән. Өметсез, бернәрсә дә аңламаган күз карашы. Мәгънәсез, сорауларга килделе-киттеле җавап бирүче кеше. Ә иң куркынычы – тормышка карата кызыксынучанлыкның югалуы. Ә бит бу яшүсмерләргә нибары 14-16 яшь тирәсе. Әйе, безнең күз алдына куркыныч образ килеп басты. Ул – наркоман.

Балалар! Мондый начар гадәтләрне үзегезгә юлдаш итмәгез. Спорт һәм физик хезмәт сезне берничек тә бу юлга алып кермәс. Көчле рухлы булыгыз!

Нурыңны коеп кал,

Гомереңне тоеп кал,

Тормыш ул –

серле бер могҗиза.


Журналның җиденче битен ачабыз. “Сәламәт кешегә киңәшләр” дип атала.

Киңәшле эш таркалмас диләр, сәламәт кешегә киңәшләр биреп чыгыйк әле.

Укучылар чираттан басып берәр киңәш укыйлар.

  1. Көндәлек режимны төгәл үтә.

  2. Спорт белән дуслаш.

  3. Начар гадәтләрне үзеңә дус итмә.

  4. Табигатьне, кешеләрне ярат.

  5. Һәрвакыт яхшы эшләр, якты хыяллар турында гына уйла.

  6. Үзеңә ихтияр көче тәрбиялә.


БЕРГӘ: Сәламәт булыйк, дуслар!

Бүгенге сөйләшүебездән чыгып шуны әйтәсе килә, сәламәтлегебезнең 50%ы безнең үзебездән тора, 20% нәселдән килә, 20% әйләнә-тирә мохиттән һәм бары 10% гына сәламәтлек саклау оешмаларыннан тора.

Сезгә өй эше итеп нәселегездәге озын гомерле туганнарыгызны барларга. Нилектән алар озак яшәгәннәр һәм “Әгәр озак яшисең килсә...” дигән инша язып килергә.

И укучым, син дә сәламәт бул,

Сәламәт бул, газиз илкәем!

Җир анама телим сәламәтлек,

Имин яшә, туган җиркәем.



Выбранный для просмотра документ Экология и здоровье.doc

библиотека
материалов

Экология һәм сәламәтлек.


Максат. Укучыларга кешенең сәламәтлеге тирә-юньнең экологик-гигиеник торышына бәйле булуын аңлату, әйләнә-тирәнең экологик торышын өйрәнү һәм бәяләү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, укучыларда гигиена таләпләрен үтәүнең кирәклегенә инанганлык тәрбияләү, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга өйрәтү.


Җиһазлау. Презентация слайдлары, таблицалар “ Класста һава составының үзгәрүе”, “ Күрү гигиенасы”, “ Азык продуктларының составы һәм калориясе”, сәламәтлек турындагы китаплар күргәзмәсе.


Дәрес барышы.


Без барыбыз да “Җир” исемендәге корабль пассажирлары, димәк, күчеп утырыр бүтән җиребез юк.”

(Антуан де Сент-Экзюпери)


Укытучы. Бүген безнең сыйныф сәгатенең темасы “Экология һәм сәламәтлек” дип атала.

Экология сүзен ишеткәнегез булса да, аның нәрсә аңлатканын барыгыз да белмисездер әле. Экология - ( грекча “ойкос”- сыену урыны, “логос”- фән) тере организмнар белән тирәлек арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнә торган фән.

Халык телендә “Сәламәтлек –иң зур байлык”дип әйтелә. Байлык булса да, сәламәтлекне бернинди акчага да, алтын-көмешкә дә сатып алып булмый. Кешенең сәламәтлеге, нигездә, аның үзенә бәйле. Сәламәтлек нәрсә дигән сүз соң ул? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек - физик, рухи һәм социаль яктан ныклык ул.

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматләре буенча мәктәптә укучы балаларның 20% невроз, 10% гипертония, 18% гастрит, 17% күрү органнары авырулары, 16% сколиоз белән авырый, бары тик 19% гына чагыштырмача сәламәт.

Кешенең сәламәтлеге нинди факторларга бәйле соң? Әлеге оешма экспертларының нәтиҗәләре буенча кеше сәламәтлегенең 40% яшәү рәвешенә, 30% тышкы тирәлекнең чисталыгына, 20% нәселдәнлеккә, 10% медицинаның үсеш дәрәҗәсенә бәйле.

Без сезнең белән көн саен 6-7 сәгать вакытыбызны мәктәптә үткәрәбез. Бәзгә нинди экологик шартлар тәэсир итә соң? Бу шартларны яхшырту өчен без нәрсә эшли алабыз? Әлеге шартлар безнең сәламәтлегебезгә нинди йогынты ясый? Үзебезнең сәламәтлегебезне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?.. Әлеге сорауларга җавапларны без сезнең белән “ Экология һәм сәламәтлек “ журналының битләре белән танышканда табарбыз.


Беренче бит - Без эчә торган су ”.


Су – син үзең тормыш !


Көмеш сулы Нурминкә” фильмын карау.


1 укучы. Су - табигатьтә киң таралган һәм иң кирәкле матдә. Ел саен суга булган ихтыяҗ артканнан арта бара. Хәзерге вакытта Җир шары халкының өчтән бер өлеше төче суга ихтыяҗ кичерә. Халыкның яртысыннан артыграгы, ягъни 3,5 млрд. кеше чистартылмаган су чыганакларыннан файдалана. Ел саен сыйфатсыз су куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулардан 5 млн. кеше үлә. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы күрсәткечләре буенча дөньяда инфекцион авыруларның 80% эчә торган суның сыйфаты начараюына һәм санитария-гигиена таләпләренең бозылуына бәйле. Пычрак су куллану нәтиҗәсендә дөньяда 2 млрд. кеше хроник авырулар белән авырый.


2 укучы. 70 ел эчендә кеше 75 тонна су куллана. Тәүлеккә эчәр өчен 2л, көнкүреш ихтыяҗлары өчен 200 л су кирәк. Без эчә торган суның сыйфаты нәрсә белән характерлана соң? Эчә торган суның сыйфаты суның тәме, төсе, исе, болганчыклыгы, катылыгы, әчелеге, минераль тозлар, авыр металлар һәм зарарлы матдәләрнең булмавы, микроорганизмнарның саны белән характерлана. Эчә торган суның сыйфатын ачыклау өчен, без, санитария-эпидемиология күәтүе үзәге белгечләре ярдәмендә, артезиан коесы һәм чишмә суының сыйфатын тикшердек. Хәзер шул тикшерә нәтиҗәләре белән танышыйк.


Эчә торган суның сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре.

Исе

Тәме

Төсе

Болганчыклылыгы

Әчелеге (рН)

Катылыгы

Коры калдык

Аммиак азоты

Нитрит азоты

Нитрат азоты

Хлоридлар

Сульфатлар

Тимер

Бакыр

Фторидлар

2 балл

2 балл

35 градус

2,6 ЕМФ

6-9 рН

10 мг∙экв/л

1500 мг/л

2 мг/л

3 мг/л

45 мг/л

350 мг/л

500 мг/л

1 мг/л

1 мг/л

1,5 мг/л

< 2

< 2

< 5

< 0,033

8

9,5

750

< 0,05

< 0,03

1,36

6,75

164

< 0,05

< 0,02

< 0,05

< 2

< 2

< 5

< 0,033

7,5

4,35

360

< 0,05

< 0,033

8,7

10,8

123

< 0,05

< 0,02

< 0,05


Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә, без эчә торган су СанПиН нормаларына туры килә. Ләкин безнең өйләрдә краннан ага торган су чишмә суы белән чагыштырганда катырак. Суның катылыгы аның составында кальций һәм магний тозлары булу белән билгеләнә. Кеше организмында кальций һәм магний сөякләрнең формалашуында, канның оючанлыгында, йөрәк мускулларының кыскаруында, нерв импульсларын тапшыруда зур роль уйныйлар. Ләкин шул ук вакытта каты су куллану үт һәм сидек куыгында ташлар үсүгә, умырткалык баганасының муен, күкрәк, бил бүлекләрендә һәм очлык буыннарында тозлар утыруга китерергә мөмкин. Чишмә суында исә нитрат азотының һәм хлоридларның микъдары күбрәк.


Икенче бит - “Без сулый торган һава”.


Сезнең авыруыгыз бер генә дәва таләп итә - һава !


3 укучы. Кеше ашамыйча 50 көн, сусыз якынча 5 көн, суламыйча бары 3-4 минут кына тора ала. Бер тәүлеккә кеше 460 литр кислород сулый, 403 литр углекислый газ бүлеп чыгара. Кешенең сулау процессының активлыгы бертөрле түгел. 1 сәгатьтә кеше : йоклаган вакытта 20 литр, йөргәндә 40 литр, акыл хезмәте вакытында 60 литр, физик эш эшләгәндә 120 литр кислород сулый. Атмосферадагы зарарлы матдәләр кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Хәзерге вакытта промышленность үсеше алга киткән илләрдә сулыш алу авырулары белән авыртучылар саны күпкә артык. Моннан тыш, һаваның пычрануы йөрәк-кан тамырлары, нерв авыруларына да тискәре йогынты ясый.


Укытучы. Без Сезнең белән һәркөн 6-7 сәгать мәктәптә булабыз, мәктәп һавасын сулыйбыз. Бер класс бүлмәсендә 45 минут дәрес укыйбыз.Ә класста һава ничек үзгәрә соң?

( “Класста һава составының үзгәрүе” дигән таблица буенча класста һава составының ничек үзгәрүе тикшерелә.) Бергәләп нәтиҗә ясаула: һаваны чистарту өчен тәнәфес вакытында бүлмәне җилләтергә кирәк, юеш чүпрәк белән тузаннарны сөртергә, бүлмәдә күбрәк итеп гөлләр үстерергә кирәк.


Өченче бит - “Сәламәтлек һәм яктылык”


Кояш карамаган җирдә врач еш кунак булыр.


4 укучы. Сәламәтлек өчен табигый һәм ясалма яктылыкның әһәмияте бик зур. “ Кояш карамаган җирдә врач еш кунак булыр” дигән халык мәкалендә дә кеше сәламәтлеге өчен кояш нурының әһәмиятенә бәя бирелә. Чөнки кояш нурлары бактерияләргә үтергеч тәэсир ясыйлар. Яхшы яктыртылган бүлмәләрдә тузан һәм пычрак әйбәт күренә, шуңа күрә аларны яхшырак сөртеп алырга мөмкин.


5 укучы. Санитария таләпләре буенча классларда яктылык 300 люкс булырга тиеш. Ә чынлыкта исә бу күрсәткеч нинди соң? Тикшерү нәтиҗәләренә күз салыйк.



Яктылыкка санитария таләпләре

Парта

Такта

Кабинет

Ашханә

Библиотека

Коридор

300

500

300

300

150

300

450

300

230

250

150


Биналарда табигый яктылыкның җитмәве рахит, азканлылык авыруларына сәбәп булырга мөмкин. Классларда яктылыкны арттыру өчен тәрәзәләрне , тузаннарны сөртеп торырга кирәк, чөнки

1катлы тәрәзә - 10%

2 катлы тәрәзә - 20%

пычрак тәрәзә - 50 %

бозланып каткан тәрәзә - 80%

челтәрләр - 40%

яктылыкны тоткарлый. Бу күрсәткечләр тәрәзәне еш чистартырга кирәклеген дәлилли.


Укытучы дөрес утыру, язу, яктылыкның дөрес төшүе турында таблица буенча аңлатып китә.


Дүртенче бит - “Сәламәтлек һәм тавыш”.


Тавыш кеше организмына сөрем, корым кебек үк үтергеч тәэсир итә.” ( Кнудсен )


Магнитофонда Э. Григның “Иртә” дигән музыкаль әсәре яңгырый. Музыка уйнаганда бер укучы Б. Васильевның “Акошларга атмагыз”

дигән повестеннән өзек укый.


6 укчы. Тавыш һәм кеше организмы. Кеше һәрвакыт тавышлар дөньясында яши. Табигый тавышлар - диңгез шавы, яфрак кыштырдавы, елга, чишмә агышы, яңгыр яву кеше организмына уңай тәэсир итә. Ә менә производство һәм транспорт тавышы кешене ардыра, ул кешенең башы, йөрәге авыртуга сәбәпче була, фикер туплауга комачаулый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тавыш физик хезмәт җитештерүчәнлеген – 30, акыл хезмәте җитештерүчәнлеген 60% киметә. Теләсә нинди тавыш ишетү сәләтенә тискәре йогынты ясый. Бер төркем белгечләр хәзерге заман музыкасын еш тыңлаучыларның сәламәтлеген тикшергән. Рок-музыка белән мавыгучы 20% егетләр һәм кызларның ишетү аппаратының “сыйфаты” 85 яшьлек картларныкы кебек булган.


7 укучы. Тавыш децибиллар белән үлчәнә. Яфрак тавышы - 10 дБ, пышылдап сөйләшү - 20 дБ, сәгать тавышы – 30 дБ, тыныч кына сөйләшү – 50 дБ, урамда тавышы - 80 дБ, көчле музыка - 110 дБ, реактив самолёт тавышы - 140 дБ. тавыш бирә. Санитария-гигиена таләпләре буенча тавыш көче классларда - 45дБ., ә коридорда – 60 дБ. булырга тиеш. Ләкин нәтиҗә башкача: классларда тавыш - 60 дБ., ә коридорда – 80 дБ. тәшкил итә.


Бишенче бит - “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе” .


Азыкның күплеге акыл нечкәлегенә комачаулый.” ( Сенека )


8 укучы. Сезгә билгеле булганча, ашамлыклар кешегә яшәү өчен кирәкле энергияне бирә. Хәзерге белем дәрәҗәсе һәркемгә үзенең көндәлек рационының энергитик көченә төгәл бәя бирергә, организмның энергитикага ни дәрәҗәдә мохтаҗ һәм аның нинди көчкә ия булуын белергә һәм аларны, билгеле бер авырлыкны, эшкә сәләтлелекнең югары дәрәҗәсен саклау максатыннан, тиешенчә көйләргә ярдәм итә. Бер тәүлектә яшүсмер кызлар 2800 ккал., ә малайлар 3150 ккал. энергия сарыф итә. Без бер сәгать уку вакытында күпме энергия сарыф итәбез соң? Бер сәгать эчендә укучы китап укыганда 110 ккал., укытучы аңлатуын тыңлаганда, дәрестә җавап биргәндә, экзамен тапшырганда 100 ккал., хезмәт дәресләрендә 150-190 ккал. энергия сарыф итә. Физик күнегүләр ясаганда, спорт уеннары белән шөгыльләнгәндә энергия тагы да күбрәк тотыла.

Йөгерү (10 км/сәг) – 670 ккал/сәг

Йөгерү (18 км/сәг) - 1180 ккал/сәг

Чаңгыда чабу - 420 – 800 ккал/сәг

Велосипедта йөрү – 180 – 570 ккал/сәг

Йөзү - 230 – 950 ккал/сәг

Көймәдә йөзү - 200 ккал/сәг.

Әмма халык һәрвакытта моңа бик үк игътибар итми. Бер көндә күпме азык ашавын беркем дә санап тормый. Һәм бу азык эшкәртү системасы әгъзалары эшчәнлеген бозуга, симерүгә яки ябыгуга китерергә мөмкин. Менә шул сәбәпләр нәтиҗәсендә төрле авырулар барлыкка килә, эшкә сәләтлелек кими, кеше үз-үзен начар хис итә.

9 укучы. Без сәламәт булу өчен күпме калория һәм витаминнар кирәк булуын белмибез. Кибеттә сатыла торган икмәкнең бәясен беләбез. Әмма аның кешегә күпме энергия бирүе турында уйлап та карамыйбыз.

Безнең организм һәрвакыт үзгәреп тора: таушала, үз функциясен үти алмый башлый, яңадан көч җыя. Азык - аңа көч бирү чыганагы. Шуңа күрә, сәламәт тормыш рәвеше булдыру өчен, нинди ашамлыкларны күпме күләмдә кулланырга кирәклеген, һәркөн кулланыла торган ашамлыкларда нинди витаминнар, минераль тозлар һ.б. файдалы матдәләр булуын белергә кирәк.

Таблицалар буенча балалар һәм яшүсмерләр өчен туклыклы матдәләр һәм азыкның тәүлеклек нормасы тикшерелә.


Туклыклы матдәләрнең тәүлеклек нормасы

1 – 10

11 – 13

14 – 17(малай)

14 – 17 (кыз)

80

96

106

93

80

96

106

93

324

382

422

367


Балалар һәм яшүсмерләр өчен тәүлеклек азык нормасы (граммнарда)

Сөт

Эремчек

Каймак

Сыр

Ит, ит продуктл.

Балык

Йомырка (данә)

Кара ипи

Ак ипи

Ярма,макарон

Шикәр,конд. аш.

Сыер мае

Үсемлек мае

Бәрәңге

Яшелчәләр

Җиләк-җимеш

500

45

15

10

170

50

1

70

150

45

80

30

15

200

300

150-500

500

50

15

15

200

60

1

100

200

50

80

30

15

250

300

150-500

500

50

20

15

220

70

1

150

250

60

100

40

20

300

35-

150-500


Бишенче бит - “Үсемлекләр һәм сәламәтлек”.


Хуш исләре белән җан шатлана,

Нурларыннан күзләр камаша.

М.Гафури

10 укучы. Кеше һәм үсемлекнең яшел шытымы – Җирнең визит карточкасы.Үсемлекләр – Кояш балалары! Алар планетаны яшеллеккә төрүчеләр һәм кешегә тормыш бүләк итүчеләр. Үсемлекләрнең кеше тормышында әһәмиятен без биология курсын өйрәнгәндә таныштык. Әгәр дә бүген үсемлекләрдә фотосинтез процессы тукталса, кешелек дөньясы бары тик 30 ел гына яши алыр иде һәм шуннан соң барлык тереклек дөньясы үлеп бетәр иде.


11 укучы. Без мәктәпне яшелләндерү буенча кечкенә генә экологик тикшерү үткәрдек. Хәзер шул саннарга тукталып үтик. Без һәр класста үстерелә торган гөлләрне санадык:

Физика - 14

Чит телләр - 9

Рус теле - 17

Математика - 16

ОБЖ - 8


Технология - 9

География - 10

Татар теле - 13

Биология - 20

Коридорда - 15

Иң күп гөл биология, рус теле, математика кабинетларында үстерелә.

Бер тәүлеккә бер бүлмә гөле 500 грамм кислород бүлеп чыгара, 450 грамм углекислый газны йота.Димәк, безнең класстагы гөлләр бер тәүлеккә 20·500 =10 кг кислород бүлеп чыгара, 20·450 =9 кг углекислый газны йота. Кислород белән бергә үсемлекләр фитонцидлар дип атала торган матдәләр дә бүлеп чыгаралар.

Бегония, яран гөле, хлорофитум, традесканция гөлләренең моңа иң югары сәләткә ия. Һәр гөл тәүлегенә 6 м.куб. һаваны зарарсызландыра. Үсемлекләр безгә торак, азык, кием, дару бирәләр. Ләкин без үсемлекләрнең эстетик тәрбия чарасы булуларын да онытмыйк. Алар стрессларны киметә, эмоцияләрне яхшырта, иҗат дәрте өсти.

12 укучы. Безнең авыл яшеллеккә күмелеп утыра. Мәктәбебезне дә һәр яктан каен агачлары, сәрби куаклары чолгап алган. Аларның безнең сәламәтлегебезне ныгытуда әһәмияте бик зур. Алар кислород чыганагы гына түгел, ә тавышны киметүчеләр дә, “тузан суырткычлар” да. Үсемлекләр һаваны зарарлы матдәләрдән саклап торалар һәм аларның микъдарын 3 тапкыр киметәләр. Агачлар шулай ук тавышны да киметәләр. Мәсәлән, яфраклы агачлар тавыш энергиясенең 25% үзләренә сеңдерә, ә 74% якын өлешен үзләреннән кире кайтара, төрле якка әз-әзлзп “чәчә”. Шуңа күрә табигатьне яшелләндерүнең, агачлар утыртуның әһәмияте зур. Бу эштә без үзебез дә бик теләп катнашабыз.


Соңгы бит.


Кеше сәламәтлекне бары тик үзе генә таба һәм саклый ала.”

( Н.Амосов.)


Укытучы. Менә без журналның соңгы битен яптык. Ул битләрдә кешенең сәламәтлеге тирә-юньнең экологик-гигиеник торышына бәйле булуын белдек. “Кеше сәламәтлекне бары тик үзе генә таба һәм саклый ала”. Бу - атаклы совет хирургы Н.Амосов сүзләре.

Чыннан да, безнең сәламәтлегебез йоткан таблеткага бәйле түгел, ә ул безнең тормыш рәвешебезгә , әйләнә-тирәнең нинди булуына бәйле.
















Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-330618

Похожие материалы