Моё хобби
В этом разделе мои авторские стихи Туган авылым Урал тауның буйларында Сузылып яткан бер авыл. Шул авылны сагынганда, Күңелемә бик авыр. Авылымның бер ягында Зифа буйлы каеннар, Ә икенче ягындамы? Текә ярлы елга бар. Балачагым үтте минем Әй суында коенып. Ак каенлы урманнарда Үрмәләп җиләк җыеп. Авыл дисәм искә төшә Әниемнең кабере. Әнкәйләрнең булса иде Исән чакта кадере. Туган якка сәлам әйт, җил, Урманнарга сәлам әйт; Тау башыннан ай калыкса, Син аңа да сәлам әйт. Еллар үткәч мин кайтырмын. Оныткандыр диеп уйлама. Яшьлегем һәм балачагым чакыра Туып-үскән гузәл ягыма.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.