Блог Хуснутдиновой Хамзии Хамбеловны

  • 10 материалов

Яңа ел бәйрәме!

Талантлы укучыларым белән чыгыш ясаганнан соң

Сыйныф сәгатеннән бер мизгел

Сыйныф җитәкчесе булу - җаваплы һәм шул ук вакытта бик кызыклы эш. Мин укучыларымны гына түгел, алар да мине күп нәрсәгә өйрәтәләр.

Үземнең 9 А сыйныф укучыларын бик яратам!

Шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу

Гимназиябездә уңышлы гына "Әдәби кунакханә" проекты эшләп килә.

Проектның максаты – күренекле язучылар, шагыйрь һәм журналистлар, артист һәм җәмәгать эшлеклеләре белән танышу, алар белән аралашу.

Шундый очрашуларның берсенә күренекле шагыйрь Рифат Саләх чакырылган иде.

Яраткан коллегаларым - туган телләр кафедрасы укытучылары белән

Укытучы алып кулларына

Зур әманәт - гыйлем каләмен,

Язадыр ул мәңге җуелмаска

Күңелләргә серен Галәмнең.

(Айнур Хөсәинов)

Татарстандагы милләтләр буенча проект эше

20 нче декабрьдә 5 И сыйныф укучылары Татарстандагы милләтләр буенча проект эше башкардылар. Рус, татар, мари, чуваш, удмурт халыкларының гореф-гадәтләре, милли ризыклары, киемнәре һәм бизәнү әйберләре турында мәгълүмат тупладылар. Дәрес ахырында һәр төркем үз эшен яклап чыгыш ясады.

Санкт-Петербургка сәяхәт

2023 нче елның апрелендә сыйныфым, әти-әниләр белән экскурсиягә бардык. Искиткеч хәтирәләр калды!

Уңышлар

Шәһәркүләм үткәрелә торган К. Ушинский исемендәге фәнни-гамәли конференциядә минем укучым Гибадуллина Азалия 3-10 сыйныф укучылары арасында 2 урын яулады.

Чиксез горурланам!

Минем 5 И укучылары - инженерлар ☺

5 И сыйныф укучылары белән "Сәлам" УМК сы буенча уздырылган стажировкада «hөнәрләр" темасы буенча уеннар уйнадык. hәрвакыттагыча, дуслык җиңде!

"Кызыл паша" спектаклен карадык

9 А сыйныф укучылары белән Башкорт драма театрының "Кызыл паша" спектаклен карадык. Декорацияләр, артистларның уены, костюмнар искиткеч! Безгә бик ошады!

Әниләрне 8 нче март белән котладык

Татар теле дәресендә әниләргә открытка - котлау ясадык. Балалар шулкадәр теләп катнаштылар - бик матур открыткаларга татарча теләкләр яздылар.