Шигырьләргә салып бар моңнарын,
Белем бирә акыл иясе...
Шигырьләргә салган фикерләрне
Һәркемнең килә дә беләсе...
Сез дә дуслар фикер алышыгыз,
Салып аны шигырь юлына.
Шигырь моңы, бәлкем, юл күрсәтер
Кечеләргә һәм дә олыга.
Хисләр булса - ник соң ташымаска?
Моң булганда ник соң тын тору?
Кулда тычкан һәм төймәләр булгач
Кулны ник соң кушырып утыру?
Кәгазь-каләм булган булса элек,
Хәзер кулда йөз дә дүрт төймә.
Шигырь язып була хәзер төрле җирдә,
Була эштә, укуда, өйдә.
Була саклап күңелдәге моңны,
Гомер-гомерлеккә санакта.
Интернетның киңлекләрен иңләп
Укучылар килер һәрчакта...
Укучыга җиткез фикерләрең,
Калмасыннар алар йөрәктә!
Яңа тема ачтым сезгә, дуслар.
Сыймаганга хисләр күкрәккә.
Нәрсә соң ул бәхет? Меңләгән еллар буе әлеге сорауга төгәл җавап бирә алмыйлар. Чыннан да, нәрсә ул бәхет? Акчамы, материаль байлыкмы, әллә инде ул бөтенләй тормышта яшәми торган хыял гынамы? Бәхет һәркем өчен үзенә якын сүз. Кемгәдер әти-әниләренең елмаюын күрү, икенчеләренә гаилә тынычлыгы, өченчеләренә карьера... Мәхәббәттә – бәхет таптым, дип әйтүчеләр дә очрый...
Мин үземне бик бәхетле хис итәм, чөнки яраткан эшем, минем өчен кайгыртып яшәүче тулы гаиләм, ышанычлы дусларым, җылы өем, сагынып көтәрдәй якын кешем бар. 25 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып балаларга белем өстәү өлкәсендә эшлим. Әле укытучы буларак, белем генә биреп кенә калмыйм, укучыларны һәръяклап тәрбияләргә дә өлгерәм мин.
Укучыларны камилләштерүнең бер ысулы булып, дәрес формасы тора. Дәреснең нәтиҗәсе укытучының куйган максатына тигез. Әгәр укытучы дөнья сәясәте, икътисады, ачышлары белән кызыксынмаса, техник чараларны читкә куеп, укучыларга коры материал гына бирсә, балада алга үсеш булмаячак. Филофос Плутарх сүзләре белән әйтсәк, укучы—ул тутырылырга тиешле савыт түгел, ә кабызылырга тиешле факел. Укучыны алга этәрү өчен, беренче чиратта, укытучының үзендә омтылыш булырга тиеш.