“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.
Ф. Яруллин
Укытучы ! Бу сүз минем өчен һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа.Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.
Кем соң син, укытучы? Ирекле фикер йөртүче, авыр һәм шатлыклы вакытта янәшә баручы кирәкле кешеме? Әллә, киресенчә, синсез дә дөнья алга барырмы?
Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.
Мин, 2002 нче елны Буа шәһәре М.Вахитов исемендәге татар гимназиясен тәмамлагач, Казан дәүләт уинверситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга кердем. 2003 нче елда Күл-Черкен авылында балалар бакчасында эшләдем. Үз эшемне бик теләп һәм яратып башкардым, чөнки балаларны бик нык яратам.
2005 нче елда мин Буа шәһәренең “Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе) ка ана теле укытучысы буларак юл алдым. Максатым – укучыларымны телебезнең матурлыгы, аһәңлеге, бай әдәби мирасы белән таныштырып калу гына түгел, аның матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала.
Менә инде мәктәптә эшли башлавыма да 10 ел булган. Шушы вакыт эчендә хәйран гына тәҗрибә туплап өлгердем.Үземнең эш нәтиҗәләрем белән уртаклаша алам икән дигән фикергә килдем. Укытучылык һөнәрен сайлавыма бер генә минутка да үкенгәнем булмады .
Минем методик темам: Рус балаларына татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү алымнары һәм методлары.
Мин темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора. Халык –авыз иҗаты үрнәкләре аша халкыбызның гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнәбез.
Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану — хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү — компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.