Мин, Хәбибуллина Рәзилә Нурмөхәммәт кызы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туганмын. 1993 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. 1999 нчы елда Казан Дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым. Беренче эш тәҗрибәмне Казан шәһәре 13нче татар гимназиясендә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту белән башладым. Бүгенге көндә Балык Бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эшләү дәверендә укучыларым белән район һәм республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә зур уңышларга ирештек, призлы урыннарны яуладык.
Минем хезмәтем - ул туктаусыз эзләнү, фикерләү, аралашу, күзәтү, анализлау. Иң кызыклы идеяләр уйлап, бала күңеленең серле дөньясына чумам, аны өйрәнәм. Бала күңеленә игелеклелек, ягымлылык, кешелеклелек орлыкларын салам.
Минем өчен иң мөһиме: үземдә булган иҗадилык, эзләнүне укучыларыма да күчерү. Укучыларым хэзерге катлаулы заманның авырлыклары, каршылыклары алдында каушап калмасыннар. Төрле сынауларны җиңел үтә алсыннар. Язмышымны мәктәп һәм балалар белән бәйләвемне, хезмәтемнән тәм таба алуымны зур бәхет дип саныйм.
Мин, Хәбибуллина Рәзилә Нурмөхәммәт кызы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туганмын. 1993 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. 1999 нчы елда Казан Дәүләт...