Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
38 минут назад

Гимазетдинова Энзе Салимяновна

учитель начальных классов

Россия МБОУ "Тлянче - Тамакская СОШ"

Материалов: 8

Просмотров: 1178

Комментарии автора: 0

Комментарии автору: 0



Категории по интересам: Начальная школа
Инфоурок / Сайты учителей / Гимазетдинова Энзе Салимяновна

Миңа укытучы һөнәре яшьтән үк таныш һәм якын. Бу юлдан китүемә әниемнең 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлавы да сәбәпче булгандыр. Мин үземнең педагогоик эшчәнлегемне Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң туган ягым Актаныш районы Аккүз авылында татар теле һәм әдәбияты укытудан башладым. Соңыннан Теләнче-Тамак урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килдем. Ә 1996-2008 нче елларда Таулык башлангыч мәктәбендә укыттым. Мәктәп ябылу сәбәпле, бүгенге көндә Теләнче –Тамак урта мәктәбендә эшлим. Тынгысыз, эзләнүчән, эрудицияле булсаң гына мәктәп тормышында, балаларга белем бирүдә уңышка ирешергә мөмкин. Шуңа күрә укытуның яңа формаларын, алымнарын даими өйрәнәм, һәр дәреснең нәтиҗәле булуына омтылам. Укытучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә, танып белү эшчәнлеген активлаштыруга зур әһәмият бирәм. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, дөрес язу күнекмәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету юнәлешендә даими эшлим. Иҗат лабораториямне дә күрсәтмә материаллар, методик ярдәмлекләр белән тулыландырып торам. Үземнең укыту эшчәнлегемне “Укучыларның иҗади активлыгын үстерү” дигән методик тема буенча планлаштырам. Башлангыч класс укытучысы бала тәүге тапкыр мәктәпкә килгән көннән үк бердәм, дус коллектив туплауга зур әһәмият бирергә тиеш. Балаларда әдәплелек, төгәллек, бер-береңә хөрмәт белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләргә, малайлар белән кызларның үзара дус яшәүләре өчен тырышам. Бу максаттан ата – аналар белән бергәләп төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрәм. Ата – аналар белән эшләү балаларны бердәм коллективка туплый. Укучыларымның ата – аналары киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр. Аларның шундый булуы миңа эшемдә дәрт, омтылыш, көч бирә. Башлангыч мәктәптә укытуның төп максаты – киләчәктә фәннәрне өйрәнү өчен ныклы нигез булдыру, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү. Шуны күздә тотып, дәресләрдә укучыларның актив танып – белү эшчәнлеген оештырырга, белемне мөстәкыйль эзләп табу өчен тиешле шартлар булдырырга тырышам. Укучыларга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино, кроссворд, логик квадратлар, һ. б. кулланыла.

  • 8 материалов

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх