Мастер-класс

Тема: Тәнкыйди фикерләү технологиясе эш алымнары.

Максат: Тәнкыйди фикерләү технологиясе эш алымнарын үзләштерү.

Бурычлар:

-тәнкыйдификерләү технологиясе һәм тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү алымнары турында төшенчәне киңәйтү;

-татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган эш алымнарынгамәлдә кулланыпкарап үзләштерү.

Җиһазлау: Тема буенча презентация, эш алымнарын күрсәткәндә куллану өчен текстлар, алты эшләпә, кублар, стикер, Вен диаграммалары, кластер үрнәкләре, исем фигыль һәм сыйфатка морфологик анализ тәртибе.

Эш этаплары

Этапларның эчтәлеге

Катнашучыларның эшчәнлеге

Вакыт

Куллану өчен материал

  • Кереш өлеш.

Максат:Катнашучыларны “хезмәттәшлек“ дулкынына көйләү ”, эшчәнлеккә юнәлтү.

Бурыч: Мастер-классның максатын аңлату.

Эш алымы : Әңгәмә.

Сәламләшү. Тәнкыйди фикерләү технологиясе турында кереш сүз.Мастер-классның максаты, бурычлары, эш тәртибе белән таныштыру. Технология буенча белемнәрне актуальләштерү, системага салу.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе һәм аның эш алымнары турында әңгәмәдә катнашу

1-2 мин.

Презентация

2.“Алтыэшләпә” алымы

Максат: “Алты эшләпә ”алымы һәм аны куллану турында белемнәрне тирәнәйтү һәм системага салу.

Бурыч: практик эш аша бу алымны куллану юлларын күрсәтү

Эш алымы:Төркемдә эш

Рефлексия: Бу алымны кайчан куллана алабыз?

«Алты эшләпә» притчасы (гыйбрәтле хикәя) белән

Танышу.

1-2 мин.

Притча «Алты эшләпә»

Д.Аппакованың “Йолдызкай” әсәре буенча фикерләүнең алтытөрен башкарып карау.

Төркемнәрдә эшләү.

Һәр эшләпә ролендә яклау- чыгышлар ясау

2-3 минут

Һәр төркемгә

1-2 мин.

Таблица «Фикерләү-нең алты төре»

3.”Кубизм” алымы

Максат:“Кубизм” алымы турында күзаллау тудыру.

Бурыч: Алымны гамәли кулланырга өйрәнү.

Эш алымы: Төркемдә эш.

Башлангыч сыйныф программасы кысаларында “Сыйфат” темасы буенча “Кубизм” алымын кулланып карау.

Төркемнәрдә “Сыйфат” темасы буенча сораулар язу;кубларны алышып, төркемнәрнең шул сорауга җавап бирүе, сорауга һәм җавапның эчтәлегенә бәя бирү.

4 мин.

2 куб, стикер

4.Вен диаграммасы

Максат:“Вен диаграммасы” алымы турында күзаллау тудыру.

7нчесыйныф(татар төркеме) программасы кысаларында “Исем фигыль” темасы буенча

“ Вен диаграммасы” алымын кулланып карау.

Төркемнәрдә “Исем фигыль” темасы буенча диаграмманы тутыру;төркемнәрнең шул диаграмманы ”яклавы”,җавапны тулылындыру эчтәлегенә бәя бирү.

3 мин.

2 диаграммамоделе.

Морфологик анализ тәртибе язылган битләр.

5. Йомгаклау

Максат: Алынган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү.

Эш алымы: Кире информа-ция битләре өстендә эш

Мастер – класстемасы буеча фикер алышу.

Йомгак ясау

Кире информация битләре өстендә эшлиләр

Кире информация битләре

Көтелгән нәтиҗәләр:

Мастер-класс ахырына укытучы

-тәнкыйди фикерләү технологиясенең асылын һәм әһәмиятен;

-күрсәтелгән эш алымнарын ;

- дәреснең темасы, төре һәм этабыннан чыгып,оптималь алымны сайлап ала белергәтиешлеген аңлап кала.

Аудитория: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

МАСТЕР-КЛАССның барышы:

1нче этап. Кереш. Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Минем максатым -Сезне тәнкыйдификерләү технологиясе һәм тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү алымнары турында төшенчәне киңәйтү, белемнәрегезне системага салу, эш алымнары белән таныштыру,татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган эш алымнарынгамәлдә кулланыпкарау аша үзләштерүгә ирешү.

2нче этап“Алты эшләпә”притчасы белән таныштыру ысулны гамәлдә куллану күнегүләре.

-Бер илдә эшләпәләр тегүче карт яшәгән, ди. (Ак эшләпәне киям) Эшләпә тектерергә теләүчеләр һәрвакыт күп булган. (Кызыл эшләпәне киям) Чөнкикешеләр эшләпә үзенең иясенә бәхет китерә дип уйлаганнар. (Сары эшләпәне киям)

Көннәрдән беркөнне карт вафат булган. (Кара эшләпәне киям) Уллары,әтиләре үлгәч,үзләренә калдырылган мирасны бүлешеп баерга дип исәпләп, әтиләренең өйләренә килгәннәр. Бөтен өйне актарып чыксалар да, сандыктагы 6 эшләпәдән башка бернәрсә дә тапмаганнар. Картның уллары “Бу эшләпәләр бик кыйммәтле заказдыр, сатып алучы килгәч бик зур сумма бирер,”-дип өметләнгәннәр. (Яшел эшләпәне киям) Тик эшләпәләрне алырга килүче дә күренмәгән. Шуннан соң агай-энеләр: “Бу эшләпәләр-безгә калдырылган мирастыр”,-дигән фикергә килгәннәр һәм үзләренә алганнар. (Зәңгәр эшләпәне киям)

Беренче улы: “Мин ак эшләпәне алам. Ак төс- затлы төс”- дигән.

“Мин карасын алам,-дигән икенчесе.- кара төс- җитди төс миңа һәрвакыт ошый иде”.

Өченче улы кызыл эшләпәне алган. Аның тирә-юньдәгеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итәсе килгән.

Дүртенчесенең кояш кебек нур сибеп, әйләнә-тирәгә җылы биреп торасы килгәнһәм сары эшләпәне алган.

Бишенче угыл табигатьне, андагы үзгәрешләрне күзәтергә, үзе дә һәрнәрсәгә үзгәрешләр кертергә бик ярата икән. Шуңа күрә ул эшләпәнең яшелен алган.

Алтынчы улы таныш булмаган дөньяны танып белергәяратучы булган һәм зәңгәр эшләпәне алган.

Туганнар таралышканнар. Берничә елдан соң әтиләре өендә кабат очрашканнар.

Ак эшләпәне сайлаган беренче туган бар нәрсәне детальләп күрергә, факт һәм вакыйгаларны анализларга өйрәнгән.

Кызыл эшләпәне алганы эмоциональ яктан бик сизгер булып киткән. Ә бу бөтен кешегә дә ошамаган.

Кара эшләпә сайлаган угыл бар нәрсәне гел кара төстә күрә башлаган, гел кимчелекләрне генә күрә икән. Бу кайберәүләргә хәтта ошап та киткән.

Ә сары эшләпәне алганы киресенчә бөтен нәрсәнең гел уңайягын гына, бар нәрсәне алсу төсләрдәкүргән. Кайберәүләр аны бик наив, беркатлы дип тә саный башлаганнар.

Бишенче туганга кагылышлы һәр нәрсә кайнаган, яңа яклары белән ачылган. Ул төрле идеяләр белән янган. Ул тирә-ягында моңарчы игътибар ителмәгән күп талантларны күргән.

Зәңгәр эшләпә кигән туган дөньяны масштаблы күрергә өйрәнгән. Процессларның мәгънәсен аңлатырга өйрәнгән, алга таба нишләргә кирәклеген аңлата алган.

Үзләренең тормышларында булган үзгәрешләр турында сөйләшкәннән соң, туганнар бер нәтиҗәгә килгәннәр.Ул нинди нәтиҗә булды микән? Без бу турыда соңрак сөйләшербез.

Мин хәзер сезгә үзегезне туганнар урынына куеп, эшләпәләрне киеп карарга тәкъим итәм. Эш материалы итеп, Д.Аппакованың “Йолдызкай” әсәре булыр. Сез аның белән таныш.

Эшләпәләр таратыла.

-Ак эшләпә киючеләрне бары тик фактлар гына кызыксындырырга тиеш. Бернинди хисләргә урын булырга тиеш түгел. Нәтиҗә ясау да таләп ителми.

-Кызыл эшләпә киючеләр әсәрне хис позициясеннән чыгып анализлаячак. Алар безгә геройларның һәмхикәяне укыганда үзләре нинди хисләр кичерүләре турында сөйләячәкләр.

-Кара эшләпә киючеләр безгә сюжет линиясендә көтеп торган, булырга мөмкин булган куркынычлар турында әйтеп үтәрләр.

- Сары эшләпәлеләр, оптимист буларак,һәр нәрсәнең яхшы ягын гына табып бирерләр.

-Яшел эшләпәлеләр, креатив фикер йөртүче буларак, ситуациягә иҗади якын килеп, әсәр эчтәлеге, кызыклы идеяләр тәкъдим итәрләр. Бәлкиконфликтның башкача чишелешен табарлар.

- Мин үзем зәңгәр эшләпә киярмен һәм сөйләшү белән идарә итәрмен.

Төркемнәргә уйлар өчен вакыт бирелә.

Катнашмаучылар өчен мәгълумат

Зәңгәр эшләпә:

- Иҗади фикерләү технологиясенең авторы Эдвард де Боно шулай итеп алты тибын аерып күрсәткән. 6 эшләпә-6 фикерләү төре. Алар параллель. Бер-берсенә комачауламыйлар. Нигә эшләпә? Аны салуы-киюе җиңел. Кайсыдыр төстәге эшләпәне киеп, билгеле бер юнәлештә уйлыйсың. Эшләпәне алыштыргач, шул ук бер фактка, күренешкә, гамәлгә башкача карыйсың, ягъни фикерләүнең юнәлеше үзгәрә. Мондый тәртиптәге эшбер үк нәрсәгә төрле яктан карап, объектив бәя бирергә мөмкинлек бирә. Фикереңне формалаштырып, аны тыңлаучыга җиткерергәөйрәнү бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итәчәк. Бусы да - без телчеләр өчен мөһим фактор.

6 эшләпә-универсаль метод. Аны теләсә кайсы дәрестә, теләсә кайсы фән укытучысы куллана ала. Эшләпәләрнең барысын да файдалану мәҗбүри түгел.

Һәр чыгыш ясаучыга 1-2 минутвакыт бирелә.

- Хөрмәтле коллегалар! Әтиләре улларына ни дип әйтергә теләгән?

- Әтиләре улларынадөньяга төрле күзлектән карагыз, төрлечә фикер йөртергә өйрәнегез дип васыять әйтеп калдырган икән.

-Без буалымны кайда, ничек куллана алабыз?

3нче этап“Кубизм” ысулы белән таныштыру аны гамәлдә куллану күнегүләре.

- Дәресләрдә Кубизм алымын кулланырга мөмкин. Хәзер 2 төркемгә берләшербез. Төркемсанынча кублар алына .Без хәзер төркемнәрдә “Исем фигыль” темасы буенча стикерга сораулар язарбыз, аларны кубларның ян өлешләренәберкетәбез.Соңыннан кубларны алмашабыз һәм күрше команда әзерләгән сорауларгабергәләп җавап әзерлибез . Аннарычиратлашып сорауларга җавапбирәбез. Монда сорауга җавап кына түгел, сорауның дөрес оештырылуына да бәя бирелә. Сорау бирә белү осталыгына “Блум таксономиясе ”яки Блум ромашкасы ысулы ярдәмендә өйрәтергә мөмкин. Тик аңа өйрәнү бүгенге мастер- класс планына кертелмәгән.

Төркемнәрдә гамәли эш.

Сорауларга җавап бирү.

4нче этап“ Вен диаграммасы” ысулы белән таныштыру аны гамәлдә куллану күнегүләре.

-Булган белемнәрне системага салу максатыннан Вен диаграммасы белән эшләү максатка ярашлы. Гамәлдә кулланып карау өчен мин татар теленнән “Исем фигыль” темасын тәкъдим итәм.Алдыгызда кисешкән түгәрәкләрдән торган диаграмма бар. Аны Вен диаграммасы дип атарбыз. Түгәрәкләрнең кисешкән уртак өлешенә Исем фигыльгәхас булган билгеләр языла. Ә читкә, диаграмманың бер ягына исемгә генә хас билгеләр, икенче якка фигыльгә генә хас билгеләр языла.

Диаграммаэшләп бетерелгәч, бергәләп тикшерелә, төзәтелә, тулыландырыла.

5нче этап. Йомаклау. Кире информация битләрендә сорауларга җавап бирү.

Рефлексия:

- Нинди яңалык белдем?

- Нәрсә таныш иде?

- Кайсы моментларда авыр булды?

-Дәресләрдә файдалану реаль дип уйлыйсызмы?

  • Алдан әйтү агачы (кире кайтырга кирәк)
  • Тукталышлар белән уку
  • Терәк сүзләрдән текст төзү һәм алдан әзерләнгән әсәрне укып шуның белән чагыштыру
  • Инсерт. Алда укылган текстка бәйле булырга тиеш(тәнкыйть, язылу тарихы һ.Б.)
  • «Мозговой штурм».
  • «Ассоциативный куст».
  • « Кубизм
  • «Сочинение – пятиминутка».
  • «Мозаика «Джигсоу»».
  • «Диаграмма Вена»
  • «Линия ценностей».
  • «Доска вопросов».
  • «Последнее слово за мной»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.