Гафарова Гульнара Галимхановна
5 лет назад

Телләр турында кызыклы фактлар

Телләрнең күплеге ягыннан Папуа-Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 проценты чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган.

Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.

Дөньяда иң сирәк аваз – “рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз. Ул чех телендә генә очрый.Дөньяда иң киң таралган аваз – “а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк.

Африкада яшәүче бушменнар телендә чиртү тавышына охшаган аваз бар.

Иң күп тел белүче дип 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән, тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.

Хәзерге вакытта дөньяда 65 алфавит билгеле. Алар арасында иң күп авазлысы – кхмер теле алфавиты. Ул 72 аваздан тора.

Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85 аваз, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.

Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә.

Ә менә абхаз теле 2 сузыктан гына файдалана.

Иң кыска фамилия Кореяда таралган. Ул О хәрефеннән генә тора. АКШның телефон белешмәләрендә дә мондый фамилия 50 дән артык очрый.Азиядә иң киң таралган фамилия – Чан. Бу фамилияне 100 миллионнан артык кытай кешесе йөртә. Бөекбританиядә иң күп таралган фамилия дип Смит фамилиясе санала. Бу фамилияне 650 мең кеше йөртә.

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.