Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле "Зурлар төркеменә юл"

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле "Зурлар төркеменә юл"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:


Зурлар төркеменә юл.

(Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле)

Максат:

өйрәнгән материалны кабатлау һәм ныгыту.

Бурычлар:

  • 1-5 цифрларын кабатлау, 5 эчендә предметларны санау, геометрик фигураларны, төсләрне кабатлау һәм ныгыту;

  • Терәк сүзләр аша әкиятләрне тану, табышмаклар чишү;

  • Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кабатлау,

  • Агач, чәчәк, йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту;

  • Активлык, табигатькә сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.


Дәрес барышы:

  • Исәнләшү. Балалар белән бергә шигырь уку:

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн бөтен дөньяга!


- Балалар, сез ел буе бакчага йөрдегез, күп әйберләр өйрәндегез һәм үстегез. Озакламый җәй җитә, җәйдән соң без зурлар төркеменә күчәрбез. Телисезме? Хәзер сезнең әзерлекне тикшерербез.

- Менә монда карагыз әле, өч юл бар. Беренчесе сазлыкка илтә, барабызмы? Икенчесе урманга Убырлы карчык янына илтә, барабызмы? Өченчесе зурлар төркеменә илтә, барабызмы? (әйе)


- Сезне кисәтеп куясым килә, юлда каршылыклар булачак. Менә шуларның беренчесе:

- Өстәлдә уенчыклар, ә миндә цифрлар. Сез мин күрсәткән цифр кадәр уенчык күрсәтергә тиеш.( 5 бала эшли)


- Икенче каршылык: геометрик фигураларны әйтеп чыгарга кирәк (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, өчпочмак) Алар нинди төстә?


Уен: “Нәрсә түгәрәккә охшаган?”


- Өченче каршылык: әкиятләр белүегезне тикшерик.

1.Избушка, коза, козлята, волк (“Волк и семеро козлят”)

2.Емеля, печка, щука (“По щучьему велению”)

3.Ниф-Ниф, Нуф-Нуф, Наф-Наф (“Три поросенка”)

4.Алтын тарак, малай, әни (“Су анасы”)

5.Кара урман, егет, җен-пәриләр (“Шүрәле”)


Шүрәле керә, ачулана.

- Тукта әле, Шүрәле. Без бит начар кешеләр түгел, күптәнге ачуларны оныт инде син. Балалар сиңа хәзер җыр җырлап күрсәтерләр.


Җыр: “Шүрәле”


- Шүрәле, безнең балалар зурлар төркеменә баралар.

Шүрәле: Ә алар табышмаклар чишә беләләрме соң? Тикшереп карыйк әле.


1.Үсеп утыра бер чүлмәк,

өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

- Кәбестә нәрсә ул? (яшелчә) Тагы нинди яшелчәләрне беләсез? Ни өчен аларны яшелчәләр дип атыйбыз?


2.Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште.(алма)

-Алма нәрсә ул? (җиләк-җимеш) Тагы нинди җиләк-җимешләрне беләсез? Ни өчен аларны җиләк-җимеш дип атыйбыз?


Уен:”Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аер.”


3.Язын киенә, көзен чишенә. (агач)

- Нинди агачларны беләсез? Алар кешеләргә ни өчен кирәк?


4.Чәчәк турында табышмак.

- Нинди чәчәкләрне беләсез? Алар ни өчен кирәк?


Уен:”Что без чего не бывает?”


Монда карагыз әле, хайваннар буталып беткән. Әйдәгез аларга ярдәм итик, урыннарына куйыйк. (Йорт хайваннарын өй янына, кыргый хайваннарны агач янына)

Уен:”Кто чей малыш?”


Шүрәле: Сез бик акыллы балалар икән, күп беләсез. Котлыйм сезне зурлар төркеменә күчүегез белән. Менә сезгә миннән бүләк.

( бүләкләрен тапшыра, саубуллашып чыгып китә)


Йомгаклау.


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров57
Номер материала ДБ-259307
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх