Сыйныф җитәкчесенең бурычлары һәм хокуклары
Класс җитәкчесенең бурычларыКласс җитәкчесе баланың үсешен көн саен даими рәвештә күзәтүне гамәлгә ашыра, укучының тирә - юнь: табигать, фән, производство, сәнгать, шулай ук әйберләр һәм предметлар, иң әһәмиятлесе – кешеләр формалаштыру өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә.
Класс җитәкчесенең класс белән эшләү максаты укучыларга уңай шартлар һәм коллективта тиешле психологик халәт булдырудан, шулай ук педагогларның ( фән укытучыларының, тәрбиячеләрнең, түгәрәк җитәкчеләренең һ.б. ), ата – аналарның, бала шәхесе үсешенә тәэсир итә торган башка өлкәннәрнең тырышлыгын тиешле эшкә юнәлтүдән, кө...