Мин, Камалова Алия Зәит кызы, 1968 нче елның 30 нчы октябрендә ТР Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында дөньяга килгәнмен. Миндә мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга мәхәббәт хисе тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнне үк башланды дисәм дә хата булмас, мөгаен. Укырга кергәнче, мин тәрбияче булырга хыялландым, ә мәктәптә укый башлагач, мин укытучы һөнәрен сайлаячагымны аңладым. Баштарак мин математика укытучысы булырмын дип уйлый идем. Ә өлкән сыйныфларда физика фәнен өйрәнә башлагач, миндә физика фәненә мәхәббәт туды. Физиканың һәр дәресен көтеп алып, зур кызыксыну белән укыдым.
1986 нчы елны мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогия институтына юл тоттым. Ике имтиханны да бик яхшы билгеләренә биреп, әлеге институтның физика бүлегендә укый башладым. Практика вакытларында да мин мәктәпләргә физика укытырга бардым. Өченче курсны бетергәч, Алексеевск районындагы Коры Көрнәле урта мәктәбендә эшләдем, ә дүртенче курста Азнакай районындагы Әсәй урта мәктәбендә практика үттем һәм анда да физикадан дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар үткәрдем. Әсәйдә икенче чирекне тулысынча укыттым, укучылар белән олимпиадага да әзерләндек.Район күләмендә үткәрелгән олимпиадада 11 нче сыйныф укучысы беренче урынны алып,республика күләмендә катнашырга тиеш булды. Без әлеге укучы белән республика олимпиадасына әзерләнә башладык. Икенче чирек, кыска чирек булгангадырмы, сизелми дә үтеп китте. Шушы кыска гына вакыт арасында да мин әсәйлеләрне, алар мине яратып өлгергән идек инде. Әмма мине алда имтиханнар көткәнлектән, мин яңадан Казанга юл тоттым. Казанда мине Азнакай районының Әсәй урта мәктәбенә чакыру көтә иде.
Әмма язмыш үзенчә хәл итә икән. Мин бергә укыган Мәмдәл егетенә кияүгә чыгып, беренче эш тәҗрибәсен Биектау районы Суыксу урта мәктәбендә башлап җибәрдем. Бүгенгедәй хәтеремдә, безне мөлаем йөзле мәктәп директоры Рафаэль Нәсыйх улы каршы алды һәм безне Чын Кеше булырга өйрәтте. Суыксу мәктәбендә мин физикадан укыттым. Беренче дәрес - 11 нче сыйныфларда физика. Килеп кердем, дәрестә 12 укучы, шуларның 4 се - кыз, 8 е - малайлар. Малайларга беренче күз салып алуга, алар миңа охшамасалар да, алар белән уртак тел табып, уку елын уңышлы тәмамладык, укучыларым физикадан имтиханны да әйбәт бирделәр.
1992 нче елны әниебез бик нык авырып китү сәбәпле, без Мәмдәл урта мәктәбенә кайттык. Мәмдәл мәктәбендә дә безне җылы каршыладылар. Монда минем остазларым мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәрия апа Галим кызы һәм математика укытучысы Розиля апа Исмәгыйль кызы булдылар.
Мин, Камалова Алия Зәит кызы, 1968 нче елның 30 нчы октябрендә ТР Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында дөньяга килгәнмен. Миндә мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга мәхәббәт хисе тәүге тапкыр мә...