Мин-мөгаллим.
Туган ягым –ямьле Балтач минем
Тукай ягы итте һөнәрле,
Яшел Үзән белән бәйләп яшим
Хезмәт белән үреп көннәрне.
Һәрбер кеше бәхет төшенчәсен
Аңлыйдыр ул бәлки үзенчә.
Тату гаиләң, сөйгән эшең булса-
Олы бәхет бит ул, минемчә.
Заман миңа: " Югарыга мен!” -дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле.
Бер зур гаилә -ул мәктәбем,
Һәркөн киләм анда ашкынып.
Өмет белән карый ничә пар күз,
Аңлаталмыйм хисләр ташкынын!
...