Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
16 часов назад

Габидуллина Разиля Миннегалиевна

учитель начальных классов

Россия МБОУ "СОШ с. Яныль"

Материалов: 5 Просмотров: 1443 Комментарии автора: 0 Комментарии автору: 0


Категории по интересам: Начальная школа
Инфоурок / Сайты учителей / Габидуллина Разиля Миннегалиевна

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән. Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән. Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел. Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен Дистә еллар түгәсең син акыл көчен. Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Без үзебезнең белем биргән укытучыларыбызга һәрвакыт рәхмәтле, алар безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәбез, яратабыз. Күренекле язучы Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына “Се иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтмәгән. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп. Укытучым! Шатлык, кайгыларны уртаклашып, Безнең янәшәдә эшлисез. Ходай имин, озын гомер бирсен, Ихлас рәхмәт, чып-чын кеше сез! Укытучым! Иң изге, иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе син!



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • 5 материалов

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх