Мин, Гайнуллина Алия Йосыф кызы, Әтнә районы Иске Өҗем урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Әле кайчан гына беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән идем, ә хәзер инде анда укытучы буларак керәм.
Төпле белем биргән, укуга мәхәббәт уяткан беренче укытучым Сәвия Ягъдүт кызы Гайнетдинованың мавыктыргыч дәресләре, соңыннан Арча педагогия колледжында белем алган елларым...
Тирән, ныклы белемле остазларым, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы үзләренең үрнәгендә укытучы һөнәренә тагын да тирәнрәк мәхәббәт уяттылар.
Педагогик эшчәнлегемне 2001 нче елны Әтнә районы Олы Бәрәзә төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрдем.
Тынгысыз, эзләнүчән күңелем, югары белемгә омтылыш Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар теле бүлегенә илтте.
Туган якны сагыну мине Әтнә районы Иске Өҗем урта гомуми белем бирү мәктәбенә алып кайтты.
Укытучы хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта серле, мавыктыргыч икәнлегенә мин мәктәптә эшли башлагач тагын бер кат инандым. Әгәр дә синдә балаҗанлылык һәм гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм фидакарьлек, намуслылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаса, белем йортыннан ерак тор.
Бүгенге көндә мин “Укыту һәм тәрбия эшендә яңа технологияләр кулланып, төпле белем бирү, укучыларның каллиграфиясе өстендә эшләү” дигән методик тема буенча эшлим.