Минем укытучы булып китүемнең сәбәбе, мөгаен, яраткан укытучым Габдрахманова Лена Сабиржан кызы эшенә чын күңелемнән гашыйк булуымнан, аның укытучыларга гына хас булган килеш-кыяфәтенә соклануымнан, безгә – укучыларына карата булган җылы мөнәсәбәтен, аның яхшылыкларын тоюымнан булгандыр.
24 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү дәверендә мин һәрчак үземнең яраткан укытучыма охшарга тырышам, аңарда булган гүзәл сыйфатларны үземдә дә булдырырга, эзләнергә, табарга, уңышларга ирешергә омтылам. Укытучы һәм тәрбияче буларак минем максатым урыс балаларына дәүләт телен аралашу чарасы буларак өйрәтү, аларны рухи, әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интелектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү.
Минем укытучы булып китүемнең сәбәбе, мөгаен, яраткан укытучым Габдрахманова Лена Сабиржан кызы эшенә чын күңелемнән гашыйк булуымнан, аның укытучыларга гына хас булган килеш-кыяфәтенә соклану...