Сыйныфтан тыш чаралар

Г.Мөхәммәтшинның “Ни уйлыйсың, дөнья?” нәсере буенча сценарий.

Җиңү бәйрәмендә файдаланырга мөмкин.

Экранда тыныч матур таңны күрсәтүче күренешләр бара, тыныч музыка, кош сайравы.

Сәхнә артыннан Солдат тавышы.

-Мин-солдат. Мин-үткән сугышның беренче көннәрендә үтерелгән солдат. Ул июнь таңы минем соңгы таңым булды. Мин ул көнне кояшның соңгы тапкыр күрдем.Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яратылганнан бирле кабатлана торган җәйге ямьле көн!

Кинәт кенә сугыш башланганын күрсәтүче күренеш-тавышлар. Ут сүнә.Прожекторуртадагы 1нче Солдатка төшә. Экран эшли. “Священная война”

-Без ул таңда сандугач сайрауларынамоңланып түгел, бомба шартлауларнына сискәнеп уяндык. Тәрәзәләрдән чәчәк исләре урынына кызган тимер исе һәм дары сөреме ургылып килде. Илебез чикләрен таптап үткән дошманны күреп, безнең күкрәкләребез корычка әйләнде, күзләребездән яшен шикелле нәфрәт очкыннары атылды. Мылтыкларыбызны кысып, фашистларга йөз белән бастык. Алда-үлем чәчеп килүче дошман яулары, артыбызда- Ватан иде.

“Солдатлар”җырының көе астында сөйлиләр.

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

Прожектор 2нче Солдатка төшә.

-Без, аны күкрәкләребез белән ышыклап, үлемгә каршы атладык. Синең исәнлегең, синең иминлегең өчен яу кырында арысланнар кебек алыштык без...

Пауза.Көй көчәя.

Прожектор 3нче Солдатка төшә.

-Без сугышканда тау-ташлар тетрәп ватылды, тигез кырларда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урыннарда күлләр хасил булды, Җир-ана уфылдап ыңгырашты, күкләр шашып иңрәде...

Җыр көчәеп дәвам итә

Балалар керделәр утларга

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре, төренеп шинельгә,

Калдылар еракта йокларга.

Прожектор 4нче Солдатка төшә.

-...ләкин...дошман яулары күп иде, куәтле иде. Без, берәм-берәм, чәчәкләр өстенә аудык. Чәчәкләргә кызыл каннарыбыз акты.

М.Җәлил.”Кызыл ромашка”с әхнәләштерелә( Солдатлар чыга. Сәхнә яктыра,бәләкәй кызлар, уйный чәчәк булып киенеп. 5нче солдат җирдә ятканы күрсәтелә).

5нче Солдат җирдән.

“Үләбез инде, хуш-бәхил бул, газиз Туган ил!”- (Тынып кала -“үлә”)Ут сүнә.

Прожектор ...нче Солдатка төшә.(Бу арада сәхнәгә берничә солдат чыгарга тиеш).

-Дошманнар шашып көлделәр. Бу көлү җәрәхәтлекүкрәкләребезгә яңа ядрә булып кадалды. Иң элек, соңгы көчен җыеп, комиссарыбыз калыкты .Яралы юлбарыс кебек чайкала-чайкала аякларына басты.

Командир.

-Дуслар, торыгыз! Коммунистлар, алга!

...нче Солдат.

-Үлгәннәр үлеп калды. Әлегә җаннары барлар, җирдән көч алган Антей шикелле,кабат уяндылар.

...нче Солдат.-Без, атлый алганнар- атлап,

...нче Солдат.-атлый алмаганнар -үрмәләп,

...нче Солдат.-аңа да хәле юклар-шуышып, яңадан дошман яуларына каршы киттек.

Сәхнә караңгылана Көчле музыка. Музыка тына. Пауза. Сәхнә акрын гына яктыра.Солдатлар тезелеп баскан була,берәм-берәм сөйлиләр.

-Без үлдек.

-Без елый-елый түгел, күзләребезне яшь капласа да, җырлый-җырлый үлдек.

-Без йөзләребез белән көнбатышка карап үлдек

-Менә инде җитмеш елдан артык көнбатышка карап ятабыз.

Бергә:

-Без һаман да ил чигендә, без һаман да сакта!

Полотно, лирик чигенеш

1нче Солдат. (Калганнар чигенеп кереп китәләр):

-О-о, исән кешеләр! Тарихның шушы өлешен ак ефәк өстенә алтын буяүлар белән язып, өй түрләренә язып куегыз, аңа карап,болар-шәһитләр, дип гыйбадәт кылыгыз.

Пауза. Музыка шул заманныкыСлайдлар

...нче солдат. –Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлар җырлап авыл капкасыннан чыгып киткән чакта без егерме яшьлек егетләр идек-безгә бүген дә егерме.

Әткәй-әнкәй! Исән-сау куанып күрешергә язсын дип озатып калганда сез дә яшь, матур идегез. Күзләрегезйолдыз кебек якты, чәч-кашларыгыз төн кебек кара иде. Күкрәкләрегездә көч, әйткән сүзләрегездә- киләчәккә ышаныч иде. Рәхимсез еллар ефәк чәчәләрегезне инде акка мангандыр, минем ачы хәсрәтем күзләрегезнең нурын алгандыр. Үлем хәбәрем әллә килгәндер, әллә юктыр, гүр туфрагымның кайда икәнен әллә беләсездер, әллә юктыр.

-Бәлки, һаман йөрәгегез сызылып-сызылып сүнәргә теләмәгән өмет утыбелән улыгызны көтәсездер. Рәсемемә карап юанасыздыр,басу капкасыннан үткәндә моңланасыздыр.Озын төннәрдә көзге җил каккан ишекккә: “Улыбыз! ”дип йөгереп чыгасыздыр. Почтальон турыбыздан туктамый үткәндә, һаман да кайгырасыздыр.

Н.Харисованың “Киек казлар язмышы”шигыре сәхнәләштерелә. АНА, кыр казлар булып киенгән балалар.

КИЕК КАЗЛАР ЯЗМЫШЫ

Кыйгак –кыйгак!Киек каз кычкыра.

Аерылганмы әллә төркемнән?

Үзәкләрне өзеп урап узды

Ничәнче кат авыл өстеннән.

-Нигә шулай өзгәләндең кошкай,

Югалттыңмы әллә бәбкәңне?

Рәхәтләнеп ярдәм итәр идем

Аңлый алсам синең әйткәнне.

Аерылуның ни икәнен беләм:

Канатлардан гүя кан тама.

Бала югалтудан ачысы юк,

Бернинди дә дәва юк аңа.

Кунчы монда. Ишегалдым чирәм.

Арган канатларың ял итсен.

Хәсрәтебез охшаш, ахры. Сине

Миндәй җаннар нигә ят итсен?!

Сөйләшикче бераз, сагышларны

Таратып ла бераз булмасмы?

Хәер, таралырлык кынамыни алар!

Ни сөйлим соң инде булмасны.

Кыйссам сиңа, бәлки, аңлашылмас.

Кошлар телен белмим, кызганыч.

Йөрәк белән аралашыйк. Алар

Берсен берсе аңлар, кызганыр.

Күкләр иңри син кычкырган чакта.

Сәбәпләрен беләм бугай ла.

Кичә берәү куш мылтыктан атты

Су буенда, яшел тугайда.

Йөрәк шул чак никтер кысып куйды,

Сәбәпләре әнә ни икән!

Бала кайгылары күтәргәнче

Тәмугларга үзең кер икән.

Әрнү тулы ачы кайгы тавышың

Алып кайтты мине үткәнгә.

Ишеттем мин сине тагын бер кат

Хәтер йомгагымны сүткәндә.

...Изге сугыш дидек. Газизләрне

Бер-бер артлы шунда озаттык.

Көтеп арттырган таң-иртәләрнең

Чут-саннарын күптән югалттык.

Улым китте. Калды сагынмакка

Түр башында тальян гармуны.

Соңгы кичтә уйнапаһ! җырлады

Шул җырына салып бар моңын.

Өчпочмаклыбер хат килеп калды.

“Син борчылма, әнкәй,-дип язган.-

Көзен кайталмасам, кошлар белән

Кайтуымны минем көт язга”

Әйе, язлар җиңү алып килде.

Киек казлар кайтты ничә кат.

Күпме таңнар атты аны көтеп,

Теләк теләп:”Улым, балам, кайт!”

Гармун телләренә басып карыйм,

Улым булып, димен, дәшмәсме?

Күрүгеннән бары ыңгырашу,

Аһ-зар чыга, иңрәү дәһшәтле.

Әйткәнемне әллә аңладыңмы,

Канатларың җиргә салынды.

Хәсрәтемне әллә иңнәреңә

Үзеңнеке итеп салдыңмы?

Әй Киегем, куйчы, ул хәсрәтне

Күтәрә лә алмас мең канат.

Үтенечем сиңа: юлларыңнан

Әйләнеп кайт янә бер кабат.

Илләр гизеп, юллар үткән чакта

Кычкырып үт минем өн булып.

Кайтавазы килсә, син шуны бел:

Минем балам-бәгърем шул булыр.

Әйт син аңа:”Әнкәң көтә ,- диген.

Сабырлыгы әле сынмаган.

Синең дә бит аңа кайтыр юлың

Өзелмәгән, бары соңлаган”

Бер хәбәрсез югала аламыни

Адәм тикле адәм баласы.

Җаным тәндә чакта мин көтәрмен

Улым-йөрәгемнең парәсен.

Соңгы өметсаклар язга чаклы.

Күрермен күк кышның узганын.

Газиземнән хәбәр алып кайтчы,

Һич булмаса кабере тузанын.

...Ишетелде ялгыз каз тавышы,

Күкләрне лә алды әй телеп!

Канатында уртак бер кайгы һәм

Икесенә уртак бер өмет.

-“ Килен төшерербез, туй итәрбез, уч төпләребезгә утыртып оныкларыбызны сөярбез!”-дип, киләчәк көннәрегезне уйлагансыздыр.Ни үкенеч: теләкләрегез кабул булмады, кадерле әткәй-әнкәй... Ил өчен корбан булганнарны гафу итәләр! Мине дә кичерегез, әткәй-әнкәй!?Ана алдына тезләнә.

-Без адәм балаларына табигать үзе бүләк иткән җимешләрнең бик күбесен татып карамыйча, дөньядан киттек, сөяргә һәм сөелергә өлгерми калдык. Безнең бик күбебез үз гомерендә бер генә тапкыр да үбешмәде, кияү булып кәләшкуенына кермәде.Кичерегез безне, аерылганда биргән вәгъдәләрегезгә тугъры калып, “Кайтыр!” дип дип безне көтә-көтә саргайган кызлар.

Җыр“Су буйлап”

Идел бит ул тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул шул

Тирән бит киң бит ул.

Караңгы төн, томанлы төн

Без аерылган төн бит ул...

-Әллә безне сагынмый , дип уйлыйсызмы?

...нчесолдат “Сагыну нәсереннән өзек сөйли” Г.Кутуй

-Безнең арабызда беренче баласын да күрә алмыйча гомере өзелгән яшь ирләр бар.

-Кичерегез безне, ялгыз башы дөньякөтеп, уллар һәм кызлар үстереп, кырау суккан чәчәк кебек вакытсызсулган кайгылы аналар!

-Безнең белән беррәттән чәч-сакалларына чал кергән гаилә башлыклары- өлкән аталар һәм бабайлар йоклый. Кичерегез аларны, яшьли ятим калып, тормыш ачысын башыгыздан кичергән энеләр һәм сеңелләр!

Солдат-Кыз:

- Сезнең янда бала тудыруның газаплы бәхетен, күкрәкләрне рәхәт авырттырып сөт төшүен татырга өлгерә алмыйча үтерелгән япь-яшь кызлар –сезнең кызларыгыз, сезнең сөйгәннәрегез йоклый. Мәңге онытмагыз безне, мәңге сагыныгызүз кызларыгызны,үз сеңелләрегезне, үз сөйгәннәрегезне, кешеләр!

-Без - күпләр. Без 20 млн!

-Безнең каберләр бөтен Европага таралган. Европа- тоташ каберлек!

-Без йөзләребез белән көнбатышка карап ятабыз Һәм шомланып тыңлыйбыз.

-Безнең каберләр бөтен Европага таралган. Европа- тоташ каберлек!

-Без йөзләребез белән көнбатышка карап ятабыз Һәм шомланып тыңлыйбыз.

-О-ог , исәннәр! Көлә һәм елый алучы, ишетә һәм күрә алучы, сөя һәм сөелә алучы исән кешеләр! Сез атлап йөргән җирнең тыныч булганчагы юк. Җир һаман ыңгыраша, калтырана, сыкрый!

-Аны иң элек без, ялгыз кабердәгеләр һәм туганнар каберлекләрендә меңәрләп күмелгәннәр т оябыз.

-Җирнең төрле почмагында яңадан дагалы солдат итекләре дөпелди- Җирне шул сискәндерә.

-Дөньяның төрле урыннарында тагын бомбалар шартлый. Җир шуңа калтырана.

- Чәчкәләр исен, кояш нурларын куш учлап эчәр өчен туган чибәр кызларның битенә ажгырып янган напалм тузаннары бөркелә, юл чатларында, урман аланнарында исемсез каберләр һаман арта- Җир шуларны күреп сызлана.

Н.Харисова “Әфган”шигыре сәхнәләштерелә.

ӘФГАН.

Әфганстан, әфган...

Таулар, ташлар иле...

Бәгырьләрне өтеп

Исә сәмум җиле.

Кыяларың, бәлки,

Кемнәргәдер гүзәл.

Миңа гүзәл түгел!

Түзәм, бары түзәм...

Син мине көтмәдең,

Чакырмадың, беләм.

Мин дә үзем түгел,

Ил кушканга киләм.

Боерыкны солдат

Тикшермичә үтәр...

Туган илдә мине

Газиз әнкәм көтә.

Әмер язган түрә

Монда киләмени?

Сезнең- яшьне, безнең

Канны күрәмени?

Әфган туфрагына

Тамган яшь кемнеке?

Синекеме, дошман?

Әллә соң минеке?

Ә битуйлап баксаң,

Син дошман да түгел.

Миңа ят, сөйкемсез

Синең җирең-күгең.

Миңа һич кирәкми

Синең чүлең, далаң.

Мин яшел тугайда

Уйнап үскән бала.

Комың кисә күзне,

Зәһәр кояшың да.

Мине үлем көтә

Әфган кыясында.

Беркемгә сиздерми

Үкси күңел, үкси.

Әмер үтәп кенә

Үсми күңел, үсми.

Кургаш табутларда

Кайтып китә дуслар.

Кем гаепле моңа,

Синме-минме, дошман?

Чакырмыйча килдем,

Әмер бирде иван.

Мин бер татар улы,

Күңелемдә иман.

Мәчетләргә айның

Менәр көне алда.

“Ат,- диделәр миңа.-

Автоматың ал да!”

Мине җибәрделәр

Сине атар өчен.

Шушы ату белән

Җанны сатар өчен.

Кургаш тартмаларда

Дуслар кайтып китә.

Тәкъдир ниләр язган?

Мине нәрсә көтә?

Табутларда гәүдәң

Ярый әле кайтса.

Туган туфрагында

Соңгы урынын тапса.

Козгын ашы булып,

Әфган кыясында

Аунап ятуың бар

Чаян оясында.

“Сине көттереп тә кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит...”

Шулай җырлап, дуслар

Чыгып киткәннәрдер.

Әнкәйләрнең күзе

Моңсу. Көткәннәндер.

Әниләр кичерде

Инде сезне күптән.

Ярлар онытса да,

Аларөзелеп көткән.

Агаргандыр чәчләр

Хатлар көтә-көтә,

Язмышлардан шәфкать

Өмет итә-итә.

Сабый-егетләрнең

Туган-үскән җире.

Кабер өсләрендә

Исә сәмум җилең,

Әфганстан...

-Үлгәннәрнең исәннәргә әйтер сүзе кала. Без аларны сезгә әйтәбез:

-Без- элекке игенчеләр, тимер эретүчеләр, күмер казучылар, урман кисүчеләр, сабан ясаучылар, гөл үстерүчеләр, белем өләшүчеләр, кеше терелтүчеләр;

Без-җирдә күпме хезмәт булса-шуның барысын да эшләүчеләр;

Без-исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнар;

Без- сугышның беренче таңында егылганнар һәм аның соңгы сәгатендә Берлин урамында егылганнар.

Без- төньяк бозларында туңып, көньяк чүлләрендә сусапҗан биргәннәр.

-Без-Фучиклар, Мусалар, Алишлар, Карбышевлар, Мөҗәйләр, Матросовларһәм алар шикелле меңнәр; Слайд-фотолар

-Без-Кремль янына кайтып ятканнар окоп төпләрендә һәм болын-кырларда, урман –тауларда һаман табылмыйча күмелми яткан солдатлар,

- самолет- танк эчләрендә тере килеш дөрләп янган очучылар һәм танкистлар

-елга-күлләрдә, диңгез-океаннарда суга баткан моряклар;

-палач балтасыннан башы чабылганнар һәм кремоторий мичләрендә көлгә һәм күмергә әйләнгән бәхетсезләр- Якты дөньяга дәшәбез:

-Йокың сакмы, Дөнья!?

-Ни уйлыйсың, Дөнья!? Үле һәм тере балаларың җавабыңны көтә, Дөнья!?

Без, дәшһәтле сугышның илле миллион корбаны, сезгә-исәнкешеләргә кычкырабыз:

-Үлгәннәр үз каберләренеңматур булуларын тели! Гүрләребезне бездән соң коелган бомбалардан актартмагыз!

Хор акрын гына “Солдатлар” җырын башлый.

-Уятма, йокласын, син, ана,

Айларны, елларны санап бар.

Күңелдә һаман яшь шул бала-

Кайтмаган солдатлар, солдатлар.

Ана ул йокламый, сабые

Юрганын ачса да уяна.

Аналар йөрәге шикелле

Мәйданда мәңгелек ут яна.

Аналар йөрәге шикелле

Ут яна, уйлана, талпына.

Аналар хәтере шикелле

Җил йөри курганнар артында.

Бу сүзләр хор астында әйтелә.Сүзләр беткәч, җыр көчәя.

-Яшәүнең һәм кояш нурларыны кадерен үлгәннәр күбрәк белә. Тормышка һәм кояшка омтылыгыз! Күкне һәм кояшны саклагыз!

-Җирнең бәхете-исәннәр бәхете. Җирнең бәхетен саклагыз! Җирне саклагыз!

Кечкенә балалар керә.Кулларында шарлар, чәчәкләр, “күгәрченнәр”Һ.Б

“Тынычлык ” җыры хор белән башкарыла

Тынычлык

Без яшибез бергә бу матур дөньяда

Без җырлыйбыз бергә, туган телебездә

Безнең бар хыяллар - бәхетле киләчәк

Бир, Ходай, син безгә тынычлык дөньяда.

Кушымта:

Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр:

Без бит ин кирәкле дөньяда кешеләр

Без яңа гасырда юк диик сугышка,

Бәхетле киләчәк, без телибез җиргә.

Мы мечтаем о том, чтобы дети земли

Улыбаться могли и смеяться могли.

Мы мечтаем о том, чтоб вовсе времена

Нам узнать не пришлось что такое война.

Мы мечтаем о том, чтобы дети земли

Улыбаться могли и смеяться могли.

Надо новой войне преградить все пути,

Есть еще время есть, чтобы Землю спасти!

Мы в России живем в нашем доме родном

Здесь друзей хоровод, песнюмира поет.

В наших песняхслова на родных языках

Это наш общий край, это наш общий дом.

Сценарийда Г.Мөхәммәтшинның “Ни уйлыйсың, дөнья?” нәсере, татар шагыйрьләренең, шулай ук сценарий авторының шигырьләре һәмкомпозиторларның җырлары файдаланылды.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.