Я, Галиева Гульназ Хамитовна учитель татарского языка и литературы. Я работаю в Евлаштауской СОШ. У меня двое детей, муж. Мы живем очень дружно.
Улымның язмасы:
"Минем әни үз һөнәрен бик ярата.Балаларга да үз фәнен яраттыра белә. Мин укучыларның аның турында начар сөйләгәннәрен ишеткәнем юк. Мәҗбүри кешене яраттырып булмый, ләкин минем әнине күпләр ярата. Укучылары мәктәпне тамамласалар да, мөмкинчелек килеп чыкса, аның янына киләләр. Килә алмаганы өйгә шалтырата.
Мин әниемне бик яратам.Аны ярату гына җитми,аның кадерен белергә, сүзен тыңларга ,яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк.Мин , шулай эшләп , әниемне бәхетле итәргә тырышам. Әниләрне бәхетле итү өчен бездән аларга нәрсә кирәк соң? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен, йомышларын тыңласак, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр.
Әмма аларның карашында безнең чын кеше булып үсүебезне теләгән өмет чаткысы балкый. Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтарам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә. Әниләргә бездән күп кирәкме? Бу хакта әйтмәсәләр дә, без беләбез: үзләрен гомер буена шатландырып яши алуыбызны тели алар.
Кайбер вакытларда без әниләребезнең ниндидер уйларга бирелеп, тынып калган чакларын күргәнебез була. Шунда алардан:
- Әнием, ни өчен шулай сагышланасың? – дип сорасак. Ул шунда ук эч серен уртаклашыр: “Синең турыда уйланам, балакаем,” - дип әйтер. "