“Рәхмәт сиңа, җыр!
Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа,җыр!” диписемләнгән шигъри җыентыгына күзәтү....“Җыр ул-миннән аерып алып булмый торган бер өлешем,”-ди Георгий Мифодиевич. Һәм ул җырлый. Аның күңеленнән иксез-чиксез моң дәрясы агыла. Җыр аның бөтен дөньясын били. Әйтерсең җыр аның бер кисәге. Шулай булмаса аның күңел түреннән чыккан, җан авазы белән язылган “И җыр гынам, җырым” дип аталган фәлсәфи формадагы хезмәте тумас иде:“Ерактан,бик ерактан акрын гына бер җыр агыла. Аһ, бу нинди йөрәк өзгеч моң?!
Кайда ишеткәнем бар соң әле минем бу җырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дә...