Инфоурок Другое Другие методич. материалыУрок-игра Тамчы шоу" по теме Туган ягым -яшел бишек(5-8кл) татарская литература

Урок-игра Тамчы шоу" по теме Туган ягым -яшел бишек(5-8кл) татарская литература

Скачать материал



hello_html_ca39994.gif

Тема: Туган ягым.

Максат: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

Игътибарлылыкны арттыру;

Туган ягыбызны ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Артышлык сүзе язылган карточка, туган ил турында

мәкальләр, ноутбук, проектор

Барышы.

Бүген бездә “Тамчы шоу”

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

- Бүген без сезнең белән тамчы-шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: “Сэлэтлелэр” һәм “Тапкыр малайлар”. Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

................................командасы:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.

Минем исемем –Эльвир,

Кулымннан килә бар эш.

Бик яратам җырларга,

Тырышам шәп укырга.

Ә мин, Айгиз, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Чуть-чуть кенә калышам.

Ә мин, Денис, шук малай,

Өлгер малай, ут малай.

Кайчак мине кисәтәләр

Аңламыймын, ник алай.

Барыбыз да дус һәм тату

Командада 5 бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз –

Тапкыр малайлар” сезнең алда.



Сэлэтлелэр командасы:

Сэлэтлелэр һәр җирдә кирәк,

Тик чын сэлэт бик сирәк.

Мин, Лидия, бик тырышам,

Һәр көн саен алга барам.

Иптәшләрне дә калдырмыйм,

Үзем белән бергә алам.

Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем – Гульназ.

Китап укырга яратам

Тапкыр буласым килә.

Мин Нажия, һәрвакытта

Девизымны һич онытмыйм.

Чиста, пөхтә, тиз язам

Өлгер белән дуслашам.

Без дә бик тырыш балалар

Командада 3 кенә.

Көч сынашырга әзер без

булсак та төш кенә.



- Безнең бүгенге бәйгебез “Туган ягым” исеме астында үтәчәк.

-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

Сораулар:

Татарстан Республикасы президенты (Р.Минниханов)

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл)

Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

Казан уртасында нәрсә бар? (З хәрефе)

Үзе шәһәр, үзе балык (Алабуга)

Татарстандагы иң зур елга (Идел)

Опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (М.Җәлил)

Казанның хоккей командасы исеме (Ак барс)

Казанның футбол командасы (Рубин)

Татар кызының милли баш киеме (калфак)

Районыбыз исеме (Түбән Серги)

Мәктәп урнашкан урам ( Мәктәп)

Безнең мәктәп директоры (Валиев Ф.З.)

Җәй башында үткәрелә торган милли бәйрәм (Сабантуй)

Пут елгасы урнашкан авыл (Васкин)

Татар халкының ханбикәсе (Сөембикә)

Ханбикәнең 7 катлы манарасы (Сөембикә)

Татарстан Республикасында нинди телләр Дәүләт телләре дип кабул ителгән? (татар һәм рус)

30 август нинди көн? (Татарстан көне)



-Икенче тур “Игътибарлылык” дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.

..........................” командасына

- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Нинди тау, кемнен портреты?)

.........................” командасына

- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Нинди тау сурэтлэнгэн? Кемнен портреты?

-Өченче тур. “Дәвам ит!” дип атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.



Алтын-көмеш яуган җирдән

Туган-үскән ил артык.


Ат туйган җиренә,

Ир туган иленә тартыр.


Бердә түгел, илдә көч.


Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.


Җирсез-йортсыз ил булмый,

Ашсыз-сусыз көн булмый.


Илдә йөргән ил таныр,

Кырда йөргән җир таныр.


Иле иркеннең көне иркен.


Иленнән аерылган –

Канаты каерылган.


Илсез кеше – телсез сандугач.


Оясыз сандугач сайрамый.


Таянма билеңә, таян илеңә.


Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.


Туган илең – туган анаң.


Үз илем – алтын бишек.



-Дүртенче тур. “Бул зирәк!” Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.



-Бишенче тур “Бул тапкыр!”

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

Сүз эчендә сүз” - “ТАШБАКА” сүзеннән сүзләр төзү

(..............................................................)



-Алтынчы тур “Капитаннар ярышы” Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә

Зирәкләр” командасы капитанына сораулар:

Шәймиев Татарстан Республикасының беренче президенты

Татарстан флагында 2 төс

Казан – Татарстанның башкаласы

Шүрәле” әкиятен А.Алиш язган

Без Түбән Серги районында яшибез

Түбән Серги гербында ак барс сурәтләнгән

Самса татар халык ашамлыгы

Мәктәбебез М.Җәлил исемен йөртә

Алты алтың кырык алты



Тапкырлар” командасы капитанына сораулар:

Түбән Серги районы хакимияте башлыгы – Еремеев В.В.

Идел – Татарстанның иң зур елга

Чаллы – КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр

Республикабызның төп табигый байлыгы – нефть

Ак барс – Казан хоккей командасының исеме

Татар егетенең милли баш киеме – калфак

Шүрәле туган авыл – Кырлай

Минниханов – Татарстан Республикасының хәзерге президенты

Якшәмбе – ял көне

Туган тел”не М.Җәлил язган



-Музыкаль тәнәфес “Туган як” җыры башкарыла. “Презентация "Туган ягым Васкиным” презентациясе күрсәтелә.



-Нәтиҗә ясау, бүләкләү





























ПРИЛОЖЕНИЯ К ИГРЕ



МӘКАЛЬЛӘРНЕ ӘЙТЕП БЕТЕР.

Ат туйган җиренә,

Ир туган ......... тартыр.

Бердә түгел, ......... көч.



Җирсез-йортсыз ил булмый,

Ашсыз-сусыз ......... булмый.



Илдә йөргән ил таныр,

Кырда йөргән .......... таныр.



Иле иркеннең ......... иркен.



Иленнән аерылган –

........... каерылган.



Әнкәм йорты – алтын ...... .



Таянма билеңә, таян ......... .



Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ....... булмас.



Туган илең – туган ........ .



Үз илем – алтын ......... .

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок-игра Тамчы шоу" по теме Туган ягым -яшел бишек(5-8кл) татарская литература"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Таргетолог

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 517 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.03.2016 589
    • DOCX 47.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Динеева Диля Данифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Динеева Диля Данифовна
    Динеева Диля Данифовна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5280
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой