Мин тумышым белән республикабызның иң гүзәл табигатьле районнарыннан берсе булган – Мамадыш төбәгеннән. Чыннан да, районыбызда булган һәр кеше безнең төбәкнең калын урманнарга да, мул сулы елгаларга да, Карпат тауларыннан азга гына калышкан тауларга да бай булуын дәлилләп бирә ала. Туган ягымның гүзәллеге шулай ук минем шигырьләремдә дә чагыла, гомумән, иҗат белән шөгыльләнергә илһам чыганагы булып тора. Ә укытучы - ул һәрдаим иҗат дәрте белән янып йөрүче һөнәр иясе. Менә шул табигатькә сокланып, илһам алып, аның челтерәп аккан чишмә суларын эчеп үскән кызның гади бер укытучы булуы гаҗәп түгелдер. Укытучы һөнәрен сайлавымда әтиемнең озак еллар буе мәктәптә тарих фәнен укытуы да, абыйларымның мәктәп директоры булулары да бер сәбәп булып торадыр, дип уйлыйм.
Ә менә ана теле фәнен сайлау - минем әти-әниемә, туган телемә, туган җиремә, милләтемә булган тирән мәхәббәттән киләдер. Минем фикерем буенча, һәр милләт кешесе үз ана телен, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тирәнтен белергә генә түгел, ә аны көндәлек куллана да белергә тиеш.
Укытучы һөнәрен сайлап, балаларга белем һәм тәрбия бирү, аларны татар теле һәм әдәбиятына өйрәтү кебек зур эшкә алынганмын икән, мин үземнең кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
Ана телен күтәрүгә нинди юллар белән ирешергә мөмкин соң? Билгеле, беренчедән, укучыларда тел һәм әдәбият дөньясына кызыксыну уятырга, аларга татар теленең ни дәрәҗәдә кирәклегенә төшендерергә кирәк. Укытучы үз укучыларында да туган җирләренә соклану, аңа карата мәхәббәт уятырга тиеш.
Болар барысы да уку барышында дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла. Минемчә, һәр дәрес, дәрестән тыш чара бала өчен кояш та, дуслык һәм шатлык та, тормыш һәм иҗат та, очрашу һәм хезмәт тә, уен да булырга тиеш. Ягъни, дәрестә укытучы укучыга тормышны танып белүне укучыны төрле кызыксындыра алырлык юллар белән өйрәтергә тиеш. Ә укытучы үзе һәрвакыт кояш кебек балкып торырга тиеш.
Хәзерге заман укытучысына иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм:
- үз фәнеңне яхшы белү;
- балаларны ярату, аларның шәхесен ихтирам итү, аларга кеше итеп карау;
- балаларга иң уңайлы, иң отышлы алымнар белән белем бирә, дәрес материалының иң кирәкле өлешен сайлап ала белү, укучылар алдына бер максат кую һәм шуңа ирешү;
- укучыларның активлыгы, дәрестә күп эшләү, уеннарны оста куллану;
- алган белемнең тормышта нәрсә өчен кирәк булачагын аңлату, күрсәтү,ышандыру;
- укытучының тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы.
Шушы сыйфатларга ия булган укытучыга балалар үзеннән-үзе тартылалар, киләчәктә дә аңа охшарга тырышачаклар, дип уйлыйм.
Барлык һөнәр кешеләренә караганда да укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать. Аны дәлилләп торуның кирәге юк, дип исәплим.
Гомумән, укучыларны һәрьяклы камил шәхес итеп тәрбияләү – укытучының төп бурычы. Укучы тормышының беренче баскычыннан мәктәптә күтәрелә. Һәм шул тормыш баскычыннан бары тик югарыга гына күтәрелү мәктәптә салынган белем орлыкларыннан тора. Ә белем орлыкларын мул итеп, тиешенчә салу - безнең бурыч.
Үз эшеңә бары тик кызыксынып, яратып, иҗади якын килеп караганда гына, яхшы һөнәр иясе буласың. Чын укытучы гына укучының күзенә карап, аның эчке дөньясын күрә.
Бары тик укучыларның сиңа карата, ата-аналарына, туган җирләренә, туган телләренә, милләтенә карата булган ихтирамы, хөрмәте, рәхмәте һәм тормышта үзләренең урыннарын табулары гына – безнең эшнең төп нәтиҗәсе булып торалар, дип уйлыйм мин.
Мин – педагог, сөям балаларны,
Алар миңа һәрвакыт терәк!
Бары эшеңне яратканда гына,
Дөньяң була икән түгәрәк.
Укучылар белән, эшем белән
Бу дөньяда мин бик бәхетле!
Әйтерсең лә укытучы булып
Таптым кебек олы бәхетне.
Балаларны сөю, күз карашын тою
Миңа бирә олы бер ләззәт!
Үз урыныңны тоеп эшли белү –
Бу бит әле үзе зур сәләт!
Укытучы юлын сайладым мин,
Һөнәрләр күп төрле булса да.
Хезмәтемә һәрчак тугры калам,
Катлаулы һәм авыр тойсам да!