Творческие работы обучающихся

Сугыш һәм яшь гомерләр

(Нәсер)

Миннибаева Альбина, Ярмәкәй районы Иске Турай төп гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы

Барыгыз да аягүрә торыгыз:

Корбаннарны искә алабыз!

Әй, бәхетле яшьләр, якты көннең

Тарихын сез кайтып карагыз!

Сез күрерсез алар түккән канның

Ел да кызыл чәчәк атканын.

Сөякләрнең бөек ил нигезендә

Гранит ташы булып ятканын.

Алар һаман минем күз алдымда

Ирек өчен сугышып йөриләр...

Сагынып үзләренең яшь дусларын,

Күгәрченнәр әле дә гөрлиләр...

Шамил Гәрәй

Сугыш... Нинди коточкыч, канлы һәм тетрәндергеч сүз. Безнең өчен, яшь буын өчен, ул тарихның бер бите... Ләкин... Сугыш кайтаваз булып әле һаман дә әйләнеп кайта. Балаларның сугыш кырында ятып калуына бүген дә ышанмаган аналарның, аталарын беркайчан да күрмәгән, инде чәчләре агарган балаларның күз яшьләре белән кайта ул! Йөрәкләрне тетрәндереп кайта...

...Ул еллар, канлы еллар... Беркайчан да онытылмас! Дошман туган җиребезгә басып керде. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыздагы чәчәкләрне корытырга, эчкән суларыбызны агуларга, шат җырларыбызны моң-зарлы итәргә теләп, кара дәһшәт килде. Күктә улаган самолётларына, юлларда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп, дошман безгә үлем ташыды.

Безнең авылларыбыз һәм шәһәрләребез дөрләп янды. Безнең дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар агачлары тезелде. Җимерелгән урамнарыбыз буйлап Гитлер солдатлары атлады. Аларның дагалы авыр итекләре, әйтерсең, йөрәкләрне таптый иде...

...Көн белән төн көрәше, яшәү белән үлем тартышы башланды. Икенең тик берсен сайларга мөмкин иде: я үләргә, я җиңәргә!!!

...Вакыт, тукта!.. Бер мизгелгә туктап тор!..

Ул китте, синең улың, туган җирем! Синең уналты яшьлек улың китте сугышка... ...Һәм һәлак булды!..

Минем өчен ул – Герой! Югары бүләкләрне, зур хәрби дәрәҗәләре булмаса да, минем өчен Ул – Герой!!! Чөнки ул Ватаныбызны, әниләребезне, апаларыбызны саклады!.. Әле дөньяга да килмәгән мине саклады!!! Бу батырлык түгелмени?!!

Мең рәхмәт сиңа! Мең рәхмәт, батыр саклаучым!!!

Синең кебек көчле, синең кебек кыю һәм батыр буласым килә, синең кебек!!! Нәкъ синең кебек!

...Кич. Мин берүзем... Уйларым да үзем генә... Карашларым минем төнге күккә юнәлгән, ә уй-фикерләрем галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрендә йөзеп йөри... Ай балкый.. Мин йолдызларга карыйм, аларның көмеш балкышын күзәтәм...

Һәм кинәт... Миңа гына шулай тоеламы?!. Синең күзләреңне күрәм... Күк гөмбәзедәй төпсез, зәңгәр күзләр:

− Минем яшисем килә иде!

− Минем яратасым килә иде!

− Туган җиремдә эшлисем килә иде!

...Вакыт, тукта!.. Бер мизгелгә туктап тор!

Җәйге эссе көн... Кулыма чәчәк бәйләме тотып, мин йөз, юк мең аяк киеме белән тапталган сукмактан барам... «Тык-тык », − дип шакылдай үкчәләрем. «Дөп-дөп», − дип җаваплый йөрәгем.

Дәһшәтле сугыш бетүгә 70 ел! Фашист илбасарларын җиребездән куып чыгаруыбызга 70 ел! Ә алда соры гранит плитәләр, фашистлар белән алышта һәлак булган батырларга куелган мәһабәт һәйкәл... Мрамор тактада күпме исемнәр... Аларның арасында синең дә исемең бар...

Рәхмәт сиңа, туган җирем, шундый батырлар тудырган өчен!!! Рәхмәт сиңа, туган җирем, шундый кыю уллар үстергән өчен!.. Беләм, аларны югалтуы бик авыр, бик кыен иде... Туган туфрагым, син аларны бүген дә хәтерлисең! Һәрберсе исеңдә!!!

Ә безнең, хәзерге яшь буынның, аларны онытырга хакыбыз юк!.. Юк! Юк андый хакыбыз! Ишетәсезме сез, яңа гасыр балалары?!. Күтәрегез башларыгызны, искә төшерегез: нинди көч белән яулап алынды бу тынычлык! Күпме батырлар баш салды бу аяз, зәңгәр, тыныч күк йөзе өчен!!!

Без боларны бик яхшы беләбез! Тик ни өчен соңгы вакытта оныта башладык соң?!

Хәтер, тукта! Вакыт, аз гына сабыр ит!..

Иртә яз. Әле кар китмәгән. Әмма инде кышкы йокыдан соң җир акрынлап уянып килә... Яшь, сылу гәүдәле, толымы биленә кадәр салынып төшкән бер гүзәл кыз кардан атлап килә. Кем бу?.. Синең кызың, туган җирем! Ул хыялга баткан, уйлана-уйлана әкрен генә китеп бара.

...Канлы еллар... Сугыш еллары... Ачлык еллары... Ә алда... Ә киләчәктә яз. Бөек Җиңү алып килгән 70 нче яз.

...Күздән яшь тама...

Чал чәчле ана... Ул әле һаман ышана: «Кайтыр балам, ир дә кайтыр!»

...Хәтер, тукта! Вакыт,аз гына сабыр ит, кая ашыгасың син!

Алга! Кеше, син ашык! Шатлан, иҗат ит! Яшә!Ишетәсеңме, яшә-ә-ә! Кеше гомере шундый кыска ул!

Менә яз җитә! Җир яшәреп килә! Егетләр һәм кызлар урман буенда күңел ачалар. Алар көләләр, җырлыйлар, соңгы кар белән бәрешеп уйныйлар. Ләкин бу төркем яшьләр арасыннан бер гүзәл кыз аерылып тора. Аның төпсез кара күзләрендә курку чаткылары. Бүген аның унсигез яшьлек абыйсыннан хат килде. Ул Донбас җирендә хәрби хезмәттә... Кем уйлаган, бу аның соңгы хаты буласын.

Тагын сугыш... Кемгә кирәк син? Нигә кирәк сиңа кеше гомерләре, күз яшьләре, кайгы-хәсрәт?..

Кеше! Ни өчен саклый белмисең син тынычлыкны бу дөньяда?!. Кара җир-анага! Күз сал аның яраланган тәненә. Ул арыган инде сугышлардан, ул көчсез... Ул ярдәмгә мохтаҗ!!!

Озакламый агачлар яфрак ярыр, шомырт һәм алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелер. Дөнья, бу гүзәллеккә сокланып, 70 нче тыныч язны каршылар.

Без, яшь буын, тарихыбызның бу битен мәңге күңелләребездән чыгарырга тиеш түгелбез! Дәһшәтле сугыш елларын онытырлыкмы соң?! Бүгенге тыныч көннең кадерен белик, ветераннарыбызны хөрмәт итик, дуслар! Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде безгә. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!!!

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.