Войти с помощью:
Хуснутдинова Альбина Анваровна
Категории по интересам:
Международный конкурс
Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын. Монда ачык дәрес һәм кичәләрнең методик эшкәртмәләре, шулай ук презентацияләр урын алды. Сайттагы эшләр туган тел һәм әдәбият дәресләрен укытучы мөгаллимнәргә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм булыр дип уйлыйм. Фикерләрегез һәм киңәшләрегез белән уртаклашуыгызны телим. Үзегез өчен файдалы материал таба алсагыз, мин бик шат булыр идем.
В.Н. Мещерякова системасындагы дәресләрдә тәкъдим ителгән җырлардан мюзикл оештыру – безнең гимназиябездә традицияләрнең берсе.
Мюзикл – үзенчәлекле сәхнә жанры. Уку елы дәвамында йөрәнелгән җырлардан мюзикл оештырыла, рольләр таратыла, костюмнар әзерләнә. Бу чыгыш вакытында дәрестә тулысынча ачылып бетә алмаган укучылар да активлаша. Бу зур мотивация булып тора.
Май аенда башта сыйныфташлар һәм әти-әниләр өчен чыгыш ясасалар, соңрак булачак 1нче сыйныф ата-аналары өчен әлеге тамаша кабат күрсәтелә.
Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Балалар безгә караганда да күбрәк аңлый һәм тоялар. Алар хөрмәткә, ышанычка, һәм дустанә мөнәсәбәткә ия. Алар алдында икейөзлеләнеп торырга кирәкми, ихласлык һәм тырышлык кына, алар күңеленә юл табарга ярдәм итәчәк.
Ваша скидка на курсы
Автор в друзьях: 21
У автора в друзьях: 50
Фотогалерея