Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Информатика / Конспекты / Урок-игра “Суд над Интернетом” (“Интернетка суд” уен-дәресе) на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Информатика

Урок-игра “Суд над Интернетом” (“Интернетка суд” уен-дәресе) на татарском языке

библиотека
материалов

hello_html_m427ee9cc.pnghello_html_m6aa9e7b8.gifhello_html_408ed93f.gif

Дәреснең максаты:


  • интернет челтәре белән эшләү темасын кабатлау һәм ныгыту;

  • танып белуне, укучыларның иҗади саләтләрен арттыру;

  • укучыларда үз фикерләрен әйтеп бирү осталыгын һәм ситуацияне модельләштерүне тәрбияләү.

  • гадәти булмаган шартларда үтелгән теманы кабатлау

  • дөрес бәхәс алып бара белү, түземлек, тапкырлыкны (командада), күмәк эшли белүне, көндәшкә игьтибарлы булуны тәрбияләү.


Дәреснең бурычлары:


  1. Тәрбияви – логик фикер йөртүне, танып белүне үстерү.

  2. Уку – укыту - тема буенча үткән материалны кабатлау.

  3. Фикер үстерү - хәтерне ныгыту, игътибарлылыкны үстерү, алгоритмик фикерләүне үстерү.


Әзерлек этабы:


Ике атна алдан рольләрне бүләргә һәм сценарий әзерләргә. Уенда катнашучыларга өстәмә материаллар тупларга, костюмнар әзерләргә һәм тема буенча презентация ясарга. Презентация уен барганда проектор ярдәмендә зур экранда күрсәтелә.


Катнашалар:

Судья

Гаепләнүче - Интернет

Прокурор

Адвокат

Яклаучы шаһитлар

Гаепләүче шаһитлар

Файдаланучы

12 присяжный утырышчылар

Судның секретаре

Каравылчылар

Тамашачылар

Сәхнәдә: уртада өстәл һәм судья креслосы. Сул якта 12 присяжный утырышчы һәм суд секретаре , уң якта скамейкада гаепләнүче – интернет һәм адвокат, аларның ике ягында каравылчылар.


Секретарь: Торыгыз, суд керә!(барысы тора, кара кием кигән судья керә)


Судья: Утыруыгызны үтенәм! Бүген УК статьяның 273 нче матдәсе нигезендә ” ЭВМ өчен зарарлы программалар таратучы” дип аталган, глобаль интернет челтәрен гаепләү эше тыңланыла. Судка, прокурорга, присяжный утырышчыларга, гаризалар, каршылар юкмы? Суд эшен ачык дип игълан итәм. Сүз прокурорга бирелә.


Прокурор: (баса) Хөрмәтле суд (судьяга карап) хөрмәтле присяжныйлар һәм тамашачылар. Гаепләнүче интернет үзенең челтәре белән бөтен дөньяны урап бетерде. Аның булышлыгы белән бик күп җинаятьләр эшләнелә. Гаепләүче шаһитлар, моның чыннан да шулай икəнлеген исбатлап үтәрләр.

Ләкин башта минем соравым бар:

Кешелек тарихы күп еллар ИНТЕРНЕТсыз яшәде. Ничек, кайчан һәм ни өчен ул бу дөньяга барлыкка килгән?


Адвокат: Хөрмәтле суд, рөхсәт итегез безнең тарихчы –шаһитны чакырырга.


Судья: Күрсәтмә бирү өчен тарихчы – шаһитны чакырырга рөхсәт бирәм.

(Суд ялган күрсәтмә биргән очракта җаваплылыкны исегезгә төшерә.)


1нче яклаучы шаһит: Дөресен һәм бары тик дөресен генә сөйләргә сүз бирәм.

Судья: Прокурорның соравына җавап бирегез. ничек, кайда һәм ни өчен интернет дөньяга барлыкка килгән?


1 нче яклаучы шаһит: Интернет барлыкка килүнең беренче этәргече булып 1957 елда Советлар Союзында җирнең беренче ясалма иярченен җибәрү булды. Ләкин Америка белгечләре бу вакыйганы сугыш өлкәсендә Советлар Союзының Америкага атом – төш коралын куллану өчен эшләнгән эш дип уйлыйлар. Һәм шул ук елны АКШта хәрби фәнни институт ачалар ,аның максаты – элемтә өчен компьютер технологияләрен сугыш максатларында файдалану. Галимнәргә куелган максат – компьютер челтәрен илгә атом – төш һөҗүменнән саклануда файдалану һәм яхшы элемтә булдыру, 1962 елда АКШта компьютер проектын эшли башлыйлар. Аның җитәкчесе Джозев Ликлайдер була. 1966 елда «Арпанет» дип аталган компьютер челтәрен төзү эшләре башлана. 1967 елда П. Бэрен концепциясе буенча челтәр буенча тапшырыласы файл берничә өлешкә - пакетларга бүленә. Һәр пакет аерым тапшырыла, һәм соңгы пунктта компьютер барлык пакетларны бер файлга җыя.

1969 нче елда АКШның 4 университеты бердәм челтәргә тоташтырыла.

1969 ел – ИНТЕРНЕТ туган ел. Интернетка кадәр ул – АРПАНЕТ дип аталды.

1972 елда Винсент Сёрф җитәкчелегендә халык – ара оешма төзелеп беренче мәртәбә ул «ИНТЕРНЕТ» дип аталды.


Судья: Шаһитка сораулар бармы?


Прокурор: Интернет булышлыгы белəн хакерлар җинаятьләр эшлиләр. Рөхсәт итегез гаепләүче шаһитны чакырырга.


Судья: Гаепләүче шаһитны чакырабыз.


Гаепләүче: Дөресен, бары тик дөресен генә сөйләргә ант итәм. Билгесез hV2r АКШ һәм Канаданың хәрби һәм хөкүмәт сайтларын ай буе террорда тоткан. 3 көн эчендә 10 веб-страницага үтеп кергән һәм АКШ ның дәүләт сере булып торган сайтларын ачкан.


Судья: Икенче гаепләүче шаһитны чакырабыз.


2 шаһит: Дөресен һәм бары тик дөресен сөйләргә ант итәм Сериал Киллер исемле хакерлар группасы коммерция сайтын ватып керә һәм үзенең бу сайтны төзүчеләрдән дә остарак булуын күрсәтеп, бу сайтка узгәрешләр кертә.


Судья: 3 нче гаепләүче шаһит чакырыла.


3 нче шаһит: Дөресен бары тик дөресен сөйләргә ант итәм.

Боснияның БOCHATEK хакерлар группасы Кытайның библиотека сайтына керә һәм бу сайтта Кытай хөкүмәтен коррупциядә гаепли. Кытай хөкүмәтенең халык-ара конфликтларда Россия ягында булуын гаепли. Россия хөкүмәтен гаепли. Соңыннан төрле мәсхәрәле сүзләр калдыра.


Адвокат: Хакерлар белән кешеләрне генә куркыталар. Ә сез беләсезме ноутбук һәм кувалда белән ничек банкоматны басарга?


Судья: ЮК!


Адвокат: Бик гади! Банкоматка киләсез, кувалда белән бәреп ватасыз да акчасын алып китәсез. Әйе, сез сорарсыз, ә ноутбук нигә кирәк?-дип. Җавап бирәм: ноутбуктан башка сез нинди хакер соң? (залда көлешү).


Судья: Сезгә кисәту ясыйм. Эшен асылыннан читләшмәскә үтенәм.


Прокурор: Хөрмәтле судья. Интернет ярдәме белән бик күп алдакчылар караклык эшлиләр.Тагын гаепләүче шаһитларны тыңлауны үтенәм.


Судья: 4нче гаепләүче шаһитны чакырабыз.


4 шаһит: Дөресен һәм бары тик дөресен генә сөйләргә ант итәм. Интернет ярдәмендә жуликлар аукционнарда урланган, таланган әйберләр сатып яталар.

Күп кенә караклар үзләренең ялган туләүле хезмәтләрен тәкъдим итәләр.


Судья: 5 нче шаһитны чакырабыз.


5 нче шаһит: дөресен һәм бары тик дөресен генә сөйләргә ант итәм.

Интернет ярдәмендә ялган дипломнар саталар. Шулай итеп дистанцион, яки интернет аркылы уку-укыту системасына зур зыян китерəлəр һəм ышанычны бөтенләй бетерергә мөмкин.


Прокурор: Әгәр залда утыручылар арасында гаепләүче шаһитлар булса мисаллар китеруегезне үтенэм.


Адвакат: Мин протест белдерәм. Әле уңай мисаллар да бар бит. Интернет – ул эшлекле дөңьяга тәрәзә. Рөхсәт итегез шаһит – эшкуарны чакырырга.


Судья: 2 нче яклаучы шаһитны чакырабыз.


2 нче яклаучы: Дөресен һәм бары тик дөресен генә сөйләргә ант итәм.

Иптәшләр, образлап әйткәндә, Интернетта инде ул, мунчада кебек бөтенебез дә бер. Бу кече эшкуарлылыкны үстерүдә бердәнбер урын Интернетта үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итеп кече эшкуарлар зур бизнесменнарга конкурент була алалар. Реклама өлкәсендә аз чыгым чыгарып бетмәс- төкәнмәс белдерүләр биреп була. Теләсә нинди товарны сатып алу эшләрен башкарып, заказны китереп бирәләр.

Белем алуда Интернетның роле бик зур. Бик күп кешеләр дистанцион белем алу хезмәтеннән файдаланалар.


Адвокат: Кайбер банклар эшкуарларга идарә буенча белешмәләр белән ярдәм итәләр.


Судья: 3 нче яклаучы шаһитны чакырабыз.


3 нче яклаучы шаһит: Дөресен, бары тик дөресен генә сөйләргә ант итәм.

Идарә итү информациясе ярдәмендә банклар кече предприятиеләргә түбәндəгелəр белəн ярдəм итə ала:

  • узен бөтен дөньяга таныта ала;

  • белешмәләр битендә үзенең актуаль халәтен тота ала;

  • узенә почта ящигы булдыра ала, географиянең теләсә кайсы ноктасы белән элемтәдә тора ала. Электрон почта тизрәк эшли һәм очсызрак;

  • теләсә нинди белешмә өчен заказ биреп булла;

  • теләсә нинди белешмә алырга була.


Прокурор: Ә менә бу чит ил сүзләре: провайдер, браузер, домен, модем… Аңлатыгыз әле нәрсә дигән сүзләр бу?


Адвокат: Мин протест белдерәм. «Спутник» дигән рус сүзе дөньяның күп телләренә үтеп керде. Аны куллану җинаять түгел бит.


Судья: Протестны кабул итмим. Гаепләнүче прокурор соравына җавап бирегез. Безгә карап утыручылар ярдәмгә килер?


ИНТЕРНЕТ

(«Интернет» һәм тамашачылар төп терминнарга билгеләмә бирә):

НТМLWЕВ страница әзерләгәндә файдалана торган тел.

WЕВ страница – үз эченә текст, графика, анимация, башка мультимедийлы объектлар һәм гипертекстлы ссылкалар алган документ.

World Wlde Web – абстрактлы мәгълүмәт пространствосы, ул бөтен дөньяны үз эченә ала.


Брандмауэр - читтән компьютер челтәренә керүне тыючы компьютер яки программа.


Браузер: WЕВ - страницаны карау өчен җайланма.


Гиперссылка: WЕВ - страница элементы, билгеле бер төс белән аерылган, астына сызылган. Тиз вакыт эчендә бүтән документка күчү өчен файдаланыла.

Домен – интернетта бертөрле группадагы крмьпютерларның гомуми исеме.


Модем – телефон челтәре ярдәмендә бер компьютердан икенче компьютерга Цифрлы мәгълүмат тапшыручы җайланма.


Провайдер: Интернеттагы хезмәтләрне бирүче фирма.


Судья: Мәсьәлән белем бирүдә, интернеттан нинди файда?


Адвокат: Интернет ярдəмендə дистанцион белем алырга була. Бигрәк тә сәнгатьне өйрәнүе бик кызык, төрле музейларның сайтларын файдаланып, сез өйдән чыкмыйча гына, Эрмитаж заллары буенча сәяхәт итә аласыз. Сез Вашингтон шәһәрендәге Ак йортка кереп Америка президентының гаиләсе белән таныша аласыз. Дөрес аның өчен тагын инглиз телен белү кирәк.


Прокурор: Аңлавыбызча тагын инглиз теле укытучысы кирәк!


Судья: Сез моңа нәрсә әйтәсез?


Адвокат: Инглиз телен өйрәнү өчен укытучы эзләргә кирәк түгел! Сезгә Интернет булыша.


ИНТЕРНЕТ: www. intellect. aanet. ru сайты ярдәмендә инглиз телен өйрәнү өчен сез менә дигән программалар таба аласыз. Россиядə беренче тапкыр «Йолдызлы курс» дип аталган инглиз телен өйрәтә торган дөньякүләм программа төзелде. Анда АКШның Оксфорд шәһәрендәге һәм башка шәһәрләрнең фәнни үзәкләрендә белем бирүче югары категорияле укытучылар эшли. Әгәр бу программа буенча белем алырга телисез икән, программа ахырында сез инглизча, яза, укый һәм сөйләшергә өйрәнә аласыз.


Прокурор: Интернетка тоташу өчен бик күп акча кирәк бит: компьютер кирәк, модем кирәк провайдер хезмәтләренә түләргә кирәк мәктәп укучысы анда ничек эшләсен?

Адвокат: менә шуның өчен дә Интернет - узәк эшчәнлегенә лицензиясе рөхсәте дә бар. Барлык теләүчеләргә Интернет хезмәте күрсәтелə.


Судья: Кызык , ә тагын нәрсә эшләргә була Интернет ярдәмендә ?


Адвокат : күрсәтмәләр бирү өчен кулланучыны чакыруыгызны үтенәм.


Судья: Кулланучы куелган сорауга җавап бирүегезне үтенәм.


Кулланучы: Арпанет программасын төзегәндә текстлы хəБəрләрне тапшыру бурычы куела . Әгәр хәзерге терминда әйтсәк бу – электрон почта була инде. Электрон почта ярдәмендә хәзер төрле файлларны тапшырырга булла – текстлы, графиклы , тавыш һ.б.

Хәзерге вакытта Интернетның мөмкинлекләре һәр сәгать саен үсә. Мәгьлүмат ресурсларыннан тыш Интернетның гаять зур мөмкинлекләре - кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы оештырылды. Электрон почтадан тыш интернет буенча –интернет –телефон аша сойлэшу момкинлеклэре дэ бар, цифрлы видиокамералар ярдэмендə видеоконференциялəр оештырырга була. Видеоконференциялəр ул-челтəр буенча бер яки берничə кулланучы белəн аралашу момкинлеге. Видеоконференция вакытында сез узегезнен мониторыгыздан аралашкан кешелəрегезне курə аласыз. Бу аралашунын бик унайлы ысулы лəкин билгеле шартлар булдырырга кирəк. Алар –югары тизлектəге элемтə линиялəре həм кулланучының цифрлы камерасы булуы шарт. Әгәр кулланучыларның андый мөмкинлекләре булмаса, алар аралашуны – телеконференция ярдәмендә оештыра ала.Телеконферециянең телевидение белән бернинди дә уртаклыгы юк.

Телеконфереция – текстлы хәбәрләр ярдәмендә интернетта аралашу ысулы

Телеконфереция – электрон почта системасына нигезләнгән.

Телеконфереция үткәрү өчен – интернет – сервер һәм почта ящигы кирәк.

Серверда телеконферециянең темасы бастырылып чыга. Бу тема белəн кызыксынган һәр кеше серверга үз тәкъдимен электрон почта аша җибәрә ала һәм һәрбер хат автомат рәвештә серверда урнаша.Телеконферециядән тыш, белдерүләр тактасы да оештырылган, ләкин аның телеконферециядән аермалы буларак конкрет темасы юк.


Судья: Гаепләнүче, сезгә соңгы сүзне бирәбез.


Интернет: Нәрсә соң ул – глобаль интернет челтәре? Бүгенге интернет ул – бик күп челтәрләрнең берләшмәсе. Һәр челтәр йөзләрчә серверлардан тора. Серверлар үзара төрле элемтә линияләре ярдәмендә турыдан – туры тоташкан. Бу элемтәләр: җирдәге радиоэлемтә, спутник радиоэлемтәләре, кабель элемтәләре.


Секретарь: Торуыгызны утенəм. Судья карар чыгарырга китə. Ə судья карар чыгарган арада музыкаль пауза.( музыкаль пауза)


Секретарь: Торуыгызны утенəм.


Судья. ИНТЕРНЕТ гаепсез. Рəхмəт, каравылчылар, сез китə аласыз. ИНТЕРНЕТНың ни өчен гаепсез икəнлеген аңлатып γтəм. ИНТЕРНЕТның уңай яклары тискəре якларыннан кγбрəк, тик аны белеп кулланырга гына кирəк. Безнең тамаша шуның белəн тəмам карап утыруыгыз өчен рəхмəт.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 17.10.2016
Раздел Информатика
Подраздел Конспекты
Просмотров56
Номер материала ДБ-267360
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх