Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү буенча берләштерелгән шөгыль."Көз бабайда кунакта"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү буенча берләштерелгән шөгыль."Көз бабайда кунакта"

библиотека
материалов

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү буенча берләштерелгән шөгыль.

Азнакай шәһәренең 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы.

Тема. Көз бабайда кунакта.

Максатлар:

  1. Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны, алар турында белемнәрен тирәнәйтү, сыйфатларын билгеләүне дәвам итү.

  2. Пластилинны турыга тәгәрәтеп һәм түгәрәкләп әвәләү күнекмәләрен формалаштыру. Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Әвәләү процессында балаларда пөхтәлек; әйләнә – тирә юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

  4. Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру: яшелчә бакчасы, түтәл, озынча, түгәрәк, уңыш, ачы.

Методик алымнар: әңгәмә, уен, сорауларга җавап бирү.

Күрсәтмә материал: яшелчәләр (чөгендер, кишер, кыяр, суган, помидор), пластилиннан әвәләү ысулын күрсәтү өчен яшелчә (кыяр, помидор) .

Таратма материал: маскалар, кызыл һәм яшел пластилин, әвәләү өчен такта, салфеткалар.

Җиһазлар: 2 тартма - “түтәл”, яшелчәләр белән кәрзин, хат.

Үткәрү урыны: төркем бүлмәсе.

Шөгыль барышы.

  1. Оештыру өлеше. Төркем бүлмәсе төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән.

  • Хәерле көн, балалар. Балалар, күрегез әле табигатьтә нинди матурлык! Көз табигатьнең иң гүзәл мизгеледер.

Әйе, бүген Көз!

Яфракларны күр әле;

Алтын төскә кергәннәр!

  1. Серле кәрзин” уены.

  • Балалар, көз көне бакчада нәрсәләр өлгерә? (Яшелчәләр)

  • Ә минем кулымдагы кәрзиндә нәрсәләр бар? (Кыяр, помидор, чөгендер, суган, кишер).

Кәрзин өсте каплана.( Бер – бер артлы балалар чыга, кулны тыгып нәрсә икәнен әйтә. Иптәшләренә күрсәтә һәм сыйфатларын билгелиләр.)

  • Суган нинди төстә? (Суган сары)

  • Ул нинди? (Түгәрәк, ачы, елата)

  • Суган кайда үсә? (Суган түтәлдә үсә)

  1. Көз бабайга кунакка.

(Тәрбияче кулында хат).

  • Балалар, җылы якларга киткәндә кошлар сезгә менә шушы хатны калдырдылар. Тыңлагыз әле.

Тәрбияче укый:

Бакчамда өлгерде яшелчәләр,

Сезне кунакка көтәм, балалар”.

  • Бу хатны сезгә Көз бабагыз язган икән. Сез, балалар, кунакка барырга телисезме? Көз бабай түтәлендә нәрсәләр үскәнен беләсегез киләме?

(Көз бабай янына киләләр).

  • Исәнмесез, балалар. Исән – сау килеп җиттегезме? (Яхшы, әйбәт).

Көз бабай. Подноска яшелчәләр куйган:

  • Күрегез әле, быелгы яшелчә уңышын. Болар миннән сезгә бүләгем. Әйдәгез, сезнең белән яшелчә бакчама юл тотыйк әле.

  1. Ял итү: “ Бар безнең бакчабыз...”

(Балалар түгәрәккә баса. Яшелчә маскалары кидерелә.)

Бар безнең бакчабыз,

Анда кишерләр (суган, помидор, кыяр, чөгендер) үсә. ( Яшелчә исемен әйткән бала түгәрәккә чыгып бии.)

5. Уен. “ Биредә нәрсә юк?”

(Тәрбияче өстәлгә яшелчәләр куя)

  • Балалар, болар нәрсәләр? (Яшелчәләр).

  • Яшелчәләр сезнең белән качышлы уйнарга телиләр. Уйныйсызмы?

(Балалар игътибар белән карыйлар. Тәрбияче тукыма белән яшелчәләрне каплый. Шул арада 1 яшелчәне тәрбияче алып куя ).

  • Биредә хәзер нинди яшелчә юк?

6. Әвәләү. “ Кыяр һәм помидор”.

  • Балалар, сез күрдегезме Көз бабай күпме яшелчә үстергән. Менә бездә дә 2 түтәл бар. Алар буш, без дә яшелчәләр әвәләп, шушы түтәлләргә утыртыйк. Нинди яшелчәләр икән?

Берсе – үзе яшел, озынча, сусыл. (Кыяр)

Икенчесе – түгәрәк, кызыл, түтәлдә үсә . (Помидор)

  • Без хәзер кыяр белән помидор әвәләрбез.

Әвәләү процессы.

Тәрбияче күрсәтә, бергәләп эшлиләр

  • Помидор нинди? (түгәрәк, шулай итеп түгәрәкләп әвәлиләр).

  • Кыяр нинди? (озынча, колбаса формасында тәгәрәтү).

(Түтәлләр итеп ясалган тартмаларга балалар белән яшелчәләр утырту).

7. Эшләрне бәяләү.

Тәрбияче:

  • Көз бабай, син безнең балаларның уңышларын күр әле. Сиңа ошыймы?

(Көз бабай карый, бәяли).

Тәрбияче:

  • Ә без, хәзер балалар бакчага кайтыйк. Киләсе елга да сиңа кунакка килербез.

8. Йомгаклау.

  • Без нәрсәләр турында сөйләштек?

  • Яшелчәләр кайда үсә?

  • Нинди яшелчәләрне әвәләдек?






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-249940

Похожие материалы