версия для слабовидящих
Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Брт на әзерләнү өчен
1 нче өлеш Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз. А1 Сүзләрдә ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез: 1) икенче, әнисе, кеше, кинәт 2) талгын, төньяк, халык, көнбагыш 3) колын, төлке, болыт, өлгерү 4) качак, хозур, чалма, гаеп А2 Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар? 1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы 2) савап, ватан, савыт, кавын 3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт 4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак А3 [с] авазына дөрес билгеләмә бирелгән очракны күрсәтегез: 1) тел алды, парлы, саңгырау 2) кече тел арты, парлы, яңгырау 3) тел алды, парлы, яңгырау 4) тел арты, парлы, саңгырау А4 – Нишләп балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың? (Н. Дәүли) Җөмләсендәге тотрыклы сүзтезмәнең мәгънәсен күрсәтегез: 1) моңсуланып, боегып утыру 2) шатланып, елмаеп утыру 3) аяк киемен салып утырып тору 4) су (елга) янында утыру А5 Әдипләребез үз әсәрләрендәге һәр кешене – персонажны үз баласы, үз нәселе санап, берсенең исемен икенчесенә кушмаганнар (Х. Сарьян) җөмләсендә рус теле аша кергән һинд-европа алынмасын күрсәтегез. 1) әдипләребез 2) әсәрләрендәге 3) персонажны 4) нәселе А6 Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез: Дивардагы көнсанардан бүгенге битен ертып алды. (Б. Камалов) 1) битен 2) дивар 3) көнсанар 4) бүгенге А7 Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән? 1) чәчкечне (чәчкеч-) 2) алмагач (алма-) 3) төшемле (төш-) 4) эчтеләр (эчтеләр) А8 Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелә? 1) -у, -ү, -сыз, -сез, -дан, -дән 2) -ның, -нең, -да, -дә, -ым, -ем 3) -даш, -дәш, -лык, -лек, -чы, -че 4) -ды, -де, -ырга, -ергә, -гач, -гәч А9 Күзәнәклеләр сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленеше кайсы очракта дөрес итеп бирелгән? 1) күз-ән-әк-леләр 2) күзәнәкле-ләр 3) күз-әнәк-ле-ләр 4) кү-зә-нәк-ле-ләр А10 Фигыльнең юнәлеш кушымчалары күрсәтелгән төркемне билгеләгез: 1) -м, -сың, -а 2) -ыш, -н, -дыр, -ыл, 3) -лар, -ләр, -нар, -нәр 4) -ган, -ыр, -ачак, -ды А11 Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән: Төзелеш бик озакка сузылганга, без борчыла башладык. (Р. Мостафин) 1) баш килештә 2) юнәлеш килешендә 3) төшем килешендә 4) иялек килешендә А12 Сорау алмашлыклары кайсы төркемдә бирелгән? 1) кемдер, нәрсәдер, никтер, нидер 2) без, ул, алар, мин 3) үз, бөтен, һәр, барлык 4) ни, ничек, нәрсә, нигә А13 Бәлки, тагын, һәм, әгәр сүзләре: 1) бәйлекләр 2) ымлыклар 3) кисәкчәләр 4) теркәгечләр А14 Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Мин шундый карарга килдем: әйткәннәрнең барысын да теркәп барырга. 1) иярчен хәбәр җөмлә 2) иярчен аергыч җөмлә 3) иярчен ия җөмлә 4) иярчен рәвеш җөмлә А15 Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер (Мәкаль) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез. 1) көттерү интонациясе 2) мөнәсәбәтле сүзләр 3) янәшә тору 4) кискен каршы кую интонациясе А16 Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? 1) мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә 2) мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчалары ярдәмендә 3) күрә бәйлеге, килеш кушымчалары, дип сүзе ярдәмендә 4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала А17 Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кая ашыгасың, кеше? (Ф. Яруллин) 1) тойгылы җөмлә 2) өндәү җөмлә 3) хикәя җөмлә 4) сорау җөмлә А18 Җөмләдә аерып бирелгән сүзләр арасындагы ияртүле бәйләнешнең мөнәсәбәт төрен күрсәтегез: Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Мәкаль) 1) ачыклаулы мөнәсәбәт 2) аныклаулы мөнәсәбәт 3) хәбәрлекле мөнәсәбәт 4) биредә сүзләр арасында тезүле бәйләнеш күзәтелә А19 Җөмләдә аерып бирелгән кисәкнең төрен билгеләгез: Чыннан да, нинди кеше икән ул “ят”?(М. Мәһдиев) 1) кереш сүз 2) аныклагыч 3) ия 4) эндәш сүз А20 Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез: 1) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле 2) сөн, галия, нәгыйм, урал 3) саулык, матур, исем, мәгънә 4) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек А21 Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез: 1) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге 2) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал 3) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге 4) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак А22 Кайсы төркемдә а хәрефе языла, [ә] авазы ишетелә? 1) елъязма, барсил, давыл, караш 2) фәкать, кадер, гадәт, гадел 3) ачкыч, бара, наян, кабак 4) ичмаса, хасил, кабилә А23 Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе булырга тиеш? Кычкырып сөйлим (...) Кабан - Казанның моңлы бер күзе... – дим. (Р. Гаташ) 1) биредә кискен каршы кую интонациясе, шунлыктан сызык куела 2) биредә санау интонациясе, шунлыктан өтер куела 3) биредә көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела 4) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый А24 Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән? Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә (1) ул (2) бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте (3) ул үзе йоклатты (4) үзе коендырды (5) үзе уйнатты (6) сөяргә тотынса (7) баланы елатмыйча (8) туктамады. (Г. Исхакый) 1) 1, 2, 3 2) 1, 2, 4, 5, 6 3) 1, 3, 4, 5, 8 4) 1, 3, 4, 5, 6, 7 А25 Кайсы җөмләдә сызык куелырга тиеш? 1) Сукмагыма каршы төшмә кит солдат. 2) Ичмаса берәр җылы сүз әйттеме ул аңа юаттымы берәр. 3) Ул яраланган булырга кирәк. 4) Мин аны яраттым кояш шаһит. А26 Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз. 1) “Сабантуй белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга, ул миңа бик кадерле. 2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады. 3) Бу ел ашлык уңмады. 4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды. А27 Рәсми стильгә караган җөмләне табыгыз. 1) Барды – умартачы үзе юк. 2) Регби буенча Мәскәүдә “Яшь Динамочы” турниры узды. 3) Шәһәр мине бик үзгәртте. 4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә. А28 Бары тик [қ] авазы гына булган төркемне табыгыз. 1) керпе, кинәт, кино 2) карсет, клип, клуб 3) кайтару, койрык, карга 4) китап, карандаш, камил Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез. 1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем. 2) Айвазян “безнең көйне” дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көе “Тәфтиләү”не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 8) Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. ( Г. Шәрәфи) А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез: 1) фәнни-популяр стиль 2) матур әдәбият стиле 3) рәсми стиль 4) публицистик стиль А30 Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән? 1) 1 2) 3 3) 5 4) 6 А31 Синонимнар кайсы җөмләдә кулланыла? 1) 3 2) 4 3) 6 4) 8 А32 Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган? 1) 2 2) 5 3) 7 4) 8 Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый. 2 нче өлеш В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз. В1 8 нче җөмләдән кече тел охшашлануы булган сүзне язып алыгыз. В2 4 нче җөмләдән рус теле аша кергән алынма сүзне табып, күчереп языгыз. В3 7 - 9 нчы җөмләләрдән парлы сүзне күчереп языгыз. В4 8 нче җөмләдән исем фигыльне күчереп алыгыз. В5 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез. В5 Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. В6 Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез. В7 4 - 7 нче җөмләләрдән тиңдәш ияләр кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. В8 1 - 4 нче җөмләләрдән рәвеш хәле булган җөмләнең санын күрсәтегез. 3 нче өлеш Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз. С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез милли музыканы тыңлыйсызмы? Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар? Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. 1нче өлеш Әл А1. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? 1) ут, ямь, көрт, урман, кое 2) сары, өстәл, бару, танык 3) куян, тәгам, кәгазь, оя 4) буяу, мәче, машина, авыр А2. [ө] сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез. 1) озын, иренләшмәгән калын сузык аваз 2) озын, иренләшкән калын сузык аваз 3) урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы 4) дөрес билгеләмә юк. АЗ. [с] тартыгына туры килгән билгеләмәне табыгыз. 1) тел уртасы, өрелмәле, яңгырау 2)шаулы, өрелмәле, саңгырау, тел-теш авазы, [з] тартыгының саңгырау пары 3) ирен-ирен, йомык, яңгырау 4) тел алды, йомык, яңгырау А4. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез. 1) колын, төлке, көнендә 2) сабый, урман, китү 3) җиһан, риза, машина 4) болынлык, утын А5. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән? 1) рун - гарәп - латин - уйгыр - Кирилл 2) гарәп - латин - Кирилл 3) рун - уйгыр - гарәп - латин - Кирилл 4) уйгыр - гарәп - рус - латин А6 о, ө хәрефләренең язылыш кагыйдәсе кайсы рәттә дөрес бирелә? 1) о, ө хәрефләре сүз башында гына языла 2) о, ө хәрефләре тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә языла 3) о, ө хәрефләрен кайда ишетәбез, шунда язабыз 4) о, ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. 1) аръ-як, адъ-ю-тант, и-ше-гал-ды 2) аръ-як, адъютант, и-ше-гал-ды 3) аръяк, адъютант, ише-гал-ды 4) аръяк, адъютант, ише-гал-ды А8. Боз өстенә балыкчылар сибелгән җөмләсендә балыкчылар сүзе¬нең лексик мәгънәсен күрсәтегез. 1) исем сүз төркеменә карый; күплек санда, баш килештә;җөмләдә ия 2) балык тоту белән шөгыльләнүче кеше(ләр)не атый 3) абстракт мәгънәне белдерә 4) хәрәкәтне белдерә А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган? Туган якта һәр тал җырлый. (С. Хәким) 1)һәр 2) тал 3) җырлый 4) туган як А10. Түбәндәге мисалларда синоним сүзләр булган рәтне күрсәтегез: 1) көн, төн; иртә, кич 2) ба°л, бал; карт аю, картаю 3) ирекле, бәйсез, азат, хөр 4) бара-бара, тора-бара, алыш-биреш А11. Түбәңдәге мисалларда фразеологик берәмлекләр булган рәтне күрсәтегез: 1) үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге 2) кара-каршы утыру; каты тавыш белән сөйләү, сукмакны югалту 3)салпы якка салам кыстыру; теш кайрау; йөрәк итен ашау; күз буу 4) хәрәкәт башлану; кычкырып елау; кунакка килү; җәй үтү А12. Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән? 1) котлау (кот-) 2) ямьле (ямь-) 3) башлангыч (башла-) 4) рухлану (рух-) А13. Төрләндергеч кушымчаларны күрсәтегез. 1) -а, -ә, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -эчәк 2) -чы, -че, -даш, -дәш, -лык, -лек, -ла, -лә 3) -ның, -нең, -га, -щ -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә 4) -лы, -ле, -сыз, -сез, - дай, -дәй, -ныкы, -неке. А14. Көньяк, һәрвакыт, өчпочмак сүзләре сүз ясалышының кайсы төре буенча ясалган? 1) сүзгә кушымчалар өстәү юлы белән 2) сүзләрне кушу юлы белән 3) сүзләрне кыскарту юлы белән 4) сүзгә яңа мәгънә өстлү юлы белән А15. Авылдашларга сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез: 1) авыл-да-ш-лар-га 2) авыл-даш-лар-га 3) авыл-даш-ла-рга 4) авыл-да-ш-ла-рга А16. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез. Фигыльне ачыклап, эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдереп килгән иярчен кисәк... 1) фигыль дип атала 2) рәвеш хәле дип атала 3) 1) сыйфат дип атала 4) алмашлык дип атала А17. Җөмләдә калын белән бирелгән исемнең килешен билгеләгез. Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә. Еники) 1) чыгыш килешендә 2) төшем килешендә 3) юнәлеш килешендә 4) урын-вакыт килешендә А18. Таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре үзеннән алда килгән исемнең кайсы килештә булуын таләп итә? 1) баш килештә 2) юнәлеш килешендә 3) чыгыш килешендә 4) иялек килешендә А19. Мөмкин, кирәк (кирәкми), ярый (ярамый), бар, юк сүзләре 1) аваз ияртемнәре 2) хәбәрлек сүзләр 3) кисәкчәләр 4) 4)бәйлекләр А20. Кемдер, ничектер, берәү, әллә нәрсә алмашлыкларының төркем¬чәсен күрсәтегез. 1) сорау алмашлыклары 2) билгеләү алмашлыклары 3) билгесезлек алмашлыклары 4) күрсәтү алмашлыклары А21. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы исем сүзтезмә? 1) ахырдан икенче 2) укудан кайту 3) күп нәрсә 4) чигелгән сөлге А22. Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез. Нинди саф, нинди матур күңелле егет син! (М. Мәһдиев) 1) хикәя җөмлә 2) өндәү җөмлә 3) тойгылы җөмлә 4) боерык җөмлә А23. Җөмләнең терен билгеләгез. Дала буш, дала тын, узе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз. (Ә. Еники) 1) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә 2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә 3) катнаш кушма җөмлә 4) иярченле кушма җөмла А24. Кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләнең мәгънәсе ягын¬нан төрен билгеләгез. Быел яңгыр аз яуды: игендә өмет зур түгел. (Г. Ибранимов) 1) иярчен максат җөмлә 2) иярчен ия җөмлә 3) иярчен сәбәп җөмлә 4) иярчен вакыт җөмлә 5) А25. Билгеләмәне дөрес тәмамлагыз. Җөмләдә теркәгечләр... 1) аерым языла 2) кушып языла 3) сызыкча аша языла 4) дөрес җавап юк А26. Җөмләдә тыныш билгесе кайсы очракта дөрес куелган? Сабан туе ул( ) халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе. (Ә.Еники) I) ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ия белән хәбәр гына сызык куела 2) тыныш билгесе куелмый 3)өтер куела 4) ике нокта куела А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез. Әйтсен яшьләр (1) менә шулай яшәп (2) Шулай үлсәң иде дөньяда. (М Җәлил) 1) (I) өтер,(2) өтер 2) (1) ике нокта, (2) өтер 3) (1) сызык, (2) өтер 4) (I) ике нокта, (2) сызык А28. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар Тимер мич шундый кызу итеп ягылган ки (1) ишек янында (2) мунчадин куелган бозау һәм сарык бәтиләре (3) эсселектән әлсерәп (4) сузылып ятканнар. I) 1,3,4 2)1,2,3, 3) 1,4 А29. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне күрсәтегез: 1) төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек 2) төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану 3) төгәллек, әдәбилек, фәннилек 4) төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану АЗО. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган? Республика хөкүмәте һәм театр әһелләре, моның белән генә чиклә¬нмичә, 1945 нче елда, сугыш тәмамланган көннәрдә тагы бер уку йор-тын - Татар Дәүләт театр училищесын ача. I) матур әдәбият телендә 2) публицистика стилендә 3) рәсми стильдә 4) фәнни стильдә 2 нче өлеш В 1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без - мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре - аның ямьле бизәкләре, тәмле җимеш¬ләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек. 4) Безнең нәкъ уртабызга ул - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши - авыр бомба ташлады. 5) Без, янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып, һавага ыргылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды. 7) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булма¬гандай балкый иде. 8) Мин - бердәнбер мәк орлыгы - кире үз уры¬ныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. 9) Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда! 10) Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зар¬ланмадым мин - бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. 11) Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! 12) Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар. (Ә. Еники) В1.Тексттан синонимнары булган җөмләләрне табып, санна¬рын күрсәтегез. В2.4-7 нче җөмләләрдән фразеологик әйтелмәләрне язып алыгыз. В3.1 - 2 нче җөмләләрдән кушма һәм тезмә сүзләрне язып алыгыз. В4.6-8 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз, төркемнәрен билгеләгез. В5. 2 нче һәм 3 нче җөмләләрдәге мәк чәчәкләре сүзенең синтак- сик вазифасын билгеләгез. В6. 8-10нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләне табып, санын күрсәтегез. В7. 10нчы җөмләдәге сызыкның ни өчен куелуын аңлатыгыз. В8. 5 нче җөмләнең төрен билгеләгез. 3 нче өлеш С С. Текстны нигез итеп алып, 150 сүздән ким булмаган сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Өзектә нинди проблемалар күтәрелә, аларга сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Язмагызда текст эчтәлеге таләп иткән тел-сурәт чараларын да кулланыгыз. 1 нче вариант 1 нче өлеш А А1. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? 1)тарлавык, чәчәк, эз, бөтен 2)хезмәт, сөекле, абый, ягымлы 3)сабыр, ябалак, тәэсир, тиен 4)нур, тамчы, елан, җиләк А2. у сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез. 1) нечкә, иренләшкән озын сузык аваз 2) калын, иренләшмәгән кыска сузык аваз 3) югары күтәрелешле, иренләшкән арткы рәт сузыгы 4) нечкә иренләшкән кыска сузык аваз А3. и авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз. 1) тел уртасы, яңгырау 2) сонор, ярымйомык, яңгырау, увуляр аваз, саңгырау пары юк, борын авазы 3) бугаз авазы, яңгырау 4)тел арты, саңгырау А4. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез. I) караңгы, әнкәй, алдынгы 2) әлеге, тигез, җан 3) фанилык, календарь, зәңгәрсу 4) бураннар, урманнан, көннәр А5. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән? 1) гарәп - латин - кирилл – латин 2) рун - гарәп - латин - уйгыр - кирилл 3) рун - уйгыр - гарәп - латин - кирилл 4) уйгыр - гарәп - рун - кирилл А6. ъ билгесе кайсы очракта аеру вазифасын башкара? 1) кулъяулык 2) игътибар 3) мәгънә 4) ягъни А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. 1) шә-һәр-неке, ел-ма-ю, аюдай, әрә-мә 2) шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, әрә-мә 3) шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, ә-рә-мә 4) шәһәр-не-ке, е-лма-ю, аюдай, әрә-мә А8. Бабамның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана җөм ләсеңдә бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез. 1)уртаклык исем, иялек килешендә 1 нче зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән 2) өлкән яшьтәге ир кеше 3) җөмләдә тәмамлык булып килә 4) тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан тора А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Кояш, нәкъ аңа карап, алтын нурларын коя (Ф. Сафин) 1) кояш 2) нурларын 3)коя 4) аңа А10. Түбәндәге мисаллардан антонимнар бирелгән рәтне күрсәтегез. 1) алгарыш, прогресс 2) азатлык, бәйлелек 3)көч, җегәр 4)авызга су кабу, дәшмәү А11.Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез. 1) бала уенчыгы,урманга бару, алтын беләзек 2)Күгәрчен күзе, үги ана яфрагы, бәбкә үләне 3) авызга су кабу, сүзсез калу, җир җимертү 4) аллы-артлы, иртә-кичен, керделе-чыктылы А12 Кайсы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән? 1) Язма (яз-) 2) яшьлек (яшь-) 3) тәмсезләнү (тәмсез-) 4) борылмалы (бор-) А13. Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелгән? 1)дәш, -лык, -лек, -чы, -че 2) ның, -нең, -да, -дә -ым, -ем 3) ган, -гән, -ды, -де, -ыр, -ер 4)-у -ү, -ырга, -ергә, -гач, -гәч А14. Балакай, бәләкәй, дәү, тау, хикәят, әкият сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган? 1) сүзләрне кушу юлы белән 2) сүз ясагыч кушымчалар ялгау юлы белән 3) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән 4) сүзләрнең аваз составын үзгәртү юлы белән А16. Болынлыкка сүзенең мәгънәви кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез. 1) болын-лы-к-ка 2) бо-лын-лык-ка 3) )болын-лык-ка 4) бол-ын-лык-ка А16. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез. Предметны белдереп, кем? нәрсә?ни? сорауларының берсенә җава, биргән суз төркеме.... 1) рәвеш дип атала 2) исем дип атала 3) фигыль дип атала 4) алмашлык дип атала А17. Җөмләдә калын белән бирелгән исемнең килешен дөрес бил геләгез: Аның әрнүдән йокылары кача иде (Г. Ибраһимов) 1) баш килештә 2) юнәлеш килешендә 3) төшем килешендә 4) иялек килешендә А18. Микъдар саныннан тәртип санын ясый торган кушымчалар¬ны күрсәтегез. 1) -ар, -әр 2) кушымчалар ярдәмендә ясалмыйлар 3) -нчы, -нче, -ынчы, -енче 4) -лап, -ләп А19. Җем-җем, кәк-күк, һау-һау сүзләре.., 1) аваз ияртемнәре 2) ымлыклар 3) кисәкчәләр 4) бәйлекләр А20. Ни, ничек, нәрсә, нигә алмашльнларышң төркемчәсен күрсәтегез. 1) билгесезлек алмашлыклары 2) зат алмашлыклары 3) билгеләү алмашлыклары 4) сорау алмашлыклары А21. кичкә килү сүзтезмәсенең төрен билгеләгез. 1) Исем сүзтезмә 2) фигыль сүзтезмә 3) рәвеш сүзтезмә 4) сыйфат сүзтезмә А22. Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез. Җомга намазы алды икән. (М. Мәһдиев) 1) тйгылы җөмлә 2) өндөү җөмлә 3) хикәя җөмлә 4) сорау җөмлә А23. Күңел тоя: миңа терәк булып, Бөек халкым тора артымда. (МҖәлил) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез. I) көттерү интонациясе 2) мөнәсәбәтле сүз 3) янәшә тору 4) кискен каршы кую интонациясе А24. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез. Зөһрә, эш сәгате беткәнне көтмичә, өйләренә кайтып китте.Н. Фәттах) 1) иярчен хәбәр җөмлә 2) иярчен вакыт җөмлә 3) иярчен ия җөмлә 4) иярчен рәвеш җөмлә А25. Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмеңдә бәйләнә? 1) парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ки ияртүче теркәге¬че, көттерү интонациясе ярдәмендә 2) мөнәсәбәтле сүзләр, иялек килеше ярдәмендә 3) мөнәсәбәтле сүзләр, әйтерсең, диярсең теркәгеч сүзләре ярдәмендә 4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала. Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А30) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз. 4 нче вариант 1 нче өлеш А1 Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? 1)кул, әкият, мохит, яхшы 2) кыз, тарихчы, чылбыр, адрес 3)мәсьәлә,татар, тирә, ел 4) утсыз, кунак, яшел, егетләр А2. Әлеге билгеләмә кайсы тартык авазга туры килә? Сонор,өрелмәле, яңгырау, тел уртасы авазы, саңгырау пары юк. 1)[ л] 2) [й] 3)[р] 4)[w] А3. [з]авазьна туры килгән билгеләмәне табыгыз. 1) урта күтәрелешле, иренләшмәгән, кыска, алгы рәт сузыгы 2) калын, иренләшкән, кыска сузык аваз 3) калын, иренләшмәгән, кыска сузык аваз 4) нечкә, иренләшмәгән озын сузык аваз А4 Ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез. I) колын, болыт, төлке 2) сабан, урман, карау 3) риза, машина, аръяк 4) болынлык, утын А5. Татар язуы нинди принципка нигезләнгән? 1) фонетик принципка 2) морфологик принципка 3) сүз ясалыш принцибына 4) тарихи-традицион принципка А6. ъ билгесе кайсы очракта авазның калынлыгын күрсәтү максатыннан кулланыла? 1) съезд 2) мәгълүм 3) коръән 4) аръяк А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. 1) ку-лың-ны, я-ра-ту, а-ра-сын-да, баш-ак 2) кул-ың-ны, ярат-у, ара-сын-да, ба-шак 3) ку-лың-ны, яра-ту, ара-сын-да, ба-шак 4) ку-лың-ны, яра-ту, а-ра-сын-да, ба-шак А8. Авылдашлардан күп сәлам алып килдем җөмләсендә авылдаш лардан сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез. 1) исем сүз төркеменә карый; күплек санда, чыгыш килешендә 2) бер авылдан булган кешеләрне атый 3)тамыр, сүз ясагыч, модаль һәм бәйләгеч кушымчалардан торган сүз 4) җөмләдә тәмамлык булып килә А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган.? Шул яктылык сеңә башлый сүзләргә, аларның да җылылыгын үзгәртә(Р.Харис) 1) сүзләргә 2) сеңә башлый 3) яктылык 4) аларның А10. Булган, уңган, алтын куллы, кулы кулга йокмый синонимик рәтендә төп сүз кайсы булыр? 1) булган 2) алтын куллы 3) уңган 4) кулы кулга йокмый А11. Тотрыклы әйтелмә кайсы рәттә бирелгән? 1) ак чәчәк 2)кот очу 3) мәктәпкә бару 4)җиләк җыю А12. Кайсы рәттә сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән? 1) хаклык (хак-) 2) тиңләү (тиң-) 3) юлдашлар (юлдаш-) 4) җирле (җир-) А13. Бәйләгеч кушымчаларны күрсәтегез: 1) -ыр, -ер, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -эчәк 2) -чы, -че, -гы, -ге, -лык, -лек, -ла, -лә 3) -ның, -нең, -га, -гә, -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә 4) -ча, чә, -дай, -дәй, -лай, -ләй А14. Бакчачы, сызгыч, бүлмә сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган? 1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән 2) сүзләрне кушу юлы белән 3)сүзләрне кыскарту юлы белән 4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән. А15. Сабакташымның сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез. 1. саб-ак-таш-ымның 2. сабак-та-ш-ым-ның 3. са-бак-таш-ы-м-ның 4. сабак-таш-ым-ның А16. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез. Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек суз төркеме... 1. бәйлек дип атала 2. теркәгеч дип атала 3. кисәкчә дип атала 4. хәбәрлек сүз дип атала А17. Җөмләдә калын белән бирелгән фигыльнең юнәлешен дө~ билгеләгез. Күктә йөзләгән йолдызлар күз кысыша. 1. төп юнәлтә 2. төшем юнәлешендә 3. уртаклык юнәлешендә 4. кайтым юнәлешендә А18. Исем сүз төркеменә хас төрләнеш кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән? 1. сан, тартым, килеш 2. килеш, зат, сан, юнәлеш 3. килеш, сан, дәрәҗә 4. килеш, тартым, юнәлеш А19. Белән, кебек, өчен сүзләре... 1. аваз ияртемнәре 2. хәбәрлек сүзләр 3. кисәкчәләр 4)бәйлекләр А20. Һичкем, беркайчан, һичнәрсә алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез. 1. сорау алмашлыклары 2. юклык алмашлыклары 3. билгесезлек алмашлыклары 4)күрсәтү алмашлыклары А 21. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы фигыль сүзтезмә? 1) тиз арада 2) укудан соң 3) урамга карау 4) эчелгән чәй А22. Җөмләдәге аергычны табыгыз. Аяк астында чайкалган фонарь яктысына карап, мин, ашыга-ашыга, мәчеткә таба киттем. 1) аяк астында 2) чайкалган 3) мин 4) ашыга-ашыга А23. Җөмләнең төрен билгеләгез. Бар белгәне шул булды: байны баетты, ярлыны онытты. (Г. Ибрһимов) 1)күп иярченле катлаулы кушма җөмлә 2)күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә 3) катнаш кушма җөмлә 4) иярченле кушма җөмла А24. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез. Аңлашылды: һөҗүмгә әзерләнәләр икән. (Г. Ибраһимов) 1) и ярчен урын җөмлә 2) иярчен ия җөмлә 3)иярчен сәбәп җөмлә 4) иярчен вакыт җөмлә А25. Сүзне алардан башларга кирәк булгандыр миңа җөмләсе....(Р.Төхвәтуллин) 1. ким җөмлә булып килә 2. билгеле үтәүчеле җөмлә 3. билгесез үтәүчеле җөмлә 4. гомуми үтәүчеле А26. Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы очракта дөрес күрсәтелгән? Ә яшьлек ул( )юл дигән сүз. (Г. Әпсәләмов) 1. ике нокта куела 2. тыныш билгесе куелмый 3. өтер тыныш билгесе куела 4)ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ия белән хәбәр арасына сызык куела А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез? Самолет гүләвен ишетү белән (1)эт (2) артына карый-карый (3) алдан чаба (4) ә малай алпан-тилпән аның артыннан йөгерә. (И. Гази) 1. (1) өтер, (2) өтер, (3) ике нокта, (4) өтер 2. (1) ике нокта, (2) өтер, (3) сызык, (4) өтер 3. (1) өтер, (2)өтер, (3) өтер, (4) өтер 4. (1) ике нокта, (2) сызык, (3) сызык, (4) өтер А28. Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән? Берәр кеше килгәнне күрсә (1) яки (2) арт капка ягыннан аяк та¬вышлары ишетелсә(З) ул тиз генә Хәлимнәргә хәбәр итәргә тиеш иде (Г. Гобәй) 1. 1,2 2. 1, 2, 3 3. 1,3 4)3 А29. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне күрсәтегез. 1. төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек 2. төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану 3. төгәллек, әдәбилек, фәннилек 4. төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану А30. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган? Биредә төп ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату һәм сүзне башка телгә тәрҗемә итү. 1) матур әдәбият стилендә 2) публицистика стилендә 3) рәсми стильдә 4)фәнни стильдә В 1) Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. 2)Кояш чыккан вакыт. 3) Мәһабәт төз наратларның очлары, җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... 4) Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышьп, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр... 5) Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. 6) Үлән эченнән узсаң, шундук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. 7) Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була.8) Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да сарамастан, тән - ниндидер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя. (Ә. Еники) 2нче өлеш В В1. 3нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзне күчереп алыгыз. В2.7 нче җөмләдәге исле пары сүзтезмәсенең төрен билгеләгез. В3. 7 нче җөмләнең төрен билгеләгез. В4.1 - 5 нче җөмләләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табып, җөмләнең санын күрсәтегез. В5.1 - 4 нче җөмләләрдән парлы сүзләр булган җөмлә саннарын күрсәтегез. В6 6-8 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне табып, җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез. В7. 6 нчы җөмләнең төрен билгеләгез. В8.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат булган җөмләнең санын күрсәтегез. 3 нче өлеш ■ С С1. Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Сезнең текстта сурәтләнгән вакытны күргәнегез бармы? Тәэсирләрегез нинди? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. АI. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? 1) Ягымлы, иҗади, күпкырлы, бәхетле 2) изге, ихтирамлы, имин, күңелсез 3) суыткыч, мавыгучан, намус, юлчы 4) куян, әрлән, саескан, керпе А2. Әлеге билгеләмәгә кайсы тартык аваз туры килә? ШАулы, йомык, саңгырау, арткы аңкау авазы, [г] авазының саңгырау пары 1) [С] 2) [ң] 3) [к] 4) [п] А3. Кайсы сүздәге басым дөрес күрсәтелгән? 1) язгансың (3 нче иҗектә) 2) урманчы (3 нче иҗектә) 3) барлык (2 нче иҗектә) 4) бармагыз (2 нче иҗектә) А3. Кайсы сүздәге басым дөрес күрсәтелгән? 1) язгансың (3 нче иҗектә) 2) урманчы (3 нче иҗектә) 3) барлык (2 нче иҗектә) 4) бармагыз (2 нче иҗектә) А5.Татарларда хәзер нинди язу төре кулланыла? 1)рәсем язуы 2) аваз язуы 3)хәреф язуы 4)әйбер язуы А4 Тартыклар ассимиляциясе (охшашлануы) булган очракны күрсәтегез. 3) өстөл, китап, урындык 4) күзле, тозлырак, сүздәге 5) караңгы, әнкәй, төнге А6. Дөрес язылышны күрсәтегез. кит...ргә, яз...рга 5. китергә, язырга 6. китәргә язаргА 7. китәргә язырга 8. китергә, язарга А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. 9. мор-фо-логия, ашъ-яу-лык, сар-га-ю, ты-ныч-сыз 10. мор-фо-логия, ашъ-яу-лык, сар-гаю, ты-ныч-сыз 11. мор-фо-ло-ги-я, ашъ-яу-лык, сар-га-ю, ты-ныч-сыз 12. дөрес җавап бирелмәгән А8. Бабамның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана җөмләсе бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез. 13. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, иялек килешендә 14. өлкән яшьтәге ир кеше 15. тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан торган сүз 16. җөмләдә тәмамлык булып килә А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган? Бичара хатын, узен аклап, нидер әйтте. (Ф.Яруллин) 17. үзен 18. хатын 19. әйтте 20. аклап А10. Матурлык, кот, нур, ямь, күркәмлек синонимик рәтендәге төп (доминанта) сүзне табыгыз. 21. ямь 22. күркәмлек 23. )нур 24. матурлык А11. Кайсы рәттә тотрыклы әйтелмә бирелә? 1) йөрөк үкчәгә төшү, җиңел кулдан, рух төшү 2) ак яулык, басуда йөрү, әни сүзләре 3) коры җир, сәламәтлеге начар, тәртибен тикшерү 4) җир асты, су сибү, бакчада утыру А12. Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән? 1) кояшлы (кояш-) 2) артында (арт-) . - 3) урманчының (урманчы-) 4) җирдәш (җир-) А13. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны күрсәтегез. 1) -ыр, -ер, -ган, -гән, -ты, -те, -а, -ә 2)-даш, -дәш, -гы, -ге, -лык, -лек, -ла, -лә 3) -ның, -нең, -га, -гә, -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә 4)-ым, -ем, -лар, -ләр, -быз, -без А14. Ясалма сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз. 1)яшьлек, капчык, кибетче 2) ишанда, минем, күбәйт 3) сатучыда, чәчү, барлык 4)яшел, төркемне, тимер А15. Илһамландыру сүзенең мәгънәви кисәкләргә дөрес бүленешен Ьүрслтегез. 25. илһам-лан-дыр-у 26. ил-һам-лан-ды-ру 27. илһам-ла-н-ды-ру 4) илһам-лан-дыру А16. Беренче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз. 1. барганнар 2. дустымны 3. китмәссең 4. моның А17. Киләчәк заман сыйфат фигыльне табыгыз. 5. укылган китап 6. язгач бирәчәк 7. тыңлап эшләр 8. әйтәсе сүз А18. Җөмләдәге санның төркемчәсен билгеләгез. Мәйданга меңләп халык җыелган иде. 9. микъдар саны 10. җыю саны 11. бүлем саны 12. чама саны А19. Ярый сүзе нинди сүз төркеменә карый? 13. ымлык 14. фигыль 15. сан 16. хәбәрлек сүз А20. Кемдер, нәрсәдер, әллә ни алмашлыкларыныц төркемчәсе күрсәтегез. 17. сорау алмашлыклары 18. юклык алмашлыклары 19. билгесезлек алмашлыклары 20. күрсәтү алмашлыклары А21. Мәктәпкә кадәр бару сүзтезмәсенең төрен билгеләгез. 21. фигыль сүзтезмә 22. сыйфат сүзтезмә 23. исем сүзтезмә 24. рәвеш сүзтезмә А22. Әнинең шулкадәр исе китеп гаҗәпләнүе йокымнан айнытып җибәрде җөмләсендә калын белән бирелгән сүз җөмләнең кайсы кисәге 1)аергыч 2) аныклагыч 3) тәмамлык 4) хәл А23. Җөмләнең төрен билгеләгез. Шунда өлкән абыстай лып итеп килеп утырды, икенчесе аны күтәреп бйастырырга кереште (М.Х.) 1. гади җөмлә; 2. иярченле кушма җөмлә; 3. тезмә кушма җөмлә; 4. катлаулы кушма җөмла А24. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез. Тракктор аударган тугызынчы өй аныкы иде. (АТыйләҗев) 1. иярчен урын җөмлә 2) иярчен ия җөмлә 3) иярчен сәбәп җөмлә 4) иярчен аергыч җөмлә А25. Исәнбикәгә юл тоттык җөмләсе нинди җөмлә булып килә? 1) җыйнак 2) җәенке 3) җөмлә түгел 4) дөрес җавап бирелмәгән А26. Җөмлә эчеңдә нинди тыныш билгесе куелырга тиеш? Тарихта янә мәгълүм булганы шул ( ) Хазарстан каханлыгында диннәрне тыю кебек яман чаралар үткәрелмәгән (М.Хәбибуллин) 1. өтер 2. сызык 3. ике нокта 4. тыныш билгесе кирәк түгел А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез. Гаҗәбе шул булды (1) Фәхри (2) узе белдермәсе дә (3) эчтән бик каушаган иде. (Г. Ибраһимов) 1. (1) өтер, (2) өтер, (3) ике нокта 2. (1) ике нокта, (2) өтер, (3) сызык 3. (1) өтер, (2) өтер, (3) өтер 4. (1) ике нокта, (2) өтер, (3) өтер А28. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар да күрсәтелгән ? Горуры каты(1) беләге таза булмаса (2) аның рухы күптән сынып (. җиргә төшкән (4) тапталган (5) булыр иде. (X. Сарьян) 1)1,2 1. 1, 2, 3,4 2. 1, 3, 4 3. 2,3 А29. Фәнни стиль дип, ... 1) юридик эш кәгазьләре, карар, беркетмә, гариза, белдерүләр языла торган стильгә әйтәләр 1. кешеләрнең көндәлек аралашу сөйләменә әйтәләр 2. әдәби телнең нигезен тәшкил иткән стильгә әйтәләр 3. гыйльми мәкаләләр һәм китаплар, дәреслекләр языла торган стильгә әйтәләр АЗО. Хазар бие бу хакта иң соңгы белде (М.Хәбибуллин) җөмләсендәге би сүзе нинди берәмлек?нинди берәмлек? 1) тарихи сүз 2)архаизм 1. неологизм 2. диалекталь сүз В Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез. 1)Менә яз килде. 2) Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. 3) Бөтен җан ияләрендә эшлеклехәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. 4) Җир өсте көңнән-көн үсә, куера башлаган яшел үлән белән түшәлде һәм кояшка карап күзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. 5) Улчәчәкләргә билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар... 6) Ак, сарыкызыл - чуар, сары, купшы күбәләкләр чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар. 7) Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. 8) Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җипенәләр. (Ә.Еники). 2 кисәк В В1. 7нче җөмләдән синоним сүзләрне язып алыгыз. В2. 1-3 иче җөмләләрдән парлы сүзне табып, язып языгыз. В3.Җилпенәләр фигыленең юнәлешен күрсәтегез. В4. 1-6 ичы җөмләләрдән алдагы җөмләгә күрсәтү алмашлыгы ярдәмендә ялганган җөмләнең санын күрсәтегез. В5. 6-8 иче җөмләләрдән тезмә сүз булган җөмләне табып,санын күрсәтегез. В6. Тезүче теркәгеч кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. В7.1-4 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүз булган җөмләне табып, санын күрсәтегез. В8.1-4нче җөмләләрдән иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләне табып, санын күрсәтегез. С С1.Текстка таянып,150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Яз сезнең күңелдә нинди хисләр уята? Язгы табигатьне тасвирлагыз. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларыннан кайберләрен язмагызда кулланыгыз. Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (006 – 1/6) 1 нче өлеш А1.Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә? 1) көннәр, борынгы, сүзчән, унбер 2) балалар, тукта, җәйге, урманда 3) солы, көзге, гомер, соры 4) төн, утын, кара, сал А2.«Кыска, ирен

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.