Мин - Укытучы!
Мин – укытучы. Укучыларымның киңәшчесе һәм сердәше, авыр чакларында таянырдай терәге, аларның күңеленә үтеп кереп, матурлык, изгелеклелек, миһербанлык орлыклары чәчүче, тормышның матурлыгын тоя белергә өйрәтүче, аларның күңел кылларына үтеп, балалардан сәнгать үрнәге ясау хокукы алган белгеч мин.
Мин – укытучы, мин – тәрбияче, мин – мөгаллим, мин – иптәш, мин – үрнәк, мин – ышаныч һәм таяныч. Бу исемне йөртүем, шушы сыйфатларга ия булуым белән чиксез горурланам мин. Нинди тирән мәгънә, күпме наз, күпме җаваплылык, күпме ышаныч һәм өмет бу сүзләрдә!
...