Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
1 месяц назад

Хасанова Лидия Семёновна

классный руководитель

Россия МБОУ "СОШ с.Село-Чура" Кукморского муниципального района

Материалов: 7 Просмотров: 1232 Комментарии автора: 0 Комментарии автору: 0


Категории по интересам: Классное руководство
Инфоурок / Сайты учителей / Хасанова Лидия Семёновна

Мин, Хасанова Лидия Семёновна, Кукмара районы Югары Чура урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1997 нче елдан бирле педагог-оештыручы булып эшлим. Ә сыйныф җитәкчесе буларак эш стажым 5 ел. Узган уку елында беренче укучыларымны олы тормыш юлына озаттым. Бу уку елында исә кабаттан 5 сыйныфлар янәшәсендә. Мәктәптә укытучы ике төрле була: гади укытучы һәм сыйныф җитәкчесе. Класс җитәкчесе булмаган укытучы мәктәптә эшләүнең бөтен ләззәтен кичерә алмый. Сез торасыз да сорыйсыз: _Эшләр ничек бара? - дип. Ничек барсын, әйбәт бара, Әйбәт бармый карасын! тик бер укучым менә Эләктергән "икеле". Берне түгел, икене! Бәлки, төзәтеп тә булыр... Юк, белмим шул, икеле. Төзәтә алмасак, педсоветта Шелтә булыр, билгеле. Укытучысын әйтер идем... Көтсә булмый идеме? Аңа рәхәт, классы юк! Куйган да котылган ул! Класс җитәкчесе түгел, Шуңа нык тотынган ул. Гайнетдинов бер дәрестә Ялгыш җырлый башлаган. Биолог зарланып торды: Вафин муляж ашаган. Рөстәм пожар конкурсына Рәсемен ясамаган. Миләүшәбез көндәлек Бер атна тутырмаган. Сезгә ялган, миңа чын- Бик нык авырта башым! Чыгып киләм педсоветтан, Эшләп булырмы барысын?! Сишәмбе көн семинарга Әзерләнәсе бар. Бик актуаль темасы - "Запков методикасы". Мәктәп буенча дежур, Газета чыгарасы бар. Атна азагында слет - Сценарий төзисе бар. "Түгәрәк" отчеты, Тимур...- Башта буталды барысы. Эх! Бер аулак табып, Шунда качып торсаңчы? Бу шигырьне мин берничә ел элек "Ватаным Татарстан" газетасыннан күчереп алган идем. Ул миңа бик ошады. Кызганыч, авторын язмаганмын. Автор үзен таныса аңа зур рәхмәт, чынбарлыкны бик ачык чагылдырганы өчен.

  • 7 материалов
Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

Классному руководителю
Другие методич. материалы 10.04.2014 Просмотров: 228 Комментариев: 0

Бу чара 8 март бәйрәменә багышлап мәктәп күләмендә, 1-11 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Бәйрәмгә биш гаиләдән икешәр кыз бала үстерүче әниләр, үзләренең кызлары белән чакырылды. Һәр гаиләгә алдан өй эше итеп берәр концерт номеры әзерләргә һәм үзләренең яраткан ризыкларын әзерләп алып килергә кушылган иде. Бәйрәм барышында алар төрле өлкә буенча үзара көч сынаштылар. Өйдәге хуҗалык эшләре буенча да, җыр өлкәсендә дә, сорауларга җавап биргәндә дә сынатмадылар. Бәйрәм укучылар көче белән әзерл...


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх